Логотип Идель
Мәдәният

Милли киемле... мамык курчаклар

Россия рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы Альбина Нурутдинова төрле курчаклар иҗат итә. Останың XIX гасыр татар милли костюмлы курчакларын иҗат итүе аеруча куанычлы һәм игътибарга лаек.

 

Иҗатка килү 

«Сез ничек курчак ясау остасына әйләндегез?» – дигән сорауга ул болайрак җавап кайтара:  

– Моңа әти-әнием дә шакката, кемгә охшап шундый оста син, диләр. Иҗатка балачактан ук тартылдым. Белемем буенча мин – кисүче-тегүче, яхшы чигәм дә. 1996 елда улым тугач та, йомшак уенчыклар тегә башладым, чөнки ул елларда төрле матур уенчыклар юк иде бит әле. 2000 елларда курчаклар да иҗат итәргә алындым. Улыбыз инде зур, башка калада яши, ә менә кызыбыз Самирә, кызыксынып китеп, курчаклар ясарга өйрәнде. 

 

40 сантимерлы курчаклар

Альбина Самит кызы Волжск каласында яшәсә дә, бар иҗат эшчәнлеге Казан, Татарстан белән бәйле. Башкалага еш килә, төрле мәдәни чараларга чакырып кына торалар үзен. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектәге проекты да бар. Институт хезмәткәрләре белән берлектә, андагы җитди этнографик мәгълүматларга таянып, XIX-XX гасыр башындагы татар милли киемле ундүрт текстиль курчак иҗат иткән. Алар төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга охшаш курчаклар, шактый зурлар – 40 см.  

 

Татарстан мәдәниятен тәкъдим итү 

Тәҗрибәле оста бихисап чараларда катнашып, беренчелеккә чыгучылар рәтендә дә. Мәсәлән, сентябрьдә Президентның мәдәни инициативалар фонды Курск каласында уздырган «Милли курчакта мәдәни код» Халыкара конкурс-фестивалендә ул «Сәнгати чишелеш» номинациясендә җиңеп, I урынны яулаган. Ә бит анда барлыгы ике йөз кырыктан артык оста катнашкан. Шушы арада гына Мәскәүдәге Василий Поленов исемендәге Россия дәүләт Халык иҗаты йорты тарафыннан Йошкар-Олада оештырылган «Россия халыкларының милли костюмы» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы этабындагы «Мари костюмы бәйрәме кунакка чакыра» чарасында катнашып, «Милли костюмлы курчак» номинациясе буенча II дәрәҗә дипломга лаек булган. 

– Бәйгеләрдә Татарстан мәдәниятен бик горурланып тәкъдим итәм, – ди Альбина. – Чөнки мин үз халкымның тарихын яратам. Милли костюмнарыбызны тирәнтен өйрәнү максатыннан, фәнни хезмәтләр белән танышам. Бу да күп вакыт сорый. Кайберен артель курчаклары нигезендәгеләрен иҗат итәм. Алар зур да булмаган, тарих буенча XX гасыр башында, гади халык балалары өчен җитештерелгән.

 

Биш еллык тәҗрибә 

Альбина XIX гасыр татар костюмын кигән хатын-кыз образларын... мамык курчаклар итеп тә иҗат итә. Мамыктан курчак ясау хәзер бик популяр һәм аларның бәяләре дә кыйммәт.  

– Мондый курчакларны 5 ел ясыйм, – дип иҗат нечкәлекләре белән уртаклаша ул. – Мамык курчаклар төрле кыяфәттә була, ә мин менә татар милли киемле курчаклар ясарга булдым. Ошаттылар. Мамык курчаклар тиз ясалмый. Алар, билгеле, каркаслы, күптәнге технология буенча крахмалдан клейстер да ясарга кирәк, уенчыкны киптерү өчен дә шактый вакыт сорала. Соңрак аларны акварель, акрил буяулар белән бизим. Мондый курчакның йөзе үзле балчыктан әвәләнә. Курчакның йөзен буяу өчен акварель, пастель буяулар кулланам. Алар 10-12 см зурлыкта, киемнәре бизәлеше өчен чигүләр дә матур була, тамбур чигүен дә башкарам, канительне дә кулланам, колакчык кебек ясала торган бизәмнәр хакында да онытмыйм. Аларга ефәк шәл, күлмәк, камзул, калфак, изү, хәситә дә кирәк бит әле... Мин гел шушы шөгыльдә генә, бу эш – һөнәрем, тормышым.

Останың XIX гасыр татар милли костюмлы курчакларын иҗат итәргә алынуы сәбәбе – бу костюмнарның ерак тарихта, иллюстрацияләрдә генә калуында. Үз мәдәниятебезне популярлаштыруга өлеш кертү өчен махсус осталык дәресләре үткәрә ул. Курчакларга ихтыяҗ кимеми.

 

Иң кызыклы заказ 

– Бервакыт унбиш Убырлы карчык ясарга туры килде, – дип елмая Альбина. – Бер директор аларны коллективтагы хатын-кызларга бүләк итәргә уйлаган. Ясадым. Шулчак кызым: «Әни, синең курчакларың һәрвакыт әйбәт холыклы образларда, менә хәтта бу Убырлы карчыклар да барыбер яхшы затлар кебек килеп чыкты бит!» – диде.

 

«Курчаклар үз дөньяларында яши» 

Бу хакта һәрбер оста да искәртми калмыйдыр. Альбина Нурутдинованың курчаклары да билгеле бер холыкка ия. 

– Курчакны ясап бетергәч үк, бу яхшы тоемлана. Иҗат процессын күтәренке күңел белән, игелек теләп башлыйсың, эшләнмәгә үз уңай энергетикаңны өстисең, тиздән аның үз «холкы» да пәйда була. Мин бит сувенир продукцияләре остасы да, эшләнмәләр туристлар күңелләренә хуш килерлек тә булырга тиеш дип саныйм. Тик һәрчак бер могҗизаи кагыйдә килеп чыга: курчакларны бик күпләп ясаганда да, аларның һәрберсе барыбер үзенчә килеп чыга.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев