Логотип Идель
Әдәбият

Бу тормыш шулкадәр буталды

Бу тормыш шулкадәр буталды: белмәсләр авыр сүз ыргыта. Нилектән? Рәнҗетү әллә соң калебен, иманын ныгыта?

 

Энҗе Хөсәенова

 

Мин сезгә күрсәтмәм һичкайчан
әрнүдән түгелгән яшьләрем. 
Җыр итеп язармын бары тик
иң матур мизгелен яшәүнең.

Абынган, егылган мәлләрем,
сер түгел, булыр ул минем дә. 
Мең үлем, мең газап, мең әрнү,
авырлык тоярмын иңемдә.

Сыгылып төшәрмен, түзалмый,
калырмын мең курку эчендә. 
Югалыр шулвакыт кайчандыр
яндырып яшәткән көчем дә. 

Бары тик иң якын газизем
сөртер ул газаплы яшемне.
Сүндерер бер мизгел эчендә
күңелне яндырган яшенне!

***
Елмаеп яшим дә, кайчакта абынам, 
күзләрдән яну да кисәктән югала. 
Үләрлек халәттә сызланган чагыңда 
күңелне эретер сүзләр дә юк алар. 

Суларлык һавасын табалмыйм, тын кыса!.. 
Яшим дип... бер сулыш алырга тилмерәм! 
Шулчакта үземне битәрлим: «Син юләр! 
Барсына ярыйм дип тилергән! Ти-лер-гән!»

Бу бәгырь ката да, бик озак җәфалый, 
дәвасын табам дип, мең «дару» эчерәм. 
Нахакка рәнҗеткән, кимсеткән дөньясын 
соң чиктә барыбер кичерәм! Кичерәм!


***
Бу тормыш шулкадәр буталды:
ят хәзер иң якын булганнар.
Күбесе онтылган, кайберсе
күземә яшь булып тулганнар.

Бу тормыш шулкадәр буталды:
белмәсләр авыр сүз ыргыта.
Нилектән? Рәнҗетү әллә соң
калебен, иманын ныгыта?

Бу тормыш шулкадәр буталды:
юк кеше керерлек хәлемә. 
Бик күбе бары тик кул селти
үләм дип егылган мәлемдә.

Бу тормыш шулкадәр буталды...
Гөнаһлар көннән-көн артамы?
Әйтегез, мин генә шулаймы?
Ничекләр төзәтик хатаны?


***
Йөрәгеңне тыңлыйм әле, әнкәй,
ничә төндә керфек какмадың?
Безне уйлап, нихәл икән диеп,
күңелеңә урын тапмадың?

Йөрәгеңне тыңлыйм әле, әнкәй,
күп булгандыр авыр чакларың?..
Чит-ятлардан рәнҗеттерми генә
син безләрне ничек сакладың?

Йөрәгеңне тыңлыйм әле, әнкәй,
булгандыр ла арып-талганың.
Юк түгелдер, безне үстергәндә,
эчкә йотып дәшми калганың.

Кичер, әнкәй, әгәр була калса
авыр сүзләр әйткән чакларым.
Гомер буе синең алдыңдагы
ничек үтим, әнкәй, хакларың?..


***
Тулышкан күңлемне ачам да үзеңә,
сөйлим дә бушанам. 
Һичкемгә беленмәс эчкерсез аңлашу
сөюгә охшаган.

Сөюдер – ышанам!


***
Бу көзем шулкадәр үзгә,
яңгыр яуганын да ишетмим.
Әллә нәрсә булды: бу көземдә
шулкадәрле үзгә кеше мин.

***
Бар дөньядан читләшеп, 
ялгыз калган мәлдә
үксеп бер елаудан да
мәхрүм калдым мәллә?..

***
Бар җиһанны сыйдырырлык бу йөрәккә 
кайберәүләр ямау салган сирәк-мирәк.
Күңелеңдә көчле давыл купкан чакта
күз яшеңне сөртергә дә кеше кирәк.

***
Йә, әйт әле, мәшәкатьтән ар(ы)нып, 
бармы синең күккә бакканың?
Бармы күзәткәнең кояш чыгып, 
кичен алсуланып батканын?

Йә, әйт әле, карны шыгырдатып, 
бармы рәхәт тоеп узганың?
Тының кысылганда күкрәк тутрып 
сулаганың авыл тузанын?

Йә, әйт әле, бармы тик бер тапкыр 
тәгәрәшкән ак кар өстендә?
Бармы адашканың акыл белән 
морҗалардан чыккан төтендә?

Йә, әйт әле, бармы яңа пешкән 
ипекәйне сынд(ы)рып капканың?
Ахыр чиктә... бармы тик бер тапкыр 
тәрәзәдән тышка бакканың?


***
Чәчәкләрең нинди төстә:
ал, кызылмы, әллә зәңгәр?
Мин нишләрмен сөюеңне
ишетмичә калсам әгәр?..

Син әйт әле, саг(ы)ныр өчен
кирәк сиңа күпме гомер?
Мине өз(е)леп сөйгән генә
чәчләремне назлап үрер. 

Син әзерме минем белән
ил гизәргә ак болытта?
Мин артыгын таләп итмим,
янымда кал... бер минутка?..

***
Җилләр салкыныннан ышыкланып
мең сарылган мәлем кочагыңа. 
Син янымда чакта зур тизлектә, 
сизелми дә вакыт, оча гына. 

«Кояш кайда?!.» – диеп саташканда, 
эзләп табам аны күзләреңдә. 
Тик син дә мин һәм көтелгән сөю 
Җир шарының бөек күчәрендә. 

Син – яшерен татлы серем. 
Мин үзеңә багышлармын 
бәхет тулы әсәремне. 
Син – назлаучым, җылытучым 
яңгырдан соң ничә еллар 
кипми калган чәчләремне.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев