Миләүшә Хәйруллина: «Музыканы дан өчен язмыйм»
Безнең дәвернең белемле, затлы, зыялы, милли мохитендә күңелгә еш кына ни җитми? Ихласлык. Ихласлык булмаса, йөрәктән йөрәккә күпер салулары кыен.
Безнең дәвернең белемле, затлы, зыялы, милли мохитендә күңелгә еш кына ни җитми? Ихласлык. Ихласлык булмаса, йөрәктән йөрәккә күпер салулары кыен. Кунагыбыз – композитор, пианист, ТР һәм РФ Композиторлар берлеге әгъзасы, русиякүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина әнә шул ихласлыгы белән җәлеп итә.
Очрашуга тагын бер сәбәп бар: яңарак кына Бөтенрусия «Партитура» яшь композиторлар бәйгесенең «Опера музыкасы яки оперетта музыкасы» номинациясендә җиңү яулап кайтты ул. Татар телендә башкарылган «Кави-Сәрвәр» операсы танылган татар язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмова тормышына багышланган.
Безнең белешмә:
Исеме: Хәйруллина Миләүшә Рамил кызы.
Туган көне: 29 март 1995 ел.
Эш урыны: Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе.
– Миләүшә, алты яшьтән үк музыка яза башлаган кыз алдында киләчәктә кем булам дигән сорау беркайчан да тумагандыр?
– Казанда туып үстем. 5 яшьтән әни 5 нче музыкаль мәктәпкә алып барды. Ул үзе дә фортепиано буенча мөгаллимә, әмма «мин – музыкант, кызым да музыкант булсын» дип беркайчан да басым ясаганы булмады. Алты яшьтә үк музыка яза башладым. Бу ничек килеп чыктымы? Беренче укытучым – минем «музыкаль әни» Лия Григорьевна Варфоломеева, «Без төрле композиторларның әсәрләрен уйныйбыз, үзеңнекен уйныйсың килмиме? Язып кара әле», – дип, өй эше бирде. Кайттым һәм җиңел генә утырып яздым да. Дүрт пьесаны үз эченә алган «Музыкаль шкатулка» циклы әнә шулай туды. Һаман онытылмады, хәзер дә уйнап күрсәтә алам.
Соңрак махсус сәләтле балалар өчен мәктәпкә күчәргә кирәклеге аңлашылды. Шулай итеп консерватория каршындагы сәләтле балалар өчен махсус урта музыкаль мәктәпнең дүртенче сыйныфына укырга кердем. Аннан соң Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым. Хәзер инде биредә эшлим. Шулай итеп, кем булыйм икән сорау беркайчан да тумады.
Дөрес, рәсем ясарга яратам, бик матур килеп тә чыга. Тимераякта шууны да үз иттем. Малайларча шуклыгым бар иде, ләкин музыка бик күп вакыт бүлүне таләп итә, шуңа күрә башка шөгыльләрем үзеннән үзе төшеп калды.
– Бәйгеләргә йөрү бала өчен стресс дигән фикер бар. Кечкенәдән бәйгеләрдә катнашкан кеше буларак, син нинди фикердә?
– Кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясарга яраттым, минем өчен ул беркайчан да стресс булмады. Сәхнәдә судагы балык кебек бөтенләй иркенәеп, ачылып китә идем. Үсмер чак җиткәч, әйе, тамашачы алдында чыгыш ясау бераз стресска әйләнергә мөмкин: күчеш чорында комплексларың була, кәефең үзгәреп тора, синнән таләп ителгәнне ахырга кадәр башкарып чыга алмыйсың. Тумыштан ук сәхнә кешеләре була, ә кемнәрдер гомер буе сәхнәгә чыгудан куркуын җиңә алмый. Минем дә бәйгеләрдә уңышсыз чыгыш ясаган чаклар да булды. Алар да кирәк: чыныктыра, тәҗрибә, характер булдыра.
– Синдәй талантлы бала нинди гаиләдә тәрбияләнде икән?
– Әни, әйткәнемчә, фортепиано буенча педагог булса да, минем укуыма тыкшынмады. Беренче чиратта һәрвакыт әни буларак иң нык терәгем ул. Һаман да вакытында туклану, ял итү, йоклау, матур күлмәк сайлау, кәефемнең әйбәт булуын кайгырта. Һәм бу дөрес тә. Үз балаңның укытучысы булу кыен. Бала чит кеше белән үзен җаваплырак тота, таләпләрне дә җитдирәк кабул итә.
Әнием – академик музыкант, ул төгәл ноталар буенча эш итәргә ярата. Ә әтием үзлектән өйрәнеп, баянда уйный: искиткеч оста виртуоз! Белем алып, профессиональ музыкант булмаганына гел үкенә иде. Дәү әтием дә уйнаган, әтине ул өйрәткән. Сабый чактагы гаилә бәйрәмнәре истә калган: өй тулы кунаклар, әтием – импровизация остасы инде ул – бөтен кешене үзенә каратып тота белә. Музыкадагы иркенлек, музыка тудыра алу сәләте, һичшиксез, әтиемнән күчкәндер дип уйлыйм.
– Күптөрле өлкәдә эшлисең: педагог та, башкаручы да, композитор да. Композитор буларак та, опера-симфоник, камералы-инструменталь, вокаль, театраль музыка иҗат итәсең. Алай да, кайсы төр эшчәнлек күңелгә якынрак?
– Минем өчен җиңелрәк-кыенрак, ошый-ошамый дигән төшенчә юк. Һәр өлкәдәге музыканы бик яратам. Музыканы да танылу өчен, ниндидер дан өчен язмыйм. Музыка туу – илаһи мизгел. Ул күңелдән чыга. Сүзләр беткән мизгелдә музыка туа. Хәзер заманча техник мөмкинлекләрне кулланып, җыр тудыру механизмына өйрәнергә һәм «җырлар» тудырырга була. Әмма ул җырларның җаны булмаячак. Ясалмалык озак яшәми.
Күптөрле проектларда катнашам. Алар була да уза дип кенә фикерләмим. «Калеб» яңа буын җыены проектлары – үзе аерым бер дөнья. Әйтик, 25 августта Җәлилчеләрне искә алу көненә багышлап, «Муса. Моабит» триптихы иҗат ителде. Муса Җәлилнең «Яулык», «Төрмәдә төш», «Бишек җыры» шигырьләренә көй язылды. Аларны Илгиз Мөхетдинов һәм Зәринә Вилдановалар башкарды. Әлеге кыска гына спектакль күп тапкыр куелыр өчен әзерләнмәгән иде, аудитория дә меңләгән кеше түгел иде югыйсә. Ләкин шундагы музыка күпләрнең күңелендә яңгыраш тапты. Илгиз белән Зәринә ул җырларны Муса Җәлилгә багышланган төрле чараларда башкаралар, «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесенең гала-концерты өчен дә сөенеп кабул итттеләр.
Шулай итеп, бер проектта катнашып, Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләрен мәңгеләштерүгә үземнән дә өлеш керткәнемне күпмедер вакыттан гына аңладым.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым белән таныштым һәм музыкама уңай бәяләмә алдым. Алай гына да түгел, шагыйрьнең оныгы Татьяна ханым белән оештыручылар Муса Җәлил исемендәге фестиваль өчен музыка язуымны да үтенде. Шулай итеп, Муса Җәлил шигырьләренә язылган «Батырлык» җыр-поэмасы туды. Бу тормышта бер вакыйга да юкка гына түгел. Менә бит спектакльгә көй язудан башланган эш никадәр аралашу һәм яңа проектлар өчен ачыш булды.
«Безнең җыр» проекты да уникаль иҗат мәйданы булды. Эльмира Кәлимулина башкаруында «Ак фәрештә», Эльза Исламова башкаруында «Синсез яшәргә», Артур Исламов башкаруында «Казан» җырларын халыкка тәкъдим иттек. Әлеге аралашу, очрашу, иҗади «кайнау» булмаса, бу әсәрләр тумас иде.
Педагог буларак эшләү дә ошый, тик әле үзем дә күп нәрсәгә өйрәнергә телим. Камиллекнең чиге юк. Мине иң шәп педагоглар укытты. Аларны еш искә төшерәм, үзем дә алар дәрәҗәсендә белем бирә аламмы икән, дип гел эшчәнлегемне анализлыйм, еш кына үземә артык таләпләр куям. Үзем конкурста катнашканда гадәти генә дулкынлану булса, шәкертләрем өчен икеләтә борчылам. Җаваплылык бит ул.
– Каралама булып яткан әсәрләр күпме?
– Күп. Композитор лабораториясе дип билгеләр идем аларны. Начар эшләр диеп булмый, ләкин халыкка тәкъдим итәр дәрәҗәдә дә түгел. Консерваторияне тәмамлаганда авторлык концерты оештырган идем. Соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрем күп җыелды. Аларны да халыкка тәкъдим итәсем килә.
Ләйсән Низамова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев