КИҢ ДАЛАДА ТЫН ГАДИЛЕК
Ялгызы агара бер әләм Күк диңгез томаны эчендә!.. Ят җирдә ни эзли икән ул? Ни җуйган үзенең илендә?..
Рус әдәбияты классигы Михаил Лермонтов (1814–1841) – татар әдәбиятына да йогынты ясаган шәхес. Каләм әһеленең иҗаты безнең халык өчен Александр Пушкинныкы белән янәшә бара. XX гасырның 50 нче елларында аның ел саен диярлек, зур гына тиражлар белән, җыентыклары чыгып торган. «Шигырьләр» (1950), «Безнең заман герое» (1951), «Гашыйк гарип» (1952), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1953), «Уйлану» (1954), «Бородино» (1959). 1956 елда саллы гына бер томлык «Сайланма әсәрләр»е басылган. Бераз вакыт узгач, 1970 елда «Маскарад» шигъри драмасы татар телендә дөнья күргән... Һәм менә күренекле рус шагыйре әсәрләренең яңа тәрҗемә басмасы татар укучысына тәкъдим ителә.
Татарстан китап нәшриятында яңа гына дөнья күргән Михаил Лермонтовның «Сайланма әсәрләр»е совет чорында ныклы нигез салынган тәрҗемә мәктәбен яңарту юлында зур адым булып саналырга хаклы.
Китапта классик татар шагыйрьләре һәм язучылары Кави Нәҗми, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй, һ.б. тәрҗемәләре белән беррәттән, Ренат Харис, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Илһам Ногманов, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Булат Ибраһим, Ландыш Равиловаларның яңа тәрҗемәләре дә урын алды. Бу – моңа кадәр татарча яңгыраган әсәрләрнең иң яхшыларын сайлап алу һәм алар рәтен бүгенге заман каләм әһелләренең йөрәге аша узган башка тәрҗемәләр белән баету дигән сүз.
Китапның бизәлеше дә игътибарга лаек. Сурәтләр талантлы рәссам Мәрьям Харрасова тарафыннан ясалган.
Ленар Шәех,
филология фәннәре кандидаты
Әләм
Ялгызы агара бер әләм
Күк диңгез томаны эчендә!..
Ят җирдә ни эзли икән ул?
Ни җуйган үзенең илендә?..
Дулкыннар уйнаклый – исә җил,
Мачтасы шыгырдый, иелеп…
Кызганыч! Ул бәхет эзләми,
Бәхеттән качмый да илереп!
Төбендә күгелҗем су ага,
Кояштан алтынсу нур тама…
Ул давыл көтәдер зарыгып,
Гүя ки тынгы бар давылда!
Гыйбадәт
Гаепләмә мине берүк, Раббым,
Җәзалама мине, зинһар өчен!
Кабер белән тулган кара җирнең
Нәфес хисен өзелеп сөйгән өчен.
Сирәк керткән өчен күңелемә
Тере сүзләреңнең агымнарын.
Гел читләтеп йөргән өчен Сине,
Адашулы уйда булып тагын.
Күкрәгемдә илһам киштәсенең
Тибенгәне өчен, өстәп дәрман.
Кыргый дулкынлану күзләремә
Каплаганы өчен кара пәрдәң.
Тар булганы өчен миңа дөнья,
Ахирәттән исә – оча котым.
Һәм гөнаһлы җырда бик еш шулай
Син түгел лә, Раббым, табынычым.
Тик бу могҗизаи ялкын сүнсә,
Бар нәрсәне көл итүче учак,
Йөрәгемне ташка әверелдер,
Ач карашым, зинһар, димен, туктат;
Җыр сузарга һәвәс сусавымнан
Азат ит Син мине нәкъ шул вакыт.
Шунда мин кабаттан тар хак юлдан
Тезләнермен, шәт, каршыңа кайтып.
Эч бушату
Инанамын, вәгъдә бирәм инанырга
Ошбу хисне хәтта кичермичә дә мин.
Тайчынмыйча яшәренә, тугры калып,
Китерелгән иманына кәшишләрнең.
Кешеләрнең елмаюы, үбешүе
Һич ялгансыз, ихласлыктан булырына;
Якыннарның кимчелек вә хаталарын
Кайчакларда алар гафу кылырына;
Вакыт дәва табарына газаплардан,
Бу дөньялар яралганга бәхет өчен;
Игелекнең тик атама булмавына,
Булмавына бу тормышның бары төшем.
Ләкин Кайнар Иманыма ачы чынлык
Һәр мизгелдә каршы төшеп, чала аяк.
Шатлыклардан элеккечә азат гакыл
Теләгенә ирешалмый кала кабат.
Һәм үкенеч тулы йөрәк битәрләнеп,
Барлый җуйган хисләремнең шәүләләрен.
Җанга тирән эзләр салган, инде мәрхүм
Ядкарьләрнең изге өрәк-рәшәләрен.
Инде аның котын алмас һичбернәрсә,
Башкаларга агу булган аңа – дәва.
Тереклекнең суты булып тукландыра
Аның зәһәр уты җанга тама-тама.
Минем иблис
Аның сөйгән стихиясе
явызлыклар диваны.
Болыт томаны үтәли
йөреп ясый дивана.
Мөкиббән ул, үлеп гашыйк –
һәлакәтле туфанга,
Кайнап чыккан елгаларга,
шомлы шаулы урманга.
Сулып, өзелгән яфраклар
какшамас гарьше аның.
Тел җуйган җилләр иркендә
ут(ы)ра караеп, мәльгун.
Ул ышанычсызлык салып,
йөз чөйрә саф сөюдән,
Битараф ул кан коештан,
гыйбадәткә оюдан.
Бар илаһи тойгыларны
баса нәфес тавышы.
Илһамыңның коты кача –
тәмугтыр күз карашы.
Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев