Логотип Идель
Әдәбият

Дөнья гүзәл, ап-ак һәм шундый зур!...

"Идел" журналы Саха-Якутиягә барып җиткән. Узган елның май санында басмабызда Рузәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсендә әдәби тәхәллүсе Урсун булган Саха шагыйре Николай Винокуровның шигырьләре урын алган иде.

"Идел" журналы Саха-Якутиягә барып җиткән. Узган елның май санында басмабызда Рузәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсендә әдәби тәхәллүсе Урсун булган Саха шагыйре Николай Винокуровның шигырьләре урын алган иде.  Рузәл Мөхәммәтшин автор белән очрашып, аңа журналыбызны тапшырган.

Рузәл Мөхәммәтшин тәрҗемәләрен Сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

 

Тәрҗемәче:

Алар үзләрен саха дип атый. Якут түгел. Тунгус авызы әйткән «йако» («саха») сүзе урыс колагына шулай имгәнеп барып җиткән. Аның аша, гадәттәгечә, безгә дә.
«Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы» дигән шигарь күптән тузды. Без бүген бер-беребезне бөтенләй белмибез. Ләкин без бар. Без күп. Без төрле. Шул ук вакытта, баксаң, асылыбыз охшаш икән. Уртак җирдә бер-береңне аңлап, бергә бәхетле тормыш корыр өчен богаулардан бигрәк йөрәк җепләре белән тоташырга кирәк.

Татарстан китап нәшрияты быел басмага әзерләгән саха шигърияте антологиясе (татар телендә) – моны раслаучы бер мисал, минемчә. Бу эшкә фәкыйрегезнең дә тыйнак кына катышы булды...

Тәкъдим ителәсе шигырьләр миңа Уралның аръягында калган ерак тарихыма орынырга, балачагымда әлегәчә яңгырап торган сепаратор тавышыннан уянырга һәм яңадан үземнең Алданым – көмеш сулы Нократым! – ярларына кайтырга мөмкинлек бирде.

Шигырьләрнең авторы – Николай Винокуров. Әдәби тәхәллүсе – Урсун. Төрле елларда «Хотугу сулус» («Төньяк йолдызы») журналында, Саха Язучылар берлегендә, Саха китап нәшриятында эшләгән. Бүген Платон Ойунский исемендәге Дәүләт әдәбият музееның фәнни-агарту бүлеген җитәкли.
Мин автор белән таныш түгел.

Ләкин ихлас күңелдән аңа озын гомер һәм илһам телим.

 

Җааңны  беренче күрүем

Истә:
Һушсыз тордым әрдәнәдә,
Миңа биш яшь, дөнья гүзәл, ап-ак
Һәм шундый зур!
Күге, җиле белән –
Йотлыгыплар эчтем тәүге кабат.

Бик еракта – урман.
Шул урында
Ертып күкнең зәңгәр-зәңгәр чытын,
Сөттән дә ак болытларны ерып,
Ат табыры кинәт калкып чыкты.

Чайпалдылар яллар һаваларда...
Өсләренә кояш нурын сипкән
Мәгъруранә,
Гаярь,
Горур
Атлар...
Колыннары кая качты икән?

Мин күшегеп көттем:
Хәзер алар
Кузгалыр да офык үзәненнән,
Сулышлары,
Тояк тавышлары
Бәрелер күк иде йөзләремә.

Күз ачканчы
Табыр монда җитеп,
Янда утлар иде карты-яше...
Ләкин әни эзләп тапты мине
Һәм без өйгә киттек.
Җитәкләшеп.

Ул кояшлы, җилле, язгы мизгел
Истән чыкмас тәндә җаным барда:
Зәңгәр күкне табырлаган атлар,
Изге Җааң тавы –
Ап-ак карда.

Безнең суык турында

Һай, суык, бу суык!
Зәмһәрир шулчаклы.
Бар дөнья – өшегән, бәсләнгән ташмыни!
Күк йөзен зәп-зәңгәр ялкыны учакның
Ялмаган –
Чак кына офыктан ташымый!

Пар үпкәм агачы калтырап тын ала,
Куе пар аркылы хәтта юл шәйләнми.
Бу суык –
Сызгыра,
Сыдыра,
Сылана!
Камчыдай куыра!
Яндыра – жәлләми!

Дастандай арттыру-күпертү юк монда.
Бу суык –
Картларның хыялы чишелеп,
Оныклар өркетер сүз түгел, уйдырма.
Бу суык –
Куркыныч,
Хакыйкать шикелле.

Тик зәңгәр ялкынны бик җиңел кичерә
Һәм яши бу җирнең булып хак терәге –
Милләтем.
Чөнки бар суыктан көчлерәк
Саханың куз сыман,
Ут сыман
Йөрәге.

Күбек

Сөт тавышына уянган
Көннәремне онытмам:
Чыжылдап ага, күперә
Чынаякта болытлар,

Сепаратор гүләп тора,
Һәм, ургый төшеп, әнә,
Аерылган сөт чиләктә
Бүртенә, күбекләнә.

Уянып җитмичә түгел,
Карын ач – бәлки, шуңа
Ул күбек каймактан татлы
Тоела иде миңа.

Сөт ярларына туктала
Агач кашыгым – көймә...
Бигрәк тиз уза балачак! –
Туйганчы ашыйм, димә.

Кайда калды ул көннәрем,
Ярым төш, ярым чын да? –
Күбегенең тәме генә
Һаман да тел очында.

Алдан ташы

Һәр урында,
Җир читендә хәтта,
Берәр чуерташны күрүгә,
Искә төшә кинәт «Алдан ташы»,
Сабый чагым кабат терелә.

Җирдә яшәп күпме бәхет тойдым! –
Әмма җуеп шуның барын да
Мин яңадан Алданыма  кайтам,
Ташлар җыеп йөрим ярында.

Ике кесәм – ике калта гүя –
Ганимәткә тула.
Аннан соң
И ашыгам өйгә!
И бәхетле! –
Ыштан гына төшеп калмасын...

Бу хикмәтле сүзнең асылына,
Билгеле ки, соңрак төшендем:
«Алдан ташы» диеп атый халкым
Энҗеләргә тиңен кешенең.

Шуннан бирле микән –
Иҗатыма
Яктылыкны гына кушам мин,
Явызлыкны сөймим,
Авызлыкны,
Һәм үлемгә бигүк ышанмыйм.

Бәлки, дәвам,
Ерак киләчәктә
Мирасымны алыр да бер уч,
«Алдан ташы» диеп таныр мине?.. –
Хәтта фараз кылу куркыныч.

Азы да күп:
Дөнья чиген кичкәч,
Соңгы кабат тибеп тәртәгә, –
Алдан ташы булып ятсам иде...
Миңа шул да бик зур мәртәбә.

Чуумпу

Чуум-пу...
Ни соң бу –
тынычлык булмаса?
Аңарда – мең тавыш лабаса...

«Чуум-пу...» –
Яфраклар леперди.
«Чуум-пу...» –
Йөрәктә илаһи могҗиза ярала.
Һәм аны кешеләр «шигырь» ди.

Җәйге яшеллектәй куе, кабарынкы төндә,
керфек очларына кунган йокы тузанын кумакчы, –
кинәт бер кош сайрап куя:
«чу...»

Нинди моң бу? –
Кайтавазы Җирнең:
«Чуум-пу...»

Яисә,
әче таңда,
иртән-иртән,
урман кырыенда истирахәт кылып яткан килеш,
мәңгелекнең үзе кебек сабыр сыер,
юеш
иреннәрен ялап, сагыз чәйни башлаганчы,
ләззәтләнеп, бәлки, таңга калып,
аермачык
өн чыгара:
«пу...»

«Чу!» тынлыкны ярган.
Җирдә шулай тормыш тамырланган,
Җирнең шулай кайнар тыны кеше җанын сарып алган,
Җир шулай кушылган
яхшылык һәм яманлыкның
беркайчан да бетмәс
сугышына.

«Чуум-пу»! –
Ике болан сөзешкәндәй,
галәм белән галәм бәрелешкән,
һәм чәчрәгән меңәр йолдыз-очкын! –
мәңгелекнең кайтавазы булып вәхи төшкән:
«Чуум-пу»!

Шулай иң бөек сер туган –
тынычлык.

Шулвакытта
Яратучы (чындыр бу):
«Яхшы-ы, – дип җиңел көрсенгән, –
Чуум-пу...»


Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев