Кабул итәсезме...
Һәр чорның үз вазгыяте бар: могҗизалары, хәвеф-хатирәләре, кызыклары, даһилары, алдакчылары... Кара, безнең Хуҗа Насретдиныбыз нинди тәвәккәл, җор һәм, гасырлар кичеп, бүгенге көннәргә хәтле даны сүнмәс шәхес!
Алмаз ХӘМЗИН
КЕРЕШ СҮЗ
Һәр чорның үз вазгыяте бар: могҗизалары, хәвеф-хатирәләре, кызыклары, даһилары, алдакчылары... Кара, безнең Хуҗа Насретдиныбыз нинди тәвәккәл, җор һәм, гасырлар кичеп, бүгенге көннәргә хәтле даны сүнмәс шәхес! Тик хәзер аның кебек оста хәйләкәр затлар гади халык арасыннан чыгу мөмкинлеге бик кыен, чөнки цензуралы мәдәни процесс, электрон матбугат җәелеше, нанотехнология чоры. Хәзер «Хуҗа Насретдиннар» үзләре түрәлектә: хакимияттә, депутатлыкта, банкирлыкта, газлы-нефтьле урында, леспромда, космодромда... Җәмгыятьнең бүгенге дөньяви торышы уңай мөмкинчелек тудырды моңа. Теләмәсәң дә, аферист булырсың... Шомаҗан, яки мәкерҗан!
ӘНИЕҢ БӘРӘҢГЕ АШЫЙМЫ?..
Әтисе аңа Гаделҗан дип исем кушты. Үзе кебек гадел булсын дигәндер инде. Ләкин бу сыйфаты белән байтак җәфа кичерде ул. Кичерде генәме соң, җилкәсендә татыды, бәгыре аша үткәрде. Бабасы Ихтыяр да муллалыкка өмет итеп йөргән иде, аңа да каршы төште әтисе Миһербан. Партком секретаре вазыйфасын үтәгәч, кырт кисеп: «Син, дингә өндәп, ә мин киресен сукалап йөрербез микәнни икебез ике фронтта?..» – диде. Анысы ярар, чоры шундый – партия заманы, ләкин шулхәтле гадел булырга димәгәндер бит... Партия уставында язылмагандыр, партком секретаре гаиләсенең йорты зур итеп салынырга тиеш түгел, дип. Яки аларга башкалардан тәмлерәк ашарга ярамый диелмәгәндер. Әнә Гаделҗанга будыргычлы ыштан алып биргәннәр, малайлар тарта да төшерә икән. «Миңа каешлы чалбар алып бирегез!» – дип, өйгә елап кайткан. Югыйсә, будыргычлысы әйбәтрәк бит инде, дусларының бау белән бәйләп кия торган чалбарларына караганда, күпкә җайлырак. «Әй, бала... – дип уфтанып куйды әнисе дә, улының үксүдән кызарган күзләренә карап. – Аларның синеке кебек мондый әйбәт, яңа чалбарлары юк та әле!» – дип тынычландырырга тырышты ул аны.
Гаделҗан һаман үзенекен тукыды:
– Миңа чалбар баулы кирәк, аларныкы кебек. Каешлы...
– Йә, ярар, ярар, әтиеңә әйтермен, – диде әнисе.
– Әйтмә, ул мине ачуланачак!..
– Ачуланмас, ачуланмас...
Гаделҗан, икенче көнне яңадан будыргычлы чалбарын киеп, урамга чыгарга мәҗбүр булды. Әтисе аңа карап, бер сүз әйтмичә, баш бармагын гына күрсәтте. Янәмәсе, әйбәт!
Әнисе ягымлы аның. Укытучы. Галимҗан дүртенче класста, анда укый. «Әниең сине яклый», – дип әйтмәсеннәр өчен ул дәресләрен өйдә бик яхшы итеп әзерли, өстәвенә әле әнисе ни дәрәҗәдә өйрәнгәнлеген тикшереп ала. Көн саен шулай. Ләкин дәрестә, җавап бирергә кулын гел күтәреп утырса да, бик сирәк сорый. Башкаларны күбрәк кайгырта. Берәү дә җавап бирмәгәндә генә Гаделҗанга ымлый. Әмма яхшы билге куярга ашыкмый. Әнисе дәресләрне бик кызыклы итеп оештыра. Шуңа күрә балалар аны ярата. Гаделҗанны классташларының кайвакытта әнисе турында сораштырулары гаҗәпкә калдыра иде.
– Гаделҗан, Гаделҗан, карале, Зәлия апа бәрәңге ашыймы?
– Нишләп ашамасын!
– Кит инде, укытучы башы белән бәрәңге ашап утырмас...
– Ә нәрсә ашарга тиеш соң ул?
– Прәннек...
Үткән гасырның илле сигезенче еллары бу. Мәктәп – иске мәчет бинасы. Манарасы ике балконлы, челтәрләтеп эшләнгән. Матур. Мич ягып җылытучы апалары – Маһирә, иртүк килеп, классларны әзерләп куя – исе-ние була күрмәсен дип, күмерләрен көлгә әйләндерә. Балалар, уку башланганчы уйный-котыра. Кайберләре класста гына түгел, чардакка һәм тагын югарыракка – манарага менеп китә. Айзат, Роберт, Сабирҗан аннан күгәрчен яки карга тотып төшәләр. Кайсының чалбары тузанга баткан, күлмәге ертылган, кулы канаган була. Борын юешен сөртә-сөртә битләре пычранган. Үзләре шат. Класста кошлар очырту башлана. Карга, күгәрчен йоны-каурые белән парта өсләре, идән тула. Чыр-чу, кычкырыш, талаш. Ниһаять, укытучы апалары килеп җитә. Китә хулиганлыкны ачыклау.
– Кем эше бу – кошларны кертү?
Әлбәттә, берәү дә берәүне сатмас. Шул – араларындагы кайбер пионерлар гына бөтен антны боза. Менә шунда әгәр берәр кыз кулын күтәрә башласа, бәләкәй буйлы Сабирҗан кузгала, аның артыннан дүртенче класс укучысына хас булмаган озынлыктагы Айзат урыныннан тора һәм мышкылдавы гомер бетмәс киң борынлы Роберт каршыга чыга. Укытучы апалары боларның колагыннан чамалап кына бора да:
– Бу тәртипсезлегегезне соңгы тапкыр күрим, – дип урыннарына утырта. Балаларның, өйгә кайтып, мәктәптә ниләр кылынганын сөйләү гомергә булмады.
Элек тә бит әле мәдрәсәгә сабак алырга йөрткән әби-бабалары, әти-әниләре мулла-абыстайга: «Ите сиңа, сөяге миңа», – дип тә биргәләгәннәр. Ә боларның укулары совет чорына туры килде. Аларны белем алсыннар, кеше булсыннар, илнең якты киләчәге өчен файдалы көрәшчеләр итеп үстерделәр. Эш белән, хезмәт белән тәрбияләделәр. Дөньяда укып кына, түбәннән күтәрелеп, тәҗрибә җыеп кына дәрәҗәле урын биләп була. Хәзер менә укымыйча губернатор да булып була, өстәгенең «калҗа» бүлешердәй ышанычы гына тусын...
ЕГЕТ КҮҢЕЛЕ ЙӨРИ ДАЛАДА...
Менә, әйбәт кенә укып йөргәндә, күрше кызы Гөлсөяр белән үрти башладылар бит әле аны. Югыйсә, берәүгә дә сиздерерлек итеп карамый да иде инде ул аңа. Янына да бармый, сөйләшми дә – әллә нигә каныктылар – «Гөлсөяр дә, Гөлсөяр!» – дип, җанына тияләр. «Кочакла, үп!» – диләр. Аны өстерәп киләләр янына. Елый кызыкай, Гаделҗанның да күзендә яшь... Тора-бара Гаделҗан бу үртәүләргә ияләшә башлады, канын кыздыручыларның кулын артка каерып, гафу үтендерергә кереште. Ни дисәң дә, Сабан туйларында көрәшеп, яшьтәшләре арасында батыр калгалаган малай бит ул. Монда күңеле төшкән кызны хурлаттырып торсынмыни? Кыюлыгын, баш бирмәслеген танып, малайлар да үртәштән туктадылар. Гаделҗан белән Гөлсөярнең дә араларында дуслык хисе ачыграк урнашты. Инде аларга берәүнең дә исе китми кебек.
Беркөнне Гаделҗан Гөлсөярнең кулына берәү дә күрмәгәндә, яшереп кенә, кичә кич буе язган шигырь кәгазен төртте. Әллә ничек шулай булган инде... матур сүзләр әйтәсе, бәлки, аңа карата сихри тойгыларын белдерәсе, ачасы килгәнгәме... Югыйсә шигырь яза да белми бит әле ул. Анда мондый юллар бар иде:
– Бәхет ни төсле була, дисәләр,
Мин болай дияр идем:
– Янымда син йөрисең, җаным,
Шул бәхет дияр идем.
Кулына бирде бирүен һәм шул минутта ук битенә кызыллык йөгерде. «Нишләдем мин, нишләдем?..» – дип үзен битәрләргә кереште. «Алай ук язмаска иде, «җаным» дип әйтмәскә иде. Тәнен шабыр тир басты. Ул баскан җирендә катып тора, ә Гөлсөяр, язу төшкән кәгазьгә күз салды да йөгереп китеп барды.
Менә мәктәп еллары да узып китте. Әтисе теләгенә каршы килә алмыйча, ул авыл хуҗалыгы институтына барып керде. Югыйсә үзенең уйлары икенче төрлерәк иде – баян җене кагылганга күрә, берәр мәдәният училищесында укып, аннан соң консерваториягә юнәләсе булыр дип йөри иде ул. Әтисе бит, әтисе... Ничек аңа каршы бара алсын. Эленке-салынкы укыштырды инде әтисе фатиха биргән шул институтта икенче курсның яртысына хәтле. Һәм... ташлады. Китте дөнья кирегә әйләнеп. Өйдән ярдәм килми башлады. Кесә буш, тамак ач, вагон бушата, кием тузган, торыр җир – вокзал. Җитмәсә, кайбер төннәрне аннан да куып чыгаралар – сукбай. Эш эзләп, төзелешкә барып керде. Шәһәр җирендә иң элек торыр урын кирәк икән. Ярый әле кулыннан эш килә, бабасы Ихтыяр белән бура бурап йөргән чаклары ярап куйды. Балта остасы булып урнашты. Эшеннән тулай торак та бирделәр – яшәрлек. Кесәсендә акчасы да бар. Өскә-башка җитә, тамак тук. Әтисеннән хәбәр юк, әнисеннән: «Ничек яшәп ятасың син, бала?» – дигәнрәк эчтәлектәге моңсу хатлары килгәли. Гаделҗан да: «Борчылмагыз, әйбәт кенә эшләп, яшәп ятам, үзем теләгән башка җиргә укырга керергә уйлыйм», – дигән җавап яза. Ни дип әйтсен инде тагын, рәхәт түгел, әлбәттә, иңнәренә баян асып, сәхнәләрдә сыздыртып җырчыларга уйнарга тиешле егетнең сәләмә эш киемнәреннән балта-чүкеч тотып, башка кешеләр яшәячәк фатирларга такта идән җәеп интегүләре. Үзе сайлап алган язмыш... Сынала-сынала сыгыласың, сыгыла-сыгыла тураясың... Өйләнәсе дә килә... Әллә авылы Ташлы Елгада калган Гөлсөярне чакыртып алыргамы Мәркәзгә? Бәлки, оныткандыр да инде ул аны? Егете дә бардыр – күптән хат алышканнары юк бит. ...Әмма Гөлсөяр унберенче класста укыганда ук Гаделҗаннар яшәгән урамдагы олырак яшьтәге Рәмзил белән мәхәббәт куертып йөри иде. Кызыкмаслык та түгел шул кызга. Зифа буйлы, нечкә билле, калын-куе чәчләрен заман модасына яраштырып кистергән, ап-ак йөзе тулган ай кебек нурлар сибеп тора, зәңгәрсу күзләренә туры карап тора башласаң, диңгезгә чумарсың сыман. Рәмзил, күрәсең, шул ямьгә чумган. Егет тә кәттә. Югалып кала торганнардан түгел, Сабан туйларында батыр да калгалый, эшкә дә уңган-булган. Ә ныклап фикер йөртсәң, Гаделҗан өчен гомерлек гаилә юлдашы булырдай җанкисәк әле беренче класска гына укырга кергәндер. Әнисенең энесе
– Мәгъсүм гел шул турыда тукый иде аңа бу мәсьәләдә. Гөлсөяр, чыннан да, мәктәп белән саубуллашканның көзендә үк Рәмзиленә кияүгә чыккан. Хәзер генә аны уйлап утырган Гаделҗан әлеге хәлне белми дә иде.
Аның хәтеренә тагын мәктәп пионервожатые Гөлинә килеп керде. Бар иде шул шашып аңа да гашыйк булып йөргән чаклары. Ә ул үзе – звено вожатые. Гөлинә каршына басып доклад бирү Гаделҗан өчен үлемгә тиң диярлек. Теле көрмәкләнә, һаман шул бите кызара, җитмәсә, кыз салкын караш белән аңа текәлгән. Үзе шундый чибәр, пионер пилоткасы астыннан бөдрә чәч толымы түшенә төшкән. «Озын толым» конкурсында катнашса, һичшиксез, беренче урынны алачак.
Карарак битле – кисәк кенә күз салсаң, үзбәк кызы диярсең. Шуңа кызыгып йөри торгач, укуының да рәте-җае булмады Гаделҗанның – дүртлеләр белән сигезенче классны тәмамлады. Ә менә Гөлинә инде бер елдан Ташлы Елга мәктәбендә укуын тәмамлап, каядыр укырга киткән. Аның югалуын ул соңыннан гына белде. Кайларда икән хәзер? Хәер, аңа өйләнәсем килә дип, тормыш корырга маташу мәгънәсезлек. Гөлинә дә күптән башлы-күзле булып, өй тутырып балалар үстерә торгандыр...
Нишләптер, уйга чумып, яшьлек җүләрлекләрен искә төшереп утыру Гаделҗанга рәхәтлек биреп куйды. Иркенләп уйланганы да юк иде бит, ник, ичмасам, төшкә керсен ул чакларның бер мизгеле...
Шулай да ул чакларның тагын бер хатирәсе хәтеренә килеп төште. Авылларыннан ерак түгел урман артында Яңа шәһәр төзи башладылар. Башта барак сыман биналар, йортлар корып, бистә торгыздылар. Мәктәбе дә бар иде. Гаделҗаннар тугызынчы класска укырга шунда күчтеләр. Бер генә катлы, коридорлары киң, бүлмәләре иркен, укучылары күп – ә менә аларның классында егермеләп кенә. Татар сыйныфы дип атала, ләкин байтак дәресләр русча алып барыла. Андый ысул белән укуның авырлыгын аңлатып бетергесез. Укулары кыенлашты. Уйлап карагыз: моңа кадәр бөтен фәннәрне гел татарча укыган балалар, колакларына урыс аһәне кермәгән очракта, ничек дәрес үзләштерсен? Дөресен әйткәндә, рус телен һәм әдәбиятын да яртылаш татарча укыдылар бит. Телевизорлар юк заман, радионы гел туган телендә тыңлап үскән буын ич алар. Көндәлекләре икеле, өчле белән тулган. Көзнең яңгырлы-бозлы, юлсызлыкта, кышның бураннарында унбиш чакрым җирне җәяү йөриләр. Мәктәпкә барасылары килми, укытучылар – ят, күңелләрендә ятимлек тойгысы. Кайбер көннәрне урманда кәртле уйнап калулар һәм алты дәрес бетүне чамалап, авылга кайтулар – сукбайлык тәрбияләнә башлау шушыдыр...
Ә шәһәрне төзиләр. Инде биш катлы биш йорт һәм бер мәктәп калыккан Яңа Калада. Сукбай хәленә төшкән әлеге авыл укучыларын ап-ак, матур, өч катлы мәктәпкә күчерделәр. Әле өстәп, янәшәдәге Аккапка авылындагы элеккеге мәктәптән интернат ясап, шунда яшәү бинасы ачтылар. Гомер тәтемәгән рәхәтлек башланды. Тәмле ашаталар, дәрес әзерләтәләр, урын-җир чиста, пөхтәлек. Малайлар, кызлар аерым бүлмәләрдә. Мәктәптә бирелгән өй эшләре коридордагы озын өстәл артында – уртак урын. Руслар да, татарлар да бергә кайнаша. Иркенләп русча сөйләшәләр. Инде дәрестә икеле алу сирәгәйде. Бәйрәм кичләрендә – дискотекалар.
Гаделҗанның хәтеренә кылт итеп бер кызыклы вакыйга искә төште. Күрше бүлмәдәге рус малае Коляга әтисе хромка гармуны сатып алган. Шуны бу интернатка алып килгән. Үзе бераз уйный белә. Гаделҗанга да әтисе, тальянны үзләштергәч, искерәк булса да, кемнәндер шундыйны сатып алган иде. Ул аны шактый йөгерек уйный. Коляныкы өр-яңа бит. Төсе дә бик матур, тавышы да...
Гаделҗан моннан үтенеп сорый:
– Коля, дорогой, дай, пожалуйста, поиграть?
Теге, бик кадерле нәрсәсе кебек, бирми тора.
– Дай уж, а?..
– А ты умеешь играть? – ди бу.
– Немножко...
– Это ведь русская гармошка, а ты – татарин...
– Какая разница!.. Дай уж?..
Коляның йөрәген суырып алалармыни... Бирми һаман.
– Когда я свою гармошку привезу, тебе тоже дам!
Шулай дигәч, ул бирергә карар кылды. Гаделҗан өздереп, «Шахта» көен уйнап җибәрде. Шулчак Коляның күзләре маңгаена менде.
– Посмотрите, посмотрите, моя гармонь по-татарски играет!.. – дип, коридорга чыгып чапты. Аннан бер төркем рус малайлары, кызлары кереп, шаккатып карап торалар иде. Аннан Гаделҗан бию көен уйный башлады. Марҗа кызлары татарча биегән кебек тыпырдашып алдылар. Гармун аларны тагын да ныграк дуслаштырды.
Гаделҗанның Яңа Калада уку вакыты ил башлыгы Хрущёв чорына туры килде. Исендә әле, өч ел җәй һәм көзнең явымлы булып, мул иген кырларындагы ашлыкны урып-җыеп, амбарларга тутыра алмый калдылар. Тилчә авыруы чыгып, авылларга ирекле кайтып йөрүләр тыелды. Маллар, терлекләр кырылды. Яңа Каладагы беренче уку елларындагы ашханәләрдә ипиләрне бушка ашап йөрүләр кимеде. Соңгы уку елында бөтенләй бетте. Сиксәненче елга коммунизм төзелү срогы тоныкланды, гәрчә космоска Гагарин очып кайтса да. Бу киеренкелек укучылар күңеленә дә кереп оялады, күрәсең, алар, рогаткалар ясап, тимерчыбык ядрәләр белән, стенада эленеп торган пеләш генсек портретын тишкәләп бетерделәр. Шуннан соң ул үзе дә бу постта озак тормады – урыныннан төшерделәр.
Ул елларның истә калганнары менә шулар гына Гаделҗан күңелендә. Ә шулай да рус классында укыган Гөлчәчәкне әле дә оныта алмый. Озын буйлы, зифа, кыйгач кашлы, чем кара күзле, озын толымлы, сусыл чия иренле, чая, бер тамчы татарча сүз белмәгән саф татар кызы – кайда икән ул?
Кыз күңеле оча һаваларда,
Егетнеке йөри далада.
Күңел белән булмый ярәштереп,
Язмышлары мондый арада.
ТАРАЛДЫК ӘЛЛӘ КАЙЛАРГА...
Сөйгән ярлары белән мәктәп еллары артта калды. Гаделҗан, тәгәрмәч ишкәкле пароходка утырып, Мәркәзгә юл тотты. Янәшәсендә классташларының берничәсе дә бара. Моңа хәтле кайсы институтка керәсен сер итеп саклаган партадашы Даһи да шул рейска туры килгән, Әүхәт тә, Галим дә. Бергә мәктәп тәмамлаган кызлар күренми. Барысын да моңсулык баскан. Йөзләрендәге сүрәнлек, туган якларыннан, авылларыннан, туганнарыннан аерылу хисе җаннарын тырный, күрәсең. Кызлар бәхетле... Ник берсе кузгалсын?.. Алга таба да укуларын дәвам итәргә теләкләре юк түгел иде бит. Әллә якындагы шәһәр училищеларында гына һөнәр алырга исәпләре булды микән? Әллә җайлы гына кияүгә чыгып, тормыш корырга уйлыйлармы? Кем белгән?.. Ничек хәл кылсалар да, уңыш китерсен! Ә егетләр суга карап баккан... Тәгәрмәч ишкәк артыннан күбекләнеп калган елга өстеннән күзләрен алмыйлар, уйларына чумып, пароход палубасы кырыендагы култыксага таянып баралар. Әйтерсең лә үткән гомерләре су өстендә артка калган күбек. Ара-тирә карашлары елга ярына төшә, тирән сулап куялар, ә офыктан Кояш чыгып килә, дымлы күзләргә нур ягыла. Даһи Гаделҗан янына килеп:
– Чулман, Чулман, безне кая
Илтәсең икән инде?
Кеше булып кайтырбызмы
Зурларлык Туган илне?.. –
дип, авыр сулап шигырен сөйләп куйды. Яңа туган хисләрен шигъри юлларга тезгән. Бар ул анда мондый осталык – шагыйрь булып китәр, мөгаен...
– Күңелне һичкайчан авылдан аерып ала алмабыз, ахрысы, Гаделҗан! Гомерлек газап булыр бу миңа!..
– Уртак икән безнең сагышлар, – дип җавап кайтарды аңа ул һәм шигырь юллары өстәп:
– Сагышны ничек юатыйм,
Өзгәләнгәч үзәгем?..
Авыл калды бик еракта,
Белмим, ничек түзәрмен... –
дигән сүзләр белән уфтанып алды. Гаделҗанның да шулай шигырь яза торган гадәтен Даһи әле белми иде. Әйе, күңелен мәхәббәт утларында яндырган кызларга аз язмады ул аларны.
Дүрт классташ таңны трюмдагы аскы сәндерәнең берсендә утырган килеш йоклап каршылады. Тышта суыткан. Ни дисәң дә, августның соңгы төннәре-көннәре бит. Калтырана-калтырана чемоданнарындагы җылы киемнәрен киделәр һәм сорау... кая таба атларга? Кайда университет, кайда – сельхоз, кайда – финанс институты?.. Шуларны кешеләрдән белешә-сораша, Мәркәзнең киң урамыннан үзәккә атладылар.
СИРЕНЬ ИСЕ...
Килгәч тә, беренче мәртәбә Мәркәз урамнарыннан атлаганга инде ел ярым вакыт узган. Әйе, 1965 елның августыннан 1967 ел февраленә кадәр. Авыл хуҗалыгы институтының мәһабәт бинасын күрүгә ул каушап ук калган иде. Менә бит Гаделҗан кайда укыячак! Әтисе күрде микән берәр тапкыр бу бинаны? Күргәндер, белгәндер!.. Шуңа күрә монда укырга җибәргәндер! Күңеле белән улының монда укуына сөенеп бетә алмыйдыр. Мондый шәп бина бер генә институтныкы да юк шул. Гаделҗанның үзендә дә шундый горурлык тойгылары уянды. Укыячак һәм бу бинаның тышына беркетелгән истәлек такталарындагы бөек галимнәр кебек дәрәҗәләр яулаячак! Юк, юк, әтисе уйлаганча гына түгел – председатель генә булып калмаячак, бөтен дөньяга танылачак. Ул бөтен көчен җыеп, дәртен туплап укырга тотынды.
Ләкин әле һаман торыр җире юк. Әтисенең Бөек Ватан сугышы инвалиды турындагы белешмәсе дә ярдәм итмәде. Өметен өзмичә вокзалларда кунып йөрде. Аптырагач, Гаделҗан курсташлары яшәгән ярым җимерек йорт хуҗасы Али абзыйга барып ялынды. «Кая кертим, җаный, идәндә дә ятар урын юк бит инде, шыгрым тулы студентлар... Менә берсе чирләп киткән, шуның урынына кереп торсаң гына», – дип калдырды. Теге студент нигәдер беркайчан да килмәде, әллә укуын ташлады, күренмәде дә. Университетта укый иде, диделәр. Йоклый торган урыны өстәл астында булган. Йортның идәне урамдагы җир белән тигез. Йорт нигезе сеңгән, тәрәзәсе тротуарга тиеп торгач, башка басып китәрләр төсле. Мичкә гел ягып торышлы, йә таш-күмер, йә утын. Аларны да каян юнәлтергә белмичә йөдәп бетә торган иде Али абзый.
Шулай бер курс укылды. Имтиханнар бирелде. Трактор йөртүгә зачет кына аласы калды. Гаделҗанның анысына осталыгы бар инде. Иркенрәк каен урманында көлешә-көлешә «вождение» бирәләр. Кабинага студентларның әле берсе, әле икенчесе менә. Инде соңгы сынау – тар гына капкага кискен борылыш ясап керергә. Шартлы капка ике якка ике таш куеп эшләнгән. Таш урынына ике бүкән ыргытсаң да була инде. Гаделҗан, рөхсәт ителгән тизлекне арттырып, борылмадан ялт итеп капкага борылды да «Белорус»ның арт тәгәрмәче ташка менеп аздан аумыйча калды. Өйрәтүче тиз генә сикереп менде дә Гаделҗанны кабинадан сугып төшерде.
– Синең аркада төрмәдә утырасым килми, – диде. Зачет куймады. Аның еллык сессиясендә бер «койрыгы» – «вождение» бирелмичә калды. Күңеле шулхәтле төште – тырышып укып йөрүенең бар куанычы бетте. Академик та буласы килми, әтисен куандырасы да, дөньяны шаккатырасы да...
Авылдагы җәйге каникулы икеле-микеле фикерләр белән үтте. Үзләренә печән чапты. Аны киптерделәр, алып кайттылар, түбәгә тутырдылар, ындыр артына кибән куйдылар. Яшьләр клубта, уенлыкта. Җырлыйлар, бииләр, танышалар, кавышалар. Кунак кызлары бик күп кайта. Гаделҗан түгәрәк уртасында баянын тарта. Яшьләр парлаша. Таралыша. Ә ул баянын кочаклап кала. Ул бит аның бердәнбер сердәше.
Таң атканда салкын чишмә буенда,
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә болыт тулган иде, сандугачлар тынган иде,
Без аерылып киткән чагында.
Аны бүген көтеп торучы, яки җан сагышын басар кешесе дә, баяныннан башка юатырлык дусты да юк. Әнә, айның да янәшәсендә бер йолдыз калыкты. Ялгыз түгел ул да. Җәйнең Питрауга хәтле төннәре җылы, әле черкиләре дә бик борчымый быел. Менә шулай үзләренең капка төбендә рәхәтләнеп утырганы да юк иде бит. Уйланып, хыялларга бирелеп, сагышланып. Сабан туйлары да сизелмичә үтте дә китте. Даһи да кайтмаган. Әүхәт тә күренмәде. Галим дә кайтам дигән иде, югыйсә. Һәркем үз мәшәкате белән мәшгульдер. Классташ кызлары күзгә чагылып киттеләр китүен, әллә ирләре, әллә егетләре белән шунда. Гаделҗанда уйлары юк, сер бирмиләр. Бер класс түбәнрәк укыган Әлфинә генә күз сирпеп алды. Үткән елда да шулай иткән иде. Кай арада үсеп җиткән! Шулчак, төнге саф һаваны хушландырып, сирень исе аңкыды. «Нинди хәл бу?» – дип, гаҗәпкә калды Гаделҗан... Июль ахырында сирень исе? Кемдер көлә түгелме? Кыз тавышы... Төш күрәмме? Юк, юк... Әнә бит тагын хихылдый якында гына...
Ул пышылдап кына аваз салды:
– Әй, кем анда?
Өй каршындагы рәшәткәләр артыннан бер кыз калыкты.
– Нишләп йөрисең бу вакытта?
– Сине эзлим, Гаделҗан абый... Уенлыктан иртә кайтып киткәнсең...
– Әйе шул, яшьләр тиз таралды. Син анда юк идең...
– Соңрак чыккан идем, мунча кереп йөреп...
– Ә нигә мине эзлисең, иреңне югалттың мәллә?
– Мин аның белән бер ай гына тора алдым ла...
– Шулай иртә, яшь килеш чыкмыйлар аны кияүгә!
– Юләр булганмын.
– Миңа шуны әйтергә эзләп йөрдеңме?
– Әйе, алай гына да түгел инде дә... Менә син дә бер чәчәктән икенчесенә кунып йөргән бал корты шикелле бит әле.
– Соң, ул бит мин!
– Мин дә мин инде...
Алар тындылар. Бүгенге төн, әйтерсең лә алар өчен генә назлы, җылы иде. Иргәгесен, офыкта яктылык беленер-беленмәс чакта, хушлаштылар. Гаделҗан сирень исен аңкытып өйгә кергәндә, Әлфинәнең соңгы: «Онытма мине!» – дигән сүзе әле һаман колагында яңгырый иде.
Әнисе инде уянган, әллә йокламаган да... Сирень хушбуеннан хушын җуйган сыман, улының үз бүлмәсенә кереп китүен аптырап карап калды.
– Улым, бүген көтү чираты бездә иде, – дигәнен Гаделҗан чак ишетеп, «Ярар» дигәндәй башын чайкады.
– Уятырсың, әни!
– Тагын ярты сәгатьтән...
ТАГЫН КИЛДЕМ СИҢА, МӘРКӘЗЕМ!
Менә сентябрь ае да килеп җитте. Гаделҗан биштәренә ит, сөт, каймак һәм бераз бәрәңге тутырып, тиздән яңгыр явар төсле болытларга карап, Мәркәзгә юл тотты.
...Күңеле белән инде читләшкән институтының ишеген ачып керү аңа бик авыр булды. Әллә мондый уйлы кешеләрне ишек сизә микән, менә бит ачыласы килми. Гаделҗан бинаның алгы ягыннан керә торган ишеккә тыгыз силә куелганын чамаласа да, инде үтеп киткәч, артына шалт итеп сугуын үзенчә юрады: «Йөрмә әле монда, адәм актыгы, укыган булып». Әйе, аңа монда бөтен нәрсә каршы кебек, ишеге дә. Әнә, вахтеры да ырлый бит: «Аягыңдагы авыл пычрагыңны кырып кер!» – ди. – Нигә шундый усалларны куялар икән шундый җаваплы урынга? Эт кебек өрергә, тешләргә генә торалар...
ТӘРӘЗӘ ПӘРДӘСЕ
Гаделҗан көчәнеп булса да, үзен укырга мәҗбүр итте. Аңа инде «вождение» буенча да зачет куелганын хәбәр итсәләр дә, сөенмәде. Уку, дигәннән, әле юньләп укыганнары да юк. Менә тагын сентябрь колхоз кырларында салам җыю белән башланды. «Лаеш шулпасы» эчмәгән зат чын кеше була алмый дигән әйтем дә бар бит әле. Әллә шуны тәрбияләү исәбендә аларны шул якка, Емельяново авылы кырларына илтеп ташладылармы? Әйе, ташладылар: ачык машина өстендә, тузан эчеп, шактый туңып барып төштеләр алар ул авылга. Татар баласына аның чиркәүле булуы бик шомлы күренде башта. Өчәүләп, дүртәүләп студентны фатирларга бүлделәр. Гаделҗаннарның хуҗабикәсе ялгыз әби, гомере буе сыер савучы булып эшләгән, әлегәчә таза-сау кеше икән. Студентларның вазифалары: иртүк торып ат җигү, катык, бәрәңге, сөт, ипи ашап, көне буена кырга, салам җыюга, эскерт салуга китү. Әлбәттә, көндезге ашка ашханәсе бар – яхшылап ашаталар, тамак тук, ите дә, боткасы да дигәндәй... Бер караңгыдан икенчесенә кадәр уйный-көлә, шаяра торгач, вакыт тиз үтә. Авыл кызлары бик күренми, әйтерсең лә әбиләр генә яши монда. Егетләр, арылды, кич, караңгы дип тормый, күршедәге Янтык авылына «вечер»га баргалыйлар. Анда яшьләр күп, клубларында җырлыйлар, бииләр, күмәк уеннар уйныйлар, танцалар... Гаделҗан да төшеп калганнардан түгел, авыл егетләреннән бушап торган баян-гармуннарын, рөхсәт сорап, уйнаштыргалап ала. Күбрәк аңа вальс уйнаталар. Бер-береңә тотынышып, егетләр кызларның билләреннән кысып, яки иң өстенә кулларын салып, муеннарын, чәчләрен иркәләп сыйпавы рәхәт шул. Шуңа ләззәтләнү тойгысын кичерү өчен заказ бирәләрдер инде вальска, сер түгел.
Бер тапкыр ул клубтагы кичке уеннарда бик чибәр кыз күрде. Авылга әле генә килгән медсестра икән. Янындагы тән сакчылары булып кыланучылары да табылган. Әллә үзе теләгән ул кыз аларның шулай йөрүен, әллә бәясен күтәрү өченме? Бар инде андый егетләр һәм кызлар һәр җирдә. Гаделҗанның менә шул кызга гыйшкы төште бит. Нишләргә? Әнә, ул уйнап утырганда, кызый берсе белән танцага кушылды. Чибәр, нәгъләт! Әллә ни озын да түгел. Түгәрәк йөзле, озын керфекләре еш-еш сирпелеп куя, куе кашы – ярымай, күр инде, күр, бәләкәй генә борыны янында миңе дә бар, иреннәре үбү сорап ялтырый. Боргаланмый-сыргаланмый ипле генә таптана, Гаделҗанның җайлап кына бастырып уйнавына аның бию ритмы тәңгәл килә. Бер карасаң, аның белән биюче кыланчык егет аңа бөтенләй пар түгел. Ә читтән генә күзәтеп, җаны-тәне дөрләп янган баян тартып утыручы – Гаделҗан, менә дигән пар булырдай – аккош. Шулчак, егетнең, дөньясын онытып, йотлыгып, күзләрен мөлдерәтеп уйнап утыруын күргән бер кыз колагына пышылдады.
– Рус кызы!..
– Булса ни? – диде ул, уйнавыннан туктамыйча.
– Инеш кырыендагы медпунктта эшли, күрсәтермен!
Яшьләр «Дамский танец»ка заказ ясады. Ягъни кызлар егетләрне сайлап бииячәк. Колакка пышылдаган кыз аны уртага култыклады.
– Ә кем уйный? – диде ул аңа.
– Үзең. Мин синең янда, баяның өстенә кулларымны куеп биермен.
Гаделҗан «Яшьлек» җырын вальс итеп, яңгыратып җибәрде. Рус кызы, нигәдер капылт кына кузгалып, клубтан чыгып китте, егетләре дә нишләптер артыннан карап кына калды.
«Дамский вальс» һәр кичәнең соңгы биюе итеп кабул ителгән бу авылда. Монысында да шулай булды – таралдылар.
– Исемең ничек? – диде Гаделҗан клубтан чыгу белән әлеге бергә биегән кызга.
– Син Гадел, ә мин – Гадилә.
– Шәп икән. Пар килгәнбез бит диясең килә инде.
– Ник, шулай түгелмени?
– Ә нигә соң рус кызының адресын күрсәтәсең?
– Күзеңне ачарга булышам.
– Алар минем йомык түгел ләбаса...
– Йомык түгел дә, шар кебек ачылып китсәләр, хакыйкатьне ачыграк күрер идең...
Алар тар тыкрык буйлап, үзәнлерәк җиргә төште. Сукмак кырыйлары куе кычыткан, тигәнәк белән тулган. Кул тиеп-тиеп киткән чагында чагып, тырнап алгалыйлар. Ярый әле күктә ай балкый. Гадилә аны кулыннан тартып алга өстери. Ниһаять, болар пәрдәсе капланган, гөл утыртылган, читтәрәк торучы өйнең ян тәрәзәсе янына килеп туктадылар. Каршысындагы сәрви агачлары рәшәткә белән уратып алынган. Гаделҗан белән Гадилә шуңа килеп терәлүгә, куак арасыннан пырхылдап ниндидер кош очып чыкты.
– Тәрәзәгә кара! – диде кыз.
– Ят кеше өенең тәрәзә артында нәрсә булганын күрсәтергә алып килдеңме мине?
– Медпункт бу, кешенеке түгел...
Шулвакыт пәрдә ачылып-ябылып алды. Аннан әлеге дә баягы клубтагы кыз күренеп калды. Тиз генә иелделәр. «Күрмәде бугай!» – дип уйлады Гаделҗан, ә йөрәге, ә йөрәге читлегеннән чыгып, кире клубка чабардай тибә иде. Аны бит анда дуслары югалткандыр, кайтырга кирәк лә... Яңадан баш калкытуларында ябык пәрдә артында әлеге кыз белән ниндидер егетнең шәүләләре пәйда булды. Гаделҗан инде боларның кемнәр икәнлегенә шикләнми иде. Янган йөрәге үбешеп торганнарын күреп сулкылдаса да, Гадилә янында сер бирмәде. Ул йөрәк хәзер бары дуслары янына ашыгып бару ритмына гына тибә башлады.
Ә Гадилә тыныч. Гаделҗанның инде үзенеке генә икәнен кыз ачык белә иде. Таныш тыкрык сукмагы, ай да яктырак балкый, инде хәзер егет алдан чаба, кыз да җитез – калышмый.
– Иртәгә тагын кил, көтәм... – Сулышы капкан Гадиләнең тавышы, төнге һаваны ерып, еракларга тарала иде.
Гаделҗан бүтән бу авылга бармады. Әмма тәрәзә пәрдәсе артындагы мизгел эчендә гашыйк булган медсестра кызның егете белән үбешү манзарасы гомере буе күз алдында калды.
Үтә гомер янып-көеп,
Рәте булмый тормышның...
Мәхәббәтнең бай бетергеч,
Җене бар чукынмышның... –
дип язып куйды ул кайтып кергәч, ут яндырмый караңгыда, куен дәфтәренә.
ХӘЗЕР МОДА ШУНДЫЙ МӘЛЛӘ?..
Уку гадәти агымы белән бара. Лаборатор эшләр тапшыру, сопромат, сызып геометрияләренең курс биремнәре, лекцияләр, зачетлар, имтиханнар... Санап бетергесез дәресләр...
Гаделҗан институтның бию коллективына да йөрергә өлгерә, әле Мәсгут Имашев җитәкләгән җыр түгәрәгендә дә вокал серләренә өйрәнә.
Бию дигәннән, ул инде аны Яңа Калада ук яхшы гына үзләштергән иде. Андагы җитәкчеләре, кайчандыр Мәркәздәге җыр һәм бию ансамблендә биеп йөргән артист – Яхин, аларны бу һөнәргә ярыйсы гына чарлады. Күпләр остарды ул чорда тыпырдарга. Мәктәпнең үз ансамбле дә бар иде бит. Әле анда аларның – өч дусның – Нил, Рифкать, Гаделҗанның «Күпердә» дигән биюләре истә. Кулларын иңгә куеп, биеп барган җирдән кисәк кенә «сальто» ясап куялар иде. Һәй, тамашачыларның шаккатып кул чабуларын күрсәң шул чакта! Өчесе тиң бергә бит, бер-берсеннән кулларын ычкындырмыйча! Аны ул вакытта Дәүләт ансамбле биючеләре дә эшли алмый иде.
Институтка килгәч тә, берүзе башкарды Гаделҗан бу биюне. Шуңа күрәдер, бөтен институт студентлары алдында абруе нык булды. Бәлки, җырлап йөрүе дә әлеге популярлыкка тәэсир иткәндер. Инде электән канында кайнаган бу мавыгу аны тагын уятты. Кичләрен, укудан соң, Менжинский клубындагы вокал түгәрәгенә йөгерә. Анда кемнәр генә йөрми: исемнәре халыкка таралган җырчылар да бар, танылмаганнары да, ләкин шактый оста башкаручылар; кызлар да, егетләр дә, абый-апалар да...
Мәсгут абыйлары, иренмичә, төн уртасына чаклы шулар белән мәш килә. Кичке биштән, төнге 12гә хәтле бер-береңнең җырларга өйрәнгәнен тыңлап утырасың.
– Шаляпин консерватория бетермәгән, әнә нинди бөек җырчы! – ди ул көн саен аларга. – Кешенең ничек җырлаганын белеп тә өйрәнергә була, башы эшләгәннәргә.
Шулайдыр, Гаделҗан да шуны сизеп, көн дә килә, чакырылса да, чакырылмаса да, дөрес әйтә бит Мәсгут Габдрахмановичы.
Ул аны мактый, тавышы матур, консерваториягә керергә теләмисеңме, булышырмын, ди. Их, шулхәтле җылы сүзләр әйтмәсә дә ярар иде. Болай да җаны нишләргә белмичә бәргәләнә бит. Институтын ташласа, әтисенә ни дип әйтер! Нишләргә?.. Нишләргә? Нишләргә?.. Башы каткан.
– Җавабыңны әзерләп кил! – дип тә әйтеп җибәрде инде беркөнне. Ул тагын аның каршына төгәл җавап бирергә каршылыклы уйлар белән барып басар. Йокысы – йокы булмады, төне буе йә әтисе, йә Мәсгут абыйсы төшкә кереп, саташып бетте һәм караңгыда, иртүк, яткан җирендәге носкиен капшап табып, бүлмәдәшләрен уятмаска теләп, укырга китте. Шуннан кайтып тормас, җырга китәр. Әллә укыды, әллә юк – дәресләрдә, лекциядә төрле уй-фикерләр белән тулган тубал башын тотып утырды. Көзнең саф, салкынча һавасы да зиһенен ачмады. Вокал түгәрәгендәгеләр дә күз алдында томан эчендәге кебек. Бер Мәсгут абыйсына карый, бер тирәсендәгеләргә. Нигәдер моңа да болар сәер тоела. Шулвакыт, каршысындарак утырган яшь кенә кыз, кырыендагы егеткә терсәге белән төртеп, колагына нәрсәдер пышылдады. Үзе Гаделҗанга карый. Әлеге егет, бераз кымшанмый торганнан соң, аның янына килде дә: «Әйдә, чыгып кер әле минем белән!..» – диде. Нәрсә кирәк аңа дигән уй белән, ул аның артыннан иярде. Исемен белә икән:
– Карале, Гаделҗан, син аягыңдагы оегыңны юри шулай берсен ак, берсен кара итеп кидеңме? – ди. – Хәзер мода шундый мәллә? Гафу, кәнишне?..
Гаделҗан ни көләргә, ни еларга белмичә торды да, егеткә рәхмәт әйтергә дә онытып, үзенең маңгаена бармагын боргычлап күрсәтүдән башка чара тапмыйча, кайтып китте. Кара инде, ул көне буе шулай йөргән бит... «Бетерә бу мине тормышымның дөрес юнәлешен таба алмый йөрүләр... Бетерә...» – дип, юл буе сөйләнеп, үз-үзен битәрләп, әрләде. – «Бәлки, носкиларның алышынуы юкка түгелдер?» – дип уйлады Гаделҗан. – Нәкъ менә шушы вакытта, шундый хәл килеп чыгуы үзенә күрә бер фалдыр? Аларның ак һәм кара булуы нәрсәне аңлата? Ничек киде микән соң ул – кайсын алдан, кайсын арттан? Моңа хәтле гел карасын киеп йөргәнен белә, ә менә бүген ничек булган, икесен бергә кигәндә?.. Гаделҗан чалбарын күтәреп, аягына карады. Карасы – сулда, агы – уңда... Агы сулда булуы яхшыгамы, әллә карасымы? Икесе дә үз аягым!.. Берсен дә рәнҗетергә ярамый. – Шунда төгәл фикергә килде ул: «Моңа хәтле тормышым мин дигәнчә бармады, димәк, алга таба үзгәрәчәк! Китәм институттан!»
Аның күңеленә кичә язган җыр булып туачак шигъри юллар килеп керде:
– Язмышым миңа ни язган,
Әйтеп бирче, күрәчәк?..
– Гомерләрең алда әле, –
Диеп әйтте Киләчәк!
Ләкин аны бер җирдә дә көтеп тормыйлар иде.
ӘҮХӘТ ТҮГЕЛМЕ СОҢ БУ?..
Гаделҗанга документларын ярты ел буе бирми тордылар. «Укы!» – диделәр. Ә ул, бернинди үгетләүләргә карамыйча, паспортын тотып, урамга чыгып басты да, кая барырга белмичә, озак кына бер урында таптанып тора башлады. Әллә сулга, әллә уңга, әллә артка – анда елга, ә каршыда – химия-технология институты. Кинәт башына бер уй килде: «Кереп чыгыйм әле шунда... Ректоры бик әйбәт кеше, диләр. Фамилиясе Кирпичников бугай... Данлыклы хорлары да бар. Бәлки, үземнең җырлый белгәнне әйтсәм, укырга алырлар!»
Гаделҗан, ныклы карарга килеп, КХТИга атлады. Монда аның берничә мәртәбә кергәне бар иде инде. Тимерне эретеп ябыштыру буенча практик дәресләр үткәрү цехы авыл хуҗалыгы институты бинасында булмау сәбәпле, аларны КХТИга йөрттеләр. Кулы шактый остарды аның бу һөнәргә.
Секретарь кыз аны нишләптер бик тиз кертеп җибәрде ректор бүлмәсенә. Гаделҗан бу хәлгә аптырап куйды. «Бер җирдә дә, бер кем дә болай итми торган иде бит! Күрәсең, беренче адымнары уңышлы бара әлегә».
Ул ректор кабинетының зурлыгына игътибар итте. Түрдә, «Т» хәрефенә ошаган озын өстәл артында җирән чәчлерәк, уртача яшьләрдәге кеше утыра. Гаделҗанны күрүгә ул торып ук басты. Озын буйлы икән. Әле янына килеп күрешеп, өстәл артындагы урындыкка утырырга тәкъдим дә итте.
– Мин каршыдагы авыл хуҗалыгының механика факультеты студенты, икенче курста укыйм, – дип башлады ул сүзен.
– Так, так! – дип, әңгәмәгә әһәмият биргәндәй, игътибарлырак тыңларга кереште ректор.
– Укуымны сездә дәвам итәсе килә иде.
– Сәбәбе нәрсәдә?
– Сезнең институтта данлыклы хор эшли, мин җырларга яратам, менә шунда бигрәк тарта күңелем.
– Бик яхшы, бик яхшы!.. Ә сезнең анда укуыгыз яхшы барамы соң? «Койрыклар» юкмы?
– Нәрсә, нәрсә?..
– Успеваемость ничек?
– Ә-ә! Ул яктан проблема юк.
– Анысы әйбәт. Ә нигә сез шунда укыган килеш, безнең хорга йөрмисез, алай да була бит... Мин рөхсәт итәм.
Гаделҗан сөйләшүнең мондый юнәлеш аласын көтмәгән иде.
– Сельхозинститутта белемне бик яхшы бирәләр. Аны тәмамлаган белгечләр Союзның төрле өлкәләрендә эшлиләр. Аларга запрос бик зур. Так что сез үзегезне бик бәхетле сизегез! – дип тәмамлады сүзен ректор иптәш, урыныннан кабат торып, хушлашырга кулын сузды. – Сезнең белән танышуыма бик шат. Кстати, сезнең исемегез ничек?
– Гаделҗан Аитов. – Ул фамилиясен ялганлап әйтте, дөресрәге шулай булуын кулаерак күрде. Кем белә алдагысын?.. Комачаулап куюы бар төгәллек...
– Так что, хорга килегез, йөрегез, иптәш Аитов!
– Рәхмәт.
Гаделҗанның аңа бүтән әйтер сүзе юк иде. Кергән чактагы биек һәм якты булып тоелган бина эче дә караңгы тоелды чыкканда. Парад яктан керешле баскычлары да юылмаган, студентлары да гамьсез, сөреме коелган йөзле, тавышлары да ягымлы түгел, бик тырышып укыган шикелле генә йөриләрдер, килештереп...
Инде хәзер ул урамның бу ягында, ел ярым вакытын сарыф иткән институтына карарга теләмичә, басып тора. Кая барырга? Трамвай юлының каршы ягына чыкты да, маршрут номерына игътибар итмичә, утырып китте. Шулчак, ачык арткы тәрәзәсеннән бер төркем чегән өере чапканын абайлап алды. Кемнедер куалар түгелме? Әйе, алдан җан-фәрман ниндидер егет чаба. Күрәсең, ул трамвай артындагы баскычта асылынып барырга тели. Кызык. Нигә куалар аны? Егет кеше, ниһаять, шактый кызу барган трамвайга тотынды. Сулышы капкан, тирләп аккан ачы күз яше әчетүеннәнме, күзен ачкалап-йомгалап куя. Гаделҗан, аптырап, аңа карап тора башлады. «Бәрәч, Әүхәт түгелме соң бу? Әйе шул, классташы бит! Каян килеп чыккан?..»
– Әүхәт! – диде ул, – күзеңне ач! Нәрсә булды?..
Куркулы йөзенә әкренләп хәл кергән Әүхәт, күзен шараландырып, Гаделҗанны күрде дә:
– Уф, Алла! – дип куйды.
– Нәрсә булды, нишләп чабасың? Кемнәр алар?..
– Күрмисең мәллә – чегәннәр. «Үтерәбез!» – диләр.
– Ни өчен?
– Мин аларның бер кызлары белән йөргән идем...
– Йөргән өчен генә үтермиләр инде.
– Эшләр кыенгарак киткән иде шул... Хәзер мин сикереп төшеп калам.
– Сине каян табып була соң?
– Төзелеш институтыннан.
– Шунда укыйсынмыни?
– Әйе. Пока!
Әүхәт, тукталышка барып җиткәнне көтмичә, трамвайның бераз әкренәйгәнен көтте дә, сикереп төшеп, тротуардагы халык арасына кереп югалды.
Менә сиңа мә! – дип уйга калды Гаделҗан. Әүхәт төзелеш институтына барып кергән бит. Дөрес эшләгән. Булдыксыз дип йөртсәләр дә мәктәптә – булдырган. Шәһәрдә яшәр өчен үз фатирың кирәк. Укып бетерер һәм эшкә прораб булып урнашыр, андый кешегә квартир бирмичә калмыйлар инде. Янына барып, киңәшеп алырга булыр әле.
Барды, эзләде, ләкин андый исем-фамилиядәге студентның беркайчан да укыганын әйтә алмадылар. Алдакчы да иде бит әле ул, дип исенә төшерде аны Гаделҗан. Мине барып сораштырып йөрмәстер, дип уйлагандыр.
Килгәч-килгәч, институтка керү шартларын да белешеп кайтырга булды ул. «Августка, документларыңны җыеп рәхим ит!» – диделәр аңа. Җырлап йөрергә димәгән, архитектор яки инженер төзүче һөнәре дә бик әйбәт, дип тынычландырды Гаделҗан үзен. Ә хәзер, берәр эш эзләп, тулай торак җаен карарга кирәк.
Ул, нинди дә булса йортлар төзү идарәсе табарга теләп, институтның ПГС (промышленность һәм гражданнар өчен йортлар төзү) деканатына керде. Аңа 3 нче төзү-монтаж идарәсенә барырга киңәш бирделәр. Гаделҗанның башына кылт итеп, Достоевскийның бер акыллы фикере искә төште. «Кеше ул акыллы, ләкин акыллы гамәлләр кылу өчен – бер акыллылык кына җитми».
Шулай икән шул, дип куйды ул үзалдына, уйланып.
БОРЧЫЛМА, ӘНИ!..
Авыл хуҗалыгы институтыннан стипендия бирү туктатылды. Өйдән ярдәм килми – әтисе ачулы. Әнисе әтисеннән качырып кына җибәрелгән акчасына тук яшәп булмый. «Нишләпләр генә йөрисең икән син, бала?» – дип язган хатлары үзәген өзә. «Барысы да әйбәтләнер, әни, борчылма!» – дигән җаваплары үз эчендә мең мәртәбә кабатланып йөри, ләкин ана йөрәгенә кайтып җитә алмый. Шулай да сирәк кенә язгалады ул хатлар. Хәзер кайда, нишләп йөри, интегеп беткәннәрен әйтмичә хәбәр биргәләде. Менә Төзелеш идарәсе биргән тулай торакта яшәвен дә белдерде – андый рәхәтне моңарчы күргәне юк иде бит әле, бер уңай шартлары булмаган Али абзый йортында өелешеп торуларын гына белделәр. Ә хәзер ике кешегә – бер бүлмә. Бүлмәдәше – Төзелеш трестының клубында эшләүче баянчы Данис. Үзе – балта остасы. Ул турыда да әнисенә хәбәр салды. Дөрес, белә, институттан китеп, төзелештә эшләп йөрүен өйдә хуп күрмиләр. Нишләсен, әлегә хәлләре менә шундый. Әйтеп тора бит башка җиргә укырга керәчәген – «менә көзгә архитектура факультетына чакырдылар» дигән булып хатка язды. Керә аламы әле ул анда, үзе дә ачык белә алмый – шуңа йөрәге сызлап тора. Нәрсәдер әйтеп җаннарын тынычландырырга кирәк бит әти-әнинең. Әле кулына китап тотып, имтиханнарга хәзерләнергә җай чыкмый. Бер караңгыдан икенчесенә хәтле кулында балта, өстендә телогрейка белән сырган чалбар. Кышының да юне юк – йә салкын, йә буран. Таулык микрорайонында биш катлы йортлар төзиләр. Гаделҗанның кулына әле балтасы да бик эләкми. Бригада осталарына тыштан идән такталары ташырга кирәк – кран дигән нәрсә юк. Иң өстеңә күтәреп менәсеңме өске катларга, култык астына кыстырасыңмы – анысы үз эшең, менсен генә. Алтышар метрлы бит әле алар, кибеп тә өлгермәгәннәр. Хәлдән таеп, караватына кайтып аварга гына көч кала. Шулай да, ашап-эчеп, бераз ял иткәч, клубка чакыра күңел. Данис инде күптән шунда, аның эше шундый – кич беләнрәк. Бию түгәрәкләренә уйный, җырчыларны җырлата. Гаделҗанны да җырлатып карагач, әйтеп куйды:
– Синең белән концертлар куярга чыгып керергә кирәк булыр, авылларга барып, берәр кызны ияртеп. Мин баянда соло уйнармын, курайда тезмәләр сызгыртырмын, сезне җырлатырмын, – ди.
– Минем буш вакытым – ял көннәре генә инде, – диде аңа, үкенечлерәк тавыш белән Гаделҗан.
– Шул җитә. Җырчы кызны үзем табам, транспортны да. Сиңа мәшәкате булмас. Концертның алып баручысы итеп Нариманны үгетләрмен. Әйбәт егет ул, күнәр.
Акча кемгә дә кирәк. «Хаҗтарханда мал бер акча, килә-килә – мең акча», – ди халык. Килештекме?
– Килештек.
Шулай итеп, эшләре җайланып китте. Атна буе хөкүмәт хезмәтендә, ял көнендә – авылга, концерт куярга сыпыралар. Мәркәзгә якын бөтен авылларны йөреп чыктылар. Кесәләре тулы акча. Ит, сөт, май белән дә бәхиллиләр кайчакта. Чалбар каешы яңа тишекләргә күчте. Такташ әйтмешли: «...Башларыннан инде аның коммунизм кыры күренә!..» – кебек тоела гына башлаган иде, боларны Кара күлгә чакыртып алдылар.
– Төрмәгә ябабыз! – диләр. Шундый усал милиционерлар. – Сез законсыз эш алып барасыз, кая министрлыктан рөхсәт кәгазегез, районнан юлламагыз, маршрутларыгыз? Билетларыгыз да ялган. Моның өчен статьялар бар. Без инде мондый төркемнәрдә йөрүче байтак артистларны тотып бетердек.
Менә сиңа мә!.. Төрмәдә чериселәр дә бар микәнни, дип уфылдап куйды Гаделҗан үзалдына.
Моны сизеп, милиционерларның берсе:
– Акчалата зур штраф, яки берничә ел төрмә... – дип куркытырга тотынды.
Данис, эшкәртәләр микән генә дигән уйда, сорарга булды:
– Тагын кемнәр тотылды?
– Сез генә түгел, Шакировлар да, Афзаловалар да бар монда..
– Аларны да утыртасызмы? – диде Данис.
– Әйе.
– Әй, болай булгач, күңелле була икән әле утырулары... – дип җиңел сулап алды. Һәм курыкмыйча: – Баянны да, курайны да үзем белән алырга рөхсәт итәсезме төрмәгә? – диде.
– Кара син монысын ничек сөйләшә? – дип кәпрәйде моңарчы астан күзе белән сөзеп кенә утыручы, ачуы чыккан милиционерларның берсе. Ул сикереп торды да
Гаделҗан белән Нариманны урыннарыннан йолкып алды, аннан соң аларны чыгу ягындагы ишеккә этеп җибәрде.
– Барыгыз, эзегез булмасын! Тагын шул гадәтегез белән эләксәгез – турыдан-туры зонага җибәрәчәкбез! – диеп кычкырып калды.
Данис, урамга чыккач:
– Куркыталар гына... – дип тынычландырды. – Ләкин бераз вакытка туктатып торыйк концерт куюларны. Шулаймы?
– Шулай, – диештеләр дә таралыштылар. Нариман гына Гаделҗанга:
– Халыкка культуралы хезмәт күрсәткән өчен рәхмәт әйтәсе урында, төрмә белән куркыталар бит... – дип пышылдады.
– Инде болай да почти бушка куябыз югыйсә, әйеме?
– Әйе, Гаделҗан дус! Син яңа җырлар өйрәнә тор, яме!
– Ә син яңа мәзәкләр, шигырьләр!
Концертлар белән авылларга арест кую озакка сузылды. Беркөнне Данис Гаделҗанны клубка чакырып алды да:
– Син шигырьләр яза беләсеңме? Төзүчеләр маршы сыман бер җыр чыгарырга иде. Сәйдәшевныкы кебек үк булмаса да ярый.
– Белмим шул, уйлап карарга булыр... – диде Гаделҗан ышанычсыз гына тавыш белән.
– Профком председателе Подтопкин сорады.
– Әйбәт кеше инде ул, кәнишне...
– Мин булмый дип әйтә алмадым. Инде ничә көн үз эчемнән чыгарган көйгә шигырьләр дә эзләп карадым. Яраклысын тапмадым. Туктале, мәйтәм, Гаделҗанга әйтеп карыйм, бәлки, ул майтара ала торгандыр.
– Бәлки, Нариманга әйтергәдер, ул бит шундыерак эш белән шөгыльләнә?..
– Юк, ул төзүчеләрнең спецификасын белми, син үзең төзүче – каплаган да куйган! Яз әле, яз! Тырышып кара! Батмаса, аңа да кушарбыз...
Гаделҗанның күңелендә ниндидер ашкыну димме, канатланумы, ялкынланумы кабынып китте. Эченнән генә бер фикергә килеп:
– Ярар, – дип әйтте. – Ләкин килеп чыкмаса, зинһар, үпкәләмә!
– Юк инде, ышту син!.. Бар, бүлмәбез аулак, мин кайтканчы, дерзай!
Гаделҗан, төрле фикерләр туплап, тулай торакка юнәлде.
Нидән башларга соң? Ничек диеп?.. Бу бит кызларга «яратам» дип мәхәббәт турында бер куплет шигырь язу түгел. Профкомга да ошасын, парткомына да... Халыкка да?.. Шагыйрь үзенә таләпне бик югары куйды.
Кайтып чишенде дә, җиң сызганып дигәндәй, ашавын да онытып, илһамланырга тотынды. Башта байтак кына вакыт каләменең башын чәйнәп утырды һәм, яза-боза, шакмаклы дәфтәр битенә сүзләр тезә башлады:
– «Төзүчеләр җыры»:
Киң урамнар иңләп киләбез,
Күкрәкләрдә чиксез горурлык.
Мактанырлык эшләребез бар:
Сокланырлык, хәйрән калырлык!
Кушымтасы да булсын инде, диде дә бер тын белән, фикерен өзмичә, тиз-тиз язуын дәвам итте:
Төзүчеләр – безнең исем!
Безнең гадәт – кыюлык!
Төзүчеләр – безнең җисем,
Эшебезгә торырлык!
Күп тә үтмәде, бүлмәдәше кайтып керде. Беренче сүзе:
– Ну, нәрсә? Булдымы?
Гаделҗан кыюсыз гына шигырен укый башлады. Үзе Даниска карап-карап ала. Икенче куплетка күчкән вакытта тыңлаучының күзләре маңгаена менеп җитә язган иде инде. Шагыйрь, ошый, ахрысы, дип уйлап, өченче куплетны укыганда үзенең дә дәрте уянып, тавышы көрәеп чыга торган булып китте. Ялкынланып, җырның русча вариантында, шигырьне тыңлаучы: «Я моё!» – дип ахылдап куйды.
ҮЗЕ САЙЛАГАН ЯЗМЫШ
Шулай беркөнне трест тирәсендә йөргәндә каршысына озын буйлы, ыспай гына киенгән, зыялы кыяфәтле урта яшьтәге ир кеше очрады.
– Гаделме исемең? – ди.
– Әйе, тулысынча – Гаделҗан.
– Синең турында миңа Данис сөйләде. Бик шәп шигырьләр язасың икән.
– Кая инде шигырьләр язу... Бик үтенеп сорагач, берне сырлап караган идем, шуны әйтәдер ул. «Төзүчеләр җыры»нмы?
– Шуны. Син аны безнең трестның газеты «Төзелеш»кә бир әле, бастырырга? Темасы актуаль. Мин шул газетаның баш редакторы. Исемем – Рәис. Бәлки, проза әсәрләрең дә бардыр, моңа хәтле башка газеталарга мәкаләләр тәкъдим иткәнең булмадымы?
– Ю-у-к. Шаярып кызларга багышлап кына...
– Менә шул әйберләрне дә биргәлә безгә. Андыйларны төзүчеләр бик яратып укыйлар. Уйлап кара әле?
– Вакыт таба алсам... көн дә эштә... Кулда – балта, иңдә – такта...
– Сөйләшүең дә кызык синең... Ничек эшләп йөрүеңне дә язып бир шунда?..
– Сүгенүләрендәме?
– Яз анысын да!..
– Анда бит башка юньле сүз юк. Шунсыз эш бармый...
– Диалоглар барышында андый сүзләр чыкса, нокталар куеп китәрсең.
– Алайса, бер хәреф тә язасы булмый икән.
– Осталык менә шунда инде: каты итеп сүгенгәнне белдереп, матур сүзләр табу. Йә, ярый, шат танышуыма, әсәрләр көтәм.
Заказ бирүе җайлы, ә аны үтәве җиңел түгел шул. Шулай да Гаделҗан, утыра торгач, зур гына хикәя өлгертте. Ай буе көчәнде ул бу вазифаны үтәүгә. Эштә дә шул башында, транспортта да, ашаганда да, йоклаганда төштә дә... Саташып бетте. Уйланып йөреп, сәер кыяфәткә керде. Хикәясе «Каргышлы язмыш» дип атала иде. Бер әби, кыз чагында әти-әнисенең бөтен байлыгын урлап чыгып качкач, кияүгә чыгып, үз кызыннан да рәхәт күрмичә, интегеп яшәве турындагы чынбарлык хәл турындагы вакыйга ул.
Бәяне Рәис болай бирде:
– Безнең газетада мондый тирән эчтәлектәге, психологик жанрдагы әсәрнең беркайчан да бастырылганы юк иде. Без аны ун санга бүлеп бирәчәкбез. Сездән зур язучы чыгачак әйтте диярсез!
Чыннан да, ул үз сүзендә торды. Төзүче халкы бик яратып укыды бу хикәяне. Әмма Гаделҗанны башка язмыш көтә иде. Аны армиягә алачаклар, хәрби комиссариаттан килгән повестка шул турыда хәбәр салган иде.
Дәвамы бар
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев