Әдәбият
БЫЕЛГЫ ЯЗ
Фәнил Гыйләҗев шигыре.
Быелгы яз – рефрижератордай.
Көн кояшлы, тик юк җылысы.
Бөредән үк сары тал яфрагы,
Сары хәтта нарат ылысы.
Давыл узган урман аланыдай
Нараттай төз ирләр егылган.
Күпме бәгырь яшькә бөяләнеп,
Тамакларга төер тыгылган.
Җәйгә кереп өлгермәгән көе
Табигатьне кырау алганмы?
Яз дип аталырга бу язларның
Хакы бармы, тоташ ялганмы?
Фасылларның икеләнгән чоры,
Тетерәнгән чагы җаннарның.
Авыртынып, бурлатлана офык,
Чия канда алсу таңнарым.
Быелгы яз – рефрижератордай,
Бәгырьләр туң, каткан, өшәнгән...
Ватандашлар уянырмы, белмим,
Җан куыргыч яман төшләрдән?!
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев