Логотип Идель
Әдәбият

Әй мәңгелек, мәгънәлерәк тоел...

Дөньялыкның кыргый урманнарын, Салкын күләгәсен тоямын да Сусавымны басам. Учлап-учлап чишмә суы эчәм хыялымда.

Лилия Гыйбадуллина

Ут  
 

Ркаил Зәйдуллага

Караңгыда кемнәр сөрән сугар? – 
Карурманда юл югалган чакта,
Офыкларга төн уралган чакта,
Таң сыенган чакта сабый чыкка,
Күкләр тетрәгәндә, йолдыз коеп...
Әй мәңгелек, мәгънәлерәк тоел!
Әй хакыйкать, кадерлерәк тоел!
Мәгарәдә ут җылысын тоеп,
Ялкын ымнарының сөрәненә
Сыенганда, сизеп үзәгеңдә
Хәтереңнең җанны өтүләрен,
Таң катында сине көтүләрен,
Арысланнар аранында тынлык – 
Тынлык ерып, үргә үтүләрең.
Җиргә чәчрәп йолдыз коелганда,
Аркадашлар көчле тоелганда,
Төелгәндә бугазыңа басып
Чорлар буе буып килгән ярсу,
Офыкларның чиге табылганда,
Аумакайлап вакыт абынганда,
Чор ярасын, төн карасын кичеп,
Җирдә яши, илдә яши кеше.
Сүзе барда, үзе барын белеп,
Мең терелеп, мең дә бер кат үлеп,
Йөрәк утын чыра-чыра бүлеп,
Мәгарәдә янган учак булып,
Яши кеше, кеше – ялкын ише. 
Сулына кабып, сүз ташкыны
Үткәннәрдән, үткелләрдән ургый,
Нәүрүз җиле сыман җилбәгә ул,
Камыт кимәс толпарлардай кыргый.
Таң алдыннан сайрар сандугачның 
Моңы булып сулык-сулык килә,
Кырлачларны кичкән чакта җирсеп
Шул җыруга сыенасы килә.
Вакыт тынар, җир күчәре сынар,
Арысланнар йөрер сыңар-сыңар.
Уяулыгың сынар кара төн бу, 
Төнге сунар бара, төнге сунар... 
Күк калтырап, йолдыз коя торыр,
Көн сызылыр, төн карасы тулыр,
Араныңда аркадашлар барда,
Төнне ярып, сөрән салсаң булыр.
Әй мәңгелек, мәгънәлерәк тоел!
Әй хакыйкать, кадерлерәк тоел!..
Кадер булып, сүзләренә коел,
Хәтер булып эзләренә уел.
...Таң тулыша, әнә, сабый чыкта,
Чор талчыккан инде, төн талчыккан.
Арысланнар аранында тынлык – 
Арысланнар, димәк, ауга чыккан. 


***

Җаныма мең гамьнәр тулыша, 
Аннары очалар куышып – 
Тоталмыйм, тоялмыйм, тыялмыйм!..
Мин кемме – 
Мең гамьнәр куышы.
Мин шушы туфракта туганмын.
Мин шушы кояшка бакканмын.
Кып-кызыл кара кан минем дә 
Йөрәгем түреннән аккан моң.
Ул моңнар кемнәрнең җанына 
Кагылыр, кагыла, кагылган…
Мин сезгә туп-туры карыймын,
Мин сезнең күзләрдә чагылам.
Мең гамьнәр очырам җанымнан.
Очалар тулышып, куышып,
Ярканат явыдай шом салып,
Көн белән, өн белән сугышып…
Аларның кайларга җитәсен 
Мин белмим. Беркем дә белмидер.
Мин бүген яшимен, сулышым 
Сезнең дә тынлыкка бәрелер.
Мең гамьнәр куышы күңелем,
Тулам да,
Дөньяга түгеләм.
Мин сезнең күңелгә үреләм.
Сез мине аңлыйсыз,
Мин беләм. 

 

Түрем

Дөньялыкның кыргый урманнарын,
Салкын күләгәсен тоямын да
Сусавымны басам.
Учлап-учлап чишмә суы эчәм хыялымда.

Болан тоягыннан тибеп калган
Ятим сукмаклары миңа булсын.
Яшәү – очыш түгел, узыш түгел.
Яшәү – җанымдагы кыргый тылсым.

Яшәү – очыш түгел, канатыңның
Күләгәсе кояш нурын киссә.
Яшәү – тормыш түгел, салкын җилләр
Тәрәзәңне шакымыйча үтсә.

Яшәү – узыш түгел, үлчәмеңне
Үзең белеп, үзең билгелисе.
Мәңгелеккә һәрбер карыш өчен
Йөрәк сутың белән бар түлисе.

Кара урманнар бар, кыргый чишмә,
Бөрлегәнле алан, әрәмәләр.
Таңны ташлап, көнгә керәсе бар,
Юлың саплап, бер кузгалсаң әгәр.

Тешең кысып, яшьләреңне буып,
Сагын гына аннан, соклан гына.
Көзге кояш җылылыгы булып,
Хәтерләрдә матур саклан гына.

Каралары булсын урманнарның – 
Көн күзеннән, үз-үзеңнән читтә.
Кыргый чишмәләрнең салкын суы
Сусавыңны бассын ахыр чиктә.

Ялгыз болан өркеп карар микән,
Ярар микән эзләренә төшсәм...
Карурманнан барам, түрем – алан,
Аланнарда бөрлегәннәр пешкән.


Сәфәр

Ап-ак болыт ага дөнья буйлап.
Кичектерер сәфәрләрең бармы?
Яшәсәң дә ярыйдыр ул юкса
Аямыйча бу дөньялар ярын,

Киртәләрен тоймый!
Сәфәр чыккан
Ак болытка багып бии дөнья.
Башын кырып салып көзге җилгә,
Ак яулыклы карчык карап тора.

Чыгымчылый көннәр, вакыт шаша,
Зырылдатып ала көн камчысы.
Тулып таша гомер, күңелеңә
Мең төчесен сала, мең ачысын.

Ачыттырып күзләреңнән үбә,
Дөнья томалана, сөрлегәсең,
Мәгәр һаман баш очыңда тора –
Кояш төсле тора шул бер рәсем:

Ап-ак болыт уза дөнья буйлап.
Туза төсләр, хисләр, сизгүләрең.
Болыт куып инде йөгермәссең,
Чал җилләргә ачып изүләрең.

Вакыт чоңгылында чәбәләнеп,
Тынып калыр тиңсез аклык кына.
Каш өстенә кулын куеп әнә
Ак яулыклы карчык басып тора.

Күккә баккан төссез күзләреннән
Вакыт үбә, көннәр тоныклана.
Кичектерер сәфәрләрең юктыр.
Күк йөзендә ап-ак болыт кала...


Дастан

Әйтәсе сүземне үземчә аңласаң,
Яшәвем – бер дастан. 
Ул сиңа тоташкан.
Көзләрне каршылап, алмалар баллана,
Гомерләр – моң гына тоташтан.

Алмалар аллана. Көзләрен һәр алма
Туфракка өзелеп төшәчәк. 
Бу яшәү – әйләнә. Бөредән алмага 
Әйләнә берзаман һәр чәчәк.

Туфракка сыенып, кояшка коенып,
Күкләргә үрелә шытымнар.
Бу яшәү – юмарт ул, һәр җанның түренә
Коярлык суты бар, коты бар.

Үзәгең нык булса, үзеңнең җиреңә 
Чатырдап ябышса тамырың.
Көзләрен алмалар балланып коелыр – 
Шул булыр югалтыр-табарың. 

Җир һаман әйләнә,
Чор һаман әйләнә. 
Дәверләр дәвергә бәйләнә. 
Әйтәсе сүзеңне оныгың аңласа,
Гомерең бакыйга әйләнә.

Алмалар аллана, алмалар баллана –  
Туфракка коелыр, беләсең. 
Онытма язларның янәдән киләсен,
Дөньяга чәчкәләр эләсен…

Гомерләр итәсе, туфракка китәсе
Кайтканга өзелеп туфрактан.
Бу яшәү – борынгы бер дастан – 
Асылда 
Вакытның үзенә тоташкан, 
Моң гына, моң гына тоташтан…


***


                                      Дөньялыкта һәрнәрсәсен алып була
                                      Ык тугаеның!
                                      Мәрҗән-көмеше белән…
                                                                       Ләис Зөлкарнәй


Камылларга көн кадала.
Канап кала офыкларда
Яланаяк күләгәсе.
Мин китмәскә булдым, дөнья
Йолдызлата түләгәнче.
Мин китмәскә булдым.

Атылчаклар атыла да,
Эзләреннән таң түгелә,
Таң үрелә камылларга,
Офыкларда көн күренә.

Мин күзәтәм. Мин ишетәм
Җир тамыры тибенгәнен.
Яланаяк көн кузгала,
Көн куз ала, сизенәмен.

Мин китмәскә булдым бүген.
Камылларны чыклар юа.
Йолдызлата түли дөнья,
Җан түреннән йолдыз куба –
Туган якта табылганы.
Чыклар чәчрәп, көнгә керә
Ык тугае камыллары...


Юралмаган 

Юралмаган төшләр ява яңгыр булып,
Карлар булып котырына кара төндә.
Бик еракта ут алмаган тәрәзәләр
Юралмаган төшләр булып карап тора.
Каекларга тулып кара-кара кайгы ага
Агыйделнең ак челтәрле куенында.
Ярны ялмап янган учак очкынында
Юралмаган төшләр өне куырыла.
Шатлык булып кабат балкый таң йолдызы,
Чыклар тулып чәчри назы җир иркенә.
Кояш пыскый, кояш көйри, кояш яна,
Мәгәр дөрли күк түренә җитеп кенә.
Юралмаган төш юлыннан җир тибрәлә
Галәм буйлап, вакыт буйлап, тузан сулап.
Җир иркендә чаба адәм, юл читендә
Юралмаган төшләр кала дога сорап.
Яшәү диеп исемләнгән бу саташу
Кемнән калган юралмаган төшләр икән?
Юрасалар  юш килер дә, 
Баш очыннан
алма кебек 
кояш 
өзелеп 
төшәр 
микән...

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев