Багланган өмет
Ул урамнан бара иде. Аның кулында чем кара күн сумка. Искән җил сумканы аякка бәргәли, «барма-барма» дигән төсле, адымны әкренәйтә иде. Аның малахит яшел күзләре шәһәр урамына тыныч кына караган кебек тоелса да, чынлыкта бу алай түгел.
Гөлинә Фәрхуллина
Гөлинә Фәрхуллина – Казан дәүләт федераль университетының Филололия һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты. 18 яшь.
Багланган өмет (Хикәя)
Ул урамнан бара иде. Аның кулында чем кара күн сумка. Искән җил сумканы аякка бәргәли, «барма-барма» дигән төсле, адымны әкренәйтә иде. Аның малахит яшел күзләре шәһәр урамына тыныч кына караган кебек тоелса да, чынлыкта бу алай түгел. Көн инде экваторны үтеп, кичкә якынлаша. Шулай булса да, күк йөзе дә, аяк астындагы асфальт та әле яхшы күренә. Ә менә яшь егетнең йөрәк тибеше якыннан узып, каядыр ашыккан машиналар тизлегеннән күпкә арта иде сыман. Егет дулкынлануының әкрен генә күкрәктән аска таба төшкәнен сизде. Шәһәрнең җанлы шау-шулы тавышлары күңелдәге хисләрне бераз баса төшкән кебек тоелды. Бер караганда, ул бер нинди дә канунны бозарга җыенмый бит. Нигә шулай дулкынлана? Дуслар чакыргач, бармый нишлисең? Алар чакырганнан соң, аның күңелендә яңа өмет уянды, чөнки яңа спорт төре аңа бик ошады, сәләте дә булуы ачыкланды. Өстәвенә ул күптән сүз биргән иде аларга, тик әйткән сүзен чынга ашырырга ашыкмый иде. Һәм дәресләрдән соң «бүген яисә бер кайчан да түгел» дигән ультиматумны ишеткәч, ризалашмыйча булдыра алмады.
Каршысында өч катлы бина пәйда булгач, егет адымын туктатып, карана башлады. Күктәге кара болытлар болай да дәһшәтле күренгән спорт залын тагын да караңгылатты. Тыныч кына булып күренергә тырышты егет. Тренердан курку хисе исенә төшкәч, ул хис яңа көч белән яшь гәүдәне интектерә башлады. Бер секундта егет кире борылырга уйлады, тик шул вакыт дусларын күреп алды. Тынычлана төшеп, алар янына атлады.
– Рамил, әйдә тизрәк. Хәзер синең аркада соңга калабыз, – дип кычкырды аны күреп алган Зиннур.
– Алдама инде. Мин соңламадым, сез ул иртә килгәнегез.
Егетләр көлешә-көлешә бина эченә узды. Бер караганда, ябык күренсәләр дә, аларда көч һәм дәрт ташып торганы сизелә. Өчесе дә уртача буйлы, җыйнак гәүдәле иделәр.
Самбо белән шөгыльләнә торган иркен залга керүгә, Рамил киерелеп алды һәм физик яктан катлаулы күнегүләрне эшләргә кирәк булачагын сизенеп бераз йөренеп алды. Зал үзе якты, һәр мәктәптәге физкультура залына охшаган. Шундый ук биек түшәм, сыек яшел төстәге диварлар, әмма самбо буенча махсуслашканын күрсәтер өчен идәнгә лимон сары төстәге йомшак мат җәелгән.
Күнекмәләр башлангач, Рамилнең кәефе күтәрелеп китте. Самбодагы яңа хәрәкәтләр аңа кызыклы тоелды. Әлбәттә, егетнең спортка сәләте бар икәне ачыктан-ачык күренеп тора. Катлаулы хәрәкәтләрне беренче тапкыр эшләсә дә, ул аларны төгәл, тиз һәм җитәрлек көч белән ясый. Рамил аңлавынча, самбода төп максат – ул көндәшеңне егып яки абындырып, өстенә менеп, хәрәкәтсезләндерү. Иң ошаганы: көндәшеңне идәнгә егу. Моның иң уңайлы юлы – аяк чалу. Аның өчен егет фикере буенча үз-үзеңә ышану һәм җитезлек кирәк. Рамилдә бу ике сыйфат та бар иде, шуңа беренче этапны идеаль башкарды. Әлбәттә, аның хәрәкәтләре бик яхшы килеп чыкканга күрә, үзен монда шөгыльләнүче башка егет һәм кызлардан өстен хис иткәнгә күрә, ул бу мизгелне бигрәк тә ошатты.
Икенчесе – көндәшеңне хәрәкәтсез калдыру. Ул синең аягыңа абынып, идәндәге матка егылгач, өстенә сикерәсең һәм аякларың белән көндәшеңнең аякларын ул тора алмаслык итеп урап аласың. Ә кулларны төрлечә кулланып була. Көндәшнең кулларын тотасың, я муеннан кысып хәрәкәтсез калдырасың. Ул башта тынгысызлана, ычкынып, торып басарга тырыша, әмма син нык торасың, җибәрмисең, ычкындырмыйсың. Көндәш әкрен генә авыртуга түзә алмыйча, җиңелүен кабул итә. Аның мускуллары йомшара, көчсезләнә.
Бу спорт төренең, көрәштән аермалы буларак, бер үзенчәлеге бар. Көрәштә син көндәшеңне үз өстеңнән чөеп аска атасың, ә монда алай эшләүнең кирәге юк. Тик көндәшеңнең аягын чалырга, басарга ирек бирмәскә, бөтен гәүдәң белән басым ясарга...
Рамил, көрәш секциясенә бармыйча, бу хакта тренерын да кисәтмичә, әнә шулай самбо секциясенә килеп керде.
Күнекмәләр тәмамланганда инде кич җиткән иде. Җил дә тынган. Урамда хәрәкәт туктап калган кебек, сирәк кенә узган машиналар очрый. Рамил урам буйлап тыныч кына атлый, ләкин кулындагы күн сумкасы ничектер аягына бәргәләп, тагын уйланырга мәҗбүр итә.
***
Өйгә кайтып керүгә, әнисенең кычкырып телефоннан сөйләшкән тавышы ишетелде. Кемгәдер нәрсәнедер аңлата иде ахры. Шунда ук йөрәккә таш бәйләп куйган сыман авыр хис кире кайтты.
– Мин сезгә тагын бер тапкыр әйтәм. Улымның кайда булуы сезнең эш түгел. Ул инде олы егет, аңа тиздән 18 яшь тула. Булса ни соң.... Сез алай дип әйтүегезне дәвам итсәгез, мин төпчек улымны да сезнең секциягә йөрүдән туктатырмын...
Рамил генә түгел, аның энесенә дә эләгәчәк икән әле! Әйтмичә башка секциягә китүен тренеры кичермиячәк! Бик таләпчән кеше ул. Олы гәүдәле, усал карашлы, гомумән озаграк карап торса, син идәндәге берәр ярыкка керәсең дә китәсең. Аны хәрби кеше булган диләр. Берәр эш чыгып, күнегүләргә я ярышка бармаска дип сорап калыйм дисәң, бел, ул сине бик шәп итеп һәм бик озак итеп сүгәчәк, әле киләчәгеңне дә искә алачак. Ул, секциядән төрле сәбәп белән киткән яки килмичә калган егет һәм кызларны хыянәтче дип бәяли. Егет шул хисләр белән, үз өстендә тагын да зур гаеп сизеп, бүлмәсенә менеп китте. Ишекне ачуга, күзе бөтен киштәгә тулган бүләкләргә төште. Андагы медаль һәм кубокларны шул тренеры өйрәткәнгә алды бит! Рамил тирән сулап, караватына утырды, кулындагы күн сумкасын янәшә куйды. Әйтерсең бу вазгыятьнең ахыры аннан түгел, ә әнисеннән һәм аның көрәш буенча тренерыннан тора иде. Әлеге мизгелдә Рамилнең әнисе нәкъ менә шуның турында аның тренеры белән сөйләшә.
Кинәт шап итеп ишек ачылды. Күз кырые белән бусагада әнисенең шәүләсен күрде Рамил. Әнисе улына таба берничә адым атлады һәм туктап калды.
– Улым, мин тренер Ринат абыең белән сөйләшеп алдым. Син һәм энең көрәш белән бүтән шөгыльләнмәячәксез.
– Ә якынлашып килгән ярыш? Анда да катнаша алмыйммы?
– Тренировкага бармаганыңа нинди сәбәбең булгандыр, әмма ярышка кадәр ике атнадан кимрәк вакыт калып бара. Ринат абыең сиңа зур өметләр баглаган иде бит, югыйсә. – Әнисе, ни әйтергә белмәгәнлектән, артыннан ишекне ябып чыгып китте. Рамил бүлмәдә бер үзе калды. Ул үзен тренеры алдында гаепле хис итә иде. Тагын уйлана башлады. Менә кубоклар – аның үткән ярышлардагы җиңүләре, ә күн сумкасында – самбо секциясе өчен спорт киемнәре. Көч һәм уй. Ул дөрес эшлиме бу минутта? Ничә еллык хезмәтен ташлап, ялгышмадымы? Бер мизгелдә ул киләчәген үзенең кулларында сизде. Кинәт киләчәкнең чиксез күп юллары арасында берсе сынып юкка чыкты. Рамил күңелсезлектән башын аска иде, тик кинәт яңа юл барлыкка килгәнен аңлады.
Ә, әйе бит! Берәр кайда уңышсызлыкка очрасаң да, юлыңны дәвам итәргә кирәк. Яңа мөмкинлекләр дөньяда бихисап. Казанда бигрәк тә. Һәм Рамил шулай эшләр дә. Ходай ташламаса, бүре ашамас әле. Тренер Рамилнең сорамыйча ярыш алдыннан киткәне өчен башкаларны бик озак һәм «тәмләп» сүгәчәк әле. Ләкин бит Рамил генә түгел, аларның секциясендә башка егетләр һәм кызлар да бар бит. Алар да өметле. Өмет булганда, алга барырга була.
***
Күңел тынычлыгы икенче көнне дә кайтмаган иде әле. Тренер белән сөйләшмичә генә көрәш секциясен ташлап китү белән Рамилнең күңеле берничек тә ризалаша алмый иде. Эх, әгәр дә дуслары белән самбо секциясенә бармаган булса, бу хәл чыкмас иде дә бит, әмма башланган эш, беткән эш.
Тукта әле, бәлкем Ринат абый белән сөйләшеп караргамы әллә? Әгәр дә барлык хәлне аңлатса, бәлкем ул гафу да итәр. Тренировкага килмәвенең сәбәбе булмаса да, аңлатып карарга була. Тик аларның киләсе күнекмәләре иртәгә кич белән генә булырга тиеш. Иртәгә кадәр көтүе авыр булыр шул дип уйлаганда, телефонга хәбәр килде. Дусты Зиннурдан. «Кичә безнең егетләрне уңга сулга болгап аттың. Тренер синең турында сорады. Тагын килсен ди. Самбога синең кебек үз эшен белә торган спортчылар кирәк дигән була». Дустына җавап таба алмады Рамил. Әмма инде иртәгә Ринат абыйсы белән әйбәтләп сөйләшергә булды.
***
Менә ул инде ул таныш бина каршысында басып тора. Көрәш белән шөгыльләнүенә өченче ел гына булса да, ул бик тиз лидерлыкка менеп җитте. Ничек алай килеп чыккандыр, үзе дә белми. Ул тик бер әйберне генә чамалый – ул көчле һәм көндәшне яхшы атып бәрә белә. Уйларына чумып, Рамил килеп җиткәнен дә сизмәде. Керергә кыймый торганда, «күнегүләр залы» дигән язулы ишек кинәт ачылып китте һәм тренер күренде.
– Исәнмесез... – Ничек кенә тырышса да, Рамилнең теленә башка сүзләр килмәде.
– Сәлам, Рамил. Берәр эшең бар идеме әллә монда?
– Сезнең янга килгән идем...
– Минем янга? Әниең белән барысын да хәл иткән кебек иде инде.
– Беләм, ләкин минем көрәштән китәсем килми. Миңа монда ошый, көрәш – ул минем йөрәк тибешем, сулышым, тормыш ритмым һәм сез мине берничек тә куа алмыйсыз!
– Өченче көн ник килмәдең?
Рамил читенсенүеннән башын иде. Ул үзен бик зур начарлык эшләгән кебек хис итте. Зур һәм җаваплы ярыш алдыннан ул башка спорт төренә тренировкага китте. Ул хәзер үзен сатлык җан итеп хис итә иде, ә әгәр дә тренер аның кайда булганын белсә, Рамилгә карата калган бөтен хөрмәте юкка чыгачак.
– Әллә телеңне йоттыңмы?!
Рамил тешен кысты. Теләмичә генә ишетерлек-ишетелмәс пышылдады:
– Дуслар самбога чакырдылар. Каршы килә алмадым. Минем анда көчемне сынап карыйсым килде. Гафу итегез.
Рамил һаман башын иеп тора иде. Тренерының йөзен күрмәсә дә, аның никадәр хәзер ачулы икәнен белеп, сизеп тора иде.
– Менә ничек икән... – Тренерның яңгыравык тавышы Рамилне сискәндереп куйды. – Безнең монда мөһим ярыш, ә ул башка җирләрдә дуслары белән уйнап йөри! Алайса тыңла, егет! Син монда килгәч тә, сәләтең бар икәне аяз көн кебек аңлашыла иде. Тик! Тик зур спортта сәләт ул пүчтәк! Зур тырышлык һәм хезмәттән башка беренче урынны яулап булмый. Синең моңарчы алган урыннарың, ярыш үтүгә үк, сызып ташлана. Яңа ярыш өчен яңадан күнегүләр кирәк. Син моны беләсең. Көндәлек тырышлык һәм ихтыяр көче белән генә килә ул җиңү. Спорт – ул текә әйбер, шуңа аны бар кеше дә үти алмый! Син калырга телим дисең, үзең күнекмәләргә килмичә әллә кайда дусларың белән уйнап йөрисең. Аннан башка җиңү дә була алмый! Шуны аңла син! Нинди генә сәләтле булсаң да, кайчан гына җиңгән булсаң да, тиешле әзерлексез беренче урынны ала алмаячаксың. Спорт сүзләргә түгел, гамәлләргә ышана. Син матур гамәлләреңне күрсәттең, ләкин безнең көрәшне самбога алыштыргансың, шуңа күрә мин сине бу бинада, бигрәк тә без әзерләнә торган залда бүтән күрәсе килми! Ә хәзер кит. Минем башкаларга күнегүләр үткәрәсем бар. Болай да сиңа вакытымны әрәм иттем.
Рамил бер сүз дә әйтмичә зур адымнар белән китеп барды. Димәк, ул чыннан да монда бүтән кайтмаячак. Ул аңа хәзер инанды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев