Логотип Идель
Әдәбият

Ишет әле, кеше...

Тоясыңмы, кеше, Җирең ыңгыраша. Рәнҗү моңы кайта Дала, кырлар аша.

Дания Нәгыйм

 

Ишет әле, кеше

 

Тоясыңмы, кеше,
Җирең ыңгыраша.
Рәнҗү моңы кайта
Дала, кырлар аша.

Күрәсеңме, кеше,
Күкнең күзе яшьле.
Ишет әле, ишет,
Сиңа вөҗдан дәште.

Беләсеңме, кеше,
Җирең авыр сулый...
Аның эче яна,
Аның җаны дулый.

Күрәсеңме, кеше,
Явызлыгың – янгын.
Хәзер инде бик соң...
Боздың вөҗдан антын.

Беләсеңме, кеше,
Син дөньяга дошман!
Кемнәр сиңа җаннан
Ваз кичәргә кушкан?!

Син – бер кабык. Җансыз!
Җанлы мондый булмас!
Синдәй явыз булып,
Һичбер хайван тумас!

 

Йолдызга әйләним

Күкләргә коела күз яшем,
Галәмгә юл ала боз булып.
Киек каз юлына ымсынам,
Яшимен йолдызга кызыгып.

Йолдыздай балкысам төннәрен,
Карашың төбәлер мизгелгә.
Карашың – сөюдән төнәтмә,
Исерткеч, дәвалы, изге дә...

Йолдызга әйләнсәм әгәр дә,
Тәрәзәң булыр иң яктысы...
Августта йолдызлар яңгыры
Сиңа дип аталган ахрысы.

Төннәрнең карасы йогалмас
Йөрәккә яшергән хисләргә.
Йолдызга әйләним. Очрашсын
Карашлар ягымлы кичләрдә.

 

***

Җан тукылган хисләр бәйләменең
Берәм-берәм өзәм таҗларын...
Төн карасы йоккан һәрбер сүзне
Күңелемнән алып ташлармын.

Мин йолкырмын күңел түрендәге
Билчән кебек үскән әрнүне...
Мин ягармын йөрәк ялкынында
Сагыш алып килгән һәр көнне.

Мин эләрмен бәгырь-тәрәзәгә
Пәрдәләрнең иң-иң калынын.
Йөрәгемә энҗе ташлар итеп,
Сүзләреңне җыеп салырмын.

Бәгыремне телгән пыяланың
Кыйпылчыгын хәтта ташлармын.
Бу көнемне бары яктылыктан –
Синең елмаюдан башлармын.

Карашыңның тамчысын да түкми,
Күңел сандыгына мин җыям.
Учларыңны сузчы. Кулларыңа
Салыйм назлы гөлле такыям.


Замананың кан төкергән мәле 

Ярканатлар булып һәлакәткә
Очкан чакта төннең өнендә
Кем туктатып кала алыр икән?
Бик яшисе килә минем дә!

Һәлакәтнең сулышларын тоям,
Күзәнәкләр манма тир була.
Замананың кан төкергән мәле – 
Бугаз, үпкәләрен чир буа.

Замананың чире без булабыз,
Без уяттык мәхшәр давылын.
Җир шары да кичермәскә булды
Адәм заты аны савуын.

Һәлакәткә таба очкан чакта
Көйде ахры безнең канатлар.
Соңгы чиктә генә искә алып,
«Кичер» диеп җаннар кабатлар.

Һәлакәткә таба очкан чакта
Тизлек сеңде йөрәк канына.
Колаклардан каннар ургый әнә
Җавап итеп дөнья чыңына.

Бер сүз җитә йолып калыр өчен,
Дөрес сүздән бар да үзгәрер!
Тик табылыр микән?.. Дөнья әнә
Усал караш белән сөзә гел...

 

 

Дания Нәгыйм. «Май иртәсе» шигыре:  https://www.youtube.com/watch?v=mvFgJVbyH04&t=16s 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев