Анда кешеләр... иде...
Анда кеше... Иде... Алар яши... Иде... Алар исән... Иде... Алар - һәлак инде...
Фәнил Гыйләҗев
Яра
Анда кешеләр... иде...
Хәбәрләрне шәрехләүләрдән
Анда кеше... Иде... Алар яши... Иде...
Алар исән... Иде... Алар - һәлак инде...
Анда бәреп керде һәлакәтәр силе.
Каһәрәтле җиле, каһкаһәле теле,
Кара көйгән йөзе, шау кан иске җиңе...
Абайламас сине, санга сукмас мине...
Бик астыртын, тиле, үчле, тупас, кире...
Син кан йоткан мәлдә, канга чумган мәлдә,
Ул - жәлләмәс хәлдә, кешелексез "бәндә".
Ул - тайчанмас, чикмәс, үз игенен икмәс,
Үз ашлыгын урмас, хәләл малын суймас,
Чик-чаманы тоймас, үчкә, канга туймас...
Син ирегең җуйгач, ул - туктатмас эшен.
Ярсып-ярсып һаман дәвам итәр үчен.
Үткәннәрең өчен, киләчәгең өчен
Һәм бүгенгең өчен... Таушалганчы көчең...
Ашалганчы җаның, җуелганчы аңың,
Сыгылганчы саның, рух сынганчы... Тагын...
Тагын, тагын, тагын... Тынгы тапмас, ярсыр.
Канга баткан, бата һәм батачак гасыр...
Ул тукталмас, шашыр, кан елгасы ташыр...
Аҗаганнар балкыр... Мәет тавы калкыр...
Караерлар кырлар, җимерелер юллар,
Яндырылыр күпер, артыр чокыр-чакыр...
Каерылыр куллар, шартлап өзелер кыллар,
Сыныр калкан, кылыч, Җирдә артыр коллар...
Тол, ятимнәр артыр, кайтыр "самоварлар"...
Тик ул - аяу белмәс.. Үлем, үч һәм нәфрәт
Булыр аның сые... Җиргә явар нәләт...
Кешелектән алып кешелексезлеккә
Үтү ызанында фәкать йөрәк киртә.
Караңгылык булмас болыт күләгәсе
Ул бит сәбәп кенә - нурга кинәнәсе,
Кинаясе сөю-нәфрәт арасының
Ызансызлыгында йөрәк пәрасенең.
Янгын ялмый шәһәр һәм илләрнең өстен,
Кеше йөрәкләрен... Күктә кара төтен.
Кара төтен катыш мәет һәм җан яна.
Йөрәк тулы күмер - кызган, көйгән яра...
Дәүләт һәм Ватан
Дәүләт вә Ватанны бутама!
Бутама намус вә бурычны!
Илеңә гражданин дигән ат
Тәңгәлме?
Мәҗбүри булмышмы?
Дарылы мичкәдә утыру
Өлешен алмадык теләп без.
Ватансыз итсә дә дәүләтең,
Туфракны ашларга кирәкбез.
Гражданин идек ич элек тә,
Ни өчен бүлделәр төрләргә?
Берәүләр "дәүләтне төзүче",
Калганнар - хезмәтче берләргә...
Күперләр яндыру - эш түгел,
Үз җирең калдыру - түгел эш!
Хиҗрәткә юл тотсак сөенер
Ташландык мөлкәткә мең өлеш
Безләрне асканда, кискәндә,
Сөргенгә сөргәндә шатланган.
Ватаннан качмамын, шулай да
Сез сызган сукмактан атламам!
Сез корган уенда катнашу
Килешмәс вөҗүдем, холкыма.
Үз куллап каберен үзенә
Казырга язмасын халкыма!
Вөҗданы ятсынган максатка
Кем хезмәт итәр соң ихластан?
Үз халкын кыйнамас, керләтмәс,
Аермас һәм бүлмәс хак Ватан.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев