Логотип Идель
Әдәбият

Казан – Мәскәү арасы...

Дәрьялар ничә яшьтә соң, Ул таулар ничә яшьтә?  Пешеп һәм бөрешеп төшә Тәлгәштәге миләш тә.

Ленар Шәех

Очкыч җирдән аерылуга, күңелдәге иләс-миләслек кими төшеп, үзгә үлчәнешкә күчәсең, күккә якынаясың. Башыңа, дулкын-дулкын булып, яңа уйлар килеп бәрелә. Алар шигырьгә әверелә һәм каләм очыннан тама, хәтта тыйнак ташкындай агыла ук башлый.

Ун чакрым биеклектә, чиксез аклык булып җәелеп яткан болытлар өстенә күз ачкысыз яктылыгын сипкән кояш астында, галәмнән искән салкын җилләр камалышында гүяки җирдә тарихи вакыйгалар ярала кебек. Вакыт-вакыт ак томан эченнән тулы бер манзара пәйда була. Әйтерсең син вакыт буйлап, гасырлар-чорлар аша сәяхәт итәсең. Әнә Болгар ханы Алмыш оныгы Мөэмин ибне Хәсән белән рус кенәзе Владимир, «ошбу солых судагы таш өскә калыкса, колмак суда батса гына бозылыр» дип, дуслык килешүен имзалый... Әнә бөек Алтын Урда гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша... Әнә Явыз Иван чирүе Казан ханлыгына яу чаба...

Әнә Сөембикә, туган ягы белән хушлашып, Мәскәүгә китеп бара... Әнә Мәскәү һәм Казан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә кул куела... 
Ике арада каршылыклар да күп булган, шул ук вакытта дуслыкның да тамыры тирән. Меңьеллыкларны алып карасаң, дөньяда кайсы гына халыклар бер-берсен яулап алырга тырышмады икән?! Милләтләр арасында төзелгән дуслык солыхларының да исәбе-саны юктыр... Чоры шундый булган шул. Кешелек туктаусыз үскән, камилләшкән, үзгәргән…

Дөньяның кайсы почмагына сәфәр чыксаң да, иң башта Мәскәүдә тукталасың. Мәскәү Ка¬зансыз яши алмаган кебек, Казан да Мәскәүдән башка алга бара алмый.

Ә хәзер күңелемне туган як һәм җирнең ерак тарафлары белән бәйләгән шигырьләремне сезнең хозурга тапшырам. Килер елларыбыз, барыр юлларыбыз хәерле булсын!


«Казан дәфтәре»ннән

* * *
Дәрьялар ничә яшьтә соң,
Ул таулар ничә яшьтә? 
Пешеп һәм бөрешеп төшә
Тәлгәштәге миләш тә.

Кояшка соң ничә гасыр,
Бу агачка ничә ел?
Юлга җәелгән ташлар да
Кичә гасыр... кичә ел... 

Чишмәләр ничә яшьтә соң,
Үзәннәр ничә яшьтә?
Еллар узгач тынып кала
Мәңге бетмәс көрәш тә.

Уза вакыт, уза гомер,
Һич туктарга юк уе.
Әйтерсең фани бу дөнья – 
Ярсу елларның туе. 

Яшәү туктаусыз сузыла
Чиксезлекнең чигенә. 
Ул чик артында кешене
Көтә икән ни генә?.. 

Бу гөлләр ничә яшьтә соң, 
Сөмбелләр ничә яшьтә?
Битараф дип уйламагыз,
Эндәшмичә йөргәч тә!

Дөньябызга ничә гасыр, 
Җаныбызга ничә ел?
Дәвер буйлап бара адәм,
Кичә гасыр... кичә ел... 


«Алман дәфтәре»ннән

* * *
Сынаулар һәм сыналулар елы,
Бүлү, кушу һәм алулар елы,
Югалтулар, югалулар елы,
Изелүләр, туналулар елы...

Ә күңелләр әле шундый җылы,
Ә йөрәкләр әле шундый олы.
Кайда кертә тайгак тарих юлы?.. –
Сынаулар һәм сыналулар елы...

Ә үткәннәр кан-яшь белән тулы,
Баш күтәрү, әрләш белән тулы.
Ничек кайтарырга югалтуны?.. –
Сынаулар һәм сыналулар елы...

Кайчан китәр туң салулар елы,
Кайчан килер тын алулар елы?..
Ә йөрәкләр әле һаман җылы –
Сынаулар һәм сыналулар елы...

 

«Инглиз дәфтәре»ннән

ИНГЛИЗ ИМӘННӘРЕ

Бөек Британ иле!
Синең янга
Ак болытта очып килдем мин.
Йөзьяшәгән инглиз имәннәре,
Сезнең алда башым идем мин.

Күпне күргән, күпне белгән агач
Аксакалдай якын тоелды.
Киң кәүсәңә кулым тию белән,
Сизеп алдым сүнмәс җылыңны.

Гасырлардан килгән бөеклеген,
Бетмәс көчен инглиз халкының
Имән аша тойдым.
                               Яфракларда
Тарих сурәтләре балкыды.

Агачларны монда хөрмәт итү,
Ботакларын беркем кыркымас.
Җир кирәк дип, төбе-тамыры белән,
Имәннәрне беркем йолкымас.

Алар туа үз бәхете белән,
Үсү, яшәү – алар иркендә.
Бер агач та комачаулык итми,
Киртә булып тормый беркемгә.

Зурайсыннар, аркылыга-буйга
Кинәнепләр, әйе, үссеннәр.
Ботактагы горур чикләвекләр
Шытым булып җиргә төшсеннәр!

Боек түгел, бөек имәннәрне
Кочар өчен җитмәс колачым.
Берәр кайчан, инглиз имәннәре,
Сезнең кебек килә буласым.

Сезнең сыман азат һәм мөстәкыйль...
Авыр уйлар йөртми башымда,
Киң күңелле бер аксакал булып,
Йөрсәм иде дөнья каршында!

...Гасырлардан килгән бөеклеген,
Бетмәс көчен инглиз халкының
Имән аша тойдым. Киләчәккә
Тыйнак кына ишек шакыдым.


«Швед дәфтәре»ннән

ВАСА МУЗЕЕНДА

Швед флотының иң зур һәм кыйммәтле хәрби корабы саналган «Васа» 1628 елның 10 августында диңгез култыгыннан чыгып китә, ләкин аны төзүдә киткән ялгышлар нәтиҗәсендә, бераз юл үтүгә ава һәм бата.
1961 елда бу кораб су төбеннән чыгарыла һәм 1990 елда аның өчен корылган махсус музейга куела.
«Васа» – бүгенге көндә сакланып калган бердәнбер XVII гасыр башы җилкәнле корабы.
Автор.

Ничә гасыр элек баткансың син,
Якты кояш көтеп яткансың син.
Хәзер менә Урта гасырлардан
Шомлы хәбәр булып баскансың син...
Калыккансың, гүя кисәтепләр,
Су төбендә ята әле күпләр,
Ачыласы серләр әле күпме,
Дәрья өчен алар – тик бөртекләр...
Бу дөньяда бар да фани, фани,
Үткәннәрне уйлап, йөрәк каный...
Әллә кемгә әйләндекме без дә,
Булалдыкмы иманлы һәм гади?
Юл куйдыкмы, юллар бирдекме без?
Әллә бетәр өчен килдекме без?
Сакланганны юкка чыгарырга
Ярдәм итеп кенә йөрдекме без?
Су астыннан чыккан шомлы хәбәр
«Васа» булып калыкмаса әгәр,
Уйлар идекме соң шушы көндә
Көрәшергә калдымы дип егәр –
Су төбеннән хакны күтәрерлек,
Йөрәк аша аны үткәрерлек?
Ничә гасыр безгә тиеш булган
Дөреслекне алга этәрерлек?
Югалтумы, әллә табышмы бу,
Тыныч кына бетеп барышмы бу?
Васа музеена кергән кораб
Кешелеккә күптән танышмы бу?
................................

Ничә гасыр элек баткансың син,
Киләчәкне көтеп яткансың син.
Вакыт җиткәч, шомлы гыйбрәт булып,
Изге ният булып баскансың син.
Кешелеккә ачы чынбарлыкны,
Яшәү хакыйкатен ачкансың син...


«Бельгия дәфтәре»ннән

САМОЛЁТТА
(10100 метр биеклектә 900 км/сәг белән очканда язылган шигырь)

Бар нәрсә дә нокта гына булып,
Сызык кына булып күренә.
Өстән карыйм, биеклектән карыйм,
Кайчак сурәт парга күмелә.

Ак томанга урала да куя,
Югала да куя билгеләр.
Аклык кына, чиксез аклык кына...
Җир җилләре монда килмиләр.

Монда дулый галәм давыллары,
Кояш бураннары котыра.
Янәшәдә генә кытай кызы
Коты очып, куркып утыра.

Кояш нуры белән ак болытлар
Очу сөенечен бизиләр.
Төчкерсәң, эндәшсәң дә хәтта,
Кычкырсаң да, аста сизмиләр.

Бер самолёт – үзе белән үзе,
Мотор шавы гына колакта.
Ә иң аста сарык бәтиләре
Җыелышкан төсле улакка.

Аргамакка охшап, урман кала,
Яшел-сары төстә басулар.
Вак әйберләр моннан бик күренми,
Өтер булып ята күл-сулар.

Артык биек. Артык биектә шул.
Күз карашы аска үрелә.
Бар нәрсә дә сызык кына булып,
Кызык кына булып күренә. 


«Кырым дәфтәре»ннән

ӘЙ КЫРЫМ!..

Әй Кырым,
Карама миңа кырын,
Гамьле еллар аша таныш
Синең кайгылы җырың!

Кайгылар уртак булган шул,
Борчулар уртак булган.
Тәхет кенә очкан-киткән,
Әйтерсең юртак булган.

Гүяки аргамак булган
Гасырлар чабып үткән.
Татарлар Казан, Кырымда
Кан түккән дә яшь түккән...

Кимсетелгән, җәберләнгән,
Кагылган һәм сугылган,
Көчләп чукындырылган да
Ватаныннан куылган.

Куылган шул, кусалар да
Китәргә теләмәгән.
Тәре таккан хуҗаларны
Ул бер дә өнәмәгән.

Рәхәтләнеп яшәр идең
Динеңне кысмасалар,
Телеңне, тарихыңны бел,
Дип һаман кыстасалар...

Гасырлар буе изелеп
Яшәгән кеше генә
Җаны белән якын тора
Чал тарих ишегенә.

Кеше нәрсә? Монда милләт
Юкка хөкем ителгән.
Кара җирне тырный-тырный,
Соңгы чиккә җителгән.

Әй Кырымым, Кырымым!..
Казанда кыбырсып яткан
Мин синең бер җырыңмын!

Пайтәхетләр очкан-беткән,
Бар ирек – ярты карыш.
Елларда югалып калган
Юртакны эзләп барыш.


«Төрек дәфтәре»ннән

ИСКЕШӘҺӘРДӘ ЯҢГЫР

Җомга көн. Искешәһәрдә
Яңгыр коя туктамый.
Халык чаба урам буйлап,
Үзен дә ышыкламый.

Ихлас күңелдән сораган
Сусызлыкта су алган...
Яңгырга сусаган мохит
Рәхәтләнгән, куанган.

Күкнең яңгыр-күз яшьләре
Юкка дип җыелмаган.
Без килгәнне көтеп кенә
Ул җиргә коелмаган. –

Күрештеләр, очраштылар
Татар белән татарлар.
Россия, Татарстанда
Безнең уртак ватан бар!

Сөйләшер сүз күп җыелган,
Агыла хис, агыла.
Мөһаҗирнең күзендә моң –
Туган ягын сагына.

Хәтер көчле, буыннар нык,
Бәйләнеш өзелмәгән.
Җаннарында сагыш яши
Ниндидер, без белмәгән.

Искешәһәр татарлары
Җырлап, елап та ала...
Ни дисәң дә, дини дәүләт,
Борынгы төрки кала.

Күңелләргә тугандашлык –
Ихлас җылы кагыла.
Яңгыр ява, һич туктамый,
Агыла су, агыла.

...Татарларым җитез генә
Урамнарга чыгалар.
Койган яңгыр уртасыннан
Җомгага ашыгалар.


«Кыргыз дәфтәре»ннән

ТАУГА КАРАП...

Кыргызстан Республикасының халык шагыйре Омор Солтановка

Тауга карап, тау булырга кирәк,
Сау булырга гомер буенча.
Тау да, сау да олуг ил акыны –
Омор ага, минем уемча.

Ала-тавы – аның биеклеге,
Иссык-күле – уйлар киңлеге.
Кыргыз милләтенең үзәгендә –
Тосорында  шагыйрь кендеге.

Ә иҗаты аның Бишкәк кадәр,
Парижларга чаклы сузылган.
Җырлар, җырлар, җырлар, дия-дия,
Сигез дистә гомер узылган.

Сөю тулы җырлар, бәхет тулы,
Моң-сагыштан тора һәр юлы...
Бу гомерләр думбра чиртүеме,
Әллә инде кубыз тартуы?..

Тау елгасы шаулап аска төшә,
Агып китә ерак-еракка,
Еллар кебек, даулы еллар кебек
Кире кайтмас өчен бу якка.

Үзәннәргә барып җәелә ул,
Офык чикләренә тарала.
Чал тауларның дымлы шифасында
Алыс якта гөлләр ярала.

Гөлләр яктысында җырлар туа,
Күңел кебек тыныч, ярсулы.
Сөю тулы җырлар, бәхет тулы,
Моң-сагыштан тора һәр юлы...

...Тауга карап, тау булырга кирәк,
Сау булырга гомер буенча.
Тау да, сау да олуг ил акыны,
Төрки күңелләргә иң якыны –
Омор Солтан, минем уемча!


«Азәрбайҗан дәфтәре»ннән

КАРА БАКЧА
(Бакуга бару тәэсирендә)

«Кара бакча» дигән исемнәрне
Кушты икән сиңа кем генә?..
Уйласам да, җаным әллә нишли,
Үзәкләрем кинәт өзелә.

Оҗмахка тиң гүзәл җир булсаң да –
Аяз күгең корым каплаган.
Әй Карабах,
                     тарих исемеңне
Җисемеңә тәңгәл саклаган.

Чордан-чорга, кулдан-кулга күчеп
Йөргәнсең син асыл яр кебек.
Таулар арасында мин белмәгән,
Мин күрмәгән серләр бар кебек...

Күпме корбан гәүдәләрен орган,
Башын салган оҗмах эчендә.
Кара бакча Кызыл бакча булган
Халык азатлыгы өченгә.

Бакчадагы җимеш агачларын
Шәһитләрнең каны сугарган.
Үткән дәшми. Ул әйтерсең әле
Юртып килгән атын тугарган.

Тарих сиңа «Ак-пакь бакча» диеп
Исем куйган булса, мөгаен,
Тыныч яшәр иде чал тауларың,
Чәчәк атар иде тугаең.

Ни кызганыч...
                       «Кара бакча» диеп
Исем кушкан сиңа кем генә?..
Азәрбайҗан дигән кардәшләрне
Уйлый-уйлый, яшем түгелә дә,
Көн-таң атса – үзәк өзелә.


«Гарәп дәфтәре»ннән

ШАРДЖАДА

Комнар арасыннан калыккансың,
Бар булгансың, Аллаһ әйткәнгә.
Дөньясына Коръән иңгән мәлләр
Калган инде ерак үткәндә.

Пәйгамбәрнең җирен, бер карасаң,
Гомер буе кояш кыздыра.
Яңгырлар юк монда, тау-тау комны
Чүл җилләре генә туздыра.

Бетмәс эсселекнең уртасында
Таштан бина кору – гаҗәеп... 
Ә биредә – иксез-чиксез шәһәр
Каршы ала колачын җәеп.

Биек йортлар урманында йөреп,
Баш әйләнә, күңел хушлана.
Адым саен мәчет көтеп тора,
Могҗизага йөрәк ышана.

Азан тавышлары – һәр тарафта,
Иман нуры җанга урала.
Аллаһ белән йөргән халык кына
Чүл эчендә шәһәр корала. 

Аллаһ сүзен иман иткән халык
Үз җирендә мәңге торала.
Ә илемнең салмыш абзыйлары
Хәмергә дип акча сорана...

Туган илем нинди булыр иде,
Туры юлдан барса тайпылмый?
Еллар ага кайнар ком шикелле, 
Үткәннәргә кире кайтылмый.

Коръән иңгән чорлар ерактадыр,
Изге сүзе яши йөрәктә.
Тели икән ала, тели икән, 
Аллаһ бирә, сиңа кирәктә.

Буп-буш чүлнең уртасында туган
Ташкала – ул яшәү бизәге.
Эссе һава буйлап очып йөрим
Гүя монда дөнья үзәге. 


«Мәскәү дәфтәре»ннән

МӘСКӘҮ ЙӨЗЕ

Мәскәү йөзе төрле... Мәскәү йөзе –
Кара һәм ак, соры, кызыл, сары...
Белә микән моны Мәскәү үзе?..
Күптән эреп беткән инде кары.

Эреп беткән, бәлки, яумаган да,
Яңгыр гына коеп узганмыни?
Җир өстендә атлар аунаганда,
Шәһәр өстен каплар... тузанмыни?

Мәскәү эше хутта... Мәскәү эше –
Ак һәм кара учның өсләрендә.
Тышы бердер аның, эче, эче...
Күргән кебек тирән төшләремдә.

Җир өстендә, җирнең асларында
Көтү-көтү халык өерләре.
Мәскәүдән зур уйлар башларымда –
Хәтерләтә тынмас өермәне.

Мәскәү уе тирән... Мәскәү уе...
Бу уйларда безгә урын юкмы?
Ә узганда – томан кара-куе,
Утлы таба анда, таба – утлы.

Киләчәктән үткәннәргә таба
Бара юллар, бара, туктап тормый.
Кем ут йота, кем суык су каба –
Мәскәү колак салмый, муен бормый.

Йөз ел элек узганнарны таныйм, –
Белә микән моны Мәскәү үзе?.. –
Меңәрләгән узгынчыга карыйм:
Күбесендә таныш татар йөзе!
Күбесендә безнең татар 100е! 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев