Логотип Идель
Әдәбият

Кайгы булмаган икән ул...

Без кайгы дип кайгырганнар Кайгы булмаган икән ул, Кайгы булмаган икән. 

 

Без кайгы дип кайгырганнар
Кайгы булмаган икән ул,
Кайгы булмаган икән. 
Шау чәчәктә булган гөлләр 
Көз дип сулмаган икән ул, 
Көз дип сулмаган икән. 

Әбинең әйткән сүзләре, 
Уен булмаган икән ул, 
Уен булмаган икән.  
Гөрләп үскән алмагачны
Кырау сукмаган икән ул, 
Кырау сукмаган икән. 

Саубуллашу һәм хушлашу –
Икесе ике икән ул, 
Икесе ике икән. 
Без яңгыр дип йөргән сулар
Яңгыр булмаган икән ул,
Яңгыр булмаган икән.

 

Булат Ибраһим

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев