Мирас сакчылары
"Реставратор рәссам түгел. Ул мирас, тарих сакчысы. Киләчәктә яңа технологияләр ярдәмендә тап булырга мөмкин булган мәгълүматларны югалтмасак иде".
Татарстанда мирас сакчыларын, реставрация белгечләрен әзерләү Казан университетындагы чагыштырмача яшь кафедра – Мирасны реставрацияләү кафедрасында бара. Алар белән танышу бик зур ике өстәлдән башланды. Студентларның гамәли дәресләре уза торган аудиторияләрнең берсендә тора ул өстәлләр. Дөньядагы иң зур Коръәнне реставрацияләү 2018 елда нәкъ биредә башкарылган. Сүз уңаеннан, кафедра да шул елда оешкан.
ИҢ ЗУР КОРЪӘНГӘ РЕСТАВРАЦИЯ
2011 елда гына бастырылган Коръән ник бик «яшьли» операция өстәленә яткан соң? Бу аның конструкциясенә бәйле була. Металл, күннән ясалган элементлар һәм кыйммәтле ташлар – китапның зур авырлыкта һәм күләмдә булуы, өстәвенә саклау шартларының бозылуы, китапны бик тиз эксплуатациягә тапшыру (куллана башлаганда типография буяулары кибеп өлгермәгән була) һәм еш куллану Коръәннең хәлен мөшкелләтә. Сигез айга сузылган реставрациядән соң, аны дөрес куллану буенча тәкъдимнәр белән Коръән Болгарга кайта (бу тәкъдимнәргә температура һәм дымлылык режимын үтәү, китапны сакчыл куллану һ.б. керә).
Мондый хәлләрне булдырмый калу һәм аларга тарыган очракта ничек эш итәргә – тарихи кыйммәткә ия предметларны сакларга өйрәнәләр дә инде биредә. Кафедрада төсле һәм кара металл, күн, агач, сөяк, текстиль реставрацияләү серләренә төшенәләр. «Соңгы елларда кәгазь юнәлешенә дә игътибар артты, хәтта пластиктан ясалган әйберләрне реставрацияләү белән шөгыльләнә торган студент бар», – ди техник фәннәр кандидаты, Татарстанның Археология музее мөдире Евгения Шәйхетдинова. Бу – Казан реставрация мәктәбенең үсеш алуының зур күрсәткече булып тора.
КИЛӘЧӘК БУЫННАРГА ДА ЭШ ҖИТӘ
Ул арада әңгәмәбезгә яшь галимә Лина Богатова килеп кушылды. Аның фәнни эзләнүләре күн эшләнмәләрне реставрацияләүнең яңа алымнарын уйлап табу белән бәйле. Күннән эшләнмәләр шунысы белән кызыклы – алар ярдәмендә күнгә басып яки уеп төшерелгән бизәкләрне, теге яисә бу чорга хас үзенчәлекләрне өйрәнергә була. Аларга Зөя утрау-шәһәрчеге аеруча бай. «Утраудагы Археология музеенда Зөя утравында табылган әйберләрнең, илледән бер өлеше генә тәкъдим ителгәндер, мөгаен», – ди галимә. Шуңа күрә, киләчәк буыннар өчен дә эш җитәрлек әле.
Сирәк һәм зур тарихи кыйммәткә ия предметларны рәткә китерү өчен реставрация белгечләренә бик озак баш ватарга туры килә. Аның өчен махсус реставрация советлары булдырыла. Ягъни реставратор бу эшкә үзе генә керешми һәм керешергә хакы да юк. Сирәк кулъязмалар белән дә шул ук хәл. Иң элек төрле ысулларны барлап, сынап карарга, реставрация йөкләмәсен булдырырга кирәк. Ысуллар туры килмәгән очракта – йөкләмәләргә төзәтмәләр кертергә һ.б.
Органик предметларга тап булганда, аларның «органика»лыгының эзе дә калмаган булырга мөмкин. Әгәр аны органик предметларны реставрацияләгән төсле рәткә китерә башласаң – ул тәмам таралып бетә ала. Агымдагы объектларга килгәндә, мисал өчен, Русия дәүләт китапханәсендә, массакүләм материалларны (газеталар, мәсәлән) эшкәртү өчен газета кәгазен тотрыкландыру станогы кебек стандарт технологияләр кулланыла.
РЕНТГЕН ДА ЯСЫЙЛАР
Евгения Шәйхетдинова пресс астыннан китап битләре тартып чыгарды. «Бу китапны урамнан табып алдым. Бер өем китап ята иде – кемдер гаражын бушаткан, күрәсең. Монысы кап-кара иде. Юарга да туры килде, китап битләрендә гөмбәчекләр дә үскән иде, кайбер урында металл оксидлашкан, күп җирен «үстереп» бетерәсе бар». Балалар китабын тренажер итеп куллана ул, кәгазьгә реставрация ясауны шул битләрдә өйрәнә.
«Балконымда әле тагын өч тартма китап үз чиратын көтеп ята», – ди белгечлеге буенча литейщик булган галимә. Лина Богатова игътибарны Зөя утрау-шәһәрчегендә табылган алтын чигешле күн предметка юнәлтә. Механик һәм өлешчә ферментатив чистарту узган материал XVII гасыр азагы XVIII гасыр башына карый. Зөядә табылган бүрекнең бер өлеше бу. Рухани бүреге. Табып алган предметның нәрсә булуын ачыклау, аның төзелешен өйрәнү өчен белгечләргә төрле җайланмалар ярдәмгә килә (мәсәлән, рентген).
РЕСТАВРАТОР ≠ РӘССАМ
«Киләчәктә фәнни реставрация алга чыгар, дип өметләнәм, – ди Лина Богатова. – Без консервация – саклауга һәм тикшеренүләргә басым ясыйбыз. Үзем эшләп өлгергән ун елда гына да ниләр генә үзгәрмәде – мөмкинлекләр шулкадәр артты. Ә алга таба ни булыр? Шуңа күрә кулга төшкән объектларны киләчәктә өйрәнү өчен дә сакларга кирәк. Музей предметларында, мигъмарияттә, графикада һ.б. ясау, җитешмәгән җирләрен тутыру, ясауга басым ясала иде. Реставратор – рәссам түгел. Ул мирас, тарих сакчысы. Киләчәктә яңа технологияләр ярдәмендә тап булырга мөмкин булган мәгълүматларны югалтмасак иде».
Сөйлиләр – күзләре янып тора. Янар да! Казан реставрация мәктәбендә Дәүләт Эрмитажында хезмәт куючы белгечләр остазлык итә. Фән белән дә, реставрация белән дә, укыту белән дә шөгыльләнә торган югары категорияле реставратор-рәссам Светлана Буршнева, мәсәлән. Без реставрация серләренә төшенгәндә, ул Үзбәкстанда уза торган Халыкара археология мәктәбендә иде. Менә шундый алар мирас сакчылары: гел камилләшү һәм эзләнүдә.
ОСТАХАНӘ: АФИША РЕСТАВРАЦИЯСЕ
«Сөйләсәң – онытырмын, күрсәт тә исемдә калыр, үземне дә шул эшкә җәлеп итсәң – өйрәнермен», – дигән Конфуций. Бөек фикер ияләренә колак салмыйча булмый. Шуңа, реставрация барышына чумсак, баштан чумыйк дип, Татарстанның Дәүләт архивына юнәлдек. Архивның әйдәп баручы белгече Камилә Әхмәдгалиева белән бергә Татар дәүләт академия театры (хәзер Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры) афишасын рәткә китердек: афишаны тузаннан чистарттык, ертылган урыннарын «ямадык», ныгыттык. Камилә китапларны дөрес саклау кагыйдәләре белән дә таныштырды, китапка «ремонт» ясаганда җилемле кәгазь кулланучыларның хаталарын аңлатты. Озын сүзнең кыскасы, реставрация барышыннан ләззәт алырга тәкъдим итәбез.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев