«Татар кызы» портреты
Рәссам, график, театр декораторы, педагог Павел Беньковның «Татар кызы» («Мәхкүм кәләш») картинасы белән сез танышмы? Модель кыз – Хәлимә Терегулова икәнен белә идегезме?
Рәссам, график, театр декораторы, педагог Павел Беньковның «Татар кызы» («Мәхкүм кәләш») картинасы белән сез танышмы? Модель кыз – Хәлимә Терегулова икәнен белә идегезме? Әйдәгез, шулар хакында сөйләшик.
Рәссам турында
Павел Беньков 1879 елның 8 декабрендә Пермьдә туа. Балачагында тормыш шартлары авыр, чөнки әти-әнисе нибары тире эшкәртү остаханәсен генә тота, улларының рәссамлык юлыннан китүен теләмиләр дә. Әмма бала алты яшеннән рәсемнәр ясый. 15 яшендә әти-әнисе рөхсәтеннән башка гына Казанда яңа гына ачылган сынлы сәнгать мәктәбенә юл тота һәм, әти-әнисеннән бернинди ярдәм ала алмаса да, бик яхшы билгеләргә укып та чыга. 1901 елны Павел Беньков Русия Император сынлы сәнгать академиясе карамагындагы Югары сынлы сәнгать училищесына имтиханнарсыз гына кабул ителә. Укуны тәмамлагач, Казан сынлы сәнгать мәктәбендә теләп укыта, шәхси дәресләр дә бирә. Ул биредә мәшһүр рәссам Николай Фешин белән бергәләп хезмәт куя. Алар мәктәптә дә, Югары сынлы сәнгать училищесында да бергә укыйлар ич.
1919 елны чигенүче Колчак гаскәрләре артыннан Себергә юл ала. Себер «аклар» кулында булганда, 1919-1920 елларда Омск һәм Иркутск театрларында декоратор булып эшли. Колчак гаскәре тар-мар ителгәч, 1921 елда янә Казанга юнәлә. Казан сынлы сәнгать мәктәбе инде – Казан югары дәүләт сәнгати-техник остаханәләре. Шунда укыта башлый. 1923-1925 елларда – Казанның Рус драма театры һәм 1926-1927 елларда Татар академия дәүләт театры белән хезмәтәшлек итә. Берничә татар спектакльләр бизәлешен үти. Аның декорацияләрен тамашачылар кул чабып алкышлый.
Үзбәкстанга киткән «Татар кызы»
1920 елларда татар мәдәниятенә карата игътибарлыгын көчәйтә төшеп, Павел Беньков «Йөк ташучы татар портреты», «Җеп җегерләүче татар хатын-кызы», «Бәйрәмчә милли киемле татар хатын-кызы», «Артистка Баева портреты» һ.б. әсәрләр иҗат итә. 1926 елда Галимҗан Ибраһимов портретын югары дәрәҗәдәге осталык белән сурәтли. Һәм бу портрет, Бакый Урманче аңлатмасы буенча, «Галимҗан Ибраһимовның дөньяда могҗизаи рәвештә диярлек сакланып кала алган иң яхшы портреты». Урманче үзе үк аңа шушы язучы портретын язарга киңәш иткән була. Бу елларда рәссам үз әсәрләрен фотога төшерми, каталог төземи, шунлыктан сәнгать белгечләренә аның әлеге чордагы хезмәтләрен тәгаенләү авыр.
1928 елда ул беренче тапкыр Бохарага сәфәр кыла. 1930 елда, гомумән дә, Казаннан Бохарага күченә. Һәм ул вафатына кадәр шунда яшәячәген аңлагандыр, мөгаен. 1931 елдан башлап оста – Сәмәрканд сынлы сәнгать училищесының әйдәп баручысы укытучысы, Үзбәкстанның һөнәри сынлы сәнгате үсешенә нигез салучыларның, талантлы рәссамнар буынын тәрбияләүчеләрнең берсе.
Рәссам Казанда ясаган берничә картинасын гына үзе белән ала. Шулар арасыннан «Татар кызы» («Мәхкүм кәләш») портреты. Сурәт – үзбәк хатын-кызларына күрсәтеп, аларны да рәсем итеп ясарга үгетләү өчен. Портрет (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгате дәүләт музеенда кадерләп саклана.
Хәлимә белән дуслык
Аның язылу тарихы шул: Павел Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.
Хәлимә 1905 елда Казанда алдынгы карашлы мәгърифәтче гаиләсендә туа. Киләчәктә ул музыка тарихчысы, педагог булачак. 1930-1938 елларда 1 нче балалар музыка мәктәбендә укыта. 1938 елда Мәскәүнең Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясенең тарих-теория факультетын тәмамлый һәм 1938-1944 елларда Казан музыка училищесында белем бирә. 1945-1969 елларда Казан дәүләт консерваториясендә Көнбатыш Аурупа музыкасы тарихына төшендерә.
Портрет иҗат ителгән чакта Хәлимә кәләш булмаган. Әмма ул кигән кием – бик затлы, Казан татарларының милли костюмы. Моңсу йөзле килеп чыксын өчен рәссам әлеге матур кызны сәгатьләр буе ясаган. Билгеле, Хәлимә мольберт алдында бик талчыккан йөз белән дә утырган.
Рәссам Терегуловлар гаиләсендә еш булган. Алар белән дуслык үз нәтиҗәсен биргән, чөнки Павел Беньковка Үзбәкстанга күченергә нәкъ менә Терегуловлар киңәш иткән дә инде, туганнары гомер кичергәч, алар бу яклардагы вакыйгалардан хәбәрдар булган.
Булачак модель белән рәссам 1924 елның көзендә танышкан.
Терегуловлар
Хәлимә Терегулова – морза Ибраһим Вәлиулла улы һәм Бибигайшә Мөхәммәтгали кызы Терегуловлар гаиләсендә туган бишенче кыз бала. Аның апалары: Әминә, Мәдинә, Рабига һәм Фатыйма. Әтиләре Ибраһим башкаланың ветеринария институтында укыган, студент вакытында ук Касыймия, Апанай мәдрәсәләрендә – рус теле дәресләрен, мәдрәсә каршындагы мәктәптә табигать белеме, ботаника дәресләрен алып барган, Казан университетының тарих факультетында ирекле тыңлаучы булган. Морза рус, немец, француз телләрен яхшы белгән. 1878-1912 елларда Варшава ветеринария институтына эшкә чакырылса да, чит дәүләткә китмәскә булган. Ул Казан татар укытучылар мәктәбенә нигез салучыларның берсе дә. Һәм шунда белем биргән. Татар театры эшчәнлеге башлангычын бик хуплаган, аны куәтләндергән, башка калаларда да татар мәктәпләре ачуда актив катнашкан, бихисап китаплар тәрҗемә иткән Ибраһим морза шулай ук «Шәрык клубы»н оешыручыларның, анда ачык лекцияләр укый башлау инициаторларының берсе. Ул әлеге клубның идарә рәисе дә булып санала. Аның җәмәгате, галим Мөхәммәтгали Мәхмүтов кызы Бибигайшә (Гайшәбикә) ханым 1868 елда туып, 1940 елда вафат була. Морза исә 1852 елда туган, ә менә гомере ахрында, 1920 елда Сәмәрканд педагогика институтының биология кафедрасы профессоры итеп билгеләнгән, әмма 1921 елның ноябрендә шул калада инде җан тәслим кылган.
«Портретта – минем сеңлем!»
1924 елда Хәлимәгә – нибары 19 яшь. Аның озын гомерле апасы Фатыйма портретның ничек язылуын бик яхшы хәтерләгән. Ул: «Әлеге портретта – минем сеңлем!» – дип искә алырга яраткан. Хәлимә Ибраһим кызы, үз истәлекләре буенча, сурәт өчен рәссам мольберты алдында алты-сигез тапкыр озаклап утырып торган. Аның башында – әнисенең купшы калфагы, өстендә – инкыйлабка кадәрге затлы татар киемнәре. Рәссам баштарак тыгыз толымнарга – чулпылар, нәфис йөзле кызның кулына беләзек өстәргә дә уйлаган, тик соңрак бу уеннан нигәдер кире кайткан. Гомумән, Павел Петрович Хәлимәне әнисе Гайшәбикә белән бергәләп сурәтләргә булган икән дә бит, әмма Гайшәбикә ханым чирләп тору сәбәпле генә бу нияте тормышка ашмый калган.
Нәсел дәвамчылары
Хәлимә Терегулова, гаилә корып, җәмәгате Әхмәт Булатов белән Гали исемле бердәнбер улын үстергән. Гали Булатов – Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура институтында укыган, рәссам һөнәрен дә сайлаган. Кызганыч, ул 2002 елда вафат була.
Хәлимә Булатова озак гомер кичереп, 2000 елның 13 ноябрендә, 95 яшендә, Казанда дөнья куя. Аны һәммәсе дә татар хатын-кызларына хас сыйфатлы: бик тыйнак, тырыш, зыялы һәм мөләем дип хәтерли. Шул да зур әһәмияткә ия: Хәлимә ханым – татар хатын-кызлары арасындагы иң беренче музыка белгече! Һәм татар музыкасы тарихын ныклап өйрәнеп, күп мәгълүматлар туплап, дистәләрчә фәнни хезмәтләр язган чын пропагандист та! Мәсәлән, аның фәнни эшләренең берсе «XVI гасырдын алып 1917 елның октябренә кадәрге татар музыкасы мәдәнияте буенча очерклар» дип атала. СССР Композиторлар берлеге әгъзасы буларак, күп композиторлар белән аралаша. Аның үз укучылар арасында да танылган иҗатчылар, композиторлар бар.
Нәсел дәвамчылары бүгенге көндә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе карамагындагы урта махсус музыка мәктәбендә белем ала. Ада Булатова оста итеп скрипкада уйный. Яна Булатова – пианист, күп кенә бөтенрусия, халыкара конкурслар лауреаты, ике тапкыр – Казан мэры стипендиаты, өч тапкыр Денис Мацуевның «Яңа исемнәр» мәрхәмәтлек фонды стипендиаты булды. Мәскәү, Курск, Казан сәхнәләрендә, «La Primavera» оркестры белән дә, Мәскәү дәүләт симфоник оркестры белән дә чыгышлар ясаган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев