Логотип Идель
Әдәбият

Әдәбият җиңде

Унсигездә бар кеше дә шагыйрь була, дигән сүз дөрестер, күрәсең. Мин дә шигырь яза башладым.

Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәгенә йөреп, стена газеталарына язгалап, «Яшь ленинчы» газетасына хикәяләр җибәргәләп һәм «хикәягез әле басарлык түгел» дигән җаваплар алгалап, язучы булам дип тилереп йөргән чаклар бар иде. Унынчы класста укыганда укучыларның район буенча үткәрелгән үзешчән сәнгать смотрларына хикәя белән катнашып, бүләк тә алганым булды. 

Кәгазь урынына – тулай торак дивары 

Унсигездә бар кеше дә шагыйрь була, дигән сүз дөрестер, күрәсең. Мин дә шигырь яза башладым. Ватан сугышының башланган елы иде. Яшьлек тойгыларын һәм илне сөю хисләрен күңелдә генә тотып булмый торган чак. Шигырьләрем сугышка киткән яшьтәшләремә багышлана, аларны сагыну, аларның җиңеп кайтуларына ышану турында языла иде.  

1943 елның октябрендә Казан университетының география факультетына укырга кергәч тә шигырьләр язудан туктамадым. Ул вакыттагы тулай торакның коменданты белсә, колак борып кына калмас иде, мөгаен: бүлмәнең акшарлы стенасын күп чуарларга туры килде. Кәгазь юк вакыт, лекцияләрне дә типография буявы сыек төшкән китап битләренә язабыз. Стенада әйбәт. Язасың, ошамаса сызып ташлыйсың, тагын язасың. Үзең ышанган вариантны тапкач, кәгазьгә дә күчерергә була.

Шулай бер ел укыгач, 1944 елның көзендә тарих-филология факультеты каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды. Беренче курска унөч укучы килгән иде. Егетләрнең күбесе шинельдән. Сугыштан кайтканнар. Ибраһим Нуруллин, Рашат Гайнанов, Әхәт Нигъмәтуллин... Башта кызлар белән таныштым. Гөлсем, Зәмзәмия, Җәмиләләр белән тулай торакның бер бүлмәсендә яши башладык. Минем шигырь язганымны белгәч, үзләре белән укырга чакырдылар. Барасы да килә, географияне ташлавы да кызганыч. Бөтен Җир шарын уч төбенә утыртып карагандай җентекләп өйрәнәбез. Тарихка хәтле булган чор, үткән гасырлар, бүгенге дөнья... Кызык.

Шулай да буш вакытларымда гел алар белән. Бүлек каршындагы әдәбият түгәрәгенә йөри башладым. Кызларга ияреп, Тукай клубында үткәрелә торган әдәби җомгаларга барам. Күңелле анда. Исемнәрен китаптан гына укып белгән язучылар фронттан кайта. Өсләрендә хәрби кием, күкрәкләрендә орден һәм медальләр. Сәхнәгә чыгып яңа шигырьләрен укыйлар.

 

Латыйф Җәләй фатихасы 

Шулай ике факультет арасында йөргән көннәремдә кызлар мине диалектология буенча лекциягә чакырдылар. Нократ диалектын үтәләр икән. Латыйф ага Җәләй лекциясе. Кызлар аңа:

– Абый, безнең белән нократ кызы тора, – дигәннәр.
– Алып килегез әле аны, – дигән Җәләй ага.
Кереп утырдым. Җәләй ага Вятка буендагы татар авылларының сөйләм турында лекция укый. Сөйли-сөйли дә миннән:
– Шулаймы, кызым? – дип сорап куя.
– Шулай, абый, шулай, – дип җөплим мин аны. 
Лекция беткәч, кызлар аңа минем шигырь язуым турында әйтәләр.
– Шулаймыни? – ди ул, кызыксынып, – китер әле миңа син аларны, – ди. 
Шигырь дәфтәре әллә кайда түгел, сумкада гына йөри. Үзем шатланам, үзем оялам, үзем ашыга-ашыга дәфтәремне алам. Кечкенә соры күзле, керпе чәчле бу абый ни әйтер?
– Әйбәт кенә язасың икән бит. «Совет әдәбияты»на күрсәтеп карарга булдым әле мин аны, – диде ул икенче көнне мине очратып. (Дөресрәге мин үзем аңа очрарга тырышып йөргән идем.) 

Икенче очрашуда бер шигыремне журналга алуларын әйтте: «Совет әдәбияты» журналының 1947 елгы беренче санында чыккан «Өч туган» исемле шигырь иде ул. Бу шигырьне егерме еллап кулга тоткан юк иде. Искә төште дә яңадан укып карарга булдым. Үзем укыйм, үзем елмаям: ай-һай акыллы балалар! Аннары уйлап куям: сугыш вакытында туган балалар бит. Алай булулары да гаҗәп түгел.

Ничек кенә әйтсәң дә, мондый шигырьләрне хәзер «Казан утлары» журналында басмаслар иде. Олы әдәбиятыбыз гына түгел, балалар әдәбиятының да сыйфаты бик үсте бит хәзер. Ә шулай да беренче китабым проза белән язылды. 

 

Бәхетле «Көмеш елга»

Университетны тәмамлап килгән елларда бер-ике тапкыр Уралда гидрологик күзәтүләр алып барырга туры килде. Вак елгаларның су режимын өйрәнеп, елгаларның су запасын билгеләп йөрдек. Урта Уралның гаҗәп матур җирләрен күрергә, кеше аяк басмаган урыннарында да булырга туры килде. Шуннан алган тәэсирләрдән файдаланып, «Көмеш елга» дигән хикәя яздым. Ул елны балалар әсәрләренә ябык конкурс бара иде. Бәхетне сынап карыйсы килде... һәм бүләк алу бәхетенә ирештем. Бер елдан, 1948 елны, бу хикәя Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты. Рәсемнәрен Харис Якупов эшләде. Татар халкының күренекле рәссамы Харис ул елларда әле яңа гына сугыштан кайтып иҗат эшенә тотынган яшь егет иде. Ул бик тырышып эшләгән. Кош һәм җәнлек рәсемнәрен зоопаркка барып, натурадан ясаган.

Соңыннан аны шул ук рәсемнәр белән Мәскәүнең балалар әдәбияты нәшрияты да басып чыгарды.

Мәрхүм Җәләй аганың җиңел кулы белән башланган эш дәвамлы булды. Никадәр генә яратсаң да, географиядән китәргә туры килде. Әдәбият җиңде. Китаплар язу төп эшемә әйләнде.

Ләбибә Ихсанова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев