АИСЫТ АЛИҺӘНЕҢ БЕР КӨНЕ
Сигез кырлы күкнең җиденче катында, мәңгелек кояш яктырта һәм җылы җәй хөкем сөрә торган асыл Җир-ананың сигез кысасында, киң аласның нәкъ уртасында каен тузыннан ясалган зур ураса тора.
АИСЫТ АЛИҺӘНЕҢ БЕР КӨНЕ
(Хикәя)
Сигез кырлы күкнең җиденче катында, мәңгелек кояш яктырта һәм җылы җәй хөкем сөрә торган асыл Җир-ананың сигез кысасында, киң аласның нәкъ уртасында каен тузыннан ясалган зур ураса тора. Чиксез һәм колачлап булмый торган бу алас Аисыт хуҗабикәнең – ике аяклы җан ияләренең нәсел-токымына дәвам бирүче алиһәнең биләмәсе. Ул әле каен тузыннан эшләнгән, яктылыкка төренгән пулатында йоклап ята. Кояш күкнең иң югары ноктасына менсә дә, әйләнә-тирәдә төн сулышы хөкем сөрә, тыгыз һава бар тавышларны томалый. Көн буе аласны яңгыраткан кошлар да күренми, хәтта аларның тавышы да ишетелми. Алиһәнең сак йокысын бүлдермәс өчен чәчәкләр һәм үләннәр кабиләсе ерекя-джерекядан бер малай белән кыз кизү тора. Алар әкрен генә пышылдап сөйләшәләр.
– Бүген хуҗабикәнең эше күп, кешеләр дөньясына җыенган җаннарга фатиха бирәсе бар, – ди малай. – Ул уянганчы иртәнге ашны ашап алыйк.
Кыз озын чәчләрен тарап үрә. Алар яшь ерекя-джерекялар яшәгән тулай торактан яңа гына килделәр. Шулкадәр кабаландылар, хәтта чәй эчәргә дә өлгермәделәр.
– Су кайнат алайса. Үзең бит мине ашыктырдың, – диде кыз, үпкә белән.
Урасадан ерак түгел малай учак урыны тапты, чыбык-чабык ташып, ут кабызды. Учак өстендә учлары белән шап итеп сугуы булды, каяндыр ысланып беткән чәйнек барлыкка килде.
– Карале син аны, безгә тагын иң начарын бирде бу, – диде ул ризасыз гына.
– Күрәсең, син теге вакытта ут рухын саламат белән сыйларга оныткансың, – кыз янәшәдә үскән берничә казаяк чәчәген өзде дә әллә каян пәйда булган каен тузыннан эшләнгән тырыска ыргытты. Тегеләре аның ук каршында кызарып пешкән коймакларга әйләнде, ә тырыс төбендә сары май булып чыкты.
Ә чәйне кемнеңдер күренмәс кулы төргән, каен тузыннан ясалган кечкенә конуслардан эчтеләр.
– Монда үзсүзле бер җан бар, бүген кабат кабул итүләрен сорый, һич кенә дә тик торасы килми инде. Теге чакта хуҗабикә аңа көтәргә кушты, ә ул тыңламады, кабат язылды, – диде кыз.
– Керсен соң. Ул күптән әти-әниләрен сайлаган бит, – дип тыныч кына җавап бирде малай.
– Аның мәнфәгатьләрен син кайгыртасың икән әле, шулай дип уйлаган идем. Ул кешеләрнең улы бар инде. Хәзер кыз телиләр.
– Юк, аларга малай кирәк... – малай, кызга карганда күбрәк белгән шикелле кыяфәт чыгарып, офыкка карады.
Ашап бетерүгә, Аисытның тавышы ишетелде. Ул кизүне урасага чакыра иде. Малай белән кыз ишекне ачтылар да шыпырт кына эчкә уздылар.
– Керегез әле, балалар, сезнең бүген эшегез күпме соң? – дип сорады хуҗабикә йомшак сузынкы тавыш белән. Ә балалар, урасага кергән саен, анда беренче мәртәбә аяк баскандай таң калалар. Кайвакыт бу пулат бөтен алас зурлыгын алып киңәя, ә вакыт-вакыт, эченә хуҗабикә генә сыярдай булып тараеп кала. Менә хәзер ураса янә хәрәкәттә: ул биегрәк һәм киңрәк була бара. Ак киеме аркасындамы, әллә ягымлы йөзеннән таралган балкыштанмы, Аисыт хуҗабикә йомшак һәм җылы яктылык белән нурланган.
– Кабул итәргә дип җиде җан язылды, – дип җавап бирде малай.
– Нәрсә кирәк, барысын да әзерләгез. Башлыйк, – диде Аисыт һәм кечкенә өстәл янына утырды.
Кыз ак ат кылыннан ясалган көмеш тоткалы дейбир, ягъни черки кугыч, сөт өсте салынган кечкенә тырыс, озын тоткалы һәм сирәк тешле ниндидер тарак, түгәрәк слюда көзге алып килде дә тәртип буенча өстәл өстенә куеп чыкты.
Хуҗабикә бүре тиресе түшәлгән зур кәнәфи тартып китерде һәм шундук утырды да, ә кыз аның артына басты.
– Берәмләп керт, – дип кушты Аисыт һәм малай ишектән чыгып китте.
Урасага керү урынында уннан артык тәне булмаган җан һавада очып йөри икән инде. Малайны күреп, алар кабалана башлады.
– Дускай, ничек соң, исемлек буенчамы, әллә чират беләнме? – җаннар малай кулындагы исемлеккә карарга тотынды.
– Туктагыз, туктагыз, кычкырырга кирәкми. Хуҗабикәнең ачуы килер, ул шау-шу яратмый. Барыгыз да исемлек буенча керерсез. Син, син һәм син, өегезгә очыгыз, бүген сез монда эләгә алмыйсыз.
– Их, кай арада исемлек төзергә өлгерделәр соң! Яшереп кенә эшләделәрме әллә?! Тагын без читтә калдык инде, – дип, җаннар, үпкәләгәндәй, өскә очып менде һәм көньяк тарафка китте.
– Беренче номер, – дип игълан итте малай. Җанның бәләкәйрәк кенә зәңгәрсу шәүләсе ачыла төшкән ишеккә йөзеп кереп китте.
Аисыт өстәл өстендә һавада хәрәкәтсез катып калган бу җанга игътибар белән карады.
– Тыңлыйм, – диде ул.
– Мин өченче мәртәбә Урталыктагы дөньяга әйләнеп кайтам. Соңгы тапкыр туган гаиләмә. Ләкин мин алай теләмим. Һәм хәзер малай булып туасым килә. Мин үткәннән элекке тормышымда яшәгән нәселне сайладым. Оныгымның кызына барырга телим.
Аисыт слюда көзгегә күз салды, имән бармагын сөт өсте салынган тырыс буйлап йөртте, килеп чыккан бизәккә карады һәм көрсенеп куйды.
– Син әтиеңнең кем буласын беләсеңме?
– Әйе, беләм.
– Мескен эчәргә хирыс. Синең ике сеңлең бар, ул аларны кыерсыта.
– Мин аларның яклаучысы булырга телим...
– Каршы тора алырсыңмы? Атаң дорфа нәселдән. Якты дөньядан иртә китәчәк. Сиңа гаиләгез өчен терәк булырга туры киләчәк.
– Беләм. Мин әзер.
– Әтиең башта улы туганга сөенәчәк. Синнән соң балалары тумаячагын ул үзе дә аңлый. Ирлек көчен сарыф итеп бетергән бит. Сәламәтлек ягыннан бала чагыңда син шактый зәгыйфь малай булачаксың. Чыдарсыңмы?
– Чыдармын.
– Бик яхшы. Ак мамыктай җиңел җаның очсын, мин сиңа өлгерер һәм туар өчен оя әзерләдем, әниеңнең карынына фатиха бирдем, – хәерлесе булсын, – дип пышылдады ул, ак ат кылыннан ясалган дейбире белән селтәп һәм бу җанны көнчыгышка җибәрде.
Малай ишекне ачты һәм яңа кунак очып керде.
– Хәл иттеңме инде? – дип сорады Аисыт хуҗабикә шактый кырыс тавыш белән.
– Мин бер гаилә таптым.
– Чынлапмы?
– Тәүге тапкыр дөньяга килгәч, мин коточкыч газапландым, шуңа икенче юлы сайлау мәсьәләсенә сак килергә уйладым. Әти-әнием ярлылар иде, алар хәерчелектә чыга алмады һәм мине белем белән дә, мирас белән дә тәэмин итмәделәр. Иртә вафат булдылар. Мескен әтием олоңхо сөйләүче иде. Печән чапмады, утын кисмәде – җырчы сәләте көндәлек тормышка да табу салды. Мин гади эшче булдым, һәрчак туңып йөрдем, ач идем. Өстәвенә бозык хатын эләкте.
Әлеге җан, кызу-кызу сөйләп, зарын түккәндә Аисыт алиһәнең йөзе караңгыланганнан караңгыланды. Аның артында басып торган кыз төрле ишарәләр белән җанны туктатырга тырышты, ләкин тегесе игътибар да итмәде, тынмады да.
– Акылга сай балалар таптым. Вакытыннан алда вафат булдым. Ә минем мул тормышта һәм кадер-хөрмәттә яшисем килми идеме? Менә шуның өчен бай һәм горур, элекке тормышымда ата-бабалары мине мыскыл иткән гаиләне сайладым. Алар кыз турында хыяллана, шуңа кыз булып туасым килә.
– Синеңчә булсын, – Аисыт ризасыз гына чайкалып китте. – Син бит аларга байлыкның гаделсез юл белән эләккәнен беләсең?
– Беләм, беләм. Җил китергәнне өермә алып китә дисәләр дә, зыян юк. Минем тормышка җитәр дип уйлыйм.
– Җитә диярлек. Кеше сүзен һәм яманлавын күтәрә алырсыңмы? Балаларыңны каргауларына түзәрсеңме? Шуның өчен сиңа бүләк тә ясармын – бер балаң олоңхосут сәләтен мирас итеп алыр, аңа карата мәрхәмәтле бул.
– Әлбәттә, әлбәттә. Мин кешеләрне кыерсыта алмыйм, үз вакытында бик интектем.
– Яхшы. Үзең сайладың, – иреннәрен торба кебек җыеп, Аисыт алиһә җанга өреп җибәрде һәм ул, җиңел генә очып, һавага күтәрелде, дэйбир аңа юл күрсәтте. – Ун көннән соң үз урыныңны табарсың. Атаң хәзер еракта, йөккә уздыра алмый, ә анаң, күрәсең, вакытлыча башка ир-ат белән мавыгырга әзер. Бар, аларга аерылышырга юл куйма. Ничек озак сайландың бит...
Өченче җан гадәти булмаган тизлек белән урасага килеп эләкте, аны очып әйләнде дә Аисыт хуҗабикә каршында тукталып калды.
– Бу алтынчы тормышым булачак. Мин өлгердем, хәзер нәкъ вакыты.
– Кемне сайладың соң? – дип сорады алиһә. Ул ирен почмаклары белән сизелер-сизелмәс кенә елмайды.
– Ничек тиеш шулай. Өченче тормышымдагы беренче хатынымның туганына кайтырга телим. Ул галимә, фәннәр кандидаты, булачак әти дә начар кеше түгел. Алар сигез ел элек өйләнеште, әти-әниләре оныкка зарыкты.
– Кемне телиләр соң: малаймы, әллә кызмы?
– Аларга барыбер, бала гына тусын. Шулай да малай яхшырак...
– Алайса кыз булырсың. Әниеңнең гөнаһы турында беләсеңме? Ун еллар элек мин дөньяга туарга фатиха биргән сабыеның гомерен өзде ул. Мондый гаеп тугыз ел гафу ителми. Барысын да аныңча эшләп, узындырырга ярамый.
– Ләкин бу хәл күптән булды бит.
– Күп еллар узса да, минем мәңгелек китабымда язылганны сызып атып булмый. Синең бурычың – әниең ягыннан бабаңа терәк булу. Мескенкәем, хакимият кешесе булса да, акчага тилмермәсә дә, зур бәхеткә юлыкмады бит әле. Син аның картлыгын үзеңнең барлыгың, яратуың һәм ярдәмең белән ямьләндерергә тиеш.
– Яхшы.
– Тотрыксыз асылыңны җылылык белән каплыйм, шәфкатьле уеңа фатиха бирәм, әниеңнең салкын карынын җылытам, бүгенге көннән ул синең ояң булсын, –
Аисыт, канәгать кыяфәттә көмеш тотка белән селтәнеп, җанны көнчыгышка җибәрде. Шул арада аның алдында чираттагы дүртенче җан пәйда булды.
– Сөйлә, – диде Аисыт хуҗабикә тыныч кына.
– Теге инде… Мин оныгым гаиләсен барырга телим...
– Бу синең ничәнче омтылышың?
– Икенче.
– Нигә шулкадәр ашыгасың?
– Безнең гаиләбез җимерелеп ята. Киленнәр үзара дус түгел. Улларым талашып беттеләр. Өчесе өч төрле уйлый. Ә монда өлкән улымның кызы кияүгә чыкты.
Аңа эләгергә телим.
– Үзеңнекеләрне ничек ызгыштан коткарырга җыенасың?
– Малай булып туып, лаеклы белем алып, аякка басмакчы булам. Барысына да яхшы киңәшләрем белән булышачакмын, байлыгым белән бүлешәчәкмен. Нәсел башлыгы һәм туганнарыма терәк булачакмын.
– Әйе, мин аларның артык мохтаҗлыкта яшәмәгәнлекләрен күрәм.
– Алар дуслык һәм үзара ярдәмләшү ягыннан ярлыланды. Барысы да хөрмәт итә һәм тыңлый торган баш кешеләре юк. Нәселнең матди байлык хисабына гына үсеш кичермәгәнен үзең дә беләсең бит. Игелекле максатлар, акыллы остазларны хөрмәт итү, югары идеяләр кирәк...
– Шулай да ашыгасың. Ярар инде. Уртанчы улыңны нәрсә көткәнен беләсеңме? Бәхетсезлек рухы кичә аның юлына тозак корды, шуңа теге бәладән тугыз ай узгач туарсың.
– Беләм...
– Кәефем яхшы чакка туры килдең. Малай, миңа теге китапны алып кил әле, – диде алиһә һәм аның ярдәмчесе шундук чоланнан яшел тышлы зур калын китапны китерде.
Аисыт, кирәкле мәгълүматларны эзләп, аны актара башлады.
– Нәселеңдәге гаилә дуслыгын һәм тәртибен саклап калу өчен сине вакытыннан алда Урталыктагы дөньяга җибәрү мөмкинлеге барлыгын күрәм. Бар, мин фатихамны бирәм, җаның кабат яшь кыз кочагында яралсын, ул яраткан адәм аның баласына әти була алсын! Хәерле юл, бәхетле гомер телим, – диде дә алиһә, ак чәчле дейбиры белән селтәнеп куйды.
Шул вакытта, йөзендә канәгать елмаю балкытып, ярдәмче малай кызга күзен кысты, аннары зур бармагын күрсәтте. Аисыт артында торган дусты, җавап итеп, телен чыгарды.
– Ярдәмчеләремне алыштырырга инде әллә, – дип әйтеп куйды Аисыт, аларның кылануларын сизеп.
– Юк-юк, без болай гына, үзара гына... – дип мыгырдап куйды кыз.
– Таныш кыланмышлар, үзебез дә башкалардан ким түгел. Исәп буенча хәзер ничәнче җан була, әйдә, керт? – дип тыныч кына сорады ураса хуҗабикәсе.
– Бишенче, – диде малай.
Хәзер ишектән бишенче шәүлә очып керде һәм идәннән өстәрәк эленеп калды.
– Мин сине тыңлыйм, – диде хуҗабикә.
– Сайладым. Бу минем өчен җиденче тормыш булачак. Оныгымның оныгына кайтасым килә. Әгәр син рөхсәт итсәң инде...
Аисыт алиһә көзгегә карады, кемдер аның кәефен бозган кебек, кинәт йөзен сытты һәм таракка охшаган озын агач таягын, нәрсәнедер куган кебек, һавада болгады.
– Ул бит өченче ире белән яши, өстәвенә дүрт баласын төшерткән... Аның карыны бала җанын күтәрә алмаячак. Юк, берни дә барып чыкмый. Бар, кит! Ялгышкансың син. Ахырга кадәр тәрбияләнмәгәнсең, димәк.
– Хатын-кыз бала тапканнан соң үзгәрә бит. Аңа кешечә яшәр өчен мөмкинлек бир.
Аисыт кабат яшел тышлы китабын кулына алды. Йөзе хәтта ачудан каралды.
– Ул бит синең гөнаһларың өчен түли икән! Икенче тормышыңда син ир-ат булгансың, аның әбисенең әнисен мәсхәрә иткәнсең, ә аннары гаебеңне танудан баш тарткансың. Кулына баласын алып, ул чит кешеләрдә каңгырып йөргән, куркыныч төшенкелеккә бирелгән, соңыннан туганнары аны карт кешегә кияүгә биргән... Син бу гаиләгә өч гасырдан соң да кайтмаячаксың!
– Әмма моннан соң мин кабат ир-ат булдым, намуслы тормыш рәвеше алып бардым. Үтенәм, гөнаһларым өчен түләргә рөхсәт ит...
– Эш синдә генә түгел. Бала – язмыш бүләге. Гыйффәтлелегенең кадерен белмәгән кыз, мондый бүләкне бәяли алмый. Рәхәтләнеп ирләр белән йөрсен, кайгыны тулысынча башыннан кичерсен! Үзе аңына килмичә торып, берни дә барып чыкмаячак. Шул мизгелне көтәсеңме, әллә үзеңә башка әни эзләп карыйсыңмы?
– Көтәм, – дип шыбырдап куйды җан һәм, караңгы шәүлә булып, ишек ярыгыннан чыгып китте.
– Үскәнем, эчәргә нәрсә дә булса бир әле, тамагым кипте, – диде арыганлык белән Аисыт.
Кыз уң яктагы киштәләр янына килде. Аларның берсеннән туп-туры аның кулына кымыз белән тулган зур булмаган чорон төште. Эчемлекне түкмәс өчен әкрен адымнар белән ул хуҗабикә янына килде һәм чоронны сузды. Аисыт савытны ирененә тигезде дә кире кайтарды.
– Урталыктагы дөньяның көнбатыш саилык хуҗалары уллары тууны бәйрәм иттеләр. Кымызлары бик әйбәт килеп чыккан, – дип ассызыклады хуҗабикә. – Дәвам итик.
Ишектән алтынчы җан очып керде һәм шактый биеклектә эленеп калды.
– Әти-әниеңне сайладыңмы инде?
– Әйе. Адәмнәр дөньясына тугызынчы сәяхәтем булачак. Ул кешеләр миңа туган да, элекке тормышларымнан калган варислар да түгел.
– Менә ничек? Ни өчен?
– Алар кыз телиләр, ләкин алар өчен малай бик әйбәт булачак.
– Аларның бер улы бар бит инде... Әтиләре аксөякләр нәселеннән чыккан. Аның ата-бабалары арасында күренекле сәүдәгәрләр булган. Урталыктагы дөнья терәген фетнә какшаткач, байлыкларын югалтканнар, ләкин кайсыдыр өлешен еракка яшереп калганнар. Гаиләнең бер хөрмәтле кешесе чит илгә качкан һәм чит күк астында мәрхүм булган...
– Әни дә яхшы гаиләдән. Ул үз гореф-гадәтләренә тугрылыклы мактаулы саха нәселе. Әти кеше әлегә бөркет кебек шәрә, ләкин анда атаклы бабаларының каны һәм холкы кайнап тора. Әгәр Ходай хатын-кызны якларга теләсә, ул аңа малай бирә, диләр бит...
– Без дә мондый әйберләрне аңлыйбыз, – Аисыт алиһәгә әлеге искәртмә ни өчендер ошамады. – Без яхшы нәсел-ырудан булган кешеләргә ярдәм итәргә бурычлыбыз. Моны Юрюнг Аар Тойон кушты. Син дөрес карарга килгәнсең.
– Мин үземә әниемнең эшлекле сыйфатларын алып, әтиемнең эшкуарлык амбицияләрен тормышка ашырырга теләр идем.
– Фатихамны бирәм! Уңыш синең белән янәшә барсын! Хыялларың һәм ниятләрең чынга ашсын! Картлык көннәрендә әти-әниеңнең ышанычы булып, аларны кадерләп торырдай ул, олы абыеңа тугры дус һәм әбиеңә яраткан онык бул! Мин сине әниең кочагына җибәрдем, – дип җавап бирде Аисыт, аннары киң итеп селтәнеп, көнчыгышка юл күрсәтте.
Җан тыңлаучан гына өскә күтәрелде һәм ураса гөмбәзендәге төтен юлы аша чыгып китте.
– Чиратта тагын ничә җан бар әле? – дип сорады алиһә. Бу сүзләрдән кыз каушап китте.
– Берәү, бары берәү генә, – диде ул тавышын түбәнәйтеп. – Тик анда көтелмәгән каршылык бар…
– Нинди каршылык тагын?
– Җан кияүгә чыкмаган хатын-кызны әни итеп сайлаган. Ул бик әйбәт кеше, юлдан язган бозык хатын түгел. Яше дә бар һәм бик каты бала тели. Җан шулкадәр аның янына барырга ашкына, хәтта көч җитми, – дип тиз генә сөйләп китте ярдәмче кыз, күзләрен аска төбәп.
– Аңлашылды... Кем аны йөккә уздыра инде?
– Бер кеше бар, – кыз тагын да иелә төште. – Өйләнгән...
Аисыт хуҗабикә көлеп куйды һәм учлары белән чигәләрен ышкыды.
– Теләсә-кайсы кагыйдәдән чыгарылма була, диләр, – кыз күз кырые белән генә хуҗабикәгә карады һәм, аның йөзендәге йомшаклык чагылышы бетмәвен күреп, бар кыюлыгын җыйды. – Бу эшкә Аан Алахчин хуҗабикә үзе алына алыр иде...
– Кертегез, – дип җавап бирде Аисыт.
Җиденче җан, якты нур булып, салмак кына урасага килеп керде.
– Сайладыңмы?
– Сайладым.
– Моны дөрес дип саныйсыңмы?
– Әйе.
– Әгәр без, кияүгә чыкмыйча гына бала табарга теләгән хәзерге заманның һәр ирекле хатын-кызына фатиха бирә башласак, саха халкы белән нәрсә булыр, уйлап кара әле?
– Саха халкы артачак бит, – дип үз сүзен кыстырды ярдәмче кыз.
– Карале, бусы да каршы әйтеп маташа. Әллә мин син әйткәннәрне аңламыйммы?
– Фатиха алса, бу кыз зур нәселнең дәвамчысы булачак. Әнисе аны бар сөюен-назын биреп тәрбиялиячәк, акыллы булырга өйрәтәчәк, кияүгә бирәчәк...
– Әнием минем белән горурланырлык итеп тырышачакмын. Соңрак әтием дә мине кабул итәр, – диде җан.
– Кабул итә дисең инде. Ул бит файдасыз кеше. Хатыны сүзеннән чыга алмый.
– Әнием бик мөстәкыйль хатын...
– Әй, җүләркәем, хикмәт анда түгел бит. Син әтисез үсәчәксез, балаларыңның бабасы, оныкларыңның әбисенең әтисе булмаячак.
– Беләм. Бу дөньяда мин беренчесе дә, соңгысы да түгел...
Аптырашта калган Аисыт учы белән тезләренә сукты.
– Ярар. Үзең шулай теләдең.
Иреннәрен көчкә кыймылдатып, Аисыт болай дип пышылдады:
– Бәхетле бул, тормышың ялгыз хатынның карынында яралсын, язмышың тиешенчә, уңышлы һәм кешеләрчә килеп чыксын...
Алиһә көмеш саплы дейбирын өскә күтәрде, ак чәчләр тотамы кинәт киң итеп өскә күтәрелде, һәм җиденче җан төтен торбасы тишегенә җиңел генә кереп китте.
– Аңа көтәргә туры киләчәк. Ул кешеләрнең юллары тиз генә кисешмәс, – дип нәтиҗә ясады алиһә һәм урасаны карап чыкты. Аның күз карашы ярдәмче кызда тукталды.
– Син Урталыктагы дөньяда күптән түгел булдыңмы?
– Әйе, мине ысыах вакытында командировкага җибәрделәр.
– Һәм андагы төрле сәерлекләргә туйганчы тамаша кылдыңмы?
– Нәрсә дим... миңа бар нәрсә дә яңа иде, шуңа күзәттем, кешеләрне өйрәндем...
– Хатын-кыз бала тапканнан соң гына чын-чынлап өлгереп җитә. Тулгактан җәфаланмаган, балага тормыш бирмәгән кешедән нәрсә алып булсын!? Ана булу гына хатын-кызны табигать белән бәйли, шушы сыйфат кына аңа ирен һәм үз язмышын дөрес аңларга өйрәтә. Хатын-кызның бала табу хыялы – аның тулы тормышка һәм гармониягә ирешү теләге ул. Ләкин бу рәхәтлек һәм бәрәкәт сораган бер кешегә тәтеми.
– Ни өчен? – диде кыз, җитди җәза бирелмәсенә төшенеп.
– Урталыктагы дөньяда балага уза алмау ата-бабаларның кылган гамәлләре һәм гөнаһлары, яки Аисытны рәнҗеткән өчен җәза буларак бирелә. Андыйлар да бар. Аларның барысына да эрекя-джерекя кабиләсеннән чыккан синең кебек яхшы күңелле кызларның да көче җитми. Моны исеңдә калдыр! Кайчакта баласыз хатыннар, сабыйларга һәм ятимнәргә мәрхәмәт күрсәтеп, Аисытны шатландыра ала... Ләкин бу – аерым тема, – хуҗабикә кабат ураса буйлап күзен йөртте. – Хезмәтең өчен рәхмәт. Иртәгә очрашырбыз, – дип тәмамлады ул сөйләшүне.
Малай белән кыз ишектән атылып чыктылар, бер-берсенә карашып, учларына сугып алдылар, шаркылдап көлеп җибәрделәр дә ерекя-джерекя балаларының тулай торагы урнашкан якындагы аласка йөгерделәр...
Наталья Харлампьева
Ленар Шәех тәрҗемәсе
Наталья Харлампьева Саха (Якутия) Республикасының халык шагыйре, прозаик, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Саха (Якутия) Язучылар берлеге идарәсе рәисе. Утызлап китап, шул исәптән татар телендә дөнья күргән «Көзге яңгырлар» (2016) җыентыгы авторы. Якут әдәбияты классикларының әдәби мирасын бастыруга, яшь каләм ияләренә ярдәм итеп, әдәби алмаш тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев