Бәйрәм белән, әтием!
Әйе, бүген ул өйдә дә юньләп сөйләшмәде, һәрвакыт елмаеп торучы ягымлы йөзен әллә нинди моңсу уйчанлык биләп алган.
Бик зур бәйрәм булуга карамастан, бүгенге һава торышы кәефне күтәрердәй бәйрәмчә түгел иде. Күк йөзе караңгы, ниндидер шомлылык хөкем сөрә, кар да җем-җем итми. Кояш бөтенләй күренмәде дә...
Даниянең бүгенге күңел төшенкелеген һава торышы тәэсире дип аңлады күпләр. Әйе, бүген ул өйдә дә юньләп сөйләшмәде, һәрвакыт елмаеп торучы ягымлы йөзен әллә нинди моңсу уйчанлык биләп алган. Үзе яратып укыган биология, әдәбият дәресләрен дә көчкә уздырды. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән тантанада да катнашмады. Һәм бик күп яңгыраган изге теләкләргә дә кушылмады.
Бүген ул мәктәптән каядыр барасы кешедәй ашыга-ашыга кайтып китте. Һәр ел саен кабатлана торган изге гамәле турында беркем дә белми иде...
Дания, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәр өчен, гадәттәгечә, әтисе янына, зиратка ашыкты. Аның кабере иң матуры, иң нурлысы булып күренде кызга. Газиз әтисе монда мәңгелеккә күчеп килде. Шушы җан өшеткеч сүзләр белән һич килешә алмады Дания. Кыш бабайның “изге җаннар туңмасыннар”, дип тутырган карын ера-ера, әтисе каберенә таба атлады. “Исәнме, кадерле әткәем! Тыныч кына йоклыйсыңмы? Без яхшы гына яшәп ятабыз. Сине бик сагынабыз. Их, бер мәртәбә генә булса да күрергә иде үзеңне. Ничек сагынам бит мин сине! Аңласаң иде: ничек авыр безгә синнән башка!” – дип үксеп елап та җибәрде. Һәр елдагыча, әтисе өчен ясалган бик матур открытка һәм аңа язылган җылы сүзләр алып килде ул. Бу открыткагакечкенә чаклардагы кебек “озын гомер, сәламәтлек, бәхет телим” дигән юллар урынына “тыныч йокла, әтием, урының җәннәт түрләрендә булсын!” диелгән иде.
Кабер өстендә шактый озын булып үскән каенның нәрсәдер сөйләргә маташуын аңларга тырышып, Дания тирән уйга чумды... Әтисенең үлгәнен бик аз хәтерли кызчык. Кечкенә иде әле ул. Гаиләнең олы таянычын соңгы юлга озатканда, әнисенең үксеп-үксеп елаулары, баһадир гәүдәле әтисенең ак җәймә астында ятуы гына бераз исендә. Аңламый иде әле ул үлемнең нәрсә икәнен. Бераз үсә төшкәч кенә әтисенең “поездга утырып” китмәгәненә төшенде. Балалар бакчасында башкаларның: “Синең әтиең юк!” – дип, бармак төртеп көлүләренә, үз әтиләре белән мактануларыначыдый алмыйча, инде яклаучысыз калганын аңлый башлады. Мәктәптә дусларының тырыша-тырыша открытка ясауларын күреп, йөрәге әрнеде. Әтиләре белән уздырылган бәйрәмнәрдә үзен ялгыз хис итте. Әлегә бу күңелсез уйларыннан аны газиз әнкәсе Наҗия арындырды. Бөтен авырлыкны үз өстенә алып, балаларын ким-хур итмәс өчен, барлык көчен куйды, тир түгеп эшләде ул. Әти кеше кебек кырыс, әни кеше кебек ягымлы була белде.
Вакыт яраларны дәвалый, диләр. Дания дә әтисе юклыкка ияләште. Күңелен борчып торган мәсьәлә генә һаман аның өчен чишелеп бетмәгән иде. Көннәрдән бер көнне әтисенең үз үлеме белән үлмәве ишетелде кызга. Беренче мәртәбә аның күңелендә нәфрәт, үч чаткылары кабынды, бөтен усаллыгын җыеп, йодрыкларын йомарлады. Тормышка карашы да үзгәрде кызның. Шушы чиксез зур дөньяда гаделлеккә урын булмаганмы? Әлеге сорауга җавап таба алмады Дания. “Мин дә үсәрмен, шул “гаделлек” дигән сүзгә, озын, катлаулы юллар үтеп булса да, урын табармын!” – дип уйлады. “Борчылма, кызым, бер кеше дә мәңгелеккә килмәгән. Аллаһы Тәгалә үз җәзасын бирер!..” – дип пышылды түгелме каенкай? Әнә, әтисе кызын ишеткән. Димәк, ул аны күзәтә, аның шатлыкларын күреп сөенә, кайгыларын уртаклаша. Димәк, Даниянең уңышлары, бәхете – әтисенең догасы, рәхмәте.
Шактый вакытын уздырды Дания әтисе янында. Аны сагынып торучы әтисенә күпме яңалыклар китерде бит. Ничек сөендерде ул аны! Бәйрәм уңаеннан китергән открытканы элеп куйды. Әткәсе белән саубуллашып, яңадан килергз сүз биреп, өйләренә таба атлады...
Кайту юлында да күп уйланды Дания. Әлеге бәйрәмне календарьдан сызып ату турында хыялланды. Алар гаиләсен бәхетсез, апасы, үзен, сеңлесен ятим иткән кыргый җан белән очрашып, “Ни өчен?” соравын бирергә теләде. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, бәхетле киләчәк, тигез тормыш бирүен сорады. Кайткач, әнисе пешергән тәмле камыр ашлары белән чәй эчеп, өй эшләрен хәзерләп, йокларга ятты. Төшендә әтисенең, елмая-елмая, урам буйлап атлавын күрде. Бу минутларда һавадагы ялгыз ай да, яктырак янып, кызның бәхетле йөзен күреп сөенә иде...
Динара Әхмәтова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев