Логотип Идель
Мәдәният

МОЦАРТНЫ ҮЗЕМӘ КӨНДӘШ ИТЕП ТОЯМ

Композитор статусын хокукый билгеләү турындагы мәсьәләне моннан берничә ел элек татарның яшь композиторы Эльмир Низамов Русия күләмендә күтәреп чыккан иде. Эльмир – татар музыка сәнгатендә шактый абруй казанган шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. «Идел» журналының «Туфан самавыры» тапшыруында кунак булды. Талантлы сәнгатькәр уй-фикерләре, татар яшәеше, милли сәнгать турындагы фикерләре, эчке серләре хакында яшермичә, тормышындагы кайбер кызыклы хәлләрне дә бәян итте.

Композитор статусын хокукый билгеләү турындагы мәсьәләне моннан берничә ел элек татарның яшь композиторы Эльмир Низамов Русия күләмендә күтәреп чыккан иде. Эльмир – татар музыка сәнгатендә шактый абруй казанган шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. «Идел» журналының «Туфан самавыры» тапшыруында кунак булды. Талантлы сәнгатькәр уй-фикерләре, татар яшәеше, милли сәнгать турындагы фикерләре, эчке серләре хакында яшермичә, тормышындагы кайбер кызыклы хәлләрне дә бәян итте.

ИҖАТТА ЯШЬЛЕК ҮЗЕН СИЗДЕРӘ

Иҗат ителгән әсәр, вакыт узган саен камилләшә, өлгерә, шул ук вакытта аның тамашачысы да җитлегә. Нота бит шул ук, әсәрне кабул итәргә исә тыңлаучысы җитлегә! Быел җиде елдан соң кабат сәхнәгә менгән «Кара Пулат» әсәре шулайрак булды. Язылган әсәремә еллар узып кабат кайтканым юк иде. Минем өчен бу – яңалык. Композитор буларак, бу проектымнан канәгать калдым. Төрле тарихи вакыйгаларга нисбәтләп язылгач, әсәрне тагын да дулкынланыбрак кабул иттем. Иҗатта яшьлек сизелә. Безнең командада яшьләр. Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр чыгышы көчле яңгырады. Акчага эшләү – бер хәл, ә кешенең үзенең дә теләге туса, яратып иҗат итсә, ул уңай эмоцияләргә баерак була.

Композитор – берәгәйле һөнәр, исәпле тауар. Сәләт, тырышлык, эш ярату сыйфаты композиторларга һәрвакыт кирәк булган, Моцарт, Чайковский дәверендә дә, Совет чорында да. Гомумән, шушы сыйфатлардан башка, бернигә дә ирешә алмыйсың. Ә бүгенге заман әлеге сыйфатларга тагын берсен таләп итеп, өстәп куйды: агым ташкынында үзеңне башкаларга дөрес күрсәтү, таныту, ә икенче яктан мөлаем (коммуникабельный) булуың сорала. Кеше белән аралашу, дөньяга ачык була белү сыйфатлары бик кирәк! Мәсәлән, син театр белән эшлисең икән, театр синең янга килгәнне яки режиссер шылтыратканны көтеп утырасы түгел. Ә үзең театрга барырга, андагылар белән танышырга тиешсең. Шуннан соң гына ниндидер нәтиҗә килеп чыгарга мөмкин. Интернет челтәрендә дә үзеңне күрсәтеп торырга кирәк. Кайберәүләр әлеге адымнан тайпыла, бу сыйфат күпмедер дәрәҗәдә үзеңнән дә тора.

Иҗат кешеләре, гомумән үзенчәлекле, кайчагында аларга уртак тел табарга да авыр. Бөтен иҗатчы да дөньяга ачылырга әзер булмаска мөмкин. Бар шундый кешеләр: аларга башка берәүләргә шылтырату да бик авыр... Андыйларны яхшы аңлыйм. Иҗатчылар – үтә нечкә күңелле халык, кайчагында саксыз әйтелгән сүзне күтәрүе дә бик газаплы була. Шуңа карамастан, дөнья белән элемтәләрне өзәргә түгел, киресенчә ныгыта гына барырга кирәк. Билгеле инде, иҗатта уңыш, бәхет кояшының вакытында елмаюы да бик мөһим.

Якын-тирәмдә сәләтле кешеләр күп. Күңелемә якын җырчылар, музыкант, режиссер, шагыйрьләр белән бер казанда кайныйбыз. Ләкин, барыбер, кайбер кешеләр белән эшләргә җиңел, ә кайберләре белән, нинди генә сәләтле булса да, авыррак. Була шундый очраклар: очрашырга сүз куешасың, ә ул очрашуга килми. Шулай берничә талпынып карыйсың да, өченчесендә инде аны урап кына узасың...

Консерваториядә дә укыткач, төрле проектларда да еш катнашкач, кайбер вакытта бик тыгыз шартларда эшләргә туры килә. Озын-озак репетицияләрдән кайткач, кабат рояль янына утырып эшлисе булганда: «Уян, татар! Уян, татар!» – дия-дия битемә салкын су бөркеп алам. Һәр иҗатчының үз йолалары була. Шәхсән, мин үзем, гадәттә, йоклап торгач эшләргә яратам. Баш мие чиста, саф булган вакытта иҗат итү нәтиҗәлерәк. Хәер, төнлә эшләгән чаклар да еш була. 

ҖЫР ҖЫРЧЫНЫ ҮЗЕ САЙЛЫЙ

Музыка төшкә дә кергән чаклар булгалый. Кешеләрдән читләшеп, урманга китеп иҗат итү минем өчен түгел. Һәрхәлдә, алай эшләп караганым юк. Музыкаль әсәремне кайсыдыр оркестр, кемнеңдер көтеп торганын белеп иҗат итү күңелемә кулайрак. Янымда тормыш кайнап торганны яратам. Җыр туганда ук мин сүзләре, музыкасы кемгә туры килер икән дип уйлый башлыйм. Ир-егеткәме, хатын-кызгамы дип фикер йөртәм. Текстта, гадәттә, төрле образлар күтәрелә. Аннары инде нинди тавышлыга икән, түбәнме яки югарымы?.. Шушы еллар дәвамында минем шактый җырларымны Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Алинә Шәрипҗанова һ.б. башкара. Җырчыларның репертуарларына да еш игътибар ителә.

Беләсезме, кайчагында җыр үзе башкаручысын сайлап ала! Әсәремне кемгәдер атап язам. Ә солист аның үзенә туры килмәвен әйтеп сала яки әйтеп тә тормый: башкармый, яздырмый гына, вәссәлам! Тормышта төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Ярты ел, бер ел узып китә, башкасына күрсәтеп карыйм, анысы белән дә сузыла. Ә өченчесендә бик җиңел генә репертуарга кереп китә. Димәк, җыр башкаручысын үзе сайлаган кебек! Җыр миннән акыллырак булып чыга. «Мин җырымда калам» үз иясен әнә шулай эзләп тапты.

Туган ягым Сембер (Ульяновск) шәһәрендә башлыча рус мохите булса да, анда гомер итүче татарлар бик күп. Аларның үз дөньясы, ул дөнья белән мин якын элемтәдә. Әти-әнием белән гел татар телендә аралашып үстем. Балачактан тыңлаган музыка да – татарча. Мәдрәсәдә укыганымны да белүчеләр бардыр. Монда инде дүрт-биш ел дәвамында фәкать татарча гына белем алдык. Әти-әнием алдан ук татар мохитында яшисемне сизгәннәр, алар тырышлыгы белән биредә укыдым. Әлбәттә, мәдрәсәдә тирән гыйлем бирелде дия алмыйм, әмма барыбер, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил иҗаты белән таныштым, өйрәндем.

Казанга 19 яшемдә килдем. Шул вакытта чын-чынлап татар дөньясы мине үзенә бөтереп алды. Әлеге мохит үземә дә бик кызыклы. Дусларым да – татар теле белгечләре. Мәсәлән, атаклы шагыйрь Ренат Харис, танылган драматург Илгиз Зәйни, шагыйрә Резидә Зәйни... Алар белән аралашкан вакытта, татар мәдәниятен, татар тормышын тагы да тирәнрәк аңлый башладым. Бер-беребезне баетып, иҗат итәргә керештек. Композитор буларак, нигеземне татар музыкасы тотып тора. Шул ук вакытта татар музыкасы гына түгел, дөнья классикасы, заманча әсәрләр белән дә тәрбияләнгәнмен. Яшьтән чит ил көйләрен тыңлый идем. Теге яки бу әсәрне язганда, татарныкы белән башка музыканы капма-каршы куймыйм. Безнең җәмгыятьтә милли һәм глобаль музыканы капма-каршы кую гадәте бар. Ләкин алай дөрес түгел дип уйлыйм. 

МУЗЫКАДА ДА ӘСӘР КЕШЕ ЙӨРӘГЕНӘ БАРЫП ҖИТӘРГӘ ТИЕШ 

Иҗатчының әсәре милли музыканы яратучыларга да якын, шул ук вакытта дөнья классикасы белән тәрбияләнгәннәр өчен дә кызыклы булырга тиеш. Менә бу алымнарны истә тотып, музыка язарга омтылам. Әсәрләрем татар кешесенең дә, милли темадан ерак торганнарның да күңелен яуларга тиеш. Әдәбиятта дөнья классикасын яратып укыйбыз бит, чөнки алар кеше турында язганнар, адәм балаларының проблемаларын күтәргәннәр. Музыкада да әсәр кеше йөрәгенә барып җитәргә тиеш, аннан соң гына милли төсмерләр үрелә. Милли үзенчәлекләр инструментларда, колоритта чагылыш таба. Болар һәрбер милләттә бар. Шулай да иң мөһиме ул төсмерләр түгел, ә ничек итеп күңел кылларын кузгата алуың!

Күләмле, җитди әсәрләр берничә көндә генә язылмый. Аны иҗат итәр өчен айлар, еллар узарга да мөмкин. Шуңа күрә, мин җырларны параллель рәвештә язам. Җыр гына язып утыру туйдырырга да мөмкин әле ул. Шул вакытта күләмле әсәрләр язу да тансык. Җитди әсәрләрне язганда Салих Сәйдәшев кенә түгел, Чайковский, Шостакович, Моцартны да үзеңә конкурент итеп тоярга кирәк, чөнки ул әсәрне тыңларга классиклар үрнәгендә тәрбияләнгән тамашачы да киләчәк. Эш барышында син шул композиторлар белән әле диалогка керәсең. Үзеңә югары планка куеп иҗат итәргә тиешсең. Шуңа күрә, тәҗрибә дә, белем дә шактый күп сорала.

Музыка мәктәбендә дә башкалар кебек дүрт-биш яшемнән түгел, ә унбер яшемнән укый башладым. Безнең әти-әни ягыннан да музыкант, композиторлар юк. Бәлкем, бик ерак бабаларым арасында булса гына. Тугыз-ун Туфан самавыры яшемдә үзем музыка дөньясы белән кызыксына башладым. Шул ук вакытта музыка дөньясы бик ерак, буй җитмәслек җирдә, дип уйлыйм. Тере композиторны 19 яшемдә генә күрдем. Әтинең эшендәге бер абый, музыкага өйрәтәләр бит, дип миңа бу өлкәгә юнәлеш бирде. Скрипка ачкычлары ясап, дөньяда ноталар барлыгын әйтте. «Бик нык кызыксынасың икән, музыка мәктәбенә укырга керергә кирәк!» – дип тәкъдим итте.

Музыка мәктәбендә укыганда яза башладым. Ә үзем композитор һөнәре барлыгын әле белмим дә... Язган әсәрләрем шактый күбәйде. Мине бик яхшы укытучы белән таныштырдылар. Менә педагог композитор һөнәре, ничек көйләр язарга кирәклеге турында сөйли башлады. Музыка мәктәбеннән соң, музыка училищесына кердем. Ә аннан консерваториягә. 14 яшемнән композитор булам дигән максат куйган идем.

Театрлар эшләвем белән дә бәхетлемен. Алар төрле максатлар, төрле спектакльләр куя. Кайберләренә бик заманча, «модный» музыка язарга кирәк, кайберләренә традицион... Композитор да актер кебек, ниндидер образдагы битлек киясең. Мәсәлән, без Илгиз Зәйниев белән «Адәмнәр» спектаклен эшләдек. Анда эскперименталь, куркыныч образлар туды. Мондый проектларда катнашу композиторның музыкаль дөньясын киңәйтә, баета. Бик күп яңа ачышларлар ясарга этәргеч бирә. Театр – минем өчен кызыклы дөнья. Татар халкына бар сәнгатьләр арасында театр – иң якыны. Татар тамашачысы да мине иң беренче театр аша белде.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә эшли башлаганыма да унбер ел тулды. Бер ел элек консерваториянең композиция бүлеген җитәкли башладым. Һәр ел саен уку йорты берничә композитор әзерли. Ләкин аларның киләчәк язмышлары гына төрлечә. Композиторга үз юлын табу бер дә җиңел димәс идем...

Табигатем буенча, мин тик утыра торган кеше түгел. Бөтен нәрсәне туктатып, диңгез ярларында да ял итәсем килгәли. Шулай да, берике көн узуга, үземә урын таба алмый, интегә башлыйм. Нишләп әле вакытымны әрәм итеп тик кенә утырам, дип бәргәләнергә тотынам. Эчке энергиям тик кенә ял итәргә ирек бирми. Планлаштырган эшләремне башкарганда гына җан тынычлыгы табам.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев