Логотип Идель
Әдәбият

Канатлары сындырылган кош мин

Бу дөньяның иң-иң серле җире – Күкрәгеңдә янган йөрәктер...

КАНАТСЫЗ КОШ
Канатлары сындырылган кош мин,
Күккә багам күзләр талганчы...
Җилләр миңа канат вәгъдә итә,
Тик ышанмыйм, җилләр – ялганчы.
Очар идем, кочар идем кабат
Болытларга канат тидереп.
Бары бер кат иреклелек тоеп,
Вакытларны кире чигереп...
Канатларда яра төзәлмәслек,
Каурыйларда һаман кызыллык...
Һаваларда очкан туганнарга
Яралылар күпме кызыктык!
Кояш нурын янәшәдә тоеп,
Югарыдан горур очулар
Төшләремә керә...
Рәшәләрдә
Калды ахры күкне кочулар...
Канатлыдан канатсызга калу –
Калдыргандай үпкә һавасыз...
Зәңгәр күкне сагынуым чиксез...
Зәңгәр күкне сагыну – чамасыз...


КӨЧСЕЗЛЕК
Иелгән башны кылыч кисмәс, диеп,
Турайган да юк шул күптәннән.
«Намусыгыз кайда?» дигән тавыш
Ишетелә ерак үткәннән.
Соңгы тамчы канын биреп киткән
Бабалардан оят түгелме?
Дошманнарның кылычлары түгел,
Көчсезлегем телә күңелне.
Күндәм коллар булып көн күрәбез
Үз нигездә, сүзне әйталмый.
Горур еллар – томан эчләрендә,
Үткән көннәр кире кайталмый...
Тураерга теләп баш күтәрсәм,
Туганнарым ия башымны...
Аңламассың: әллә усал җилләр,
Әллә дуслар өзә таушымны...


ТАНСЫК ДӨНЬЯ
Бу дөньяның тансык миңа
Һәр табышмак, сере.
Көннәр саны арткан саен,
Арта күңел кере.
Бу тормышның һәр сукмагы
Таныш сыман күптән.
Яңа юллар таптым дисәм –
Мин кайчандыр үткән.
Бу – дөньяның көне, дисәм –
Кара төсе йога.
Яргаланган күңел чите,
Өмет итеп дога.
Аз яшәлгән гомеремдә
Күпме ялгыш адым!
Кыялардан сүзләр кайта:
«Ардым, ардым, ардым...»
Тик шулай да тансык миңа
Һәрбер йотым һава.
Бу дөньяның төннәре дә –
Яраларга дәва.


ЧИТ ШӘҺӘРДӘ УЯНАСЫ КИЛӘ
Күченәсе килә чит шәһәргә
Һәм сулыйсы аның һавасын.
Нигә монда калу кирәк, әгәр
Беләм икән яшьләр тамасын?
Читләр арасында югаласы,
Саный-саный урам ташларын.
Мин күченгән чакта корабымнан
Авыр тойгыларны ташлармын.
Анда кояш ягымлырак төсле,
Анда юктыр борчу-сагышлар.
Чемоданым алып тормам ахры...
Калсын монда юклык-табышлар.
Чит шәһәрдә уянасы килә
Һәм карыйсы яңа офыкка.
Көннәремнең иң яктысын гына
Чорнар идем җитез орчыкка...


БЕР МИЗГЕЛ
Бер мизгел эчендә мең халәт,
Мең төрле уйларның төене...
Бу тынлык нигәдер үз миңа...
Әллә соң отканга көемне?
Юк, тынлык – ул тышча, ул рәшә!
Йөрәктә – өермә хисләрдән.
Мин бүген җилләргә эндәшәм,
Исерәм шомыртлы исләрдән.
Бер мизгел эчендә кайвакыт
Мең үлеп, мең кабат тереләм.
Язларның җылысы нык тансык,
Таҗларның назына төренәм.
Бер мизгел эченә сыялган
Бихисап тибеше йөрәкнең.
Мин беләм, мин тоям: күшеккән
Җаныңа язлардай кирәкмен.


СЕРЛЕ ДӨНЬЯ
Мин йөрмәгән күпме сукмаклар бар,
Мин эчмәгән чишмә сулары...
Бер тапкыр да барып карамаган
Йолдызларның кече-зурлары...
Мин күрмәгән янартаулар сулый,
Мин чуммаган елга-диңгезләр...
Бер көн килеп горур тауларны да
Тузан итеп бәлки тигезләр...
Тыңламаган күпме кошлар җырын!..
Күпме таңнар минсез атканнар!
Мин туганчы ничә гасыр буе
Офыкларга учак якканнар...
Мин белмәгән күпме серләр яши,
Пышылдавы агач-урманның...
Их, ачасы килә бер пәрдәсен
Дәвер булып төшкән томанның...
Бу дөньяның ифрат күптер сере,
Санап чыгу кемгә кирәктер?
Бу дөньяның иң-иң серле җире –
Күкрәгеңдә янган йөрәктер...

Дания Нәгыйм шигырьләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев