Логотип Идель
Әдәбият

Бәхетле көн (хикәя)

Светлана Мөхәммәдиева хикәясе. «Яңа исем» иҗат лабораториясе.

Ул умыртка сөяге кисеп-кисеп авыртканга уянып китте. Мондый авыртуны беркайчан да сизгәне юк иде әле аның. Биленә таянып, акрын гына урыныннан кузгалып карады. Аяк балтырларына кадәр бүкән кадәр булып шешкән иде. Салкын идәнгә баскач, табан асты чемердәп киткәндәй булды. Хатын башкаларны уятудан куркып кына, лампа утын кабызды. Җылымса су эчеп, бераз утырып торса, авырту басылыр сыман тоелды. Әмма авырту басылмады. 

Ул бөтен ихтыярын бер йодрыкка җыеп, тешләрен кысып, коридорга чыкты. Карашы тәрәзәгә төбәлде. Игътибарын берәр күренешкә юнәлтсә, авыртуы турында онытып торыр иде ичмаса. 

Әнә тәрәзә каршындагы каеннарда кошлар сайраша. Алар оя корып, бала чыгарырга әзерләнә. Озын салкын кыштан соң, Җиһандагы тереклек уяна. Таң ата. Җир яңа көнен каршылый...

Тәрәзә каршына ук туры килеп үскән куш каен арасыннан мәчет манарасы күренеп тора. Манараның алтыннан коелган аенда кояш нурлары бии, гүя табигать көче белән иман ныклыгы бер-берсенең кочагына сыенышкан. Әйе, Ходайның кодрәте чиксез. Шул чак аңа балачагында әбисе өйрәткән дога исенә төште. Ул аңа һичшиксез ярдәм итәргә тиеш. Әйе, иманы ныклы бәндәсен Аллаһы Тәгалә үзе тәмугъ утыннан саклар, дигән. Ул кипкән иреннәре белән пышылдап кына укырга тотынды: «Йа-аййухан-насут-таку Раббакумуллази халакакум мин-Нафсиу-уахидатиу-уа халака минха заужаха уа басса минхума рижалан-касирау-уа ниса-’а. Уаттаку-ллаха-ллази та-с-’алуна бихи уал архам, инна-ллаха канна ’алайкум Ракиба»...  

Ул никадәр генә дога турында уйларга тырышмасын, умыртка сөягенең чәнчеп-чәнчеп авыртуы аның фикерләренең нәкъ уртасына чөй кагып куйгандай өзеп ташлый да сүзләр ярты юлды бүленеп кала. Юк, ул башка нәрсә турында уйлый алмый икән, авырту аның зиһененнән көчлерәк иде. Ходаем, үзең кичер, үзең сакла! 

Ул идәнгә чүгәләп утырды. Шулай утырсаң, умыртка сөяге кысылып, авырту бераз басылган сыман. Әмма болай кабыргалар сызларга тотына. Алар менә-менә шартлап сынар төсле. Торып, коридорның буеннан-буена йөреп карады. Әмма тубалдай булып шешкән аякларны ансат кына күчерү, ай-һай, авыр шул. Су авыртуны ала, диләр, туктале, әллә душ кереп карыйммы дип, юыну бүлмәсенә узды. Җылы су тамчылары аның чәчләреннән сыйпый, әйтерсең лә: «Чү-чү, хәзер бетә», – дип әни сыман юата. Чыннан да, суның көче ананың мәрхәмәтедәй зур, аңа авыртуы бераз басылган сыман тоела. Тик озакка микән? 

Юынып чыккач, ул бераз ятып алырга булды. Тәрәзә артында тормыш кайный, кешеләр татлы йокысыннан уянып, кайсы эшкә, кайсы укуга, кайсы кулына билетын тотып, вокзал яки аэропортка – хыялына таба ашыга... Аның гына бер җиргә дә ашыгасы юк. Аның күз кабаклары авырая һәм ул йокыга тала...
Төшендә ул баллы чагын – балачагын күрә. Җәйге матур болында алар әнисе белән җиләк җыеп йөри. Ул чәчәкләрдән такыя үрә дә әнисенә йөгерә: «Әнием, җаным, мин сине бик нык яратам!» – ди. 

– Рәхмәт, балам, йөрәк маем, мин дә сине бик нык яратам, җан кисәгем!
– Әни, ничек инде мин җанның кисәге дә, йөрәкнең мае да? – дип ихластан таң калып, ул бар болынны яңгыратып көлә. 
– Үскәч аңларсың, кызым...

Әнисенең бу сүзләреннән соң яшь хатын уянып китте. Бөтен тәне шыбыр тиргә баткан, чәчләре юешләнеп битенә, муеннарына сыланган. Озак йокладымы-юкмы, авырту тагын да көчәйгән. Ул ыңгырашып куйды һәм үз тавышын үзе танымады: әйтерсең лә, давыл вакытында агачлар шыгырдый. Бу юлы инде авыртуга чыдарлык түгел иде. Борыныннан тирән итеп суларга тырышты – әйтерсең лә, давыл җилен өрә. Аңа бу бүлмәдәге генә түгел, бу дөньядагы бөтен һава үпкәсенә кереп тулса да, җитмәс иде кебек. Күзләрен чытырдатып йомды. Шулчак кемдер кулына ипләп кенә кагылгандай булды. Караса, бүлмәгә кергән яктан сулдарак ап-ак киемнән көмеш чәчле бер хатын-кыз тора. Кулында агач ук белән җәя. Тукта, тукта, нинди ук, нинди җәя? Күзгә күренә, авыртудан тәмам акылын җуя ахры, дип уйлады ул, үз-үзен тынычландырырга тырышып. Шәфкать туташыдыр, тагын кем булсын инде? 

– Курыкма, мин монда.
– Син кем? – дип, теш аралаш кына сорый алды ул.
– Ярдәмчең. 

Шул мизгелдә баш түбәсеннән аяк очына кадәр яшен телеп үткән кебек булды, һәм ул тәненнән узган авыртуга түз алмыйча, идәнгә капланып ятты. Аның тән тиресе сузылган сыман тоелды. Гүя ул язын кабыгын салучы елан. Һәм идән кафелен тырнап кубарырдай булып улап җибәрде:
– Ууууумай! – дигән авызы чыкты һәм ак киемле хатынның кулыннан кысып тотты. Аның тавышыннан хәтта тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйды. Юк, елан түгел, текә кыяга басып, айга карап улап торган бүре ул.

Аның маңгаеннан эре-эре тир тамчылары тәгәрәп төшә ага. Юк, ул бүре генә түгел, ул хәзер утка туп-туры очучы күбәләк. Менә-менә аның канатларына ут кабар сыман, әмма ул йокылы-уяулы килеш һаман оча... Учында бары тик ак киемле көмеш чәчле хатынның җылысын гына тоя. 
Аның йөрәге күкрәгеннән чыгып китәрдәй булып тибәргә кереште. Әйтерсең лә, читлектәге җан кошы бәргәләнә. Бүлмәгә кан исе таралды, курку белән шатлык катнашты, чарасызлык белән ышаныч очрашты. 

Калганы – томандагы кебек. Ак халатлы туташлар йөгерешә, «Әйдә, әйдә!» дип кычкырганнары гына колак төбендә яңгырый. Ул барлык көчен туплап, тагын бер кат тирән итеп сулыш алды... Һәм дөнья кинәт тынлыкка чумды. Бер мизгелгә... 
Икенче мизгелдә бар Җиһанга сабые аваз салды... 

– Котлыйбыз! Кызыгызны тотыгыз! – дип, табиб аның яңа туган нарасыен күкрәгенә салды.
– Балам, йөрәк маем, җан кисәгем,  – дип ул, хәлсезлектән калтыранып торган куллары белән яңа туган сабыен күкрәгенә кысты. 
Тәрәзә каршындагы мәчеттән өйлә намазына чакырып, азан тавышы ишетелде. Яшь ана нәкъ тәрәзә каршындагы куш каен аша күренеп торган манарага таба йөзен борды. 

– Рәхмәт! – дип пышылдады ул, елмаеп.  

Автор турында белешмә: 

Светлана Фәһим кызы Мөхәмәдиева 1993 елда Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында туган. Урта мәктәпне алтын медальгә тамамлагач, Казан (Идел буе) федераль университетында татар һәм инглиз филологиясе факультетында белем ала. Кызыл дипломлы белгеч берникадәр журналистика тармагында эшли, хәзерге вакытта Казан шәһәренең азык-төлек департаментында маркетинг буенча төп белгеч. Гаиләле, 4 яшьлек кызлары бар. 
Иҗат белән мәктәп яшеннән үк мавыга, студент елларында «Әллүки» иҗат түгәрәгенә йөри. «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй» иҗат конкурсларында катнаша. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия лауреаты, шулай ук быел проза номинациясендә Шәриф Камал әдәби премиясенә лаек булды. Әсәрләре ТР Язучылар берлегенең «Дәвам» җыентыгында, матбугатта басылганы бар. 

– «Идел» журналы оештырган иҗат лабораториясендә белем ала алуыма мин бик шат. Ландыш Әбүдәрова кебек талантлы остаз белән турыдан-туры эшли алу – ул зур бәхет. Әйе, мин тәҗрибә җыю һәм эзләнү юлында. Әмма шунысын анык беләм: минем бу дөньяга әйтер Сүзем бар. Шуның өчен мин кат-кат кулыма каләм алам, – ди автор үзе турында.  

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев