Логотип Идель
Мәдәният

Шәһәр ритмнары

Рәссам Руслан Камидуллин Казанга гашыйк. Аның урамнары, борынгы биналары күренешләрен бик теләп ясый. Диплом эше дә өч картинадан торган һәм «Шәһәр ритмнары» дип аталган.

Рәссам Руслан Камидуллинга – 28 яшь. Казан дәүләт мәдәният институтының сәнгати мәдәният һәм сәнгать факультетында монументаль декоратив сәнгать кафедрасы укытучысы. Ватанпәрвәрлек турында аның үз фикере бар: «Бу хакта кычкырып сөйләмиләр. Безнең яшьләрнең күбесендә милләтпәрвәрлек хисе бар. Тик ул күңел түрендә, бик тирәндә ята торган хис».

 

– Руслан, ни өчен нәкъ менә рәссам һөнәрен сайладың?

– Чаллыда урта мәктәпне тәмамлагач, 2009 елны Казанда Василий Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институты филиалына имтиханнар тапшырдым һәм укырга кабул ителдем. Билгеле, бу бер очраклыкка да охшаш инде... Әгәр дә рәссам булмасам, һичшиксез, ветеринар-хирург булыр идем. Әнием кебек.

 

– Филиалда уку еллары ничек истә калды соң?

– Минем өчен бар да яңалык иде. Рәсем ясау ысуллары, яңа фәннәр... Үсмер чактан ук графиканы күбрәк үз итә идем, әмма биредәге уку дәверендә ничектер майлы буяулар белән язу ошыйрак төшә башлады. Хәзер дә киндерләргә майлы буяулар белән генә язам, чөнки бу төр буяулар акрил буяулардан барыбер аерыла. Юк, озак кибүләре буенча гына түгел, алар ничектер картинаны сыйфатлырак та, тирәнрәк тә итеп кабул итәргә булышалар.

Институт филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов хәзер дә бүгенге иҗади уңышларыбыз өчен куанучы иң дәрәҗәле шәхес. Һәрберебез өчен чын үрнәк! Мин бу укытучыма барысы өчен дә бик рәхмәтлемен! Филиалны тәмамлагач, әле өч ел буе Русия сынлы сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиков җитәкчелегендәге Русия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә стажировка үттем.

 

– Димәк, син кайбер дәрәҗәле рәссамнарныңакадемик белем алу – ул үзенчәлекле рәссам булып китүгә киртә генә дигән парадоксаль фикерләре белән килешмисең?

– Юк, билгеле. Академик белем һәрчак кирәк. Әлбәттә, инде бары тик зур тәҗрибә туплаган осталардан да белем алырга мөмкин, әмма академик сәнгать белеме – ул беренчел, минемчә. Менә Казан дәүләт мәдәният институтында нибары икенче ел гына рәсем, композиция һәм монументаль декоратив сәнгать дәресләрен алып барам һәм студентларымның никадәр кызыксынып рәсемнәр ясарга, мозаикалар тезергә өйрәнүләрен күреп, бик сөенәм! Аларда күп белемгә сусау, тәҗрибәләр үткәрергә теләк, сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать ысулларының һәммәсенә төшенергә омтылыш бар... Аңарчы Казанның Байназар Әлменов исемендәге 3 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә белем биргән идем, кечкенәләрнең дә бик тырыш булуы гаҗәеп түгел, чөнки мин үзем дә мәктәптә укыганда сынлы сәнгать мәктәбенә теләп йөрдем. Гомумән, республикада рәссамнарга кытлык беркайчан да булмаячак, ә менә аларның күпме өлеше талантлы... бу инде икенче мәсьәлә. Кайбер рәссамнарның, аеруча да еллар үтү белән, «академик мәктәпнең кирәге юк, теләсә кем ясарга өйрәнә ала», «академизм укучыдагы рәссамны бик җиңел генә «буып ташларга» да мөмкин», «музейларга барып, картина күчермәләрен язып кына да ясарга өйрәнергә була ул рәссамлыкка», дип сөйләнә башлаулары белән һич тә килешә алмыйм. Дөрес, тәҗрибәле рәссамнар янында да өйрәнеп була, бу булышлык итми калмый, әмма алдагы елларда иҗат итү өчен уйлый белеп, үз фантазияләреңә таянып язу кирәк, иҗатта үз сукмагыңны, юлыңны салу – ул бик сирәк кешеләр, кайберәүләр уңышы гына.

 

– Син менә үзең, укытучы буларак, бүгенге студентларыңны нинди гыйлемгә аеруча да теләп өйрәтәсең?

– 2016 елны Казан дәүләт мәдәният институтында яңа, монументаль-декоратив сәнгать бүлеге ачылган иде. Менә, ниһаять, III курста укучы ике группамда монументаль сәнгать техникасы һәм монументаль сәнгать материаллары технологиясе дәресләрен алып бара башладым. Мин бу дәресләр башлануын үзем дә көттем, чөнки практикам бар, моңа кадәр Болгардагы кунакханә өчен мозаика эшләрен иҗат итүдә катнашкан идем. Анда без утыз квадрат метр мәйданлы фонтанны бизәдек.

Мозаикалар ясау – ул, аның эскизларыннан башлап монтажлау өлешенә кадәр, бик кызыклы хезмәт. Миңа калса, төрледән-төрле ташлар һәм пыялалардан сәнгати панно тезү – ул бик мавыктыргыч иҗат та. Ә минем студентларым алга куйган бер максаттан да курыкмый һәм теләсә нинди иҗади эшне дә башкарып чыга ала торган кыюлар. Шуңа күрә старт өчен мәшһүр чех рәссамы һәм графигы Альфонс Муханың литографик афишасын сайлап алдык. Аның күләме дә гаять зур: озынлыгы – 3,5, ә киңлеге 1,2 метр. Һәм менә ярты мозаикабыз җыелды да инде, чөнки студентларым аны бик теләп җыя, һәрбер дәрескә киләләр. Бу процесс алар өчен шулкадәр дә кызыклы булганга, әлеге мозаиканы хәтта дәресләрдән соң да калып тезәләр.

Үзем дә аларга тезешәм, шулай эшләгәндә тезү үзенчәлекләрен, форма моделировкасы ысулларын аңлатып бирү җиңелрәк, бергәләп гомуми колорит сайлыйбыз, панноның кайбер катлаулы өлешләрендәге тезмәне үзем дә төзәткәлим һәм рәтлим. Ахыр чиктә бу панно кая беркетелер, без әлегә белмибез. Әлбәттә, студентларны тагы да әһәмиятлерәк эшләргә әзерләү өчен иҗатны гади генә тезмәләрдән дә башларга мөмкин булган булыр иде, мәсәлән, тыйнак төсләрдәге зур булмаган орнаментлардан. Ләкин бүлегебезнең эшчәнлеген, аның әһәмиятен дә тиз арада күрсәтеп бирәсе килә шул! Хәзерге яшьләр талантлы, алар иҗади эшләрне ахыргача башкарып чыгарга сәләтлеләр! Һәм кайчан да булса Монументаль сәнгать үзәге ачылып, анда мәдәният үзәкләре, районнар һәм шәһәрләр өчен гаҗәеп тә матур мозаик паннолар һәм башка төр мозаикалар иҗат итә башларбыз, дигән өметебез дә бар.

 

– Руслан, хәзер күп кенә яшьләр Русия рәссамнар берлегендә. Син дә аның сафларына кергәнсең. Мондый берлекнең, мәсәлән, шәхсән сиңа карата булган булышлыгы нәрсәдә чагыла?

– Русия рәссамнар берлеге иҗади-җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге ел дәвамында бик күп күргәзмәләр оештыра һәм минем хезмәтләрем дә шушындый күргәзмәләрдә һәрдаим катнашып килә. Рәссам өчен мондый зур күргәзмәләрдә катнашу – ул бер төр дәрәҗә. Аннан соң рәссамнарга тамашачылар бәяләмәсен белү дә тансык бит әле.

 

– Ә тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

– Тәнкыйть – ул нормаль күренеш. Ахыргача тыңлап бетерә алам. Аңа карап кына сынлы сәнгатьне барыбер ташламаячакмын.

 

– Үз иҗатыңда шәһәр пейзажларына һәм, гомумән, пейзаж жанрына гына өстенлек бирәсең. Ни өчен?

– Беренчедән, мин Казанга гашыйк. Аның урамнары, борынгы биналары күренешләрен бик теләп ясыйм. Диплом эшләребезне ярты ел буе Мәскәүдә әзерләп, башкалада ук якларга туры килде. Диплом эшем дә өч картинадан торды һәм «Шәһәр ритмнары» дип аталган һәм Казанга багышланган иде. Аннары ярты ел Мәскәүдә эшләдем, әмма башкаладагы тормыш ритмы нык талчыктыра. Шуңа күрә Казанны сагынып кайттым. Икенчедән, нәкъ менә Казан күренешләре тасвирланган беренче эшләрем үк зур күргәзмәләргә элеп куелдылар, шуңа күрә бу теманы дәвам итәргә булдым. Мәсәлән, бик зур күләмдә язылганнары Русия рәссамнар берлеге каршындагы яшь рәссамнарның иҗат берләшмәсе күргәзмәсендә (2014), ТАССР төзелүенең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының 25 еллыгына багышланган «Татарстанга багышлана» күргәзмәсендә (2015), «Кеше. Җир. Хезмәт» дип аталган регионара яшьләр күргәзмәсендә (2016), Башкортстанда узган «Татарстан рәссамнары» күргәзмәсендә (2018), Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында оештырылган «Тагы бергә» Халыкара сынлы сәнгать салонында (2018), шулай ук 2018 елда, Түбән Новгородта үткән Идел федераль округының «Зур Идел – XII» күргәзмәсендә дә, 2019 елгы «Россия XIII» Бөтенрусия күргәзмәсендә дә катнаштылар инде. Мин 2016 елны Севастополь шәһәре янындагы Орловка бистәсендә оештырылган «Туран дөньясы» Бөтенрусия яшьләр симпозиумында да катнашып, Кырым табигатен яратып сурәтләдем. Пейзажларны без укыганда да күп яздык, ел саен берәр ай дәвамында кайсы да булса башка шәһәргә барып, бик күп санда пейзажлар язып, кулны ныгыттык.

 

– Ә менә син үзең кайсы атаклы рәссамның пейзажы алдында эреп китәсең?

– Клод Моне пейзажларын – алардагы төсләр өчен Ван Гогны – иҗатындагы гомуми энергетикасы, Аркадий Пластов әсәрләрен – алардагы куәтле буяу сызымнары өчен, ә Евсей Моисеенко картиналарын исә экспрессия һәм графикага тартым үзенчәлекләре өчен үз күрәм. – Руслан, замана иҗатчыларының, аеруча яшьләрнең, бүгенге көндә бик экстравагантлы булып күренәселәре килә, алар чәчләрен дә салават күпере төсләренә буйый, сәер киемнәр дә кия, тәннәренә тату да өсти... Син бу нисбәттән нинди фикердә? – Әйе, һәр буын яшьләр башкалардан аерылып торырга тели инде ул, яшүсмерләр әле төрле субкультураларга да тартыла. Әмма миндә мондый теләкләр һичкайчан да тумады. Бу нисбәттән, АКШ кинорежиссеры һәм язучысы Тим Бертон фикерен мисал итеп китерә алам: «Үзенең тышкы кыяфәтең белән горурланма, аны син иҗат итмәдең. Үзеңнең җаның белән горурлан, син аның скульпторы булып торасың». Иң әүвәл кеше теге яисә бу күренешнең аның җанына ничек тәэсир итәчәген алдан күзалларга тиеш. Менә сез милләтпәрвәрлек хакында сорыйсыз, минемчә, шушындый олуг тарихлы илдә туып-үскән һәркемдә диярлек бу хис бар, тик ул – бик тирәндә, кешеләрнең күңел түрендә үк. – Бүгенге сәнгатьсөярләр нинди картиналарга мөкиббән? – Хәзер, нигездә, тематик картиналар популяр. Һәм күпләрнең күңелен абстракция жанрындагы эшләр җәлеп итә. Чөнки абстракция – ул сәнгатьтәге иң борынгы тел. Аннары иң алга киткән Лондон, Париж, Нью-Йорк, Лос-Анджелес артгалереялары да абстракция юнәлешендәге әсәрләрне барлау белән җитди шөгыльләнә. Мин үзем шәхсән бер карауда ук үзенә җәлеп итә алырлык картиналарны ошатам, ә моның өчен алар үзләрендәге әлеге дә баягы йә экспрессив, йә катлаулы төсләрдә, яисә сәнгати информацияне аңлатырлык булырга тиешләр. – Кайчан да булса, үзеңнең беренче шәхси күргәзмәңне ачарга уйлыйсыңмы? – Әйе. Бәхеткә, Казанда зур булмаган, әмма актив галереялар бар инде: «БИЗОN», «ДомАрт», «Окно»... Бик күп картиналар язгач, үз күргәзмәмне дә ачарга ниятлим. – Руслан, синең картиналарың инде чит илләрдә дә саклана... – Моңа шатмын. 2019 елны Татарстанның берничә рәссаме белән берлектә миңа да Төньяк Кипрның Төрек Республикасында уздырылган иҗади симпозиумда катнашырга туры килде. Әлеге чара ахырында зур күргәзмә дә оештырылды. Алты картинам – хәзер шул дәүләттә инде. Тагы шул хакта да өстәр идем: Казанда сынлы сәнгать учреждениеләре бар, ләкин тагы да бер дәүләт галереясы яисә музее ачылса һәм ул төрки халыкларның заманча сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатенә багышланса, тагы да әйбәтрәк булыр иде. Бу хакта күп рәссамнар хыяллана.

2020 ел, декабрь

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев