Шәһәр пейзажлары
Яшь, талантлы рәссам Әлфия Шәйхулова Россия шәһәрләре пейзажларын реализм жанрында оста сурәтли. Милләттәшебез Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург күргәзмәләрендә катнашып, уңай бәя алган. Без аның белән үзенчәлекле иҗаты турында сөйләштек.
Безнең белешмә:
Әлфия Шәйхулова 1998 елның 13 мартында Асбестта туган. Гаиләләре Екатеринбургка күченгәч, Әлфия биредәге Иван Шадр исемендәге Свердловск сынлы сәнгать училищесын тәмамлый. Бүгенге көндә ул Александр Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетына караган Сынлы сәнгать мәгарифе институтының V курсында читтән торып белем ала.
– Әлфия, син рәссамлыкка укуны тәмамлап киләсең. Нинди иҗат стиленә мөкиббән һәм нинди заказларны үтеп чыктың инде?
– Мин бу елларда төрле тышлыклар, тәбрикнамәләр, зур календарьлар ясыйм. Россиянең эре шәһәрләре пейзажларын реализм жанрында сурәтлим. Киндерләремдә бераз импрессинизм да бар. Социаль челтәрдәге картиналарым фотолары астына соклану сүзләре язучылар байтак, аларның яртысы – ир-ат фикере. Барысы да уңай бәяләмә булганга күрә, бу мине бик шатландыра. Вакыт тиз уза, күңел дә һәрчак тыныч түгел, алдан төзелгән планнар да җимерелгәли, бернигә дә җитешмәдем, дип тә уйланыла... Әмма яңа картиналарның фотоларын беркетәм дә... җиңел сулап куям. Менә бит, нәтиҗәләрем бар, дим. Әнием Фанавия Фасих кызы да шушы һөнәрне сайлавыма каршы килмәде. Мин аңа рәхмәтле!
– Рәссамлыктан тыш та берәр шөгылең бармы?
– Әйе. Мин күптәннән бирле фотога төшерү белән мавыгам. Хәтта баштарак фотограф кына булырмын дип тә уйлаган идем, әмма рәссамлык җиңде. Ләкин фотосәнгать ул барыбер сәнгать төре инде, билгеле булганча, бу очракта рәссам-фотограф яктылык мөмкинлекләрен кулланып иҗат итә.
– Картиналарыңны кайсы шәһәр тамашачылары күрде?
– Алар Екатеринбургта, Мәскәүдә экспозицияләнде. Санкт-Петербургның «Эрарт» заманча сәнгать музеендагы «Шәһәрләр авазы» күргәзмәсендә «Уралмашта» эшем белән катнаштым. Шәһәр пейзажларымны училищеда укыган чакта ук яза башлаган идем. Тора-бара осталык та өстәлде. Социаль челтәрдәге сәхифәмдә иң популяр хезмәтләрем – Екатринбургтагы шәһәр хакимияте, цирк, «Исеть» кунакханәсе, тарихи сквер һ.б. шундый мөһим урыннар һәм шул ук вакытта гадәти панель йортлар белән бәйле булганнары. Минем ясау сферама «йокы» районнары, шәһәр ландшафтлары да керә. Иҗатым әлеге кала һәм Свердловск өлкәсе сурәтләре белән генә чикләнми, билгеле. Мин инде Мәскәү, Томск, Харьков, Санкт-Петербург, Воронеж һ.б. шәһәрләрне дә теләп тасвирладым.
Картиналарымны шәхси хис-тәэсирләремә һәм бик сирәк кенә очракта фотоларга таянып язам. Уңышлы заказлардан: 2021 елда Төньяк Казакъстан иҗатчыларының «Городские мечты» шигырьләр җыентыгы тышлыгын бизәвемне үтенгән иде. Бу әле минем китап бизәүдәге тәүге хезмәтем, шуңа күрә үземне хәтта җитди рәссам үк тә итеп хис иттем. Кайчак миннән тәгаен шәһәр яки трамвай ясавымны үтенәләр. Моның өчен иске сурәт тә җибәрергә мөмкиннәр. Менә, мәсәлән, минем Воронежда булганым юк, ә мин менә инде кала тарихы белән дә таныш. Картинамны трамвай-ремонт заводында хезмәт куючыга бүләк иттеләр. Тик бу шәһәрдә инде трамвай юлларын сүткәннәр, алар тарихта гына калган.
– Екатеринбург – ул конструктивизм башкаласы. Тик шулай да андагы тарихи биналарны сурәтләү дә сиңа хасмы?
– Әйе. Тарихи төзелмәләр, биналар, ни кызганыч, азая бара. Мин дә шәһәребезнең җете үз йөзе саклануын телим. Мәсәлән, 2020 елда ясаган «Эркерлы йорт» дигән картинамда Радищев урамында урнашкан сәүдәгәр Первушинның табыш йортын тасвирладым. Бөек Ватан сугышы чорында, 1941–1943 елларда, андагы подвалда «Бөек Җиңү тавышы» – даһи диктор Левитан эшләгән. Һәм аның яшәү шартлары, хәрәкәт итүе дә гаять каты кагыйдәләргә буйсындырылган булган. Үз картиналарым аша кала белән таныштырып, башкаларда аның архитектурасы белән кызыксыну уянсын иде дим. Мин иң гадәти күренешләрдән илһам җыям. Кайчак шәһәр урамы аша гел үтеп йөрисең, әмма андагы мотив күзгә чалынмый. Ә бер көн... ул, сюжет булып, каршыңа ук «сикерә». Һәм минем иҗатыма йөз процентка туры килә. Могҗиза!
– Әлфия, каланың гап-гадәти күренешләре илһам чыганагы булып китерлек дип уйланмый шул... Башкалар илһам өчен җете архитектуралы шәһәрләргә юл ала.
– Ләкин минем белән нәкъ шулай килеп чыкты. Мин дә башка шәһәрләрдә булгалыйм. Николай Фешин иҗаты белән танышыр өчен Казанга да бардым. Әмма Екатеринбургны мин 2019 елдан башлап тирәнтен язам. Башта аның төрле халәтен тәрәзә аша карап кына ясадым. Һәр көн бер үк төрле маршрутлар һәм сукмаклар буйлап атладым. Тирә-юнебез совет чорында төзелгән бер төсле йортлар белән генә уратып алынган. Бер мәл үземне «День сурка» кинофильмына эләккәндәй итеп сиздем. Иртән чыгып китәсең – әле караңгы, кич кайтасың – инде караңгы... Шулай атнасына биш көн буе дәвам итә. Күңелемдә ниндидер чарасызлык тойдым, ләкин моның белән нидер эшләргә, шушы халәтнең уңай ягын табарга кирәген аңладым. Шулай итеп көндәлек тормышымнан, районым урамнары буенча йөреп кайтуымнан матурлык эзли, аларны рәсемнәр аша сурәтләргә тырыша башладым. Бик тиз арада бихисап кешеләрнең һәр көн саен минем кебек үк хисләр кичерүен аңладым, эшләрем аша аларга көндәлек тормыш ямен күрергә ярдәм итәсем килде. Әсәрләремне активрак тәкъдим итә башладым. Хезмәтләремне ошаталар. Димәк, алар башкалар күңелләрендә кайтавыз була алды.
– Әлфия, үз иҗатыңда бары салкын төс-төсмерләр палитрасын гына кулланасың. Моның сәбәбе нәрсәдә? Һәм фотореализм ягына таба һич тә авышмыйсың, монсына ничек ирешәсең?
– Җавап гади: миңа шушы төсләр ошый. Шул төс-төсмерләрдә сурәтләнгән кечкенә ишегаллары, җәяүлеләрнең бормалы сукмаклары, транспорт чаралары юллары, кичке кар яктысы... күпләргә бик якын. Кышкы кичләрдәге тукталышлар, соңгы рейс, ахыргы троллейбус, заманча һәм иске трамвайлар хәрәкәте... һәркемдә үз истәлекләрен, үз кичерешләрен яңарта. Шул ук вакытта аксыл, алсу төсләр берлегендәге болытлар, чиста күк йөзе дә сурәтләнгән эшләрем бар. Фотореализм юнәлешен азлар ошата. Аңа авышмавым сәбәбе дә бар. Мин бит училищеда театр рәссамы белемен алдым. Шуңа күрә эшләремдә театраль композиция төзелеше эзе булуын яхшы күрәм. Аларда тулы реализмга ашкынмыйм, сәнгати перспективаны кыю рәвештә ватам һәм бу карарым өчен борчылмыйм. Сәхнә кебек перспективаны, күпләр кебек бик гади нәрсәгә санамыйм. Билгеле, ул бераз декоратив, әмма бит җанлы, сөйкемле! Линияле перспектива – икенчел. Хәтта йорт тәрәзәләрен дә болай гына күчереп ясамыйм мин, аларны ясаганда медитациягә биреләм, баш миемне беразга «ябып куеп» торам.
– Картиналарыгызны кабатлап язу ошыймы?
– Кайберләрен күчереп язганым бар. Ләкин бу минем өчен гади процесс түгел. Гадәттә, мин эшләремне җиңел язам, хәтта үз алдыма катлаулы мәсьәләләр куйсам да, мондый эшем дә үзем өчен тиз һәм үтә дә кызыклы булып дәвам итә. Ә менә күчермә ясаганда... миңа янә шул вакытка әйләнеп кайтырга туры килә һәм бу минем өчен иң катлаулысы. Мин хәтта җәй көннәрендә дә кышны ешрак ясыйм. Мондый әсәрләремдә иң четереклесе – ул фонарь яктысын җылы итеп сурәтләп бирү. Шуңа күрә бу мотив, детальләрне тагы да үҗәтләнеп, тагын да тырышыбрак ясарга алынам. Аннары мин кулдан гына ясарга яратам. Булачак әсәр материалларына – кәгазьгә, киндерләргә кулларны терәп куеп... Кәгазь имитацияле цифралы сәнгать мондый тактиль кичерешләрне берничек тә бирә алмый.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев