Тормыш – тоташ театр
Театр – хисләр йорты. Чын актерлык иҗаты һәрвакыт импровизация булуны да күздә тота.
Театр – хисләр йорты. Чын актерлык иҗаты һәрвакыт импровизация булуны да күздә тота.
– Хисе берәү, ә сүзләре,
Мең кат төрле, мең кат төпле.
Әйткәннәрем биш тиенлек,
Ә тойганым – бәясез! –
ди «Әдәби импровизация» артисты, «Мөнбәр» татар-дини театры һәм «Дәрт» һәвәскәрләр театраль труппасы вәкиле Айназ Газизов. Арча районы Хәсәншәех авылында туып үскән егет КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының өченче курсында белем ала. Тел төбен аңлагансыздыр, бүген без аның белән математика турында түгел, ә театр, сәхнә һәм... импровизация турында сөйләшербез.
– Айназ, сәхнәдә кайчаннан чыгышлар ясыйсың?
– Сәхнәгә мәхәббәтем балачакта уянды, авыл концертларында катнашып үстем. Студент чакта, уку йортын яклап, сәхнәдә чыгышлар ясый башладым. 2018 елда Әминә Миндиярованың «Чаткылар» спектаклендә катнаштым. Шуннан соң Ильяс Халиковның «Мөнбәр» татар-дини театрына килдем, анда «Мәдрәсә – белем чишмәсе» театральләштерелгән тамашасында шәкерт булып уйныйм. Ильяс абый белән икетуган абыем Ленар таныштырды.
– Ә үзең тамашачы буларак театрга еш йөрисеңме?
– Спектакльләр карарга, гомумән, яратмыйм, тамашачы буларак театрга сирәк барам. Ә менә публика каршында чыгыш ясарга һәрвакыт зур теләк белән ризалашам. Театр мине тамашачыларның эмоцияләре белән җәлеп итә. Сәхнә минем өчен ул – адреналин, яңа эмоцияләр чыганагы. Кеше башка тормышны күрер өчен театрга йөри. Сәхнәнең көче шулкадәр тәэсирле ки, тамашачы читтән карап үз кимчелекләрен төзәтергә тырыша, тәҗрибә туплый, үз сорауларына җавап таба.
– Синең бер дә сорауларың юкмыни соң?
– Күз алдыңа китер: тормышыбызда ниндидер әһәмиятле бер вакыйга була, ә яшәеш аның белән тукталмый, очкыч тизлегедәй алга очуын дәвам итә. Тик менә без бу вакыйганы кабул итәргә теләмичә, үткәнгә ябышабыз. Эчке каршылыгыбыз куәтләнгән саен, көндәлек мәшәкатьләргә чумып, максатларга да ирешә алмыйбыз. Безгә тормышыбыздагы яңалыкларны тиз кабул итү, аларны анализлап тиешенчә карар кылу кирәк. Үзгәрешләргә тиз яраклаша белгәннәр тормышта уңышлырак була.
– Көнне импровизация белән яшәргә кирәк дисеңме?
– Төрле шартлар шуңа этәрә. Алдан ук эшләнгән катгый планга яки сценарийга каршы куела торган мизгел эчендә кылган гамәл ул – импровизация. Шулай була да бит! Тормыш безнең планнарга көтелмәгән төзәтмәләр кертә: һәрвакыт бар нәрсә дә уйдагыча бара алмый, шуңа күрә импровизацияләргә туры килә. «Монда һәм хәзер» үзгәрешләр агымында яшәргә кирәк дип әйтүем...
– «Монда һәм хәзер» үзгәрешләр агымында яхшы кәефне саклап булмаса?
– Елмаю битлеге артык сораулардан коткара – бөтен кешегә дә эчке дөньяңны күрсәтергә ярамый. Кайвакыт туктарга, дөнья ыгы-зыгысыннан арынып тора белергә дә кирәк. Тормыш – театр сәхнәсе һәм без анда үз ролебезне башкарабыз. Шуңа күрә матур итеп, илһамланып уйнагыз, ләкин ирешергә теләгән нәтиҗә белән генә яшәмәгез. Бу кагыйдәне тормышыгызның һәр көненә, кылган эш-гамәлләрегезгә таратыгыз. Һәр мизгелне тоеп эш иткәндә генә, нәтиҗә теләгәнчә була.
– Син кем?
– Реалист. Могҗиза көтеп утырмыйм. Һәрвакыт төрле нәтиҗә була алуын күз алдында тотып, аек акыл белән эш итәргә тырышам.
Ландыш Гобәйдуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев