Логотип Идель
Әдәбият

Ак күгәрчен

Ак күгәрчен, ак күгәрчен, Оч күкләргә, Күк сөйләсен Тынычлыкны тансыклавын.

Лилия Фәттахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТЕЛӘК

Каләм төште кулдан. Күңел боек.
Җаннар тора исәнгерәп... оеп.
Каләм түгел, корал төшсен иде
Канкоешлы бу мәхшәрдән туеп...

Тоеп Җирнең бары бер икәнен,
Тоеп Күкнең бары бер икәнен,
Тоеп Гомер бары бер икәнен...
Йөрәк белән тоеп...

Һәм тын калып Дөнья, тынып калып,
Җиңел сулап, иркен сулу алып,
Киләчәккә сөеп баксын иде.
Кургашындай шомнар таралсыннар,
Күктә ак болытлар аксын иде...

Һәм төшмәсен иде кулдан каләм,
Һәм төшмәсен иде башка бәла.
Һәм төшмәсен иде бәддогалар...
Раббым, жәллә.

 

АК КҮГӘРЧЕН

Ак күгәрчен, ак күгәрчен,
Оч күкләргә,
Күк сөйләсен
Тынычлыкны тансыклавын.

Кара уйлар – кара болыт –
Кыскан Җирне
Кыршау булып...
Ак күгәрчен, оч күкләргә,
Караңгыдан алчы йолып.

Ак күгәрчен –
Якты уйлар –
Ерагайта шом иленнән.
Кеше булып,
Кеше сөеп
Яши башлыйк без бүгеннән.

Оч уйнаклап аяз күктә,
Ак күгәрчен –
Ак өметем.
Аңлыйк без дә,
Аңлыйк тизрәк –
Җир – бердәнбер,
Җир – бербөтен.

БӘХӘС
(мәсәл)

– Әһә! – диде Телевизор, күргәч
Интернетның кечерәеп калганын. –
Иреклемен, диеп кем масайды?!
Кем ул хаклык җиңәр, диде ялганны?

– Җиңелеп тә җиңеп була, – дип куйды
Ирек тәмен татып калган көндәше. –
    Баллы ялган тешкә тия башлагач,
Табиб эзләп чабар әле өйдәшең!

PS. Ак-карага бүлеп куйгач дөньяны,
Хакыйкатьне табу кыен шул аны.
Тик шунсы хак: ялгыш уйның кодрәте
Ялгыш юл чатында учак көйрәтә.

***
«Бүген Җирнең
Галәм куенына
сыенасы килеп торган чагы...» –
    диеп тамды язгы тамчы. Иңрәп.
Тамчы чыңы – Галәм чаңымыни?! 
Сискәндереп... җиңә.
Җиңә сүзсез.
Җиңә хәят булып.
Хәят – иң зур бүләк.
Яшькә буылып,
Җирнең өнен тыңлыйм –
Тып-тып тибә йөрәк.
Тып-тып атлап киткән
нарасыйдай –
Ул яклаучы көтә.
Беләм, йөрәк, беләм,
Синең юлың Җирнең –
газиз җирнең –
үзәгеннән үтә...
Әллә шуңа,
Үзәгеңә үтә
Җирне үгисетү.
Бердәнбер Җир лә ул...
Мөмкин аннан бары
Бакыйлыкка үтү.

Бүген җанның 
Галәм куенына
сыенасы килеп торган чагы...

 

БЕЗ ШУЛАЙ УЙЛЫЙБЫЗ, Ә ХОДАЙ?

Кыл урталай бүленде дә дөнья
Каршы якка гаеп-пычрак ата.
– Корал – көчебез, – ди кайберәүләр.
Кайберәүләр өчен бу сафсата:
– Көч – коралда түгел!
– Юк, коралда!

Без шулай уйлыйбыз, Ә Ходай??

– Көчне җиңә бары тик көч кенә!
Һәм урнаша тәртип.
– Нинди тәртип?!
Тәртип булган җирдә хөр сүз яши.
Яши бирә тәнкыйть.
– Тәнкыйтькә дә тәртип кирәк!
– Тәртипкә дә – тәнкыйть!

Без шулай уйлыйбыз, Ә Ходай??

– Дошманың бар җирдә, бар – дустың.
Дошманнар астыртын, дуслар сак.
    – Дошманнар булмый ул, әгәр дә
Кешегә арт түгел, баш борсак.
    – Дошмансыз дөнья юк!
– Ә булса?!

Без шулай уйлыйбыз,
Ә Ходай?..

 

ҺӘР ЯЗ САЕН...

Һәр яз саен яшел хәтфә үлән
төртеп чыга
Җирнең йөрәгеннән.
Бөре тула терек суты белән...
Җырлар туа...
Һәр яз саен
Шушы Җирнең йөзе
(Кара йөзе түгел, Ана йөзе!)
Чүп-чар белән тула...
Ниләр генә ыргытмаган аңа
Җирнең улы. Кызы!
Һәр яз саен
Җир йөзенә ята
Тирән генә сызык...
Һәр яз саен
Гаҗәпләнеп карый
Безгә нәни үлән:
«Яхшылыкка була икән әле
яман белән түләп!
Һәр яз саен тәрәз-пәрдәгезне
юып, җилләтәсез.
Пакьләү көткән уртак йортны гына
һаман чирләтәсез...»

...Һәр яз саен ташып тына елга,
Агып китә чүп-чар.
...Күңелдәге ташны кая ташлыйк?
Ашлы Җирдә – язлар...

ГАДӘТ
(мәсәл)
Каешланып беткән иске Камчы
Вәкарь белән Хезмәтчегә дәшә:
– Кадер-хөрмәтеңә канәгатьмен,
Искердем мин синең сыртка төшә-төшә.

– Әйе-әйе, хуҗам-хуҗакаем,
Түрдән булыр урның, һәрчак түрдән!
Син булганда гына күңел тыныч,
Йортым-җирем исән, холкым күндәм, – 

диеп тезгән карт Хезмәтче тиз-тиз,
Башындагы кутырларын кашый-кашый.
Бил бөгәргә гадәтләнгәч кече яшьтән,
Хәзер анда ми урнына – камчы башы.

PS. Сүз ахыры кыска булыр, әйтмим нигә.
Һәркем үзе тәмамласын. Әйтми генә...


Нотык
(мәсәл)

Алдарстан дәүләтенең төп Алдары
Төрдәшләрен җыеп нотык тота:
– Ашлы җирнең туфрагында, туганнарым,
Нинди орлык чәчсәң, шунсы шыта.

Ышандырыйм дисәң үз-үзеңә,
Сөйлә башта синнән көткән сүзне,
Тынычлансын халык аны ишетеп,
«Дөрес» ялган ул шәп буа күзне.

Мең алданып, мең кат ышансыннар,
Уйлап торыр ара калдырмагыз.
Шик кердисә кеше күңеленә,
Шартлап сынар сезнең кабыргагыз.

PS. Алдарларга иярсәгез карусыз,
Ул арбада ерак микән барырсыз?..

***
«Ахырзаман, – дибез. – Һәр сыйфаты
туры килеп тора. Менә хикмәт!»
Һәм шуннан соң... тәүбә итәбезме??
Китәбезме туры юлдан ипләп??
Шулай булса кана!
Шулай булса,
Гел кирегә китмәс иде дөнья,
Гөлбостанның гөләпләре чирләп,
Тоташ энә булып кипмәс иде.
Акны ак дип әйтүдән дә куркып,
Азап чикмәс иде адәм заты,
Чүкмәс иде черек нигезләргә,
Инсан дигән горур атын сатып...
«Ахырзаман...», – дибез.
Буп-буш сүзләр
томан кебек тарала да бетә...
Сез дә сизәсезме??
Җир йомгагын,
һич аямый,
Елгыр заман сүтә...
Тәүбә... тәүбә...


ТУРЫЛА!

Юлларыңны йөрәгеңә карап
Турыла син... Йөрәк укларына!
Кемнең барлыгына дертләп куяр,
Һәм сискәнер... кемнең юклыгына.

Юклык ешлыгында дөм-караңгы.
Кемнәр адашмаган ул ешлыкта??
Кемнәр хаталардан сукмак түшәп
Килеп егылмаган шыр бушлыкка?!

Ә син саклан кабат ялгышудан.
Кабаланмый гына ашык, яме.
Икебезгә тик бер сорау хәзер:
«Йөрәк угың миңа төбәлгәнме?»


КУЛЪЯУЛЫК БИР ӘЛЕ МИҢА, ӘНИ

Кулъяулык бир әле миңа, әни.
Зур кызыңның күңеле тулган мәле.
Суык тигән бугай, диярмен дә...
Син ышанган булып торчы, яме.

Күрмәмешкә салыш керфегемнән
Тәгәрәргә торган әрсез яшем.
Беләсең ич, ни гомерләр инде
Күңелем тулы сагыш белән яшим...

Кулъяулык бир әле миңа, әни, –
Сытык көннәремдә юклык тәме.
Яшьле уем төреп кулъяулыкка,
Ерагырак яшереп куйыйм, яме.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев