Хәтердәге учак
Шашып сөйдем, Җүләр, дидең, Көлдең, киттең – Ятим иттең...
Рифат Җамал
***
Син мине сагынма!
Сагынсаң, җаныма тамарлар яшьләрең.
Син мине сагынма!
Бары тик мин сине сагынып яшәрмен.
Син мине сагынма!
Сагынсаң йокысыз үтәрләр төннәрең.
Син мине сагынма!
Барыбер сагышта үтәрләр көннәрем.
Син мине сагынма!
Томандай югалыр сөюең, он(ы)тылыр.
Син мине сагынма!
Тик ярсу күңелем гел сиңа омтылыр.
Гел сиңа омтылыр!
***
Кара төн. Бүлмәдә бер үзем.
Сагыштан өзелә үзәгем.
Яшь белән тулганнар күзләрем –
Белмимен, мин ничек түзәмен.
Күзләрем йомам да алдымда
Син, җаным, елмаеп торасың.
Мин синең караштан эримен.
Шатлыктан киләдер очасым.
Мин синсез канатсыз кош сыман...
Ачам да күзләрем – кара төн!
Ничек соң кайтарыйм үткәнне,
Кайчан соң килер ул якты көн?!
Синең дә төннәрең йокысыз.
Миңа бит җитәдер бер сүзең:
«Кил, җаным, сөямен, көтәмен!»
Кара төн. Бүлмәдә бер үзем.
***
Киткәннәргә яхшы теләк телә,
Тик киткәннәр кире кайтмасын.
Озатулар кыен. Кире кайтып
Какмасыннар күңел капкасын.
Киткәннәргә яңа бәхет телә,
Бәхет булсын яңа ярларда.
Кайтмасыннар кире. Кемгә кирәк
Бер үк утта янә янарга.
Киткәннәргә якты юллар телә.
Шул юллардан ерак китсеннәр.
Кайтмасыннар кире. Калганнарның
Ачы күз яшьләре кипсеннәр.
Киткәннәргә изге теләк телә –
Яңа юллар алда ачылсын.
Кайтмасыннар кире. Тоймасыннар
Аерылуның сагыш, ачысын.
Кайтмасыннар кире!
***
Шашып сөйдем,
Җүләр, дидең,
Көлдең, киттең –
Ятим иттең...
Янды йөрәк,
Янды дөрләп.
Узды сөю,
Янып көю.
Тынды җаным,
Кызган каным.
Шәмдәлләрдә
Сүнде шәмнәр.
Ә син килдең,
Сөям, дидең.
Ник син, җаным,
Соңга калдың?!
Соңга калдың!
Ике аккош –
Ике сагыш.
Әллә ялгыш,
Әллә язмыш?!
***
Бик еракта ярсып учак яна,
Очкыннары күккә үрелә.
Җылытмый да кебек, тик нигә соң
Шулай якын булып күренә.
Тик нигә соң ул үзенә тарта
Барып җитеп булмас hич аңа.
Эзләп-эзләп табып булмас аны,
Табып булмас аны кич, таңда.
Икәү бергә булган бу учакны
Сүндерә алмас җилләр, бураннар.
Ул биектә, аны каплый алмас
Үзәннәргә төшкән томаннар.
Онытырга тырыш, җаның тынар,
Хәтердәге учак сүрелсә.
Тик ул учак ярсый-ярсый янар
Минем күңелемнең түрендә.
***
Розалар да чәнечкеле була,
Матурлыгың роза шикелле.
Энәләрең йөрәгемә үтте,
Яратуың гына икеле.
***
Ниләр кылдым?! Бардыр гөнаhларым,
Изге эшләр бәлки, саваплы.
Эшафотка үзем менәрмен мин,
Үз алдымда үзем җаваплы.
***
Мин дә тындым инде, диеп алдыйм
Үз-үземне төнге тынлыкта.
Ә нигә соң айгыр тоягыдай
Дөп-дөп килә йөрәк чынлыкта?!
***
Яшь чаклар шул – мут чаклар,
Янган-сөйгән ут чаклар.
Сагындыра ул чаклар,
Сүнми әле учаклар.
***
Әллә акыл, сабырлыкмы?
Нәрсә соң ул мәртәбә?!
Башым идем, камыт кидем,
Керә алмадым тәртәгә.
***
Һөҗүмдәге сугышчыдай
Ярсу булдым hәр эштә.
Гөнаhларым ярлыкарсыз,
Мин түгелмен фәрештә.
***
Иртә чәчәк аткан иртә коела...
Бәлки миңа гына шулай тоела.
***
Булмасаң да янымда
Гел булырсың җанымда.
***
Хыянәтне кичергән
Янә сыкрар кич-иртән.
***
Мин килермен иртән кояш булып,
Мин килермен кичен ай булып.
Мин килермен өзелеп сагынганда
Йөрәгеңә сары май булып.
Мин килермен сиңа яңгыр булып,
Керфегеңнән яшең юармын.
Җилләр булып исеп кайгыларың
Ярсып таратырмын, куармын.
Мин килермен күктә йолдыз булып,
Серләреңне аңа сөйләрсең.
Мин килермен сиңа җырым булып,
Син җырымда мине сөярсең.
Мин китәмен.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев