Универсал музыкант
Дөресен әйтим: яшь музыкантлар арасында Айрат Шәфыйков кебек белемле, фикерле, тырыш һәм үзенчәлекле баянчыны беренче тапкыр очратуым. Әнә шул дүрт сыйфаты әңгәмә барышында сезгә дә ачыла барыр.
Дөресен әйтим: яшь музыкантлар арасында Айрат Шәфыйков кебек белемле, фикерле, тырыш һәм үзенчәлекле баянчыны беренче тапкыр очратуым. Әнә шул дүрт сыйфаты әңгәмә барышында сезгә дә ачыла барыр.
Безнең белешмә:
Айрат Шәфыйков Әлмәт районының Елховой дигән авылында туып үскән. Әлмәт музыка училищесында Антонина Лапочкинада белем алган. Казан дәүләт консерваториясендә Рөстәм Рәхмәтуллинда укыган. Удмуртиянең «Танок» дәүләт ансамблендә ике ел эшләү барышында, аерым чыгышларында фәкать татар музыкасын гына башкарган. Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният институтының җырчылар әзерләү кафедрасында концертмейстер булып эшли. Музыкант егет баян өчен эшкәртмәләр һәм оригиналь музыка да яза. Ә балалайка өчен татар әсәрләре язуы аерым игътибарга лаек.
– Айрат, татарда атаклы баянчылар шактый. Музыкант булырга карар кылганда, аларның сиңа йогынтысы булдымы?
– Татарның данлыклы баянчыларын телевизордан карап, уйнаганнарын радиодан ишетеп үстек. Рөстәм Вәлиев, Ренат Вәлиев, ә иң зур тәэсир ясаганы Рамил Курамшин булгандыр, чөнки без аның әсәрләре белән тәрбияләндек. Баян өчен язылган эшкәртмәләр барысы да диярлек Рамил абыйныкы... Ә Рөстәм Рәхмәтуллин – мультиинструменталист. Югары дәрәҗәдәге виртуоз музыкант! Ренат Вәлиевнең үз стиле. Ул үз эшчәнлеген татар халык көйләренә, күбрәк оркестрлар белән уйнауга, күләмлерәк әсәрләр язуга багышлаган. «Татарика»да уйнаганда, репертуарымда аның «Халык моңнары» – төп әсәр булды. Мелизматикасы, татар халык әсәрләрен уйнауда өлге-эталон дияр идем.
– Безнең әле дөнья масштабында танылган егетләребез дә бар...
– Татарстаннан читтә иҗат итүче Айдар Гайнуллин – дөньякүләм танылган баянчы. Оркестр белән дә, аерым да уйный. Катлаулы әсәрләр башкара, классика, чит ил музыкасы һ.б. Шул ук вакытта төрле сәхнәләрдә татарча да уйнарга тырыша. Безнең өчен буй җитә алмаслык дәрәҗә уйнаучы. Мин аңа сокланам. Безнең буын вәкиле – Айдар Сәләхов татар музыкасын төрле составларда заманча башкара. Баянны бөтенләй башка төрле ишеттерә.
– Айрат, музыкантлар бәләкәй чагыннан ук музыка мәктәпләренә йөри башлый. Син Әлмәт районының бер авылыннан. Димәк, район үзәгенә кемдер йөрткән?
– Елховой авылыннан мин, Әлмәттән алтмыш чакрым ераклыкта. Музыкаль белем алу өчен өченче сыйныфтан шул араны йөреп укыдым. Ләкин музыка мәктәбендә түгел, шәхси дәресләр алдым. Башта әни йөртте, аннары үсә төшкәч, үзем генә. Мәктәптән соң автобус белән Әлмәткә барабыз. Музыка дәресеннән соң туганнарда кунабыз, иртән яңадан авылга кайтып, мәктәпкә укырга китәм. Атнасына ике тапкыр шулай йөреп укыдым.
– Айрат, Ломоносовны искә төшердең!
– Шактый авыр иде иртән торулары. Тугызынчы сыйныфка кадәр шулай алты ел музыка училищесы педагогы Антонина Ляпочкинада музыка нигезләренә, сольфеджио, классик әсәрләр укырга өйрәндем. Музыка мәктәбендә укымыйча, туп-туры училищега кергән булып чыгам. Уку бик ошый иде, мин көткән җир иде инде ул... Әлмәттә адашкан чаклар да булгалады. Шәһәрне белеп бетермим, караңгы тиз төшә, ә дәресләр соң бетә. Ул чагында мине берәү дә профессиональ музыкант булыр дип уйламагандыр. Авылдан чыгып китеп укырга йөрсәм дә, авыл егетләре белән футбол уйнарга, башка шуклыкларга да өлгерә идем.
– Иң беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыңны хәтерлисеңме?
– Балалар бакчасына йөргәндә үк! Сәхнә юлымны җырчы буларак башладым. Җырларга ярата идем. Әлмәттә узган «Сандугач сайрар илем» җыр бәйгесендә дә катнаштым. Ә мәктәпкә кергәч, баян күрдем дә җырны ташлап, тулысынча инструменталь музыкага чумдым. Баянны кулга бер алгач, төшерәсем килмәде. Әлмәт музыка училищесында укыган абыема: «Сине уздырам әле!» – дигәнемне хәтерлим.
– Музыкант булырга нык теләгәнсең ахры, чөнки бу юнәлештәге укуыңны Казанда дәвам иткәнсең.
– Казанга килгәч, алырлар дигән өметем алай зур түгел иде түгелен. Әмма укырга кердем, миңа бәхет елмайды. Конкурс зур, катлаулы имтиханнар узасы. Һәрберсендә таләпләр бик югары. Мине бит консерваториягә укырга керергә беркем дә әзерләмәде. Сынау белән бергә-бер калдым. Шулай дөрес булгандыр да ул, чөнки кеше үзе булдырырга, юлын үзе ярырга тиеш инде. Остазым Антонина Алексеевна миндә мөстәкыйльлек тәрбияләде.
– Ә көйләр кайчан яза башладың?
– Теләгем башлыча баян өчен халык көйләрен эшкәртү иде. Оригиналь композиция турында бөтенләй уйламадым да. Өченче курста татар халык көен эшкәртеп, баян өчен яздым. Аннары шуны дәрескә барып уйнадым. Бу башлангычымны кабул итмәделәр, көлүчеләр дә булды. Ул чагында күңел төшенкелеге кичермәдем. Һәркем дә беренче тәҗрибәдән үк уңыш казанмый. Училищены тәмамлагач, «Баян белән халык уен кораллары оркестры өчен концерт пьесасы» яздым. Без аны Әлмәттә уйнадык, ул да уңышлы булды дия алмыйм. Үземнең хаталарны аңладым... Ә актив иҗат консерваториядә укуның соңгы елларында гына башланды, чөнки уку бик авыр, бигрәк тә миңа Казан тормышына ияләшүе читен булды. Атналар буена оркестр белән гастрольдә йөрисең, музыка язарга мөмкинлек тә, теләк тә юк дигәндәй... Баян буенча остазым Рөстәм Рәхмәтуллин өченче курста чагымда: «Татарча репертуар, яңа әсәр кирәк. Әйдә, хромка өчен берәр фантазия үзең яз әле. Син бит композитор да!» – диде. Аның киңәшен тотып, хромка өчен беренче әсәрем – «Татар халык көйләренә фантазия» яздым. Үзем үк башкардым да. Катлаулырак булды. Монда мине музыкант буларак та, язган әсәрем буенча да бәяләргә тиешләр иде. Кафедрада уңай бәя алдым. Бу әсәрне без дәүләт имтиханына да калдырдык. Анда да үз әсәремне баянда, хромкада уйнадым. Консерваторияне тәмамлагач, вакытым артты, аерым музыка һәм инструменталь әсәрләр яза башладым. Бу гамәлләр барысы да татар музыкасы җитмәүдән килеп чыга.
– Баянга кушылып җырлау гадәте сүрелә башлады кебек, ничек уйлыйсың?
– Бу төр башкаруга югалу куркынычы янамый. Эстрада да, шоу-бизнес та, электрон музыка да кысрыклап чыгара алмый аны. Ләкин эш башкада: шул ук баян партиясенең, аккомпанементларның нинди дәрәҗәдә булуында. Бездә күп баянчылар отып алып уйный, импровизацияләр белән мавыга. Араларында яхшы уйнаучылар да бар. Әмма композитор тарафыннан ноталар, партияләр, эшкәртүләр белән язылган баян өчен әсәрләрне минем күргәнем юк! Хәтта консерваториядә дә концертмейстерлык классында Рөстәм Яхинның фортепиано өчен язылган әсәрләрен баянга күчереп уйныйлар. Беренчеләрдән булып бу проблеманы хәл итәргә тырыштым. Сөмбел Кыямова башкарган «Җырга әверелгән ярсулар» җырына мин профессиональ аккомпанемент эшләдем. Аерма барлыгын тойдык. Бу юнәлештә алга таба да эшләргә телим. Миннән күреп, башка композиторлар да эшләр, дип уйлыйм. Хәзерге көндә баян – бик җитди, бер үк вакытта халыкныкы һәм эстрада, джаз, академик уен коралы да. Мөмкинлекләре бик зур аның. Бигрәк тә инструменталь музыкада җырчылар белән эшләгәндә бик күп уңай яклары күренә. Аны куллана белергә генә кирәк. Баян төзелеше буенча ук катлаулы уен коралы санала. Аның мөмкинлекләрен композиторлар белеп бетерми. Гомумән, халык музыка уен кораллары композиторлар курсында өйрәнелми. Алар бары тик симфоник оркестр коралларына гына туктала.
– Айрат, текстларны ничек сайлыйсың? Әзер текстка гына язасыңмы?
– Көйне әзер текстка гына язам. Ул вариант миңа ошый. Барысын да сүзләрдән башларга кирәк.
– Син таләпчән егеткә охшап торасың...
– Минем планкаларым бик югары. Текстларны иләк аша үткәрәм, чөнки шигъриятне бик яратам. Күп шигырьләрне яттан беләм, аларны сөйли дә алам. Вокал әсәренең сүзләре минем өчен бик мөһим. Шигырьнең төзелеше, рифмалары, мәгънәви ягы, проблемасы, аның хәл ителеше, эстетикасы – барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Күбрәк Луиза Янсуар сүзләренә көйләр иҗат итәм. Аның әсәрләре минем өчен ачыш булды. Ләйлә Фаяз сүзләренә иҗат ителгән әсәрем дә бар. Әле үз шигырьләремә дә көйләр язам. Киләчәктә профессионаллар, үз фикере булганнар белән генә эшлисем килә. Мин эзләнүдә. Яңа чыккан шигырь китапларын карыйм, интернетта да танышып барам. «Идел»дә дә күп шигырьләр басыла – сездән дә укып барам.
– Татарның бүгенге музыка сәнгате турында фикерләрең?
– Музыка сәнгатебез үсештә, дип әйтә алам. Проблемаларны үзебез хәл итәргә тырышабыз. Ләкин татарлар гомере буе Европага табынып яши кебек тоела миңа. Европада нәрсә бар, без шуны үзебезгә алырга тырышабыз. Барысы да булсын: джаз да, авангард музыка да... Әмма милли төсмерләр югалмасын иде, алар сакланырга тиеш! Заманча татар музыкасы аутентик музыка була ала. Әсәрне тыңлагач, татар кешесе үзенекен танырга тиеш. Ягъни, ул җитди анализдан башка да аңлашылып торсын! Ә бездә шундый тенденция бара ки, бөтенләй безнең музыкага хас булмаган әсәрләрне татар музыкасы дип чыгару, татарча булмаганны татарныкы, дип җырлау да очрый. Барыбер аксаган як – инструменталь музыка, мөгаен. Җырлар күп иҗат ителә, ул иң беренче бизнес белән бәйле. Опералар да бар. Хәзер этник музыкага тартылу башланды. Аларны уйныйлар, күләгәдән чыгарырга тырышалар. Соңгы елларда мин үзем дә балалайка өчен әсәрләр язам. Казан консерваториясе доценты Артем Усов белән берлектә эшлибез. Аның заказы буенча күп әсәрләр иҗат ителде. Миңа: «Син – татар егете, үзең рус балалайкасына музыка язасың!» – дип шелтәләүчеләр дә бар. Әлмәттә укыган чакта халык уен кораллары оркестрында балалайка-примада уйнадым. (Баянчылар күбрәк иде, бөтен кешене дә баянга утыртып бетереп булмый бит.) Балалайканы яратмасам да уйнадым. Хәтта соло да башкардым! Балалайкада татарча музыка бик оригиналь һәм яхшы яңгырый. Аны русныкы дип әйтергә тырышсалар да, тамырлары белән төрки уен коралларына килеп тоташа ул. Балалайкага татар әсәрләре бик аз, шуңа күрә бу проблеманы да бераз хәл итәсем килде. Уннан артык әсәребез бар инде. Аларны балалар уйный. Өлкәннәр өчен дә әсәрләр язылды. Джаз, олы форма, концертина, сюита, оригиналь әсәрләр, эшкәртмәләр бар. Казан музыка училищесы студенты Гадел Гарифуллин конкурста минем әсәрне уйнады, үз номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат исемен дә алды!
– Баянчы, гармунчы яшьләргә нинди теләкләрең?
– Һәрвакыт белемгә омтылырга кирәк. «Баянчы булам, миңа оркестр, фортопиано дәресләре кирәкми!» – дип йөрүчеләр дә бар. Бу – зур хата, барысын да җентекләп өйрәнү зарур. Музыкант универсал булырга тиеш. Классиканы аерым, кирәк булса, оркестр белән дә уйный бел. Нотасыз, ягъни ишетеш буенча отып та, үзлегеңнән уйнау, башка тональлеккә җиңел күчә белү дә синең өстә. Нәрсә эшләргә туры килә, барысын да булдырырга! Кирәк чакта басып, кирәк икән утырып уйна. Бары тик шундый кадрлар гына бәяләнә хәзер. Бу сыйфатларның күбесен бернинди уку йортында да өйрәтмиләр. Ул остазыңнан тора. Остазың бирә алмый икән, димәк үзеңә тырышырга кала. Үз өлкәңдә фанат булу кирәк.
– Музыкант яхшы шәхес булырга тиешлекне дә ишеткән бар...
– Кешедәге иң мөһим сыйфатлар: иман, намус, тәрбия. Менә шулар юк икән, кешене шәхес дип санап булмый. Һәркем үзендә шуларны тәрбияләргә тиеш. Тышкы кыяфәтенә генә карап фикер йөртергә ярамый. Бөтен дөньяга танылган Юрий Шишкин дигән баянчы бар. Бер әңгәмәдә аңардан: «Сезнең кебек итеп ничек уйнарга?» – дип сорыйлар. Баянчы исә: «Эчеңдә ни – тышыңда шул, – дип җавап бирә. – Нинди генә кыйммәтле уен коралында уйнасаң да, әллә нинди техник алымнар белсәң дә, үзеңнән китә алмыйсың. Үзеңне һәрвакыт яхшы якка тәрбияләргә кирәк. Театр, концертларга йөрергә, башкаларга карата изге гамәлләр кылырга. Шул вакытта үзең дә яхшы буласың, син уйнаган музыка да шәп чыгачак!» Дөрестән дә, әйләнә-тирәңдәге кешеләр, күп очракта, синең чагылышың ул.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев