Логотип Идель
Әдәбият

Һичнәрсә онытылмый һичкайчан!

Табадагы балык кебек Кайнар комда кызынырга Һәм бөтенләй онытырга Озын-озын кыш барын. Онытырга пальто барын, Костюмнарын, шарфларын Һәм йөрергә иләс-миләс Гашыйк булып көн буе.

Альбина Әпсәләмова – шигърияттә дә, проза өлкәсендә дә бердәй тырышлык белән һәм нәтиҗәле эшләүче авторларның берсе. Дистәгә якын китап авторы, икътисад фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе. Үткән гасырның икенче яртысында татар укучылары арасында киң популярлык белән дан алган әдип Габдрахман Әпсәләмовның оныгы. «Идел» журналының рус басмасында 2014-2020 еллардагы баш мөхәррире. Татарстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы. «Триумф» әдәби премиясе иясе.

Шигырьләре татар телендә «Илһамлы кызлар җыры» җыентыгында («Рухият» нәшрияты, 2021) дөнья күрде.

 

 

***

Ә быелгы яз сузылыр
Тагын да туксан тугыз мең,
Тагын да туксан тугыз мең
Яңгырлы еллар булып.
Йөрермен сине эзләп мин,
Йөрермен һаман ышанып,
Йөрермен һаман ышанып,
Эзеңә төшәрмен дип.
Ә быелгы бу шаян яз
Кинәттән башланып китәр,
Кинәттән башланып китәр
Озын алтын җәй булып.
Мин сине танып алырмын
Һәм кальбемдә ут кабыныр,
Һәм кальбемдә ут кабыныр
Илаһи төсләр булып.

 

***

Табадагы балык кебек
Кайнар комда кызынырга
Һәм бөтенләй онытырга
Озын-озын кыш барын.
Онытырга пальто барын,
Костюмнарын, шарфларын
Һәм йөрергә иләс-миләс
Гашыйк булып көн буе.
Каһирә кичендә
Телим мин бер көн яшәргә
Пирамида түрендә.
Изида белән чәй эчкәч,
Осирисны күрергә.
Фиргавенгә күз кысарга,
«Әйе» йә «юк» димичә.
Тутанхамонны уятып
Шаяртырга үземчә.
Ияләштереп үземә
Бака, елан һәм коңгыз,
Алебастр савыт тотып
Утырырга ваемсыз.
Атон белән куышырга,
Таш табутта йокларга,
Икәүләп кенә кәрт сугып,
Эхнатонны отарга.
Телим мин пирамидада
Синең белән яшәргә.
Чәй янына Изида һәм
Осирисны дәшәргә.

Әтиемә
(Булат Габдрахман улы Әпсәләмовка)
(13.12.1946–13.05.1995)

1
Һаман бер төш, шул ук бер төш –
Әтием исән, имеш:
«Кайттым, кызым, котылдым мин,
Төштә түгел, өндә мин…»
Ә мин әйтәм: «Әтием, дим,
Җибәрмим сине бүтән.
Табибларга бирмим сине.
Шуның өченме көттем!»
Бу салкын төш, бу шомлы төш
Озакка баралмый шул.
Эреп югала Әтием,
Янымда калалмый шул.
Үзе миңа кулын болгый,
Һич тә китәсе килми:
«Мин яныңда, синең белән,
Төштә түгел, өндә» ди…

2
Бер бала да үз әтисен шулкадәр яратмыйдыр,
Бер әти дә кызын шулай өзелеп яратмыйдыр.
Ә бит ничек рәхәт иде, күңел яп-якты иде,
Хәзер әнә бөтен дөнья төссез-караңгы инде.

3
Ә без бит бергә озак яшәмәдек тә,
Нибарысы ундүрт ел гына.
Мәче Барас, тычкан Иголка да исән,
Нәкъ элеккечә кабинеты да.

4
Кулда – венок, керфектә – яшь.
Ник әтисен күмә кызы?!
Юк, ярамый! Исән, исән!
Ә венок аунасын юлда! –
Дип ыргытам аны кулдан.
Ник әтисен күмә кызы?!
Нигә, нигә? Юк, ярамый!
Зинһар, дуслар, уяныгыз!
Юк, ярамый, төн җитә бит,
Ник әтисен күмә кызы?..
Күңелдә тик бер уй кала:
«Мин үлмим, елама, кызым…»

5
Сигезенче май иде бу
Туксан бишенче елда.
Коймаларны буядык та
Кайтырга чыктык юлга.
Тукай янында тукталдык.
(Кич иде, беркем дә юк.)
Мин әтиемә карадым,
Нык кына кулын кысып.
Ул миңа сөйли һәр ташның 
Кемнәргә куелганын. 
Шунда ташлар да җанланып 
Басты баһадир сыман.
Мин вәгъдә бирдем ташларга 
Аларның кем икәнлеген 
Тәфсилләп җиткерергә 
Кешеләр хәтеренә. 
Бармыни оныту дөньяда? 
Бармыни оныту дөньяда? 
Бармыни оныту дөньяда? 
Һичнәрсә онытылмый һичкайчан! 
Тик бездә яши ул хәтергә төшерү, 
Тик бездә яши ул хәтергә төшерү, 
Тик бездә яши ул хәтергә төшерү, 
Бары тик ул бездә – кешеләр кальбендә. 

 

Бабаема 

Андыйлар дөньяда бик сирәк – 
Мин моңа ышандым баштан ук. 
Йә «алар бөтенләй юктыр» дип 
Уйладым мин сабый чактан ук. 
Нарасый бер бала, ә үзем 
Өзелеп яраттым бабамны. 
Һәр яңа китабын укыдым, 
Һич аның артыннан калмадым. 
Васыяте, акыллы сүзләре 
Күңелгә уелды мәңгегә. 
Алар гел иң тугры юлдашым, 
Киңәшчем булдылар һәр җирдә, 
Барасы юлымны күрсәтеп, 
Маяктай яктыртып тордылар. 
Мин аңа гомерлек бурычлы, 
Җаваплы мин аның алдында. 
Мин аның каршына барырмын, 
Мин аны, һичшиксез, табармын. 
Һәм анда, күкләрнең түрендә, 
Укыр ул тагын бер китабын. 

 

Әбиемә 


Син, камыр басып, токмачны кистең. 
«Кил әле, балам, карап тор, дисең, 
Үсеп җитәрсең, булырсың кәләш, 
Сезне сыйлармын, киявең килгәч… 
Ак күлмәк тегәм кичен утырып, 
Кунак чакырам өйне тутырып…» 
Мин көләм генә: «Ходаем, Аллам!» 
Ит шулпасына токмачны салам. 

2
Күп еллар үтте, син һаман истә, 
Минем өчен син хәзер дә исән. 
Мин юлга чыксам, «бисмилла» дидең, 
Юлың уң булсын, саграк йөр, дидең. 
Их, әбекәем, кире кайтсаңчы, 
Сине сагына карт алмагач та, 
Пешерер идең алма бәлеше, 
Ул булыр иде иң-иң тәмлесе.

Әтиемнең әти-әниләренә
Җәйге каникулга чыксаң да
Кушалар гел китап укырга.
Ә без ял итәбез Көньякта,
Әби-бабайларның йортында.

Төрекләрдән әсирлектән кайткан
Миша дәдәй яши күршедә.
Чикләвек куагы үсә монда,
Шашлык кыздырыла кич белән.

Гөлчәчәкләр тулы чатыр яны,
Тәбәнәк булса да киң чорма.
Һәр көн безгә монда бәйрәм иде,
Бер кич тә узмады тын гына.

Кунакларның саны-хисабы юк,
Тәбрикләшеп җырлар җырлыйлар.
Җир серләрен эзләп кабырчыктан
Диңгез авазларын тыңлыйлар.

Балдан татлы йөзем тәлгәшләре,
Чыпчык башы кадәр чияләр.
Өлкәннәрнең һәрбер җылы сүзе
Мәңге онтылмаслык иделәр.

 

***

Төрле төсләргә бизәлгән
Җылы Париж киче бу.
Сихерле музыка булып
Фонтаннарда ага су.
Без чыгып баскан балконга
Парча палас җәелгән.
Кайдадыр атлар кешнидер,
Су төбендә – җәеннәр…
Ә без Галәм киңлегендә,
Парчабыз оча гына.
Без үлемсез, без мәңгелек,
Без хыял кочагында.

 

Сиземләү

Тиздән цунами котырыр,
Гарасат кубар.
Ком бураны күтәрелер,
Зур янгын чыгар.
Елгалар да ярларыннан
Ташып чыгарлар.
Моны күреп шатланышыр
Синең дошманнар.
Тик ашыкма, хәзергә бит
Барсы да тыныч.
Яңгыр да юк. Ил өстенә
Килмәгән сугыш.
Талгын гына исә әнә
Таң алды җиле.
Ә син нигә йокламыйсың?
Ни борчый сине?
Зарыгып басып торасың
Тәрәз янында.
Каядыр омтыласыңмы –
Аңламыйм шуны.
Тиздән цунами котырыр,
Яңгырлар явар.
Тынычландыр күңелеңне,
Бераз йоклап ал.

 

***

Хисләнәм дә күз алдыма
Китерәм Сезне.
Сез һаман да иң кадерле
Кешем бит инде.
Ул ялкынлы, ул иң гүзәл
Париж төнедәй.
Ул минеке, кагылмагыз
Якын кешемә.

 

***

К. шәһәренә китик без
Икәү генә.
Кабарган болытлар анда,
Күле тирән.
Тарих музеен карарбыз,
Анда – амбар.
Стенада үткән заман
Рәсеме бар.
Анда – кое. Тик анда юк
Чиркәү генә.
Мин ачармын бер серемне
Шунда сиңа.
Мин алып барырмын сине
Тын урынга.
Анда яна куе зәңгәр
Йолдыз гына.

 

***

Киләсең. Карыйсың. Дәшмисең.
Минем дә юк чарам, әйтмим сүз.
Яз килә. Табигать җанлана,
Түбәдән сикерә сөңге-боз.
Паркта яшь парлар калдырган
Сукмаклар каядыр йөгерә…
Ярар соң, дәшмәсәң дәшмәссең,
Онытма ешрак килергә.

 

Төшемдә

Заллар буйлап йөрим, имеш,
Көмештәй ак юбка киеп.
Түшәмнәр ишелер төсле,
Кайда ишек – булмый күреп.
Котылырга һич чара юк,
Уяналмыйм, терелмим дә.
Әкертен хәрәкәтләнәм,
Салмак кына бөтереләм.
Тирә-юньдә фарфор кашык,
Тәлинкәләр, чәнечкеләр,
Ике аяклы өстәлләр,
Ничек аумыйдыр мескеннәр.
Ә мин түшәмнәрне күзлим,
Яктылык нурлары эзлим.
Ник караңгы – гаҗәпләнәм,
Әйтә алмыйм сәбәпләрен.
Бик җиңел хәл түгел бит ул
Чит-ят җирдә бер ялгызың,
Аумакайлыкларны җиңеп,
Өстен булып кала алуың.
Язуы да җиңел түгел,
Кемнәргәдер сөйләве дә.
Төш – төш инде. Ул, һичшиксез,
Була алмый кимчелексез.

 

Индус Сирматов тәрҗемәләре 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев