Логотип Идель
Мәдәният

«Таң» – музыка һәм әдәбиятка мәхәббәт

Иҗат дөньясы бик серле бит ул. Иҗат аша кеше галәмгә үзенең хисләрен, төрле вакыйгаларга карашын белдерә. Мәйданчык кына бирегез! Сүзем – Чаллыдагы музыка һәм әдәбиятка гашыйк булган шәхесләр берләшмәсе – «Таң»/«Рассвет» турында булыр.

Иҗат дөньясы бик серле бит ул. Иҗат аша кеше галәмгә үзенең хисләрен, төрле вакыйгаларга карашын белдерә. Мәйданчык кына бирегез! Сүзем – Чаллыдагы музыка һәм әдәбиятка гашыйк булган шәхесләр берләшмәсе – «Таң»/«Рассвет» турында булыр. 

«Таң» берләшмәсе 2019 елда оешты. Иҗатка гашыйк берничә кешенең эше бу: каверлар башкаручы Актаныш егете Айдар Гыйльметдинов, автор-башкаручы, заманага хас шигъри телле химия инженер-технологы Мөдәррис Каюмов һәм Чаллы әдәбият музее хезмәткәре, проза белән кызыксынучы мин фәкыйрегез. Бүгенге көндә онытылган фатирниклар форматында музыкаль-әдәби кичәләр үткәрү теләге берләштерде безне.


 

Беренче фатирниклар 

Иң беренче фатирник Үзәк китапханәдә шагыйрь Мансур Сафин һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Раушания Гыйләҗева белән берлектә үтте. Гадәти түгел, җиңел, рәсми булмаган форматта оештырдык без аны.  Бу тыңлаучылар өчен дә, кунакларыбыз өчен дә бик сәер тоелды, ләкин җылы кабул итттеләр. Беренче җыелуыбыз иҗатка тартылган җырчы, шигырь язучы яшьләр белән генә түгел, яшь фотограф һәм видеографлар белән дә таныштырды. Әлеге танышу тора-бара ныклы дуслык мөнәсәбәтләренә әверелде. Хәтта кемнәрдер өйләнеште дә! 

Аннары инде җырчы Максим Корж иҗатына трибьют, акустик шигъри кичә, 2000 еллар музыкасына багышланган ябык чара һ.б. өстәлде. Өч елда барлыгы унөч чара уздырдык! Араларында онлайн кичәләр дә бар: пандемия чорында онлайн «Пижамалы фатирник»лар популярлык казанды. Трибьют дигәннән... Бу сүзне берләшмәнең иң беренче әгъзалары – Түбән Кама егете Камал Алишев һәм Алабугадан Михаил Макейчев тәкъдим итте. Трибьют-кичә – аерым бер музыкаль төркем яки музыкант иҗатына багышланган кичә булып чыкты: иҗаты турында сөйлиләр, җырларына каверлар башкаралар. Без болай да кызыклы форматны тагын да бераз үзләштереп, русча-татарча шигъри-музыкаль кичә оештырдык. Беребез каверлар башкарды, икенчебез монолог төзеде, кемдер Максим Коржның иҗатына якын темаларга шигырьләр укыды. Һәркайсыбыз төрле стильдә иҗат иткәч, чаралар да үзенчәлекле, кызыклы килеп чыга икән. 
 

Иҗатта чикләр юк 

«Таң»да 17 яшьлек үсмерләр дә, 75 яшьтәге өлкәннәр дә бар – кем студент, кем эшче, кем лаеклы ялда. Тормышта иҗатка урын табу кыен түгел – бу вакыт аралыгында шуны аңладык. Җиде айлык яшь бала белән дә чаралар оештырган, Казаннан яисә Уфадан Чаллыга бер чара өчен килеп йөрүчеләр дә бар. Иҗатка чикләр юк, анысын без еш кына үзебез куябыз. Моны безгә берләшмәнең өлкән яшьтәге дуслары, киңәшчеләре искә төшереп тора. Күп еллар педиатр булып эшләгән Александр Зотов, күренекле рәссам, автор-башкаручы Олег Яковлев һәм музыка уен кораллары остасы, шигъри дөньяга гашыйк башкаручы Владислав Усов, кеше тормышы нинди генә катлаулы булмасын, анда ничек тә иҗатка урын табып булуын безгә үз үрнәкләре белән күрсәтәләр. Алардан үрнәк алып, без дә эштән кайтуга кулга каләм, дәфтәр, гитара алабыз.

 

Булышабыз, үзебез дә өйрәнәбез

Тел һәм дин буенча да аерма юк бездә – барыбыз да бертигез иҗат итәбез. Кайсыбыз җырлый, кайсыбыз шигырь, проза укый һәм яза. Бер-беребезгә булышабыз, бер-беребезне белмәгән нәрсәләргә өйрәтәбез, киңәшләшәбез. Ә иҗат дөньясында барысын да белеп бетерү мөмкин дә түгел бит. Бигрәк тә башлап иҗат итүчеләргә. Безнең берләшмәдә күбебез һәвәскәрләр генә әле. Музыка мәктәпләрен тәмамлаган студентлар, язмышларын профессиональ музыка белән бәйләгән катнашучылар һәм дусларыбыз һәвәскәрләргә музыка уен кораллары сайларга, аларны көйләргә өйрәтә, мөмкинлекләрен күрсәтә; нинди тавышка нинди микрофон туры килгәнен аңлата, музыкаль аксессуарлар сайларга булыша.

Географиябез да бик киң: Чаллы, Казан, Түбән Кама, Уфа, Алабуга, Менделеев, Актаныш.

 

Һәркемнең үз тыңлаучысы 

Берләшмәнең төп максаты: «иҗатның теле дә, яше дә юк» дигән идеяне халыкка җиткерү. Татар булсаң, татарча сөйләш, чыгыш яса; теләсәң – рус телендә. Татарлар русча чыгышларны аңлый, ә руслар аңламый дип куркасы юк. Һәр кешенең үз тыңлаучысы бар. Татар телендә чыгыш ясаучыларны бик мавыгып, тын да алмый тыңлыйлар бездә. Чыгыш ясаганнан соң: «Нәрсә турында бу шигырь/җыр?», «Бу сүз нәрсәне аңлата?», «Татар телендә сөйләшеп үстегезме?», «Татар теле шундый матур икән, аны шигырь язарлык өйрәнүе авырмы?» кебек сораулар яудыралар. Алай гына да түгел, без башкаларны үз мәдәниятебез белән дә таныштырабыз. Миңа калса, бу парадигма балаларда башка телләргә һәм мәдәниятләргә карата каршылыкларны юк итәчәк.

 

«Ачык микрофон»

Һәр фатирникта безнең «Ачык микрофон» бүлеге бар. «Ачык микрофон» –чарада кем дә катнаша ала дигәнне аңлата: иҗат берләшмәсенең катнашучысы булмасагыз да, чыгыш ясый аласыз. «Ачык микрофон» безгә әледән-әле кызыклы танышулар, яңа катнашучылар алып килә. Алар арасында хәзерге көндә берләшмә әгъзалары, шәп тавышлы Чаллы кызлары Алсу Салихова белән Сәрия Мәрданова, талантлы гитарачы Илмир Шәмсетдинов һ.б. бар. Бер кичәдә чыгыш ясап, аннан соң дусларын чакырып, бергәләшеп матур дуэтлар ясап, мәш килде алар.

Берләшмәнең актив әгъзалары да «Ачык микрофон»ны ярата. Монда бит мөмкинлекләр күбрәк: кичә темасына кагылышсыз, ирекле тема һәм формат, һәммә кешегә катнашырга мөмкин (тыңлаучымы син, кунакмы, берләшмә әгъзасымы, шагыйрь яисә язучымы, әллә үтеп баручы гынамы), яңа дуэт, импровизация ясарга була. «Күңел» радиосы алып баручысы Алмаз Хәйретдинов һәм автор-башкаручы Руслан Шәмсетдинов бу форматны шулай ук үз итте. Алар һәр кичә саен «Ачык микрофон»да үзләренең күңелләрендә булган уйларын, яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укый, яраткан җырларын башкара. Никадәр укысалар да, ничә җыр җырласалар да – аларны рәхәтләнеп тыңлыйлар.

 

Коллаборацияләр

Без коллаборацияләр дә оештырабыз. Ягъни төрле оешмалардан иҗатчыларны чакырып та, чаралар үткәрәбез. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Мансур Сафин һәм Лилия Гыйбадуллина, «Школа рока» балалар музыка мәктәбенә нигез салучы, мәктәп җитәкчесе Ярослав Гользаузер, Менделеев шәһәреннән автор-башкаручы Данияр Кәбиров һ.б. иҗади шәхесләр булды бездә. 

Коллаборацияләр файдага гына. Мондый чараларда һәр берләшмә катнашучылар һәм тыңлаучылар санын арттыра, яңа дуэт, чыгыш, төркемнәр барлыкка килә, ә яңа танышулар киләчәктә кызыклы һәм кирәкле яңа проектлар тудыра.  

Мәсәлән, «Игелек планетасы» («Планета добра») берләшмәсе мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшли. Безне алар белән (җитәкчеләре – Юлия Ищук һәм Лена Гыйззәтуллина) блогер Ләйлә Лерон таныштырды. Узган ел алар белән беренче фатирник уздырдык. Чараны алып баручылар – берләшмәнең актив әгъзалары Максим Антонов һәм Анастасия Борознова хәзер инде балаларның иң якын дуслары. Бер ел үтте, ә очрашулар дәвам итә. «Игелек планетасы» фотокүргәзмә үткәрәме, проект яклыймы – без хәзер бергә: чараларын оештырырга булышабыз, алып барабыз, чыгышлар ясыйбыз.

 

Яшьләргә яңа формат кирәк

Бүгенге заман яшьләре арасында иҗат итүчеләр бик аз. Булганнарын, нинди телдә иҗат итсә дә, кадерләргә, аларга булышырга, мөмкинлекләр бирергә кирәк дигән уйны алга сөрәбез. Күптән түгел безгә НГПУ студенты Тимофей Абакумов кушылды. Ул киләчәктә укытучы булырга хыяллана, шигырьләр яза, аларны аерым, үзенә генә хас стильдә укый. Аны мәктәп укучылары, студентлар аеруча үз итте. Тимофей һәм аның иҗаты белән танышу менә нинди уйлануларга этәрде: иҗатка, яшәешкә традицион карашлар югала, заман үзенекен күрсәтә – яшьләргә яңа иҗат, яңа форматта очрашу урыннары кирәк. Чыгыш ясарга, иҗат җимешләрен аудиториягә тәкъдим итәргә, үзе белән таныштырырга өйрәнчек мәйданчыклар кирәк. Монда сүз оффлайн майданчыклар турында гына түгел, онлайн турында да бара: онлайн шигъри ярышлар (баттл), яшь язучы онлайн курслары, рус телендәге «Стихи.ру», «Проза.ру» кебек порталларның татар телендәгеләре һ.б. Болар барысы да яңа заман яшьләренә яңа мөмкинчелекләр ачыр иде.
 
 

Яңа чара – яңа катнашучы 

Бер-ләш-мә. Бер булыйк, бергә булыйк, бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп, таяныч булып торыйк – менә ничек аңлыйбыз без бу сүзне. Шуңа да чараларыбыз якты, ачык, күңелле була. Иң беренче фатирникларда катнашкан, хәзерге вакытта һәммәсе үз тормышы белән яшәгән, шулай да берләшмәдә сирәк-мирәк кенә күренгәләгән Илназ Зыятдинов, Данил Петрунин, Галия Шадманова, Ильяс һәм Дилә Сафиннар, «Ике яр» төркеме һ.б. белән дә элемтәдә торабыз. Монысы өчен интернетка рәхмәт. Виталий Анисимов исемле баянчы егетебез дә сирәк күренә хәзер чараларда, Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясый. Күп кенә катнашучыларыбыз үз юлын тапты, монда безнең фатирникларның да күпмедер өлеше бардыр, дип шатланабыз. Һәр яңа чарага яңа катнашучылар кушыла бара. Һәм бу – яңа иҗатчылар дигән сүз.

Киләчәктә булган юнәлешләрне ныгыту, катнашучыларга профессиональ яктан мөмкинлекләр ачу, грантлар оту, үз коворкингыбызны, татар китапханәсен булдыру теләге белән яшибез. Ә җәйгә катнашучыларның һәммәсен җыеп, шәһәр урамында бер зур чара оештырырга уйлыйбыз. Хыяллар якыная торсын. 

Рузанна Каюмова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев