Логотип Идель
Әдәбият

Ак кәгазь битләрендә... (Хәсән ага Туфанның иҗат лабораториясеннән)

Әсәр язу – гаҗәеп катлаулы һәм кул бик күп хезмәт таләп итә торган иҗади процесс. Бу процесс вакытында язучы күңелендә зур күләмле эш башкарыла.

Әсәр язу – гаҗәеп катлаулы һәм кул бик күп хезмәт таләп итә торган иҗади процесс. Бу процесс вакытында язучы күңелендә зур күләмле эш башкарыла. Языла торган әсәрнең жанры, формасы һәм идеясенә карап, ул процессның төрлечә булуы – кайбер әсәрләрнең азрак, кайберенең исә күбрәк вакыт эчендә иҗат ителүе мөмкин: кайвакытта шагыйрьләр үзләренең язылачак әсәрләрен көннәр, хәтта айлар буе уйлап, аны әүвәл күңелдән язып йөри, ә кайвакытта исә кулларына каләм алгач кына иҗат итәләр. Ләкин, ничек кенә булмасын, шагыйрь үз фикерен бер мәртәбә кәгазьгә төшерү белән генә чикләнеп калмый.

 

Пушкин импровизатор булмаган

Әдип үзенең фикерен, хис-тойгыларын укучыга мөмкин кадәр тулырак һәм ачыграк әйтеп бирү өчен, әсәрнең эчке ритмы, яңгырашы, идеясе, композициясен өзлексез камилләштерә. Шуның аркасында инде бер үк әсәрнең берничә варианты, караламалары барлыкка килә дә.         

Бөтен дөньяга танылган язучылар үзләренең әсәрләрен кат-кат, бик зур түземлек һәм тырышлык белән эшкәрткәннәр. Бу процесста әдәби әсәр тел һәм образлар ягыннан гына түгел, бәлки идея һәм композиция ягыннан да үзгәртелә. Лев Толстой үзенең мәшһүр «Сугыш һәм тынычлык» романын озак еллар буе яза, ул әсәрнең берничә варианты барлыкка килә. Бөек рус шагыйре Александр Пушкин да үзенең әсәрләрен бик җентекләп һәм тырышып эшкәрткән. Тәнкыйтьче Борис Томашевский аның турында болай ди: «Шигырь язган чагында Пушкинның төп шарты шул: ул күп вакытта кулына каләм тоткач кына иҗат иткән. Пушкин импровизатор булмаган...»

Мондый сыйфат бик күп татар әдипләренә дә хас. Бу мәкаләдә без татар поэзиясе аксакалы Хәсән ага Туфанның иҗат лабораториясенә күз ташлап алабыз. 


Биш вариантлы әсәр 

Шагыйрьнең кулъязмалары, әсәрләренең караламалары белән танышу безнең күз алдыбызга Туфанның ничек шигырь язуын, ничек эшләвен бик ачык китереп бастыра.   

Мисалга «Тамчылар ни диләр?» шигырен алыйк. Шагыйрь аны үзенең хатынына багышлап язган.                

Шагыйрьнең архивында ул әсәрнең биш варианты саклана. Иң элек әсәрнең исеменә тукталыйк. Шагыйрь аны башта «Аның ридикюлендә» дип куя. Ләкин бу исем әйтергә теләгән фикерне тулысынча чагылдыра алмый, шуңа күрә Туфан аны «Тугрылык турында» дип үзгәртә. Ләкин бу да канәгатьләндерми: бик гомуми кебек. Шуңа күрә автор тагын берничә исем куеп карый: «Канга баткан тугрылык», «Кан хакы», «Тапшырылмаган хәбәр», «Соңлаган хәбәрләр», «Кичеккән хәбәр». Шигырь шактый вакыт соңгы исем белән аталып йөри. Ләкин бу да әле шагыйрьгә ошамый, ахырда ул аны, «Тамчылар ни диләр?» дип, бик матур исем белән алыштыра. Шулай итеп, Туфан бу шигырьнең исемен сигез варианттан соң гына таба. 


 

Һәр сүзне үлчәп куллана  

Хәзер турыдан-туры шигырьнең үзенә күчик. 

Беренче строфа бик авыр языла. Иң элек шагыйрь аны болай дип яза:

– Иске приказ, кырыс күчермәләр…                                                                                  
Белешмәләр, яшьле билгеләр. 
Синең минсез ничек яшәгәнне 
Бүген миңа сөйләп бирделәр. 

Ләкин бу аңлаешсыз килеп чыккан: нинди приказ, нинди күчермәләр соң ул? Өченче һәм дүртенче юллар да матур яңгырамый: «м», «н», «ң» авазларының күп булуы укуны авырлаштыра. Менә шуңа күрә шагыйрь ул строфаның матур яңгырашы, андагы һәр сүзнең мәгънәле һәм үз урынында булуы өчен тырыша. 
Строфаның икенче варианты болай:

– Ридикюльдәге иске күчермәләр,                         
Белешмәләр, яшьле билгеләр, 
Синең минсез ничек яшәвеңне 
Бүген миңа сөйләп бирделәр. 

Монда да әле һәрбер сүз үз урынында түгел. Аннан соң шагыйрьнең үзенең тормыш иптәше белән гомерлеккә аерылышуы, аны сагынуы бик аз аңлашыла. Шуңа күрә ул тагын бер вариант яза: 

– Ридикюлеңдә калган күчермәләр, 
Белешмәләр, яшьле билгеләр, 
Минсез узган гомерең хәбәрләрен 
Бүген миңа сөйләп бирделәр. 

Xәсән Туфан бераз вакытка бу строфаны шушы килеш калдырып тора, ләкин бераздан яңадан әйләнеп кайта, бик үк аңлашылып бетми торган «мин юк чакның авыр хәбәрләрен» дигән юлны башкасы белән алыштыра:

– Ридикюлеңдә калган күчермәләр, 
Алардагы яшьле билгеләр, 
Минсез узган гомерең хәбәрләрен 
Бүген миңа сөйләп бирделәр.

Бу вариантта да Хәсән Туфанны строфаның өченче юлындагы «Минсез узган гомерең хәбәрләрен» сүзтезмәсе канәгатьләндерми, ул ничектер колакка ятышлы түгел. «Минсез», «хәбәрләрен» – нечкә сузыклардан торган сүзләр. Ә алар арасына «узган» сүзен куйгач, сүзләрнең гомуми яңгырашы, сүзләрнең үзара гармониялелеге ничектер югалган кебек тоела. Нәкъ менә шуңа күрә Туфан калын яңгырашлы «узган» сүзен нечкә яңгырашлы «үткән» сүзе белән алыштыра. Шул рәвешле бу строфаның өченче юлы инде болай була:

– …Минсез үткән гомерең 
                             хәбәрләрен…     

Ләкин бу да авторны канәгатьләндерми әле. Башка кулъязмаларда без бу строфаның бүтән төрле вариантларын очратабыз: 

– Ридикюльдә – иске күчермәләр, 
Белешмәләр… яшьле билгеләр… 
Алар синең гомерең хәбәрләрен 
Бүген миңа сөйләп бирделәр. 
   
*** 
– Ридикюльдә калган белешмәләр, 
Алардагы кайбер билгеләр 
Сугыш чорындагы тормышыңның 
Хәбәрләрен сөйләп бирделәр. 

***
– Радикюлеңдә калган белешмәләр, 
Алардагы кайбер билгеләр 
Сугыш чорындагы тормышыңнан 
Бүген генә хәбәр бирделәр. 

Бары тик шуннан соң гына шагыйрь бу строфаның соңгы вариантын яза. 1964 елгы «Сайланма әсәрләр»гә кертелгән шигырьдә бу строфа болай:

– Ридикюльдә калган белешмәләр, 
Алардагы кайбер билгеләр 
Тормышыңның соңгы хәбәрләрен 
Бүген миңа сөйләп бирделәр.

Ләкин «Сайланма әсәрләр»дәге шигырьдә бу строфа әсәр башында тормый. Шагыйрь аның алдыннан менә бу строфаны өстәгән:

– Сандыгыңда ята 
Синнән калган 
Белешмәләр салган ридикюль: 
Миннән сиңа — гомер юлдашыма 
Иң беренче бүләк иде ул. 

Ә бу строфа инде шигырьдә нинди ридикюль турында сөйләгәнне аңлата.         

Күреп үткәнебезчә, шагыйрь барыннан да элек үзенең фикерен, хис-тойгыларын мөмкин кадәр ачыграк һәм тулырак итеп әйтергә тырыша. Менә шушы максаттан чыгып, ул һәр сүзне бик нык үлчәп, аның үзенә тиешле урынын тапкач кына куллана. Шул ук вакытта Хәсән Туфан сүзләрнең үзара бәйләнешенә, аларның яңгырашына, шигырьнең ритмына да игътибар итә.    

Шигырьнең башка строфаларын да шагыйрь шундый ук тырышлык һәм түземлек белән эшли. Мисалга икенче строфаны алып карыйк. Беренче кат Туфан аны болай яза: 

– Уйламадым, уйлый алмый идем 
Алдарсың дип, ялганларсың дип… 
– Әйбәт… исән, яхшы, – дигән идең, 
Ә син мине алдагансың бит. 

Ләкин бу шагыйрьгә ошамый, ул аны сызып, икенчесен яза: 

– Алдарсың дип белми идем сине, 
Алдагансың мине, кадерлем. 

Шушы урынга җиткәч, шагыйрь тукталып кала: аңа икенче юл ошамый һәм ул аны икенче төрле итеп үзгәртә: 

– Алдарсың дип белми идем сине, 
И кадерлем, алдагансың ич… 

Шуннан соң строфаның калган ике юлы да языла. Шагыйрь монда гаҗәеп матур образ таба: 

– Минем гомерем өзелә торган көнне 
Җаның белән ялгагансың син.

Xәсән Туфан башта строфаны шушы көе калдырып тора. Ләкин бераздан яңадан әйләнеп кайтып эшли, чөнки бу строфа аңа үзенең фикерен тулысы белән чагылдырып бетермәгән кебек тоела: 

– Алдарсың дип уйлый идеммени, 
Ә син мине алдагансың бит: 
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син 
Каның белән ялгагансың бит. 

Ә икенче бер кулъязмада без бу строфаның тагын шундый вариантын күрәбез: 

– Алдарсың дип уйлый идеммени? 
Ә син мине алдагансың ич: 
Гомерем җебе өзеләчәк җирне 
Җаның белән ялгагансың бит!

Һәм бары тик шуннан соң гына шагыйрь үзен канәгатьләндерерлек иң соңгы вариантны таба: 

– Алдарсың дип уйлый идеммени? 
Ә син мине алдагансың ич: 
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син 
Җаның белән ялгагансың ич! 

1964 елгы «Сайланма әсәрләр»дә бу строфа шушы килеш басылган.


Идеясе генә түгел, формасы да 

Әдәби образлар һәм чагыштырулар эзләү өлкәсендә дә шагыйрь шундый ук характердагы эш башкара. Мәсәлән, «Вахтадан кайта егетләр» шигыре. Ул Татарстан нефтьчеләренә багышлап язылган. Әсәрнең беренче вариантында шундый строфа бар: 

– Факелда җилләр шаяра,
Алланып куя урам,
Вахтадан кайта егетләр,
Җыеннан кайткан сыман.

Ләкин авторга бу чагыштыру хәзерге заманның көчле һәм батыр егетләрен характерлый алмаган кебек тоела һәм аның берничә варианты барлыкка килә: 

1.    Вахтадан кайта егетләр, 
Көрәштән кайткан сыман. 

2.    Вахтадан кайта егетләр, 
Сабантуй батыры сыман. 

Менә бу чагыштыру чынлап та хәзерге яшь егетләрне характерлый, аларны укучы күз алдына китереп бастыра ала. Шуңа күрә шагыйрь шушы вариантка туктала, ләкин гомуми төзелешен беркадәр үзгәртә. 1964 елгы «Сайланма әсәрләр»дә инде бу строфа болай: 

– Факелда җилләр шаяра, 
Алланып куя һава. 
Сабантуй батыры кебекләр 
Вахтадан кайтып бара. 

Кайвакытта Хәсән Туфан шигырь язарга утырганда әсәрне тулысы белән күз алдына китерә: аңа инде язылачак әсәрнең төп идеясе, образлары, сурәтләү алымнары гына түгел, ул шигырьнең формасы, хәтта аның нинди үлчәү белән язылырга тиешлеге дә ачык була. Шигырьнең бер вариантта бер үлчәү, ә икенче вариантта икенче үлчәү белән язылуы да мөмкин. Бу «Титаннар» шигырендә ачык күренә. Беренче вариантта ул «Прометей» дип атала һәм күбесенчә 10-9 үлчәме белән язылган.

Беренче строфа анда болай бирелгән:

– Аллаларга, табигатькә карышып, 
Батырлыкка омтылгансың син: 
Хыялыңда Прометейны, халык, 
Геркулесны тудыргансың син. 

Ләкин тиздән шагыйрь 9-9 үлчәменә күчә. Икенче бер кулъязмада шул ук строфа инде башкача: 

– Табигатькә, тәңрең көченә 
Иелмәскә уйлаган идең: 
Дастаннарда 
Геркулесны син, 
Прометейны җырлаган идең. 

Әсәр ул вариантта баштанаяк шушы үлчәү белән язылган. Шагыйрь үлчәвен тапкан, әмма аңа бу строфаның язылышы, андагы сүзләрнең урнашуы һәм мәгънәләре ошап бетмәгән. Өченче бер кулъязмада инде ул бүтәнчә: 

– Табигатькә, тәңреңә карышып, 
Азатлыкка омтылган идең: 
Хыялыңда 
Геркулесны син, 
Прометейны тудырган идең. 

Шигырь шушы килеш 1958 елда чыгарылган җыентыгына кертелгән.  


Тел чарлау  

Шигырьләрнең телен Хәсән Туфан гаҗәеп зур тырышлык белән чарлый. Ул үзенең фикерен ачык итеп әйтеп бирә ала торган бер сүз табу өчен уннарча сүз барлап, аларны төрле яктан яктыртып, үлчәп, карап чыга. Бары тик шуннан соң гына ул сүзне үз урынына куя. Моны шагыйрьнең синонимнар белән эш итүе мисалыннан күрергә мөмкин.   

Xәсән Туфан барлык төсмерләре белән дә үзенең әйтәсе фикеренә туры килә торган синонимнар эзли. Моның өчен ул күңеленнән әллә никадәрле сүз барлап чыга, ә кайбер вакытларда аларның иң уңышлыларын әсәр текстына да куеп карый. Шул рәвешле, бер мәгънәдәге сүзләрне бер-берсе белән чагыштырып караганнан соң гына автор аларның берсенә туктала. Ләкин биредә шагыйрь сайлаган һәр сүзнең дә кәгазьгә төшмәгәнлеген истән чыгармаска кирәк. 
«Каплан-Кырда» шигырен алып карыйк. Әсәрнең безнең кулдагы бер вариантында шигырь болай башлана: 

– Каплан-Кырда скелетлар ята…
Җилләр исә мине үгетләп: 
– «Чүлдә сиңа, кеше, ни кирәк?» –
Күзен төбәп Иделгә таба,
Каплан-Кырда скелетлар ята. 

Туфан беренче юлдагы «скелетлар» сүзен «сөякләр» сүзе белән алыштыра, чөнки «скелет» дигәч кешенең тулы бер гәүдә сөяге күз алдына килеп баса һәм ул матур да яңгырамый. Ә «сөяк» дигәндә исә ул төсмерләр югала. Дүртенче юлдагы «Иделгә» сүзен шагыйрь башта «дәрьяга», ә аннан соң «күкләргә» сүзе белән алыштыра. Бусы инде шагыйрь әйтергә теләгән фикернең төгәллеге өчен кирәк. Башта автор суның чүлдә нинди кыйммәт булуын, һәрбер җан иясенең суга табынуын күрсәтү өчен сөякләр дә Иделгә карый дип яза. Ә аннан соң ул бу образны тагын да тирәнәйтә төшеп: 

– Күзен төбәп күкләргә таба
 Каплан-Кырда сөякләр ята, –
дип үзгәртә.

Монда инде автор чүлдәге җан ияләренең генә түгел, хәтта сөякләрнең дә суга тилмерүен, хәтта сөякләрнең дә күктән яңгыр болыты эзләүләрен әйтә. Әлбәттә, болай дип язу ныграк ышандыра. Ә строфаның соңгы юлындагы «скелетлар» сүзен ул башта «бабаңнар» дип алыштырып карый. Моның белән ул үзенең Кара-Ком чүлендә кайчандыр үлеп калган кешеләрнең һәлакәте алдында баш июен белдертәсе килә. Ләкин аны бу сүз дә канәгатьләндерми, ул аны бераздан «сөякләр» дип алыштыра. Менә шулар нәтиҗәсендә строфаның мәгънәсе дә билгеле бер дәрәҗәдә үзгәрә: 

– Каплан-Кырда сөякләр ята…
 Җилләр исә мине үгетләп: 
– «Чүлдә сиңа, кеше, ни кирәк?» –
Күзен төбәп күкләргә таба, 
Каплан-Кырда сөякләр ята. 


Буран белән өермә: уңышлы синонимнар

Туфан һәр сүзнең максималь мәгънәсен файдалана. Мисалга «Мөгезендә чылбыр өзеге» исемле шигырьне алыйк. Караламаларның берсендә әсәрнең икенче строфасы болай язылган: 

– Төн уртасы. Буран. Өермә. 
Кемдер шакый тышкы ишекне, 
Шактый кыю кеше шикелле. 
Мин өйдә юк: күңел бүген дә 
Туган илемдә. 

Монда шагыйрь әйтәсе фикер йомылып калган, аңлашылмый. Лирик герой образы ачылмый, ул ничектер серле булып тоела. Аннан соң мондагы «Төн уртасы. Буран. Өермә» дигән сүзләр шагыйрь әйтергә теләгән күренешне тулысы белән биреп бетерми. Шуңа күрә автор аны болай үзгәртә:

– Язып утырам. Төн. Кыш. Өермә. 
Шактый кыю кеше шикелле, 
Кемдер шакый тышкы ишекне. 
– Мин өйдә юк: күңел бүген дә 
Ерактагы туган җиремдә!

Хәзер инде Хәсән Туфан укучы күз алдына үзенең кышкы буранлы төндә иҗат итеп утыруын китереп бастыра. Ул беренче вариантта «Буран» дигәнен дә, «Өермә» дигәнен дә куллана. Ә алар исем буларак бер- берсенең синонимнары булып тора. Шуңа күрә беренче вариантта шагыйрь күбесенчә буран турында язган булып чыга. Ә икенче вариантта инде автор болай кабатламый. Хәзер инде һәрбер атау җөмлә яңа мәгънә аңлата һәм аларның нәкъ менә шул урында торуы кирәк тә, мәҗбүри дә кебек тоела. Алда әйтеп үтелгән строфаның беренче юлындагы атау җөмләләрнең мәгънәләренә игътибар итик: 
– Язып утырам. Төн. Кыш. Өермә… 

Күпме мәгънә! Бер строфада әйтеп бирелә торган мәгънәне шагыйрь бер юлга сыйдырган. Бу инде аның зур осталыгы, туган телебезне бик нечкә сиземләве турында сөйли. 


Алтын приискасындагы эшче кебек 

Шигырь вариантлары безгә Хәсән Туфанның үз әсәрләрен ни дәрәҗәдә тырышып эшләвен ачык күрсәтә. Еш кына автор үзенә кирәкле бер сүзне табу өчен, алтын приискасындагы эшче кебек, әллә никадәрле сүзләрне актарып, тикшереп чыга; алар арасыннан иң уңышлысын тапкач кына, аны төрле яктан карап, һәрбер төсмеренә игътибар итеп, һәр төсмерен үлчәп эш итә. Бары тик менә шундый бик катлаулы хезмәт нәтиҗәсендә генә шагыйрь сәнгатьчә эшләнеше ягыннан әдәбият тарихына кереп калырлык әсәрләр иҗат итә. 

Әнвәр Шәрипов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев