Логотип Идель
Әдәбият

Булмас инде...

– Абый, тор инде, әйдә! Әйдә, кайтырга кирәк сиңа. Суык бит тышта, буран чыгарга тора. Болай ятарга ярамый, өшүең ихтимал. Кулларың да сап-салкын булган, битләрең кызарган, иреннәрең күгәргән – туңып беткәнсеңдер. Тор, әйдә, тор...

Ләйсән Абдрахманова 


 

Ләйсән Абдрахманова Кайбыч районының Борындык авылыннан. Федоровск мәктәбендә белм ала. 17 яшь. «Сәләт» оешмасы үткәргән Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» бәйгесенең проза номинациясендә Гран-прига лаек булган. 

 

Булмас инде...

 

– Абый, тор инде, әйдә! Әйдә, кайтырга кирәк сиңа. Суык бит тышта, буран чыгарга тора. Болай ятарга ярамый, өшүең ихтимал. Кулларың да сап-салкын булган, битләрең кызарган, иреннәрең күгәргән – туңып беткәнсеңдер. Тор, әйдә, тор...

Авылның икенче башында торучы бу абыйны яхшы беләм мин. Хәер... Ике көннең берендә урам уртасында егылып яткан, янына килеп булмаслык аңкып йөргән, аракы ала-ала бурычка батып беткән Фәрит абыйны авылдагы бөтен кеше белә. Һәр иртәдә, кайчан карама, кибет юлында ул. Бүген дә кайтыр юлында егылып ятуыдыр...

– Фәрит абый, тор инде... 

Ярты гәүдәсе белән карга чумып беткән, үзен-үзе аңларлык хәлдә булмаган олы гәүдәле ирне күтәрү бер дә җиңел түгел икән. Култык астыннан эләктерергә тырышам, тик җирнең тарту көченә бөтен барлыгы белән буйсынган исерек мине дә үзе белән җиргә таба өстери. Йөрәкне ачу били башлый...

Үз тормышын үзе җимергән кеше бит ул!! Менә дигән гаиләсе, елкылдап торган өр-яңа машинасы, яраткан эше – гомумән, бөтен кеше сокланырлык бәхете бар иде аның. Һәрбер кызны үзенә каратырлык киң җилкәле, төз гәүдәле чибәр егет булган бит ул элек. Армиядә хезмәт итеп кайткан... югары белемле... акыллы... Шундый олы киләчәк көткән бит аны! Ничек, бер чиертү белән, бөтен тормышыңның астын өскә китереп була ул?!

Өстерәп торгызып булмавын аңлагач, аркасыннан этеп торгызырга булдым. Уф... итек балтырларына кар тулды. Кай арада тула да, кай арада өшетергә өлгерә диең син аны. Ә Фәрит абыйның хәтта муенына да кар тулган. Суыктан күшеккән, ахрысы: кар эреми, шул килеш тора. Көч-хәл белән утыртып куелган Фәрит абый аумас курчак сыман чайкала, әйтерсең лә кайсы якка аварга икәнен сайлый. Юк инде, сине утырту өчен күпме тырыштым, егылмыйсың!! Җитәр! 
Җитәрлек егылган, абынган инде ул бу тормышта. Башта, исерек килеш рульгә утырып, машинаны чәлпәрә китерерлек авария ясавы, «права»сын алдыруы... Шул хәсрәтеннән барлык акчаны аракыга әрәм итүе, гаиләдә тынычлык бетүе... Аннары хатыны Сәрия апага кул күтәрүләре... Балаларны, әниләре белән бергә, өйдән куып чыгарулары... Нәтиҗәдә, тәмам аерылышу...

Сәрия апаны да гаепләп булмый, озак түзгән ул шушы бәндәгә. Кечкенә булсам да, Сәрия апаның, ире куып чыгаргач, безгә килеп утыруларын, әнинең: «Түз, җаным, җайланыр», – дигән сүзләрен яхшы хәтерлим.

Берәү булса, эчүеннән туктар, балалары өчен, аларның киләчәге өчен яшәр иде, ул кадәр үк аракыга береккән булмас иде. Кайчагында аңа: «Фәрит абый, син бит үзгәрә аласың. «Башка эчмим!» – дип аракыны түгү шулай авырмыни?! Үз балаларыңның нәфрәтле карашларын тою җиңелрәкме әллә сиңа?! Ишелеп беткән йортта яшәү сине канәгатьләндерәме?! Ә, гомумән, яшәүме соң бу?» – дип кычкырасым килә...

Әллә исерек йокысы бик көчле, әллә ярым аңсыз хәлдә – белмим. Бу кадәр селкетүгә икенче берәү уяныр иде. Ә Фәрит абый: «Кит, тимә!» – дип, авыз эченнән ботка пешерүдән узмады. Ачуым җилкәләргә авыр таш булып утырды да, куллар буйлап бармакларга таба йөгерде. Ә бармаклар үзләре дә сизмичә йодрыкка төйнәлде. 

– Ир кеше түгел син, Фәрит абый, чүпрәк кисәге!

...Әмма мин аны башкалар кебек ташлап китә алмыйм. Фәрит абый миңа әтием кебек якын...

Балачакта бергә үскән, бер парта артында утырган ике шук малай... Бергә мәктәпне тәмамлаган, бергә армиягә киткән ике дус... Бер-берсенә һәрвакыт терәк, һәрчак ышаныч булган бит алар. Әтием Фәрит абыйны аракы сазлыгыннан тартып чыгарырга тырышучы, авыр вакытларында төпле киңәшләрен бирүче, кайчагында хәтта кесәсендәге акчаны актык тиененә кадәр Фәрит абыйның проблемаларын хәл итү өчен тотып бетерүче кеше иде. Шуңа да, әтием исән чакта, Фәрит абый гел бездә иде. Эчеп килгән булса да, әти белән сөйләшеп утыра, тынычланып өенә кайтып китә, урам буйлап соранып йөрми иде ул. Хәтерлим әле: әтием Фәрит абыйны эшкә дә урнаштырган иде. Шул вакытта ул ике ай буе эчмәде. Аракысыз да тормыш барлыгын үз күзләре белән күреп, моннан соң башка эчмәячәгенә инанып, яңача яши башлаган иде... 

Ике ел элек яман шеш авыруыннан әтием үлеп китте. Анда бу авыруның барлыгы өйдәге бер кешегә дә сер түгел иде. Әтием үзе дәваланырга теләмәде. Сәбәбе – авыру дүртенче стадиягә җитеп исән калу мөмкинлеге меңгә бер булудадыр, бәлки. «Беркемнең дә гомере мәңгелек түгел, күпме бирелгән, шул хәтле яшибез инде», – дия иде ул. Әтием үлгәч, Фәрит абый яңадан эчүгә сабышты... Шуңа да мин Фәрит абыйны калдырып китә алмыйм.

...Тырыша торгач, аягына бастырдым «кар чүмәләсен». Хәзер ярым этеп, ярым өстерәп алып кайтып җиткерәсе генә кала... Авылның икенче башына кадәр барып, Фәрит абыйны өенә озатам. Нигәдер шулай дөресрәк, әтием шулай тели кебек тоела...
Кайта-кайта, йодырыкка җыелган ачу да язылды, әмма аның урынына бөтен күңелемне әрнү биләп алды. Фәрит абыйның хәлен берничек тә үзгәртә алмавымнан тамакка төер тыгылды. 

Мин Фәрит абыйны әрли дә, тирги дә алмыйм шул. Моны әти дә булдыра алмый иде... Белмим, мин нигәдер һаман да аны үзгәрер диеп көтәм. Сәер инде, Фәрит абыйны һаман да гаиләсе белән кавыштырырга омтылам. Сәрия апа да, мине күргән саен: «Һаман да эчәме? Нихәл ул?» – дип сорый. Кечкенә Айдар белән Ләйлә дә әтиләрен юксына...

– Фәрит абый, нигә эчәсең? Әйдә, яңа тормыш башла әле... Син бит начар кеше түгел. Әти дә куанып ятар иде. Сиңа бит әле 41 генә яшь, ә синең кыяфәтең хәзердән үк бабайларныкы кебек. Фәрит абый, әле соң түгел! Мин яныңда булырмын, әни дә булышыр. Яңа эшең дә булыр, йортны төзекләндерербез. Син теләсәң, бары да булыр...

Шактый шулай сөйләнеп кайттым. Бераздан Фәрит абый, мине бүлдереп, әллә аңлап, әллә инде башка әйтер сүзе юклыктанмы, күп эчүдән эчкә киткән ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: «Булмас инде», – дип куйды...

...Икенче көнне, бөтен дөньяны акка күмеп, күбәләк-күбәләк кар яуды. Җир өстендәге бөтен каралыкны агартып, табигать кешеләрне аклыкка, сафлыкка чакыра; тормышларны өр-яңадан, чиста биттән башларга өнди кебек иде. Ап-ак кар өстендә ярылып яткан яңа сукмакларга карап бара торгач, мин Фәрит абыйны күрми калганмын: әллә ул кибеткә бармаган, әллә инде минем генә игътибарым җитеп бетмәгән, белмим. Җаным түзмәде: укудан соң өйгә кайтмыйча, Фәрит абый торган якка, авылның аргы башына йөгердем. Капка төбендә бер аяк эзе дә юк иде. Мин тиз генә, өйгә керергә омтылып, тупсасыннан каерылып төшкән чолан ишеген тартып җибәрдем. Ә анда... бусагада... ул... Ул җансыз иде...

– Син бит миңа да, әтигә дә: «Эчеп үлмим мин», – дип сүз биргән идең... Нишләдең син, Фәрит абый?!?  Нишләдең?!!

 

***
...Мин һаман да Фәрит абыйның юклыгына ияләшә алмыйм, мәктәптән кайтканда, ул торган урамны әйләнәм. Тик аның капка төбендә хәзер эт эзләреннән кала башка бер эз дә күренми: иске сукмак кар астында калган, ә яңасы салынмаган... Йорты да «менә ишеләм-менә ишеләм» диеп тора. Аңа керү мөмкин түгел инде хәзер. Автоһәлакәттән соң яраксыз хәлгә килгән машинасы да металлоломга тапшырылмыйча калды. Табигать тә бу тимер өемен кар белән күмеп агарта алмаган. Ә бит миңа Фәрит абый: «Мин айныгач тапшырырбыз аны, Камил. Чакырырмын әле сине, яме», – дигән иде...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев