Логотип Идель
Әдәбият

Ак халатлы яшьлек (Нәсер)

Шунда эшләгән бер ел эчендә булган вакыйгалар әледән-әле искә төшә, яңара. Мәсәгутне сагыну түгелдер бу, яшьлекне сагыну, картлык ностальгияседер.

Руфинә Фәттахова – медицина фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган табибәсе, җәмгыять, медицина темасына күп санлы мәкаләләр авторы, телевидениедә медицина темасына тапшырулар алып баручы, язучы Нурихан Фәттах хатыны. Нурихан Фәттахның «Мөдир Саҗидә» повесте төп герое да. Соңгы арада ул үзе дә кулына каләм алды. Табиблык чорын бәян иткән әсәреннән өзекләрне «Идел» укучыларына да тәкъдим итәргә булды ул.  

«Шизофрения»

Уфада медицина училищесын тәмамлап кайткач, мине Яңавыл район үзәгеннән кырык-кырык биш чакрым ераклыктагы Мәсәгут авылына фельдшер-акушерлык пунктының мөдире итеп эшкә җибәрделәр. Шунда эшләгән бер ел эчендә булган вакыйгалар әледән-әле искә төшә, яңара. Мәсәгутне сагыну түгелдер бу, яшьлекне сагыну, картлык ностальгияседер.

Эш сәгате иртәнге сигездә башлана, ләкин аны төгәл саклап булмый, төрле вакытта киләләр. Авыл кешесе иртә уяна, син йокыдан торганчы, ул инде хуҗалыгында эшләп арып бетәдер.

Кемдер ишек шакый. Бүгенгесе артык иртәләгән... Димәк, көтелмәгән берәр хәл килеп чыккан. Без әле йокыдан уянмаган да идек. Сикереп тордым, йөгереп барып ишекне ачтым. Ишек шакучы таныш түгел иде. Хәер, пунктка беркетелгән авылларда яшәүче бөтен кешене мин әлегә танып та бетермим.  Карап торуга таза гәүдәле, кояшта бите каралган урта яшьләрдәге матур гына ир-ат.

Кабул итү бүлмәсенә кердек. Мин халатны кидем (монысы гомерлек гадәт булып калды, әйтерсең, халат кимәсәң, син табиб түгел), көзгегә күз салып, чәчне төзәткәләгәндәй итеп куйдым да:

– Утырыгыз, сөйләгез, ни булды? – дип сорадым.
Утырды, ничектер кызарынып китте, сүз табалмаган кебек ык-мык итте.
– Бик иртә уяттым сезне, ачуланмагыз инде... Минем эшем шундый, көндез килә алмыйм, мин кайтканда инде эш көнегез беткән була...
Каян килгән монда шул хәтле итагатьле кеше? Моңа кадәр сау-сәламәт авыл егетләренең берничә мәртәбә «авырып» кергәләгәннәре бар иде, андыйлар белән ничек сөйләшергә беләм мин.

– Зарар юк, кем булып эшлисез соң, сер булмаса? – дип елмайгандай итеп, сорап куйдым.
– Ю-юк, нинди сер булсын, көтүче мин, авыл көтүен көтәм, – дип җавап бирде ул.
– Безгә ни йомыш, абый, нәрсә борчый сезне? – дип сорадым бу юлы җитди итеп.
– Апа (миннән ун-унбиш яшькә олыракларның да «апа» дип эндәшүләренә баштарак бик гаҗәпләнсәм дә, соңрак күнектем, бу хөрмәт итүне аңлата икән), миңа Яңавыл брачына күрсәтергә пичәтле кәгазь кирәк иде, – диде ул капыл гына.

Башта аңламый тордым.
– Ә, сезгә Яңавыл табибына күренергә юллама кирәк, алайса? – дидем аннары, җиңел сулап.
– Әйе, әйе, – диде ул сөенеп.
– Нәрсә дип язарга соң ул анда?
– Анысын сез яхшырак беләсез инде, мин белмим, – ди бу.
– Миңа бит кайсы табибка җибәрергә икәнен белергә кирәк. Күз врачы, теш табибы була, хирург, терапевт һәм башкалар, – дидем, бала-чагага аңлаткандай. –

Шуңа күрә мин кешенең кай җире авыртканын белергә тиеш.
Ул миңа кай җире авыртканын әйтмәде.
– Тирапеф дигәне ни була? – дип сорады.
– Анысы бөтен авыруларны белә торганы: йөрәк, үпкә, бавыр, бөер, ашказаны... Минем кебек...
– Тагын ниләр белә ул?

Аңлашылдыы... Үзен-үзе тотышы, нәрсәнедер яшерүе, бүтәннәр кебек ачылып сөйләшмәве, хәтта миңа – авыл фельдшерына, мөдир кешегә кай җире авыртуын әйтмәве, кызарынып-тирләп чыгулары – бөтенесе туры килә. Димәк, авышкан бу бичара, моңа психиатрга күренергә кирәк.

Яңавылда невропатолог бар, психиатр юк. Монысын төгәл беләм, чөнки район хастаханәсендә практика уздым. Фельдшер Уфага юллама яза алмый, невропатологка күренү өчен дә башта Яңавылда терапевтка керергә кирәк. Ләкин мин барыбер ниндидер диагноз язарга тиешмен бит. Аңлаттым моңа хәлне.

– Малай тыңламый минем! – диде бу капыл гына.
Әһә, бу кешенең бик үк нормаль булмавына менә тагын бер дәлил.
– Улыгызмыни? – дигән булдым, сүз югында сүз булсын дигән кебек.
– Әйе... – диде бу көрсенеп.
– Монысының миңа катнашы юк, чыбыркы белән бер-ике тамызып алсагыз, ефәк кебек булыр, элек шулай иткәннәр, хәзер балаларны бигрәк узындыралар, – дип сөйләнгәләп, урынымнан тордым. – Кич кереп алырсыз юлламагызны, язып куярмын.

Миңа психиатрия китабын актаргалап, диагнозны ныклап ачыкларга вакыт кирәк иде.

– Чыбыркы белән тыңлата торган малай түгел шул ул, – диде ул юаш кына. Шулай да, өстеннән авыр йөк төшкән кеше кебек сөенеп, рәхмәт әйтеп, чыгып китте.
Акушерка кыз да уянган иде инде. Мин әле генә булган сөйләшүләрне түкми-чәчми аңа да сөйләп бирдем. Ул берсүзсез минем диагноз белән килеште. Шул арада санитаркабыз килеп җитте. Керә-керешкә мыгырдана башлады: «Кичә кич кенә баскычларны ап-ак итеп юып киткән идем, таң тишегеннән нинди ирләр эзе бу? Нишләп аяк киеме белән керәләр пунктка!? Зоя апа барында болай кыланмыйлар иде». Берәр аныңча булмаган нәрсә күрдеме: «Зоя апа», – дип, элек эшләгән фельдшерны мактый башлый, ачу китергеч. Бераз тынычлангач, бөтенләй икенче тавыш белән:

– Кем килде? – дип кызыксына башлады.

Санитаркабыз Нәзирә миннән бер-ике яшькә генә олырак булса да, белмәгәне юк. Ул инде ике-өч фельдшер белән эшләргә өлгергән. Кайчакта Нәзирә үзен миннән акыллырак, белемлерәк кеше кебек тота. Әйтмәдем мин аңа кем килгәнен, әйтәсем килмәде. Аннан мин бит килгән кешенең исемен дә сорамаганмын.

– Сорамадым, кич килә ул, үзең күрерсең, – дидем.
– Мин бүген иртәрәк китәрмен дигән идем, синнән рөхсәт сорарга тора идем, – диде дә, гадәттәге эшенә тотынды.
Бездә санитарка булып эшләүдән тыш ул клуб та җыештыра, клубтагы кечкенә китапханәгә дә ул хуҗа, анда шахмат, домино уйныйлар, гәҗит укыйлар. Авылга килгән артистларны квартирларга урнаштыру да аның вазифасына керә икән. Дөрес, Уфа кебек зур шәһәрләрдән килүчеләр булмаган бу авылда, ә менә Ямадыга килгәннәр, ди. Ул анда хәтта Фәридә Кудашеваны да күргән, имеш.
– Кай җире авырта диде соң иртәнге абзыйның? – дип бераздан яңадан сорады ул, кызыксынуын яшереп тормыйча.
– Авыртмый! – дидем, төпченүенә ачуым килеп.
– Авыртмагач, таң тишегеннән нишләп йөри соң ул идән таптап, синең белән танышырга йөридер әле...
– Син нәрсә, Нәзирә! Авызыңны үлчәп ач! Җүләр көтүче белән танышырга мине кем дип белдең?!
– Ә-ә, Н. абыймыни?! Нишләп җүләр булсын ул?! Көтүче булган өчен кешене кимсетмиләр инде, – диде Нәзирә, бик аптырап һәм «җүләр»не яклап. Аннан кызыксынуын җиңә алмыйча, ялагайланып:
– Нигә кергән ул, әйт инде, Руфинәкәем, – диде.
– Юллама кирәк аңа Яңавыл табибына, алышына башлаган ул. «Малаем сүз тыңламый», – ди.
– Ә-ә, әйтәм Ф. апа аннан китәргә йөри дип сөйлиләр... Аерылсалар, кызлары жәл инде, үги булса да, Н. абыйны бик ярата ул. Безнең күршедә генә яши алар. Н. абый бик әйбәт кеше ул, хатын-кызлар ягына гына рәтсез диләр... – дип ушны алды Нәзирә.
«Тыңлаусыз малай»ның нәрсә булуын шунда гына аңладым мин. Психиатрия китабының кирәге калмады. Безгә көллияттә (соңрак хәтта институтта да) сексология дигән фәнне, гомумән, укытмадылар. «Импотенция» дигән сүзне беренче тапкыр «Иностранная литература» журналын укыганда очраттым ахрысы. 1968 елда басылган «Малая медицинская энциклопедия» җыентыгында да секс турында бер сүз дә язылмаган иде.

 

Сихер

Мәсәгуттә фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән чакларым. Нэля – акушерка. Ул Элеонора исемле украин кызы, ә без аны, ни сәбәпледер, Нэля дип йөртә идек. Фельдшерлык пунктының такта белән бүлеп алынган бер почмагында яшибез. Көннәрдән бер көнне Галя исемле укытучы кыз безнең янга яшәргә күчте. Моңа кадәр яшәгән йорт хуҗасы белән сүзгә килгәннәр дә, тегесе кызны бүтән үз өендә яшәтергә теләмәгән.

Галяның безнең янга күченүен санитаркабыз бер дә ошатмады, җае чыккан саен аны хурлап, берәр сүз кыстырырга тырышты.

– Нәзирә, нишләп син Галяны өнәмисең? – дип сорадым бервакыт.
Нәзирә җавап бирмәде, үз эшен дәвам итте. Пунктта кеше дә юк, мин үз урынымда китап актаргалап тик утырам. Күңелсез. Тагын сүз башладым:
– Карале, Нәзирә, Галя – рус кызы, ә үзе татарча шул хәтле матур сөйләшә, шаккатам, ничек өйрәнгәндер, сорарга кирәк әле, – дип куйдым.
Нәзирә миңа таба борылды, аннан тузан сөртә торган чүпрәген бер кулыннан икенче кулына күчергәләп торды да:
– Кем әйтте сиңа Галяны рус кызы дип?
– Беркем дә әйтмәде.
– Ник алайса рус кызы дисең? Уйнаштан туган чуаш кызы ул, бик беләсең килсә! – диде. Ярар, шуның белән сүз бетте ул көнне. Шулай итеп, өч милләт – татар, чуаш һәм украин кызы тату гына бергә яши башладык.

Яңа еллар узып, көннәр озыная башлагач, Галя безгә бер үтенечен әйтте. Мәсәгуттән күп булса, биш-алты чакрым ераклыктагы бер авылда аның әнисе яши икән. Галя, өчәүләшеп әлеге авылга барып кайтуыбызны үтенде. Шул ук көнне кайтуны күздә тотып, юлга бик иртә чыгарга кирәк икән. Аннан соң иртән кар өсте каты була, җиңел генә барып җитәрбез, имеш. Әнисеннән бер-ике мендәр сорарга уйлаган. Бу көнгә кадәр Мәсәгуттә яшәп, бер мәртәбә дә әнисе янына бармаган да, аның турында сөйләмәгән дә икән. Мендәр кирәкмәсә, әле дә бармас иде, чөнки әнисенә үпкәсе бик зур икән. Ни өчен икәнен төгәл генә белмим, үзенең әтисез тууы, уйнаштан туган булып рәнҗетелеп үсүе сәбәп булгандыр, бәлки.

Безгә нәрсә, кызык кына булсын. Чит районга (әллә Борай, әллә Калтасы – онытылган), ят авылга барып кайту күңел ачу гына инде, сөенеп риза булдык. Ял көнне иртә белән җыенып чыгып та киттек. Ул авыл, турыга барсаң якын гына, ә әйләнгеч чын юлдан барсаң сигез-тугыз чакрым икән. Без туры киттек. Кояшлы яп-якты көн. Кар ап-ак, җем-җем итеп тора. Җир өсте тигез түгел, төрле биеклектәге калкулыклар – бер менәсең, бер төшәсең. Текәрәк җирдән пәлтә итәгенә утырып шуып кына төшәбез, күңелләр күтәренке, туктаусыз көлешәбез. Галя алдан бара. Кыяфәте борчулырак кебек. Ашыйсы да килә башлады, мин сәгатькә күз төшереп алдым. Өйдән чыкканга ике сәгатьтән артык вакыт узды, авылның исе дә сизелми.

– Галя, син авылга кадәр биш-алты чакрым гына дигән идең, без инде ике сәгать киләбез, авыл һаман күренми... – димен.
– Әйе, биш-алты чакрым ул, ну бит җир тигез түгел, линейка куеп үлчәсәң, алай гына түгелдер әле ул, – дип көлгән булды ул. Ләкин күзләре бер дә көлми, борчулы. Мин шикләнә башладым: көпә-көндез аяз көндә адаштык түгелме соң? Кояш та шикле рәвештә икенче якта кебек, кар да йомшара төште – аяк бата башлады. Нэля куркуга төште.
– Әйдәгез кайтыйк, мин арыдым, – дип киреләнә башлады.
– Паникага бирелмәскә! – дип Галя, рус әдәбиятыннан ниндидер шигырьме, цитатамы да китерде хәтта.
Кисәк кенә Нэля:
– Карагыз, этләр! – дип, гомергә эт күрмәгән кеше кебек ачыргаланып кычкырды да, кирегә йөгерә башлады. Ул төртеп күрсәткән якка карагач, без барасы юлыбызга аркылы төшеп туктап калган бер төркем «эт» күреп алдык.

Галя коточкыч тавыш белән:
– Тукта, тукта, дим мин сиңа! Нэля, алар эт түгел, бу бүреләр! Йөгерсәң, синең артыңнан ташланачаклар! – дип кычкырды.
Нэля туктады, безгә табарак елышты, иреннәре калтырый, йөзе ап-ак булган. Без бер таучык өстендә, бүреләр чокыр аша икенче таучыкта туктап калган. Бөтенесенең дә гәүдәләре китеп барган кебек бер якка караган, башларын безнең якка борганнар. Без тавышланып аларның игътибарын үзебезгә җәлеп иткәнбездер ахрысы. Торабыз тораташтай катып, кайбер бүреләр гәүдәләре белән безгә таба борыла да башлаган сыман, әллә күзгә генә шулай күренде микән.

«Беттек!» – секунд эчендә баштан әллә нинди уйлар узды, өзгәләнгән гәүдә, битләрем бигрәк җирәнгеч булыр инде дигән пошыну йөрәкне өтеп алды. Шулвакыт Галя чуашча акрын гына нидер шыңшый-көйли башлады – әллә елый, әллә җырлый – аңламассың. Мин дә, үзем дә сизмәстән, татарчалап Аллаһка ялвара башладым. Гадәттә, без Ходай Тәгаләне имтихан алдыннан гына искә төшерә идек. «И, Ходаем, Аллакаем, тел ачкычлары бир», – дип ялварабыз да, имтихан биреп чыгу белән онытабыз, тел ачкычлары бирүенә рәхмәт тә әйтеп тормыйбыз.

Бер бүре безгә таба борылып җиргә утырды. Монысын бик ачык күрдем. Мин хәзер кычкырыбрак, карт әбиләр Коръән укыган кебек «җырлап» дога кыла башладым. Нинди дога?! Белмим бит мин бер дога да. «Бисмиллаһи рәхмәни рәхим», – дип кабатлыйм да аннан кайчандыр, кемнәндер ишеткән «Лә-илаһа-иллаллаһ»ны шактый кычкырып җырлыйм. Галяның да тавышы көр чыга башлады, сүзләрнең ниндидер үзенә бер төрле көе-мотивы, ритмы да бар сыман. Ә Нэля каткан да калган, менә-менә аңын җуеп егылыр кебек. Бераздан икенче бүре дә җиргә утырды. Монысын да ачык күрдем. Галя һаман да кычкырып үзенең догалыгын җырлый иде.

Бүреләр кайсы утырган, кайсы баскан килеш, безнең «концерт»ны тыңлады-тыңлады да, тавыштан тәмам туеп микән инде, акрын гына үз юллары белән китеп барды. Алар күздән югалу белән, карга бата-чума, кирегә элдердек. Сәгатькә карамадым, бик тиз кайтып җиттек шикелле. Галя, бу вакыйганы берәүгә дә сөйләмәгез, дип ялынды.

– Зинһар кешегә сөйләмәгез инде. Мине болай да: «Сихерләр белә икән», – дип сөйлиләр. «Сихерләп кешене боза, дошманын чиргә сабыштыра, иреннән биздерә», – дип тузга язмаган сүзләр йөри бит халык арасында. Бу вакыйганы ишетсәләр, авылда яшәрлек итмәсләр... Мин бит совет мәктәбендә укыган кеше, каян белим ди сихерне.

Галяга сүз бирдек – бер кешегә дә сөйләмәдек. Ә хәзер сөйләсәм дә гөнаһ булмас инде.

Бу хәлләрне күптән оныткан идем. Әле менә «Идел»нең октябрь санында Галимҗан Гыйльмановның бүреләр турындагы хикәясен укыгач, барысы да исемә төште, аерым детальләренә кадәр бүгенгедәй күз алдына килде. Бәлки «безнең» бүреләр тук булганнардыр, белмим. Ә бәлки, чыннан да, Галяның ниндидер сихер сүзләре булгандыр, шуның файдасы тигәндер. Ни генә булмасын, бүреләр безгә тимәделәр.

 

Беренче эш көнем

Институт тәмам. Бүген безнең төркем ректор бүлмәсенең ишек төбенә җыелды. Комиссия әгъзалары кабинетка берәмләп кенә чакырып кертеп әңгәмә үткәрә, кемнең кайда, нинди белгечлек буенча эшләячәген ачыклый. Күпләребез нинди өлкәдә эшләячәгебезне хәл иткән идек инде. Коридорда ыгы-зыгы, имтиханга кергәндәге кебегрәк. Ул елларда институт тәмамлагач, кая җибәрсәләр, шунда өч ел эшләү мәҗбүри иде. Каядыр җибәрерләр дип борчылмыйм, чөнки мин кияүдә, балам бар, ирем югары белемле, димәк, Казаннан читкә җибәрмәячәкләр.

Шулай чират көтеп, таптанып торганда, безнең арада бер апа күренде. Һәркем янына килеп сөйләшә, кая китүләре белән кызыксына бу. Мине дә читләтеп узмады.
– Сез Казанда каласызмы? – дип сорады миннән.
– Әйе, – дидем.
– Нинди белгечлек буенча эшләргә уйлыйсыз?
– Әлегә әйтә алмыйм, – дигән булдым.
– Фтизиатр булырга теләмисезме? – ди бу.
– Юк! – дип кырт кистем дә, сүз беткәнне белдереп, борылып бастым.

Нинди фтизиатр, психиатр?! Төрле ыбыр-чыбыр: күз, колак, борын, тамак авырулары белгече булырга алты ел укыдыммыни мин?! Хирург булам, һичъюгы, акушер-гинеколог булсаң да ярый! Лечфак тәмамлаган отличниклар группасыннан ла мин! Әмма китми генә бит бу «бәйләнчек» апа янымнан, беләсе килә «серемне». Шулвакыт бөтен нәрсәдән кызык эзләүче Андрей исемле егет, авызын ерып:
– Руфинә атаклы хирург булачак, – дип әйтеп куйды. Ул безнең әңгәмәне ишетеп торган икән.
– Ә, бик әйбәт, бездә хирурглар җитми, кил безгә эшләргә! – ди апа.
– Туберкулезга операция дә ясыйлармыни? – дип гаҗәпләнеп сораганымны сизми дә калдым.
– Әйе, бу яңа өлкә – торакаль хирургия! Иртәгә фәлән җиргә кил, мин хастаханәнең баш табибы. Танышырсың, ошамаса – үзең теләгән җиргә китәрсең. Бүсер, сукыр эчәк кебек операцияләрне хәзер авылда да ясыйлар, – дип төрттереп алды да, китеп тә барды.
Мин, килермен, дип сүз бирдем.

Икенче көнне бардым күрсәтелгән адрес буенча. Башта моның хастаханә икәнлегенә ышанмый да тордым әле. Ничә еллар буе Казанның төрледән төрле клиникаларында булдык, әммә бу бинага килгәнемне хәтерләмим. Бүгенге көндә ул йорт Карл Маркс урамындагы Сәнгать музее. Революциягә кадәр генерал-губернатор резиденциясе булган, 1920 елдан башлап, 1964 елның көзенә кадәр анда туберкулез авырулары дәваланган.

Мине ягымлы каршы алдылар. Шунда ук баш табиб бүлмәсенә озатып куйдылар. Кабинетта минем яшьләрдәге җирән чәчле ир-ат та бар иде.
– Сез эшләячәк хирургия бүлегенең мөдире В.А., – диде баш табиб.
Аннан:
– Сезнең карамакка яңа табибә, таныш булыгыз... – дип миңа ишарәләде һәм: – Минем ашыгыч барасы җирем бар, бер-ике сәгатьтән иркенләбрәк сөйләшербез, – дип урыныннан кузгалды.

Нишләптер «җирән чәч» тә нык ашыга иде. Бу мине шунда ук палатага алып керде.
– Менә сезнең яңа докторыгыз – Руфинә Мәгъсүмовна. Таныш булыгыз, – диде дә чыгып китә башлады.
Мин нидер әйтмәкче булып авыз ачуга: «Соңрак, соңрак... Миңа операциягә керергә вакыт. Обходтан соң ординаторлык бүлмәсенә кереп, авыру тарихлары белән таныша торыгыз», – дип юлында булды.  

Палата бик зур, тыгызлап тимер койкалар тезелгән. Бөтен авыруларның күзе миндә. Бер карават әллә ничек, ишеккә каршы аркылы тора, урын җитмәгәнгә вакытлыча гына куелган кебек. Караватта утырган ап-ак чырайлы урта яшьләрдәге ир-ат зур зәңгәр күзләре белән миңа текәлде. Аның янына якынрак барып, хәлен сорадым. Сорамасаң да күренеп тора, иреннәре күгәргән, карашы өметсез.
– Начар... – дияргә генә өлгерде.

Шул мизгелдә авызыннан ыргылып кан китте һәм минут эчендә мине баштан-аяк кан белән коендырды. Ул арада табиблар җыелды, системасын күтәреп, шәфкать туташы килеп керде, ыгы-зыгы башланды. Миңа игътибар итүче дә юк дияр идем, алай ук булмаган икән: ак халатлы картрак кына бер апа мине ияртеп, ванна бүлмәсенә алып керде, юынырга кушты. Бераздан коры киемнәр алып керде. Авыру кешене юаткандай: «Була инде андый хәлләр, менә монда ятып тор, бигрәк төсең качкан», – дип тар бүлмәгә озатып та куйды.  

Бераздан очраштык без баш табиб белән. Мин аңа институт тәмамлагач безгә бер ай ял бирелгәнен әйттем. Шушы көннәрдә ирем белән ялга китәчәгебезне белдердем.
– Юлламагыз бармы соң? – дип сорады ул.
– Юк, – дидем.
– Шулай булгач, бер ай эшләп алсагыз, яхшы булыр иде. Ял вакытында үз акчаң булса, рәхәтләнеп тотасың аны, һәр вак-төяккә иреңнән акча сораганчы, үзеңнеке булса әйбәт бит инде, – диде.

Кыскасы, күндерде ул мине бер ай эшләргә. Нурихан да сөенеп риза булды. Бер ай эшләдем, аннан, Сочида ял итеп кайткач, диплом алганчы эшләп торыйм дип кенә, яңадан бу матур йортка киттем (ул елларда дипломны бер ел эшләгәннән соң гына кулга бирәләр иде). Шул килүемнән бүтән беркая да китмәдем. Гомер буе эшемне яратып эшләдем.

 

Ломка. Нәрсә соң ул?

Институттан соң ике ел эшләгәч, профессор Берк Мазур миңа аспирантурада укырга тәкъдим итте. Фән дөньясына чумдым. Шул бирелгән өч елга сыеп, кандидатлык диссертациясен яклагач... эшсез калдым. Дөресрәге, миңа Төмәннең медицина институтына доцент булып китәргә дигән боерык килде. Казанда гап-гади табибә булып эшләргә дә рөхсәт юк. Шуннан киттем Мәскәүгә, Сәламәтлек саклау министрының үзенә. «Төмәнгә китә алмыйм, ирем риза түгел, кечкенә балабыз да бар», – дидем. Министр мине тыңларга да теләмәде.

– Өч ел буе хөкүмәт акчасына белем арттырдыгыз, без әзер кадрларны әрәм-шәрәм итеп утыра алмыйбыз! – дип чыгарып ук җибәрде.
Кайттым, нишләргә дә белгән юк. Бераздан үзебезнең министрлыктан «Медицина көллиятендә укыта» дигән ялган документ алып, Мәскәүгә җибәрдем дә үзем эшләгән хирургия бүлегенә киттем. Ләкин анда штат тулы иде инде. Миңа Биектау районында урнашкан Каменка хастаханәсенә барырга киңәш иттеләр. Әллә ни борчылыр нәрсә күрмәдем, ни әйтсәң дә, бу хастаханә Казан ГИДУВының (табибларның белемен күтәрү институты) кафедра базасы  да бит әле.

Каменкада бик теләп кабул иттеләр. Яшь табиблар юк дәрәҗәсендә, күбесенчә пенсия яшен күптән узган өлкән яшьтәгеләр эшли икән биредә. Табибларга монда, гомумән, кытлык, диделәр. Мине хроник авырулар дәвалана торган иң авыр бүлеккә куйдылар. Терелүдән өметләрен өзгән, эчүгә сабышкан авырулардан башка, төрмә юлын таптаган усал, тәртипсез бәндәләр, төрле әтрәк-әләм дә җитәрлек иде анда. Яңарак авырып киткән авыру бу бүлеккә эләксә, аңа никадәр генә тырышып туберкулез авыруыннан терелеп була дип аңлатсаң да, палатадашлары бер-ике сүз белән шунда ук ул кешенең бөтен ышанычын юкка чыгара. «Менә, миңа кара, инде ун еллап дәваланам, ләкин терелә алганым юк әле!» – дисә, яңа авыру ышана, аның рухы сына. Ул хроник авыру үзенең вакытында дәваланмавын, режим бозуларын сөйләп тормый, билгеле.

Бүлек мөдире 40-45 яшьләрдәге чибәр генә ханым, үзе Каменканың партоешма секретаре дә икән. Авырулар белән дә, персонал белән дә яхшы мөгамәләдә иде ул. Үзара аңлашып, тыныч кына эшли башладык.

Күп тә үтмәде, мине бик тетрәндергән, кешеләргә күзне ачыбрак карарга мәҗбүр иткән бер вакыйга булды. Палатага бер авыруны салдылар. 40 яшьтә. Монысын төгәл хәтерлим, чөнки беренче танышуда ук ул көлемсерәп, шул турыда әйтте һәм: «Юбилей икәнлеген искә алып, минем бер үтенечемә колак салсагыз иде, доктор», – дип өстәп куйды. Тавышы йомшак, үзен тотышы дәрәҗәле дип әйтимме, зыялырак сыман иде.

– Әйтеп карагыз үтенечегезне, мин булдыра алырлык микән, – дидем сагаеп.
– Доктор, мин морфинист. Күптәннән. Наркотигым бетте. Иртәгә китерергә тиешләр, ләкин иртәгәгә кадәр көтә алмыйм, ломка башланачак, аңлыйсызмы? Миңа бер ампула морфий кирәк, үтичкә, – диде.

Бу сүзләрне ул күзгә туп-туры карап, өметләнеп, ялварып әйтте. Мин имәнеп киттем, телсез калдым. Нәрсә-нәрсә, мондый үтенеч булуы нинди табибның башына килсен ди инде? Бераздан үземне кулга алдым кебек.

– Аңлавын аңлыйм, ләкин каян алыйм мин морфийны? – дидем.
Дөресен генә әйткәндә, ломка дигән сүзне беренче ишетүем, «тере» наркоманны да беренче күрүем иде. Кайдадыр наркоманнар булуын, аларның акча өчен кеше үтерүләрен, квартир талау кебек җинаятьләр кылуларын күп сөйләделәр укыганда.

– Бүлек мөдире белән киңәшеп карыйм, бәлки берәр чарасы табылыр, – дигән булдым.
Аннан өлкән коллегама барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем.
– Хәзер наркоманнарны наркотик белән тәэмин итәсе генә калды! – диде бүлек мөдире көлемсерәп.
– Кызганыч бит. Шул ломка дигәннәреннән кеше үлә ди бит (анысын миңа авыру үзе аңлатты)...
– Сез нәрсә, Руфинә Мәгъсүмовна, төрмәгә утырасыгыз киләмени, бик куркыныч эш бит бу! Теләсәм дә ярдәм итә алмыйм, безнең бүлектә, гомумән, наркотик юк, – диде мөдир, бу турыда сүз тәмам икәнен аңлатып.

Чынлап та, бераздан авыруның хәле начарлана башлады. Без кергәндә бу авыруның бөтен тәнен көзән җыера, йөзе кыйшайган, битеннән салкын тир ага, ул авыртуга чыдый алмыйча, җан тетрәткеч итеп ыңгыраша иде. Мөдир кушуы буенча авыруга магнезия кададылар. Аз гына вакытка авыртуы басыла төште кебек.

Авыру ялвара, зинһар коткарыгыз, үтермәгез, ярты гына ампула морфий, морфий, дип өзгәләнә. Бүлек мөдире дә йомшарды:
– Бар әле тиз генә хирургия бүлегенә, бәлки Фәлән Фәләнович әмәлен табар, тәҗрибәле хирург ул, – диюгә, очтым гына икенче корпуска.

Минем кыяфәтне күреп, аптырап калган хирургия бүлеге мөдире:
– Баш табибтан рөхсәт кәгазе алып килсәң, бирермен бер ампула, ләкин тиз йөре, куркыныч нәрсә ул ломка, – диде.
Бирмәде рөхсәт кәгазен баш табиб. Мин әйләнеп килгәндә, авыруның аркасы дуга кебек бөгелгән, күзләре акайган, ләкин әле аңында иде. Ялвара-ялвара безнең кулда җан бирде бу бичара.

Каменкада эшләү дәверендә күп күрдем мин наркоманнарны, төрлесен күрдем, ләкин башка беркайчан да ломка дип аталган коточкыч газаплы үлем белән үлгән кешегә юлыкканым булмады.

Чаңгы ярышы

Еллар узу белән сугыш инвалидлары кимеде. Каменкада бу авырулар өчен алтмыш урынлык бер бүлек кенә калды. Комиссия артыннан комиссия килә башлады, картларга тиешле шартлар тудырылды. Бу бүлектә эшләүче персоналга да тынычрак иде – картлар тәртипле, режим бозучы юк. Палаталар иркен, коридор якты, чиста.

Туксанынчы еллар иде. Мин инде күптән кафедрада ассистент булып эшлим, бер үк вакытта диагностика бүлегенең мөдире дә. Ул елларда безгә аена ике тапкыр төнлә дежур тору мәҗбүри иде. Каменкада өчәр катлы ике корпус, һәр корпуста бер табиб дежур тора. Мин, гадәттә, үзем эшли торган һәм инвалидлар бүлеге урнашкан беренче корпуста дежур торам. Кичексез ярдәм күрсәтелергә тиеш авыруларны көндез үк, табиблар киткәнче барлап куясың, кичен бөтен бүлекләрне урап чыккач, язу-сызу эшенә утырасың. Вакыт калса, бераз ял итеп, китап укып утырырга да була. Кайчакта төнге медперсонал белән чәй эчеп, сөйләнгәләп утырган чаклар да булмады түгел. Шәфкать туташлары төнлә йокламый, алар үз урыннарында булырга тиеш. Табиблар өчен дежур бүлмәләр каралган, диван яки караватлары да бар, эчке телефон куелган – шәфкать туташы шылтырату белән, без инде аяк өстендә. Тынычрак вакытта төнге алар да, башын өстәлгә куеп булса да, черем итеп ала, билгеле.

Шулай бервакыт, урта яшьләрдәге шәфкать туташы белән сөйләшеп утырабыз. Ул озак еллар хастаханәнең өлкән шәфкать туташы булып эшләде, инвалидлар бүлегендә күптән түгел генә эшли башлавы.

– Сез беркайчан йокламыйсыз ахрысы, Мария Ивановна. Никадәр йомшак басып килсәм дә, шунда ук башыгызны күтәрәсез.
– Алай ук түгел, Руфинә Мәгъсүмовна, йоклап китәм мин, хәтта төш күрәм, – ди бу. – Ләкин инде менә күпме гомер узды, биредә һаман бер үк төш керә.
 Миңа кызык булып китте.  
– Нәрсә керә инде төшегезгә? – дим.
– Чаңгы ярышы. Ләкин беркайчан да беркем узышмый, атлап кына йөри.
– Кемнәр йөри соң чаңгыда?
– Төрлесе була, – ди бу, – оныклар, табиблар, кайчакта күршеләр, кайчакта картлар. Шунысы кызык, беркайчан беркем сөйләшми, чаңгы тавышы гына ишетелә, тәмам аптырадым, – дип көрсенеп куйды.

Бераздан без тагын бу шәфкать туташы белән бергә туры килдек. Бераз сөйләнгәләп утыргач, мин шаяртып:
– Тыныч йокы, чаңгы ярышлары күңелле узсын, – дип китә башладым.

 Мария Ивановна көлә:
– Бетте бит ярышлар, – ди.
– Беттеме? Ничек алай? – дим.

Баксаң, хастаханәнең сугыш инвалидлары өчен булган бердәнбер бүлегендә авыруларга күннән тегелгән күн табанлы тәпкәләр бирәләр иде. Бабайларыбыз иртәнгә таба, менә шул каты каталарын линолиум җәелгән идәннән шуыштырып, таба бер-бер артлы «чаңгы ярышы»на, ягъни бәдрәфкә йөриләр икән...
 
 Төнге дежур

Кичке обходларны тәмамлап, авыру тарихларына тиешле күрсәтмәләрне язып куйганнан соң, бераз ял итеп алырга булдым. Бүген төн тыныч узарга тиеш кебек иде. Ләкин нихәтле генә тыныч булмасын, төнге дежур вакытында йоклап булмый, шылт иткән тавышка да уянасың.

Кинәт бик каты чыжлатып тормоз биргән машина тавышын ишетеп, сикереп тордым, ут та яндырмыйча, тәрәзәгә капландым. Дежур бүлмәсе икенче катта, тәрәзәсе ишек алды ягына караганлыктан, бөтен нәрсә уч төбендәге кебек күренеп тора. Шул мәлдә җиңел машинаның ике ягыннан да ишекләр ачылып китте һәм дүрт ир кеше чыкты. Чыктылар да, анда-монда карангалап алгач, ишек янына килеп, бик каты итеп ишекне дөбердәтергә тотындылар. Мин тиз генә халатны киеп, ашыга-ашыга коридорның ишек ягына таба киттем. Ул арада, сугыш инвалидлары дәвалана торган бүлектә дежурда торучы шәфкать туташы белән санитарка да куркышып мине көтәләр иде. Без бер-беребезгә якынаеп та өлгермәдек, кинәт коридорның аргы башында күзе-башы акайган бер адәм пәйда булды да, зур-зур атлап, безгә таба килә башлады. Дөресен әйтим, каушап калдым. Безнең янга килеп җитте дә, кайсыбызга карарга да белмичә, тамак ярып кычкыра башлады:

– Ник ишекне бикләдегез? Ник ачмыйсыз? – дип акыра бу.

Ул арада үземне кулга алдым, сак булырга кирәк икәнен аңладым – бу бәндә бандит та, юләр дә түгел, бу – наркоман! Вакыт отар өчен шәфкать туташына карап:
– Нишләп миннән рөхсәт алмыйча чит кеше керттегез, монда керергә ярамавын беләсез бит! – дидем, бик ачуланган булып.
– Нинди җир бу? Мин кайда? – дип акыра теге, имансыз күзләрен миңа төбәп.
Ул арада коридорга кайбер картлар да чыккан, берсе ютәлли.
– Юк, доктор, ишек бикле, без ачмадык, – ди шәфкать туташы.  
– Алайса каян кердең, ни кирәк сиңа монда!? – дип, мин дә тавышны күтәрдем.
Бу адәм һаман тузына:
– Мин кайда? Кемнәр болар? – дип кычкыра авыруларга күрсәтеп.
– Алайса тыңла. Син бик куркыныч җирдә! Бу – хастаханә! Бу картлар бик йогышлы туберкулез дип аталган авыру белән үләргә ята (соңгы сүзләрне тегеңә генә ишетелерлек итеп, акрын тавыш белән әйттем). Ишеткәнең бармы туберкулез дигән сүзне, халыкта аны чахотка диләр. Монда без барыбыз да йогышлы, барыбыз да авыру, – дидем дә «ютәлләргә» тотындым.

Яшь булуына карамастан, шәфкать туташы тиз төшенде, ул да «йөткерә» башлады. Мин аңа татарчалап: «Барыгыз, белешегез, кем янына килгән болар, авыруларны чакырыгыз, ишекне ачарга туры килер», – дидем.

Ә теге адәм акыруын белә.
– Чыгарыгыз мине моннан! Ишек кая? Ачыгыз ишекне! – дип каравыл кычкыра.
– Син һаман мондамыни әле? Каян кердең – шуннан чык! – дидем дә шәфкать туташы артыннан киттем.

Бу бәндә йөгереп мине узып китте, ишеккә аркылы салынган күсәкне алып ыргытты да, аягы белән ишекне тибеп ачып, ишек алдына чыгып йөгерде. Ишек төбендә көтеп торган ирләрнең берсе каушап, ялынып:
– Апа, минем хатын сездә ята, өченче катта, чакырыгыз әле, без аның янына килгән идек, – ди юаш тавыш белән.
– Сез нәрсә, әллә юләрләр йортыннан килдегезме? Кем төн уртасында килеп, хастаханәгә басып керә!? Хәзер милиция чакыртам! – дип куркытам тегене.

Бу гаугага, билгеле инде, бөтен кеше уянган, барлык тәрәзәләрдә дә балкып ут яна. Әллә чакырып өлгергәннәр, әллә үзе белгән, бер яшь хатын да аска төшеп җиткән. Ире килгәнгә сөенмәде генә түгел, бик каты ачуланып, елый-елый ире биргән күчтәнәчне атып бәрде дә баскычтан өскә менеп тә китте. Бу ирнең әйтүенә караганда, иптәшләре белән күңел ачып утырганда, сүз ара сүз чыгып, хатынының авырып ятуын әйткәч, болар Түбән Камадан әллә ике, әллә өч сәгать эчендә килеп җиткәннәр икән. Капка төбендә будкада утыручы каравылчыны куркытып, капканы ачтырганнар. Ә боларның берсе, теге «шәп» егет, ачык калган бәдрәф тәрәзәсеннән кергән булып чыкты. Тик шоп-шома кирпеч дивар буйлап ничек менгәндер дә, шундый олы гәүдәсе белән тар гына тәрәзә рамына ничек сыйгандыр – болары миңа сер булып калды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев