Логотип Идель
Мәдәният

Рәсем ул – идея 

Рәссам, иллюстратор, дизайнер, биткә салучы София Лигостаева иҗатында татар тематикасы ярылып ята. Әле ул Казан риваятьләрен сурәтли, әле башкала бистәләрен, әле көндәлек эш белән мәш килгән татар хатын-кызларын сурәтли...

Рәссам, иллюстратор, дизайнер, биткә салучы София Лигостаева иҗатында татар тематикасы ярылып ята. Әле ул Казан риваятьләрен сурәтли, әле башкала бистәләрен, әле көндәлек эш белән мәш килгән татар хатын-кызларын сурәтли... Рәсемнәреннән безгә бик таныш  җылылык бөркелә. «Идел» укучыларына иҗаты, уйланулары белән бүлеште ул. 

 

Иҗатның чишмә башы 

Казанда архитектура институтын тәмамладым (ул вакытта бу уку йорты шулай атала иде). Аннан архитектура ширкәтендә дизайнер булып эшләдем. Мин укыганда график дизайнер белгечлеге юк иде, ләкин үзем һәрвакыт шуңа тартылдым. (График дизайнер яссы сурәт белән шөгыльләнә: плакатлар, элмә такталар, иллюстрацияләр, рәсем белән текстны берләштерү буенча эш башкара.) Беренче тәҗрибәм Бауман урамындагы «Родина» кинотеатрының тышкы яктагы төрле шрифтлар белән эшләнгән элмә тактасы булды.  

Дизайнер рәссамнан нәрсә белән аерыла? 

Дизайнер билгеле бер калыпта, параметрлар нигезендә эш башкара, ул эшләгән эшнең кануннарга буйсынуы һәм гамәли кулланылышы булуы мәҗбүри. Мәсәлән, әгәр дә ниндидер урындыкның буе кыска яки озынрак икән, аңа утыру җайсыз бит. Дизайнер һәр детальне исәпкә алырга, эшләгән әйберен ничек кулланылачагы турында алдан уйларга тиеш. Ә рәссам теләгәнен эшли ала. Рәсем – ул идея. Рәссам «кара квадрат» ясый ала һәм аңа: «Моны тормышта ничек кулланырга соң?» – дигән сорау бирмәячәкләр. 

Дизайнерга рәссам белгечлеге кирәкме? 

Мәҗбүри булмаса да, бу белемнең булуы эшне, әлбәттә, җиңеләйтә.  Әнием мине 3-4 яшьтә Норильск шәһәрендәге рәсем түгәрәгенә йөртте (ул чакта без Норильскида яши идек). Әлмәткә күченгәч, сәнгать мәктәбендә укыдым һәм аны тәмамладым. Хәзер инде тормышым Казан белән бәйле. 

«Карл Фукс» тәҗрибәсе

2014 елда «Карл Фукс» журналында эшләп алдым. Анда барганчы, ясаган рәсемнәрем бернинди әһәмияткә ия түгел кебек иде. Бик кызыклы тәҗрибә булды: эш кызык һәм заманча оештырылган, төрле бурычлар куела иде. 

Журнал гына озак эшләмәде, тик шулай да ул минем өчен зур этәргеч булды, үз-үземә ышанычым артты, көчле якларымны тоя башладым. Аннан эшемне су спорт төрләре чемпионатында дизайнер буларак дәвам иттем. Нәкъ шул вакытта «Казан риваятьләре» сериясен ясый башладым. 

Казан риваятьләре

Бездә бик күп кызыклы легендалар бар, ләкин әле берәү дә аларны  сурәткә төшереп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәне юк. Бу темага бәйле открыткалар сериясен эшләдем. Анда биш популяр легенда тәкъдим ителде: Сөембикә, Кабан күле, Ак барс, Казан барлыкка килү, Елантау (Зилант) турындагы риваятьләр иде ул. Алар шактый тиз таралып бетте. Шуларга өстәп, тагын ике-өч открытка эшләү теләге бар. Тик җитешә алмыйм, вакыт уза, гел тизрәк тапшырырга кирәк булган проектлар бу эштән бүлдерә. Мин шундый кеше: озаклап уйлыйм, ә эскизлар аз төшерәм. Рәсем тулы килеш күз алдына килгәч, үзем күргәнне эскизга төшерә алам. Бөтен иҗади процесс башымда бара, туры килмәгән нәрсәне алып атам. Гадәттә рәссам, иллюстраторлар уйларын кәгазьгә эскизлар рәвешендә төшерә бит. Бәлки, бу – махсус югары белемем булмау галәмәтедер. Мине «самозванец» синдромы борчый, кыенсынам. Шулай да быел китап өчен әзерләнгән рәсемнәрем белән Мәскәүдә күргәзмәдә катнаштым. 

«Казан риваятьләре»ндә мин сурәтләгән хатын-кызларның киемен кабул итмәсләр, татарлар алай киенмәгән диярләр, дип чыннан да борчылган идем. Риваятьтәге геройларның ничек киенгәнен каян белеп була соң? Мәсәлән, Ак барс турындагы риваятьтә? Анда кайсы чор сурәтләнә? Билгесез бит. Менә Казан мәчесе турында сөйләгәндә, әйе, ниндидер төгәллек бар кебек. Монда Елизавета II идарә иткән XVIII гасыр сурәтләнә. Анда мәченең башында нәкъ менә патшабикә таҗы кидерелгән. 

Гомумән, риваятьләрдә сурәтләнгән персонажлар – җыелма образлар, иң мөһиме – алар таныла торган булсын. 

Мин шулай ук Казан бистәләре белән кызыксынам, аларның картасын эшләргә теләгем бар: Кәҗә бистәсе, Бишбалта бистәсе һ.б. Иң мөһиме аларны сурәткә төшереп калдыру, таныту. Чөнки хәзер һәрнәрсәдә фәнни төгәллек эзли башласак, төп максаттан читләшеп, берни эшләмәскә дә мөмкин.

Иҗатымда – татар тематикасы 

Сувенирлар эшли башлагач, татарларга да үзләре турында уку кызык, алар өчен дә ачышлар булганын аңладым. Чөнки янәшәмдәге татар кызлары да бу риваятьләрне белми, чын менә. Аларны табып алып, башкаларга тәкъдим итү җәлеп итте. Мин алар аша монда яшәүче халык, аларның кыйммәтләре, күзаллаулары турында җиткерергә телим. Күптән түгел открыткаларның «Йорт эшләре» дип аталган яңа сериясен чыгардым. Открытка артында халык ашлары турында мәгълүмат бирдем. Берәр тарихчы-галим яки бу юнәлешне өйрәнүче белгечкә, әлбәттә, бу ясалмалык, «мишура» булып тоелуы бар. Ләкин мин читтән килгәннәрне шушы мәдәнияткә, тарихка чумдыру яклы. 

Гел эштәге хатын-кызлар

Бу открыткалар үземә кызык булып китте. Башта чиләкләр тоткан кызны ясадым, аннан аны китапка да керттем. Шушы идеягә төртелеп калдым: хатын-кыз гел нидер эшли һәм бу эшләр еш кына исәпкә алынмый. Мин аларның шөгыльләрен сурәтләргә булдым. Бу серия хатын-кызларның бер-берсенә ярдәмләшүе турында: шатлыкта да, кайгыда да... Бигрәк тә авыл җирлекләрендә күзәтергә була моны. Бер караганда бу табигый тоела, ә чынлыкта ул зур хезмәт бит: килергә, нидер турарга, нәрсәдер ташырга... кирәк. Кемнеңдер әһәмиятле көне булды ди, ул якыннарының котлауларын, хуплауларын, кочаклауларын кабул итү урынына, бәлеш әзерләп йөрергә тиеш түгел шикелле. Мин үзем дә шушы мәдәният эчендә үстем. Кирәк чакта булышырга, өмәләрдә катнашырга яратам. Хатын-кызларның ярдәмләшүен өй юганда, печән чапканда, хәтта бакча эшләрендә дә күрергә була. Бу сериягә ниндидер нигез булдырыр өчен, аны төрле темаларга бүлдем: камыр ризыклары, татлы ризыклар, итле ашлар, чәй. Беренче карашка гади тоелган шундый нәрсәләр белән таныштырасым килде. Киләчәктә өмәләр буенча да эшләргә теләр идем. Дустым, рәссам Гүзәл Гарипова балачагында авылда өй юу өмәсендә катнашканын сөйләгән иде. «Кешенең яшенә һәм статусына бәйле, өйнең төрле өлешләрен ышанып тапшыралар», – диде ул. Мәсәлән, балаларга баскыч төпләрен юдыралар, үсә төшкәч, остаргач, аларны түргәрәк кертәләр. Ә иң югары дәрәҗә – ул әби-бабай бүлмәсен юу. 

Пешерүгә килгәндә, кыз балаларга бәрәңге әрчү кебек вак эшләр тапшырыла. Камырны иң оста, өлкән, дәрәҗәле кеше әзерли. Бу бик кызык. Бу безнең өчен бик кадерле нәрсәләр, шуңа күрә аларны ассызыкларга теләдем, ә сувенирлар, открыткалар аша моны эшләү җиңелрәк, чөнки формасы һәм бурычлары билгеле. 


Идеяләр үсештә туа

Башкару техникасы буенча еш уйланам. Чөнки хәзер трендта булган юнәлешләр бар, ә минем рәсемнәрем сызыклы (линейный рисунок): рәсемне иң элек кара сызыклар белән ясыйм, аннан фотошопта буяп, эшне төгәллим. Бу минем стиль булса да, «замана таләпләренә туры киләмме соң мин» дигән уйларымнан коткармый. Мондый уйлар һәр рәссамны борчыйдыр ул, гел үсештә буласы килә. Дөресен әйткәндә, миңа һәрнәрсә кызык: фәлсәфә дә, техника да, яңа җиһазлар да. Һәр нәрсә үзенчә файдалы булырга мөмкин. Аннан ул файдалы мохит тә бит: коллегалар, фикердәшләр белән аралашасың. 

Рәссам, иллюстратор Гүзәл Гариповадан күп нәрсәгә өйрәнәм. Миңа аның эш тәртибе, мәсьәләләрне хәл итү рәвеше ошый. Надя Нечаева, Лера Цинк белән тыгыз элемтәдә, Данил Әхмәтшинны күзәтәм. Күпләр белән аралашмасам да, иҗатларын карап барам. Башкаларның активлыгы, тәҗрибәсе мине дә илһамландыра, идеяләр тудыра. 

Эльза Нәбиуллина әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев