Логотип Идель
Әдәбият

Әдәп сагындагы шагыйрә

Шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова (2014), Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр (2021) лауреаты Эльмира Шәрифуллинаны соңгы тапкыр кайчан укыдыгыз?

Шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова (2014), Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр (2021) лауреаты Эльмира Шәрифуллинаны соңгы тапкыр кайчан укыдыгыз? Каләм көче белән югары шигърият үрнәкләре тудырган, ләкин шул ук вакытта тыйнаклыгы һәм сабырлыгы белән аерылып торган әдибә иҗаты турында сөйләшик.  


    

550 мең тиражлы «Безнең зоопарк»

Эльмира Шәрифулуллина әдәбиятка балалар шагыйрәсе булып килеп керә. Мөстәкыйль китабы чыкканчы аның шигырьләре күмәк җыентыкларда (1969 елда «Шигырь бәйрәме»,1970 елда «Беренче карлыгачлар») урын ала, ә 1976 елда, 30 яше дә тулмаган шагыйрәнең балалар өчен «Безнең зоопарк» исемле беренче мөстәкыйль китабы басыла. 

«Безнең зоопарк» ике телле шигырьләрне үз эченә алган буягыч китап (рус телендәге текстлар авторы – Марк Зарецкий). Ул төрле елларда яңадан өч тапкыр бастырылып – гомум 550 мең данә тираж белән нәшер ителгән татар әдәбиятындагы иң популяр балалар китапларының берсе булып тарихка кергән. 

Соңрак Эльмира Шәрифуллинаның балалар өчен «Җитәкләшеп җил белән», «Иң матур әни», «Алтын балык», «Нәниләргә әлифба», «Ничек, нинди, ни төсле?», «Кемнең уе кемдә?», «Мәкәрҗә кунаклары», «Җырлы бәйрәм», «Игезәк йолдыз», «Баллы балачак», һ.б. китаплары да дөнья күрә.

Бүгенге көндә шагыйрә үзенең лирик шигырьләре һәм публицистик язмалары белән дә укучыларының күңелен яулап алган шәхес. Эльмира Шәрифуллинаның әдәби хәзинәсендә утыздан артык китап һәм шуның өстенә ул мәрхүм ире, язучы – сатирик Фаил Шәфигуллинның тугыз җыентыгын басмага әзерләгән. 


 «Без - Тукайлы халык»

Миңа калса, шагыйрьнең таланты халык күңеленә үтеп керә алырлык самимилыгы һәм ихласлыгы, ләкин шул ук вакытта киная белән төрттереп ала белүе белән үлчәнә.

«Без – Тукайлы халык» дигән гыйбарәне ишеткәнегез бармы? Бардыр инде, әлеге исемдәге чараларны апрель аенда Татарстанның (Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә) һәр районындагы мәктәпләрендә уздырырга тырышалар. Исеменнән күренгәнчә, сүз бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган чаралар турында. «Без – Тукайлы халык» – әлеге гыйбарә татар халкының мәкаль-әйтеме кебек. Әмма күпләрегез әлегә кадәр белмәгәндер бу сүзләрнең авторы – Эльмира Шәрифуллина.

Шагыйрәнең Тукайга игътибары, төгәлрәк әйтсәк, «Без – Тукайлы» поэмасының чишмә башы 1985 елдан юл яра. Әсәр өлешчә 1988 елда нәшер ителгән «Гөлләр елы» китабында басыла, соңрак бу поэма унбиш ел буе тулыландырылып, үзгәртелеп, «Без – Тукайлы халык» дигән исем белән дөнья күрә. Әлбәттә, бөек шагыйребезгә багышланган лиро-эпик әсәрләр шактый гына язылса да, Эльмира Шәрифуллинаның «Тукае» үзенчә. Автор шагыйрьнең язмышын, аның Тукай дигән бөеклеккә килү юлындагы михнәтләрен үткен шигъри осталык белән сурәтләп бирә. 

Җыры барның җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без – бәхетле,
Без – шагыйрьле халык,
Без – Тукайлы халык мәңгегә! 

«Каюм коесы»

Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» дигән китабына аерым тукталып узасым килә. Әлеге китапта авторның алты поэмасы урын алган. Татар әдәбияты белән таныш булган кешеләр ялганларга урын бирмәс, бүгенге көндә татар әдәбиятында поэма жанры сирәк күренешкә әйләнеп бара. Язучыларыбыз арасында әлеге жанрны үз итмәүчеләр әле шактый күп. Ә менә Эльмира Шәрифуллинаның татар поэмасы мирасында лаеклы үз урыны бар.

«Без – Тукайлы халык» (1985-2000), «Каюм коесы» (1997), «Бер кычкырды кәккүк» (1982-1983), «Тәмуг кисәве» (1988), «Мордар» (1982-1993), «Инша» (1998-2004) – китапта шушы исемдәге поэмалар тупланган.

Аллага шөкер, милли тарихыбыздагы данлыклы шәхесләргә карата игътибар соңгы елларда бераз яхшырып китте. Һади Такташ, Рөстәм Яхин, Рудольф Нуриев, Мәрҗаниләребезгә һәйкәлләр, язучылар, галимнәр яшәгән йортларга истәлек такталары куелды. Язучыларыбыз тарафыннан әзме-күпме тарихи әсәрләр язылды. Тарихи шәхесләребезнең татар дөньясында тоткан урынын ачып бирү эшен Эльмира Шәрифуллина инде дүрт дистә елга якын элек башлап җибәрде. Аның «Каюм коесы» китабында халкыбызның даһи уллары – Габдулла Тукай һәм Каюм Насыйрига багышланган поэмалары шул юнәлештәге хезмәтенең бер өлеше.

 Милләтебезнең даһи улы Каюм Насыйри шәхесенә тукталыйк. Миңа калса, әлеге энциклопедик галимнең эшчәнлеге халкыбызга тиешле күләмдә ачып бирелмәгән һәм шуның нәтиҗәсендә ул тиешле бәясен дә алмаган. Эльмира Шәрифуллина исә «Каюм коесы» поэмасында татар әдәби телен, мәгарифен булдыру өчен армый-талмый көч куйган Каюм Насыйрига игътибар биргән бармак белән санарлык язучыларның берсе.

Гомумән, татар халкының талантлы шәхесләрен хөрмәтләү, аларның эшчәнлеген олылау Эльмира Шәрифуллина иҗатында зур урынны алып тора.
 
Заман чирләрен ачып бирүче

Шагыйрәнең әдәби хәзинәсендәге тагын бер юнәлеше – бүгенге заманның рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен юкка чыгара торган, милләтнең тамырын корыткан сәбәпләрне, заман чирләрен ачып бирү. Әлеге теманың чагылышын аның «Тәмуг кисәве», «Мордар», «Инша» поэмаларында күрергә мөмкин. Хатынның ирне хөрмәт итмәве, кешенең үз-үзенә кул салуы, эчкечелек, гаиләләр таркалу, туган телеңне, гореф-гадәт, йолаларны белмәү, олыгайган әти-әниләрен картлар йортына илтү – болар барысы да җәмгыятьне артка тәгәрәтә, кеше дигән горур исемне баткакка сөйри. Шуны да ассызыклап узасым килә: татар әдәбиятында әти образын сурәтләгән әсәрләр күп түгел (сүз шигырьләр турында бармый). Роза Хафизованың «Әти кайткан көн» хикәясе, Шәмсия Җиһангированың «Яшел гармун» повестен беләм. Шушы исемлектә Эльмира Шәрифуллинаның «Инша» поэмасы да урын ала. Ялгышмасам, әлеге поэма нигезендә Эльмира Шәрифуллинаның «Әтием» дигән повесте дә языла.

Кәккүк сагышы 

Инде шагыйрәнең чираттагы темасы – ул да булса, мәхәббәт һәм сагыш. «Бер кычкырды кәккүк» поэмасы шушы хисләргә корылып язылган.  Әлбәттә, әлеге әсәрнең поэма булуы турында мин бераз бәхәскә керер идем. Бу, миңа калса, сагыну шигырьләрен туплаган полиптих, үзенчәлекле лирик цикл. Ләкин лирик шигърият, лирик поэманың әдәбият фәнендә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеген исәпкә алсак, бу бәхәснең урынсыз булуы ачыкланачак. Әсәр шагыйрәнең бәгыреннән түгелгән, ачы язмыш чынбарлыгын ачып, автобиографик рухта язылган. Лирик геройның (бу очракта авыр кайгыга дучар булган шагыйрәнең үзе) бәхетле мәхәббәт, югалту, үткәннәрне сагыну һәм язмышка күнү юлы сурәтләнә. 

Аудиокитап өчен премия 

Татар әдәбияты тарихында Абдулла Алиш премиясен аудиокитап өчен алган әдип берәү генә. Аңлагансыздыр, әлеге язучы заман белән бер аякта атлаучы – Эльмира Шәрифуллина. 2021 елда «Ак бүре турында баллада» аудиокитабы өчен («Китап» радиосы редакциясе тарафыннан әзерләнгән. – Авт.) шагыйрә Абдулла Алиш премиясенә лаек булды. Китаплары күп тапкырлар Татарстан күләмендәге «Ел китабы» бәйгеләрендә дә җиңүләр яулый. «Тамды яшем», «Каюм коесы» һ.б. шул исемлектә. Шигырьләренә язылган җырлар да даими төрле бәйгеләрнең призлы урыннарга лаек булып торалар. Кыскасы, шагыйрә татар әдәбияты хәзинәсен баетуга әле дә актив үз өлешен кертә.

Китап яратучы укучыларга Эльмира Шәрифуллинаның әле узган ел  нәшер ителгән «Алма апа» китабын укырга тәкъдим итәм. Тирән психологик кичерешләр белән иҗат ителгән повесть, хикәя, пьесаларда әниле ятимнәр, толлар темасы каләм көченең куәтен аеруча да күрсәтә. 

Сүземне җөпләп әйтәсе килгән фикерем шул: әдәбият дигән сүзнең нигезендә әдәп ята. Караңгылык, пычраклык белән тулган заманда рухи кыйммәтләрне күрсәтеп, әдәпкә, тәрбиягә чакыру, якты нур тудыра алу – зур батырлык ул. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый турында сүз алып бару яхшы гамәл. Ак белән караны аерганда, нәсихәткә мохтаҗ заман бу. Минем өчен Эльмира Шәрифуллина әдәбиятның әдәп сагында торучы олуг шагыйрәләребезнең берсе ул. 

Булат Ибраһим

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев