Музыка – җанга иң якын юл!
Миләүшә Хәйруллина – киң колачлы иҗатчы. Ул опера-симфония, камера-инструменталь, вокаль музыка, спектакльләр өчен дә яза. Композиторның тагын бер зур хыялы: үзе иҗат иткән фортепиано пьесалары җыентыгын туплап чыгару. Әлеге проектының да тиз арада тормышка ашуын теләп калабыз.
Татар музыка сәнгатендә зур яңалык! Дөньяга яңа татар операсы аваз салды. Казанда яшь композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән «Кави-Сәрвәр» операсының дөньякүләм премьерасы булып узды. Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
Миләүшә Хәйруллина – киң колачлы иҗатчы. Ул опера-симфония, камера-инструменталь, вокаль музыка, спектакльләр өчен дә яза. Композиторның тагын бер зур хыялы: үзе иҗат иткән фортепиано пьесалары җыентыгын туплап чыгару. Әлеге проектының да тиз арада тормышка ашуын теләп калабыз. Хатын-кыз композиторның уй-кичерешләре, иҗат, музыкаль театр турындагы фикерләре белән укучыларыбызны да таныштырабыз.
Хисләр иҗатта чагылыш таба
Мәхәббәт һәркемгә мөһим. Ир-атмы, хатын-кыз өченме, аларны аерып та булмый торгандыр. Һәр кешенең күңеле мәхәббәткә мохтаҗ... Әлеге олы хисне һәркем көтә, тели, үз кешесе белән тизрәк очрашу турында хыяллана. Мин дә бу хисләрдән хали түгел, шулай ук гади кеше тойгылары белән яшим. Ә инде иҗат кешеләре бәләкәй генә вакыйгадан да хисләнеп китүчән. Алар шуннан да яңа фикерләр, идеяләр алырга мөмкин. Зур мәхәббәт белән очрашкач, симфония туа дип әйтә алмыйм. Иҗат ул үз юлы белән бара, ә шәхси тормыш, хис, мәхәббәтнең үз сукмагы... Шунысы хак: хисләр иҗатта чагылыш таба. Һәр кеше саф мәхәббәт утларында янарга хаклы, иҗатчымы ул, әллә башка һөнәр иясеме – аерма юк.
Яз мине илһамландыра... Якты дөньяга да мин яз иртәсендә туганмын. Бигрәк тә март ае минем күңелемә якын, һәр ел саен яңа тормыш башланган төсле. Табигатьнең дүрт ел фасылын яратсам да, язга үземне, ничектер, ныграк бәйле кебек тоям. Хәер, еллар уза барган саен яңгырлы, төксе көзге кыска көннең үз романтикасын тоям. Салкын, карлы-буранлы кыш күңелгә аерым рәхәтлек бирә.
Хатын-кыз буларак бүләкләр алырга яратам. Бәйрәм уңаеннан түгел, болай гадәти көнне дә кабул итәргә ризамын. Андый күчтәнәчләрне алган чакларым да булды. Көтелмәгән бүләкләрне кабул итүе бик күңелле һәм аның истәлеге (кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй) озак вакытлар йөрәкне җилкендереп тора. 8 март хатын-кызга елга бер мәртәбә иътибар күрсәтә торган бәйрәм булырга тиеш түгел. Кем өчендер кадерле булам икән, ул миңа һәр көн асыл затлар бәйрәме ясар төсле. Хатын-кызларны сөйгәннәре һәрвакыт сөендереп торырга тиеш. Елына бер генә игътибар галәмәте белән чикләнү азрак булыр ул...
Кешеләрне җенесенә карап бүлмим. Иҗат өлкәсендә бигрәк тә. Теләсә кайсы иҗатчы өчен башкарган хезмәтенең нәтиҗәсе, киләчәк язмышы мөһим. Разил абый Вәлиев белән язган җыр бар безнең: «Бәхетле булсыннар җырларым». Разил Вәлиев ул әсәрне Хәния Фәрхи истәлегенә багышлаган. Шул шигырьгә музыка язарга миңа тәкъдим итте. Ә көй язылгач, әсәр барлык иҗатчыларга да багышланган икәнен тоеп алдык. Артистмы, композитормы, шагыйрьме, мөһим түгел – аларның иҗаты яшәсен, халыкка хезмәт итсен һәм бәхетле язмыш кичерсеннәр кебек яңгырый ул. Шагыйрьнең поэма, шигырьләре, композиторның музыкаль әсәрләре, җырчы өчен аның репертуары һәм аудио язмалары кебек үк. Иҗат кешеләр күңеленә яхшылык орлыклары салсын, җиңеллек китерсен. Безнең әсәрләребезне тыңлап кешеләр рәхәтлек, сөенеч, илһам алсын. Шул чакта гына иҗатың яши дигән сүз. Шәхсән үземдә дә шулай: әсәрләрем кешегә күңел яктылыгы алып килә икән, димәк максатыма ирешәм, дигән сүз. Минем өчен зур бәхет шул була.
Һәр чорда катлаулы, сынауларга бай вакыйгалар булып тора. Хәзергесе дә искәрмә түгел. Катлаулы темалар гасырдан гасырга күчә килә. Без һәр кискен теманы колачларга, күтәрергә тиеш. Куркып калырга ярамый, рәссамның миссиясе дә шул бит инде. Иҗатчы ул киптергеч кәгазе кебек: бөтен нәрсәне үзенә сеңдереп бара. Һәр нәрсәгә нечкәләп, башкача карый белә. Һәр чорның чишелмәгән проблемалары хәттин ашкан. Халыкларны, илләрне берләштерә торган, һәр кешене борчый торган андый темаларны күтәреп, җавап табарга омтылу сәнгатькәр өчен һәр дәвердә дә мөһим.
Һәр яңалыкка ачыкмын
Җыр иҗат иткәндә, кайвакыт аерым җырчыны күз алдына китерәм. Аның холкына, образына карыйм. Иң шәп вариантны ул гына башкарачак, дип тә фикерлим. Ә кайбер әсәрләр үзеннән-үзе туа, аннан соң гына кемгә бирергә икән бу җырны дип уйлыйм. Кемдер булдыра алмаска да мөмкин, ә икенчесе шундук рәхәтләнеп җырлап җибәргән очраклар да булгалый. Дөресен генә әйткәндә, хәзер инде минем иҗатташларым саны арта бара, теге яки бу җырны иҗат иткәндә башлыча аерым җырчыны тәгаен күз уңында тотып язам. Шулай да мин теләсә нинди коллаборациягә ачык. Яңа кешеләр белән дә эшләргә һәрвакыт әзермен. Эстрада җырларына да битараф түгелмен.
Махсус заказга язган әсәрләремдә күп мөмкинлекләр күрәм. Әлеге мөмкинлекләр миңа мотиватор булып тора. Андый әсәрләр миңа тиз генә үз-үземне кузгатырга, җәһәт кенә эшләп алырга этәргеч бирә. Тиз генә кабынып китеп, нәтиҗәле итеп эшләп чыгарга мөмкинлек тудыра. Заказга язылган теләсә кайсы әсәрләремдә дә иҗади мәсьәләләрне чишәм. Берсенә дә җиңел-җилпе карамыйм, алай минем үземә дә кызык түгел. Һәр заказда иҗат хыялларымны тормышка ашырам. Яңа чикләр яки иҗат офыклары ачам. Һәр заказ – минем өчен җитди иҗат. Үз теләгәнем белән һәм заказга язылган әсәрләрем арасында аерма күрмим...Эчкерсез мөнәсәбәт булгач, Аллага шөкер, алары да уңышлы килеп чыга. Композитор буларак, андыйларына да бик теләп алынам.
Иҗат эчкерсезлек ярата
Музыка дөньяны ни дәрәҗәдә үзгәртергә мөмкин дигәндә, кешеләрнең төрле очракларын искә алып узарга мөмкин. «Музыка безне бәйләде» дигән русча эстрада җыры бар, ул юкка гына иҗат ителмәгән бит. Музыка безгә тормышта булмаган, үзенчәлекле эмоциональ тәҗрибәне кичерергә ярдәм итә. Музыка – эмоциональ сәнгать, ул җанга иң кыска юлны таба белә, менә шуңарда инде аның кыйммәте. Музыканы кул белән тотып булмый, ноталар җыелмасы әле ул музыка түгел, чын, көчле сәнгать тормышны үзгәртергә, адәм баласының калебен чистатырга сәләтле. Тыңлаучыны да, шулай ук иҗатчыны да!
Җитди әсәрләр иҗат итәр өчен зур, күп көч кую мәслихәт. Композиторга да, башкаручыга да, дип әйтәсем килә. Рухи яктан да зур чыныкканлык сорый. Хезмәтнең дә икенче төрле сыйфатын таләп итә. Шуңа күрә, тамашачы, тыңлаучы өчен бу әсәрләр шактый катлаулы. Хезмәт итү һәрвакыт хезмәт итмәүдән катлаулырак. Без барыбыз да – ялкаулар, артык көч куярга теләмибез. Шулай бит инде? Ә үзеңне эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Глобаль күләмдә хезмәт итәргә исә сәяси курс кына мәҗбүр итә аладыр. Ул очракта да әле ничек артыңнан ияртеп барганга карап.
Кешеләрне арзанлы музыка туйдыргандыр инде, дип уйлыйм. Аларда җитди әсәрләргә ихтыяҗ барлыгы сизелә. Бу ихтыяҗны вакытында күреп алсыннар иде. Күбрәк классик әсәрләрнең премьераларын, фестивальләрен оештырудан курыкмаска кирәк. Заманча, академик әсәрләргә багышланган проектларны халыкка киңрәк тәкъдим итәргә – бу үзенә күрә тәрбия. Нәни баланы ничек тәрбиялиләр, шулай тәрбияләү зарур. Үзегез беләсез: баланы тәрбияләү дә бик катлаулы, ә тамашачыны игә китерү тагы да читенрәк. Ә башкача мөмкин дә түгел: без кыргыйларга әверелергә мөмкинбез. Югыйсә, тоташ деградация булачак. Моңа мәдәни сәясәт кенә йогынты ясый алачак. Глобаль фикерләү, музыкага карашны үзгәртү ифрат та мөһим!
«Кави-Сәрвәр» – бүгенге көн иҗатымда иң күләмле иҗат җимешем. Сәләтемне, акылымны барысын да әлеге операда күрсәтергә тырыштым. Бу әсәремә бөтен җан җылысын салдым. Бар күңелемне, йөрәгемне биреп башкардым. Һәр нотасы, һәрбер нәни генә штрих та, партитурадагы һәр нотасы йөрәгемнән саркып чыкты. Иҗатымның яңа җитди борылышы дип саныйм. Бу юнәлеш минем мәсләгемне ачыклады һәм глобаль мәктәп узарга мөмкинлек бирде. Бу проектымны тормышка ашыру барышында профессиональ яктан да, кеше буларак та бик мул тәҗрибә тупладым.
Опера язган вакытта үземдә үсеш, җитлегү сиздем. Ә инде язып тәмамлагач, халыкка, тамашачыга җиткерү эшләренә алынгач, продюсерлык сәләтләремне дә тартып чыгарырга туры килде. Оештыру, күпсанлы кешеләр белән килешү мәсьәләләре дә хәл ителә бит. Җыеп кына әйткәндә, һәръяклап үстем.
Бер урында таптанып торудан файда юк!
Башка төрки халыклар музыкасын да бик яратып тыңлыйм. Казакъ, төрек, азәрбайҗан көйләре ошый. Шәрык илләренең джазын бик яратам. Төрле юнәлештәге музыка ул үзеңә дә нидер кабул итәргә җай калдыра.
Казанда музыкаль театр булдырырга вакыт җиткән дип саныйм. Һәр яктан да кадрларыбыз бар, алар җитлеккән. Минемчә, без вакытны гына әрәм итәбез, чөнки яшь, матур сәләтле буын килде. Ә бит вакытның уза баруы алар файдасына түгел, чәчәк аткан чорларында алар эшләп, иҗат итеп калырга тиеш, ул яшьлек мәңгелек түгел бит! Энҗе бөртегедәй сәләтле буынның юкка чыкканын көтәргә ярамый. Аларның күбесе үз сәләтләренә кулланыш таба алмый. Көр тавышларын яңгыратырга алар өчен мәйданнар юк. Татарстанда үзенчәлекле катлам бар, кайберләре яшьрәк, ә кайберләре инде тәмам өлгергән. Бу – зур мәдәни көч, мәгәр алар үзләренең талантын кая куярга белми йөри. Бик мөһим мәсьәлә. Вакытны сузарга ярамый. Мәсәлән, «Кави-Сәрвәр» проектында катнашкан артистларыбызга карыйм да: «Бу – яңа опера сәхнәсенең өлгергән яшьләр труппасы бит!» – дип куям. Музыкаль дөнья сәнгатендә мондый юнәлеш (сәхнә, музыкаль театр труппасы) булырга тиеш. Әлеге яшьләр монда үз осталыкларын чарлый алыр иде. Осталыкны аны һәрдаим камилләштереп тору зарур.
Талантны югары ноктасына җиткерергә кирәк. Ә моны практика булган очракта гына тормышка ашырырга мөмкин. Яшь вакытта һәркемнең иҗат итәргә, эшләргә зур теләге һәм омтылышы бар. Музыкантлар, оркестрантлар, җырчылар, музыкаль театр белән бәйле кешеләрнең саф энтузиазмын кулланып, әллә нинди күләмле яхшы проектларны тормышка ашырырга мөмкин! Яшьләрчә әйтсәк, «бомбический» репертуар тупларга була. Алар белән милли, дөньякүләм әсәрләрне дә кыю рәвештә сәхнәгә чыгара алыр идек. Сәнгать дөньясына яңа ишекләр ачар иде бу. Әлегә гел бер җирдә таптанып торабыз. Иҗади куәтебез дәрья кебек тулган, тиздән ул ярларыннан ташыячак. Көтәбез... Өметләнәбез!!!
Мөршидә Кыямова әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев