Логотип Идель
Әдәбият

Яшьлегем хакында... хикәя

Мин Аязым белән мәңгелеккә кавышуыбызны чамалаган көннәрдән үк, аңа буйсынып яшәячәгемне белә идем. Менә картлык килде – 87 нче яшемне куып баруым. Башымны тирән уйларга салам да: «Мин Аязымны бәхетле итүче түгелме соң?» – дим. Юк, юк, мин аны язучы итүче түгел – ул тумыштан ЯЗУЧЫ иде. Аның иҗатына битараф булмавым белән бәхетле иттем түгелме соң? Битараф булмау – аны өзелеп яратудан килеп чыккан бер могҗиза да булгандыр әле ул. Уйлап-уйлап карасаң, гаҗәпнең дә гаҗәбе бит инде, төрмәдән ишетелгән авазга 18 яшьлек кыз мөкиббән китеп, тирә-яктагы егет җилкенчәкләрне бөтенләй читкә тибәреп, бары бер юнәлешкә бага...

Моңа кадәр, Аязымның башлангыч чорда ук язылган хикәяләренә карата игътибарсызлык кылганмын. Ул бит минем белән танышу чорын ук хикәячелектән башлаган иде. Бу хатамны төзәтергә дип саргаеп беткән папкалардагы моңарчы бер кайда да басылмаган хикәяләрен компьютерга салырга керештем. Аларны язу мине Аязым белән һаман бергә яшәгән халәткә кайтара кебек, миңа рәхәт... Язам, язам. Бер Раббыма рәхмәтләр укыйм. «Нинди матур хикәяләреңне санламыйча яткырганмын бит, карткаем, гафу ит!» – дим. 

17 гыйнвар – Аязымның туган көне. Аллаһның рәхмәте, Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге театры, аның җитәкчеләре: режиссеры Олег Кинҗәголов, директоры Рәсим Хафизов тәкъдиме белән шул датаны зурлап билгеләп үткәрергә булганнар. «Традициягә әйләндерәбез, һәр елда аның каберенә зиярат кылачакбыз», – диләр. И-и куанычымның чиге булмады! Мең-мең рәхмәтләр яусын шундый милләт сәнгате фидакарьләренә! Шул көндә үк Миләүшә Хәбетдинова хәбәр салды: «Нәкыя апа, 20 гыйнвар көнне сәгать унда Кәрим Тинчурин театры бинасында Нәкый Исәнбәтнең «Җыен» фонды тарафыннан чыгарылган китабын тәкъдим итү кичәсе була, шунда сине чакырам, такси җибәртермен, кил, яме,» – ди. 

Бу вакыйгалар икесе дә минем өчен зур шатлыклар алып килде. Чаллы театры артистлары, хезмәткәрләре Аязымны зурлап, аның яшәгән йортын, архивын да читләтеп үтмәде. Тинчурин театры бинасындагы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмәгә дә халык ябырылып килгән! Тирән мәгънәле чыгышлардан соң, сөенечле хәбәр дә ирештерделәр: «Җыен» фонды «Шәхесләребез» шәкеленнән Аяз Гыйләҗевкә багышлап китап чыгарырга уйлаган. Бусын инде Аязыма язмача ҺӘЙКӘЛ дип кабул иттем. 

Шушы мәкәрҗәдән рухланып кайтып, компьютерым артына утырдым да хикәяләремне күчерүемне дәвам итәргә уйладым. Берсе «Кояш байый» дип атала. Аптырадым да калдым. Аязым тарафыннан 1958 елда язылган. Ә шул хикәя минем яшьлегемне дә барлап, менә шушы картлыгым көненә багышлап язылган икән ич! 

Аяз яшьлегем турында да сөйләтергә ярата торган иде. Тугызынчы  сыйныфта укыган елларымның җәендә булса кирәк, миңа безнең авылның бик чибәр егете күзе төште. КХТИ студенты! Исеме Мөхәммәтгали иде (урыны җәннәттә булсын!) Минем дә студент буласым килә, аның белән аралашуны чит итмим, алар турыннан узып, көянтә-чиләк белән суга барып йөрү бик ошый. Һәм ешрак суга барырга тырышам. Кичләрен ул мине Сарманга (безнең авыл – Сарман янәшәсендә генә Югары Әхмәт) танцыга чакыра, үзе белән бер мәртәбә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле концертына да алып барды... Болар турында мин Аязга да сөйләгәнмен. Менә шул хакта ич бу хикәя дип, елый-елый күчерәм. Аязым белән сөйләшәм. Ул бит мине бик яратты. Юкка гына: «Узар гомерләр искән җил кебек, сөю мәңгелек, сөю мәңгелек...» – дип җырламыйлардыр шул. Тәвәккәлләп, шушы хикәяне сүз башы белән «Идел»гә тәкъдим итеп карыйм әле дип уйладым.   

 

21.01.2023
Нәкыя Гыйләҗева

 КОЯШ БАЙЫЙ (хикәя)
Аяз Гыйләҗев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җил-яңгыр каралтырга өлгермәгән нарат капкада Сәрвиназ әби күренүгә, өй кыегында чыркылдашып утырган чыпчыклар җиргә очып төштеләр. Сәрвиназ әби сул кулы белән чуар алъяпкычының итәген кайтарып тоткан, димәк чыпчыкларның сизенүе юкка түгел. Чыннан да ул:

– Гөли-гөли-гөли! – дип күгәрченнәр чакырырга кереште. Батып барган кояш нурында тәрәзәләре алсуланып янып торган яңа йорт түбәсеннән ике, лапас артыннан өч күгәрчен очып чыгып, әби тирәсендә пырхылдаштылар. Ул алъяпкычыннан сап-сары ярма учлады, такыррак җирне сайлап сибеп җибәрде.
Карак чыпчыклар як-якка башларын бора-бора күгәрченнәр арасында сикергәләделәр һәм ашыга-ашыга комсызалып җим чүпләделәр. Сәрвиназ әби тагын сипте һәм кулын каш өстенә куеп үз-үзенә сөйләнергә кереште:

– Гөли-гөли-гөли! Килегез, рәхмәт төшкерләре, гөли-гөли! Кичә җидәү булган идегез ласа.

Ындырлар ягындагы таллыкта ап-ак сакаллы, киң читле көрән эшләпәсе кояшта уңган бер карт күренде. Ул кулындагы зур, матур курчагын кешегә күрсәтергә оялган сыман, җайсыз гына янтыгына кыскан һәм чалбар балакларына төер-төер булып ябышкан сырганакларны чүпли-чүпли акрын гына атлап килә. 

– Син, Сәрвиназ, безнең күгәрченнәрне дә үзеңә ияләндереп бетерәсең инде, ахры, – диде ул шактый көр тавыш белән. Карчыкның элекке матурлыгы җуелып бетмәгән ягымлы йөзенә елмаю пәйда булды:
– Синеке, минеке бетмәдемени әле ул сездә? Мин колхозга кайткач, сезнеке-минекеләр бетеп, безнеке генә булыр дип йөргән булам тагын!

Карт Сәрвиназ әбидән аерыла алмыйча аңа карап тора, күзләре соклануданмы, елмаюданмы шактый кысылганнар иде. 
– Юк, юк! Бер сүзем юк, әле күршебездә генә нинди матур урында буш пуҗум тора дип эчем сызып йөри идем. Сезнең кайтуыгызга сөенеп бетә алмыйм, – диде ул.

Карчык алъяпкычын әйләндереп кага-кага:
– Туган җир кая барсаң да үзенә тарта, – диде.
– Сез Себернең үзендә үк тордыгызмы?
– Себер дип, Урал аръягында инде. Себерен күрә алмадым алуын, – дип кеткелдәде карчык.
– Шулай да ерак киткәнсез. Минем әти сөйли иде. Синең әтиең мәрхүм Гыйльмулла абзый, урыны оҗмахта булсын, Чаллыга икмәк илтә барган икән. Гомерендә күрше авылы Сабан туеннан гайрене күрмәгән кешегә  Чаллы бик зур кала сыман тоелган. Элеватор тавыннан Алабуганы, Кама Иделен, ерак авылларны күргәч, әтиең: «Тимербулат, болар бар да безнең патшалыкмы?» – дип сорый икән. «Әйе», – дигән әти. Гыйльмулла абзый: «Биләгән икән Рәчәй җирләрне!» – дип шаккатып тора икән. Минәйтәм, син күргәнне күрсә, син йөргәнне йөрсә, ни әйтер иде икән мәрхүм?

– Заманасы шул булган инде аның, заманасы!

Сүзгә мавыгып, күршеләр капка янындагы эскәмиягә утырдылар.

Сәрвиназ моннан егерме еллар элек йорт-җирен бетереп, төпчеге Камил белән Урал ягына бәхет эзләргә чыгып киткән иде. Шуннан бирле алар кайтмадылар да диярлек. Нигезләре буш, пуҗумнары шыксыз булып авыл урамының ямен җибәреп торды. Сугыштан соңгы елларда авылдан китү чире таралганга, урын әйбәт – су буе булса да, кызыксынучы табылмады. Төзек урамны тешсез авызга охшатып, тегендә дә, монда да буш ихаталар артты. Берәүләр нефтегә китте, икенчеләр хезмәт көненең буш куыгы эченә риза булмыйча, теләсә кая китеп бардылар. Гомере шушы авылда үткән, колхоз төзү елларында кулаклар белән чәкәләшеп, ике кабыргасын югалткан Бикбулатка авылның шулай акрын гына тарала баруын күрү бик күңелсез иде. Тик кешеләрне бәйләп тотып буламыни? Китәләр дә китәләр... Чылтырап аккан Чуал да, су буендагы таллар да, күпереп торган кара җирләр дә, зәңгәр урманнар гына да тота алмады кешеләрне. Шулай илле өченче ел җитте. Авыллар, шәһәрләр өстеннән искән бәрәкәтле җилләр, авылның кыяфәтен үзгәртергә керештеләр. Салам түбәләрне кубарып, такта түбә торгызды халык, юллар рәтләнде, каралтылар ныгыды. Чит якларга китеп каңгырып йөрүчеләр башта Урмышлыга кунакка кайтуны ешайттылар. Зиратка барып, ата-бабаларының каберләрен торгыздылар, аннары председатель янына барып, читләтеп кенә колхозның кереме, эш, хәл-әхвәлләр хакында сораштыра башладылар. Колхозлар машиналар сатып ала башлагач, Камил дә күп уйлап тормады, хатынын, бала-чагасын төяп, Урмышлыга кайтты. Ата-бабасы нигезендә үскән кычыткан-әрекмәннәрне төпләп ташлады. Агай-энене өмәгә җыеп, йорт торгызды, капкасын ясады.

Бикбулат абзый моннан ун ел элек карчыгын җирләгәнгә, ялгызлыктан шактый туйган иде. Күршеләр кайтуга, алар арасында сабый чакта бергә уйнап үскән

Сәрвиназ булуга бик тә сөенгән иде ул. 
– Картайгансың син, Бикбулат.
– Белмим, – диде карт көлеп, – үземә калса, яшь егетләр кебек сизәм үземне. Тик менә мин утырткан каеннарны гына инде карт каеннар дип йөртә башладылар.
Карчык ниләрдер исенә төшереп моңланып утыра иде. Каен сүзен ишеткәч, ул җанланып китте.
– Теге Кыяр тавындагы чишмә янындагы каеннармы?
– Шулар булмыйча!
– Исәннәрмени алар?
– Баһадирлар төсле утыралар. Әле кайчан гына Усаклы атаудан күчергән идем үзләрен. Син чәй суына шул чишмәгә йөри идең.

Карчык яңадан кеткелдәп көлеп җибәрде:
– Син шул вакытта нәкъ чишмә буенда булырга тырыша идең!

Карт гаҗәпләнүдән ботын чабып куйды:
– Син шуны сизә идеңме?
– Сизмичә, менә тагы. Каеннарын да минем өчен генә утырттың ич син.
– Әллә анысын да белә идеңме?
– Анысын да белә идем.

Бикбулат абзый бервакыт телсез калды. Дәшми-тынмый гына, килеп чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, такырда йөргән күгәрченнәргә карап тора башлады. Икесенең дә күңеленә әллә кайчан булып узган матур, рәхәт төш кебек онытылмый сакланган хатирәләр килде. 

Озак кына уйга чумып утырдылар. Икесенең дә бер үк нәрсәне хәтергә алулары, бер үк нәрсәне уйлаулары – аларга ничектер рәхәт иде. Каршыдагы урман артына кояш иңә. Көнбатыш офыктан үзен каршы алырга чыккан җиңел канатлы болытлар арасында кояш төнбоек яфраклары арасында алтын җилпәзәле чәчәк төсле булып күренә. Үзән эченнән вак камышларны, нәзек тал чыбыкларын тирбәтеп Чуал ага. Чуал суына түбән очта Кыяр тавыннан төшеп Бузат чишмәсенең суы кушыла. Сәрвиназ кыз чакта, әтисе йортында Түбән очта торганда шул чишмәгә килә иде...

– Син, Бикбулат, егет чагыңдагы кебек кыюсыз икәнсең әле, – диде Сәрвиназ көлемсерәп.
– Ә мин ул чакта кыюсыз идемме?
– Хәттин ашкан  инде, хәттин. Үзем шулай суга барам, үзем уйлыйм. Чишмә янында гына булса ярар иде, дим. Килсәм, син шунда маташасың, бура кыскан буласың, каеннарга су сибәсең. Мине күргәч, кызарасың, бүртенәсең. Нигә берәр сүз дәшми икән инде бу, бозау, – дип ачулана идем сине эчемнән.
– Минеме?
– Ачуланма инде, үткән эш бит. Мин сине бик ярата идем, Бикбулат. 

Карт яшен суккан кебек сискәнеп китте. Ул гашыйк күзләрен ала алмыйча Сәрвиназга текәлгән иде. Карчык та үз кыюлыгыннан үзе уңайсызланды ахры, яшь кызлар төсле кызарып китте, сөякчел кулларын кая куярга белмичә, әле алъяпкыч артына яшерде, әле артына куйды.

– Әйтмәм дигән идем, кыюсызлыгыңа ачуым килә иде. Һаман да шундый икәнсең!?

Бикбулат яшьләрчә тезенә сугып алды. Көлемсерәп:

– Инде кыюлыктан ни файда? Мин бит сине бик ярата идем, Сәрвиназ, – диде. Сәрвиназ сул кулы белән йөрәк тирәсен сыпырып алды, алар минутка якын бөтен дөньяларын онытып, бер-берсенә сыенып утырдылар.

Күгәрченнәр күптән очып киттеләр. Лапас ягыннан аларның гөлдердәгәне ишетелә башлады. Түбән очтан көтү тавышы, трактор гөрләве килде. Кояш кызыл керфекләрен кыса-кыса, урман артына кереп бара иде. Бикбулат белән Сәрвиназ кинәт бер-берсенә карап алдылар һәм уңайсызланып дәррәү сикереп тордылар.

– Кояш байый ласа! Камил, килен эштән кайтыр. Аш җиткерәсем бар, – диде карчык.
 Бикбулат курчагын кулына алып:
– Яследән төпчегемнең кызын алып кайтырга чыккан идем. Көтә-көтә җылап беткәндер. Кояш байый икән шул, – дип китәргә ашыкты.

Сәрвиназ болдырга менеп баскач, койма өстеннән урамга карады. Курчак тоткан, түгәрәк сакаллы йомры карт, артына борылып карый-карый, Түбән очка таба бара иде. Ул: «Каеннарны барып карарга кирәк әле, иртәгәдән соңга калырга ярамый», – дип уйлый-уйлый өенә кереп китте.

 

1958 ел

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев