Логотип Идель
Әдәбият

Көтелгән бураным 

Иләсләнмәм дигән идем... Буран чыкса башка бүтән... Ничәнче кат кыл өстеннән – Соңгы кабат диеп үтәм...

Гөлүсә Батталова

 

АҢЛАМЫЙМ

Кырпак кар... чәчләрдә (ни мәгънә яшереп?!),
Әллә соң мең дә бер мәртәбә алданыйм?
Сулаган һавадан үпкәләр тончыга – 
Нигә мин һаман да дөньяны аңламыйм?

Каныма сеңдереп тукылган кануннар 
Көлкегә калдыра – ят миңа бу уен!
Бүгенге йолдызлар шулкадәр биектә –
Үрелмим – беләм бит җитмәсен буемның.

Үземнең туксаным – кушсам да, бүлсәм дә,
Юк инде җавапта заманга тәңгәллек.
Яңадан туарга мөмкинлек бирелсә,
Булмас ул дөньяга килүләр үзгәреп.

Аңламыйм – мин, ахры, өметсез җүләрдер,
Җырларым искергән, ишелгән манарам...
Шикләнәм, бу җирдә көннәрдән беркөнне
Югалтсам кыйбламны – яңадан табалмам...

Саламга ябышам – батмаска, калкырга –
Йөрәктә – җыерчык – исәбен санамыйм...
Ник алай? – дип сорый улларым –
Ни дисен әнкәгез? 
Дөньяны аңламыйм!
05.12.2021

 

УЛ СУРӘТ...

Яшәлгән, яшәлгән... дөньяны онытып.
Йөрәкне яшереп җиде ят күзеннән...
Таң аткан, кич булган елларга сузылып –
Тиеш дип, беленгән... ничектер түзелгән...

Өр-яңа офыклар ымсытып ачылган,
Үткәнгә борылып карамый атланган...
Бәгырьнең иң ерак, караңгы төшендә
Ул көннән кадерле истәлек сакланган!

Су өстен яктырткан тулган ай сукмагы,
Дымлы җил сулышы – тулышкан ирендә...
Җәйнең соң көннәре, санаулы төннәре –
Кемнәрнең бүген дә (һаман да!) исендә?

Кемнәргә хатирә – битараф көрсенү,
Кемне соң шул сурәт әле дә яшәтә?
Ул кичнең җылысы күңелдә йөрмәсә,
Өннәрнең бушлыгы җаннарны өшетә...

Яшисең, яшисең дөньяга табынып –
Тиешле җөмләдә уйланган өтерләр...
Бәгырьдә кадерләп сакларга язганнар – 
Инде чит. Ул якка җимерек күперләр.

Күнеккән (кайчаннан?) – давыллы хисләрне
Бикләргә, тыярга беркатлы йөрәктә...
Яшәргә көч бетсә – кайтырга чыгам мин
Ай нуры яктырткан кадерле сурәткә...
28.08.2021

 

ҺӘРКЕМГӘ – ҮЗЕНЕКЕ

Һәркемнең үз Күге! Үз Җире!
Биләүдән сузылган эзләре.
Илаһи очышта дип уйла –
Елаган чагымда тезләнеп.

Кан тама канатым очыннан –
Күкләргә мәхәббәт әҗере.
Чит күзләр ялгыша – беркемне
Көтми лә бәхетнең әзере.

Һәркемнең үз юлы! Аларда
Абыныр ташларым җитәрлек.
Офыгың – киң, дисең, йөрәктә 
Мең кутыр – әрнүле истәлек...

Кирегә борылган мең сукмак,
Карында буылган хыяллар...
Җитәм дип, бер адым калганда
Чоңгылга ишелгән кыялар...

Күп алар... ятларның күзенә
Күренми бөркетнең үксүе...
Очарга яралган очар ул –
Бу җирдә һәркемнең үз Күге!
23.08.2021

 

БАШКА ШУЛ...

Мин инде башка шул... үзгәртте дөньясы.
Акылга җиңелде беркатлы исәрлек.
Чәчләргә җил кушып үргәннәр – үткәндә,
Ул җәйләр күптәннән... кадерле истәлек.

Елмаю – үлчәнгән, сүзләр дә иләктән
Үткәреп әйтелә икән лә күптәннән.
Бары тик күзләрдә – инде юк дигәндә
Сагышлы яктылык сирпелә үткәннән.

Мин инде башка шул... бүтәндер сөйгәннәр...
Акылны иш итеп дөньяны көтәдер.
Япь-яшь кыз толымын юксынып җәйләрдә,
Берүзе яланда таң җиле исәдер...
28.06.2021


СИНЕҢ АЛИҺӘҢ

Беләм дә, нишлим соң – мин кире, мин тиле,
Кыендыр, авырдыр миндәйне аңларга.
Кочагың җәйгәндә, тырпайтсам энәмне,
Бал көткән чагыңда тоз салсам каннарга.

Ничек бар, шулай дип ярата беләсең,
Аптырыйм, баш ватам – сөюнең кодрәте!
Нәзберек мәлемдә суларга көч бирә,
Аякка бастыра рухыңның куәте!

Бураннар иркенә тапшырсам җанымны,
Көртләрне һаман да бер сиңа ерасы.
Күкләрдә адашкан юләрне йолырга
Җилләргә йөз куеп чакрымнар узасы.

Һәм шушы язмышны – бәхетем диясең –
Дулкыным шавында какшамас җилкәнем!
Мизгел дә онытма, баш бирмәс исәрнең
Тик синең яныңда алиһә икәнен!
08.03.2021

 

КАЙТЫП ЕГЫЛДЫМ

Биштәремдә – ниләр булды икән?
Хыяллардыр... ниләр булсын тагын...
Бара идем...
Туктаттылар кинәт:
– Нәрсә, бер дә юкмы әллә кайгың?

Абау, абау... йөрәгеңне ачсаң,
Бәгыреңне учлап умырырлар.
Баштан сыйпап, әфсен-төфсен белән
Юл бутыйлар икән убырлылар.

Чәбәк-чәбәк алкышлардан җирдә
Башлар тубал, күңел каеш кына.
Чи җүләргә түнеп, әйдә бераз
“Былбылларның” каркылдавын тыңла.

Биштәремә хыялларны төяп
Киткән идем үз-үземнән качып.
Дөньясыннан югалырлык икән...
Аңладым да...
Егылдым мин кайтып.
06.03.2021

 

СОҢГЫ БУРАН

Иләсләнмәм дигән идем...
Буран чыкса башка бүтән...
Ничәнче кат кыл өстеннән –
Соңгы кабат диеп үтәм...

Ничәнче кат әмер бирәм
Үз-үземә: булды, җитте!
Бураннарда адашмасаң,
Дөнья үзе нинди җете!

Яшә инде каударланмый,
Йокымсырап тып-тын гына.
Әйтче, кайчан бу җаныңда
Давыл үтеп, буран тына?

Булды, җитте – соңгы буран!
Ә калганы – карлы февраль.
Акыл өчен кеше сүзе
Күптән инде... күптән корал.

Җитте, булды... Түземлекнең
Чиге була берәр кайчан!!!
Акыл миңа кул селтәде –
Кочагына алды буран...
26.02.2021

 

... ЯЗМЫШЫ 

Ул Бүре дип белде үз-үзен
Сарыкның бишмәтен кигәндә.
Батырга әйләнде. Яшертен 
Өнендә күкрәген төйгәндә.

Үрелде – тик буе җитмәде,
Ай – ерак, биектә мөнбәре.
“Җырларда җырлана, хәерсез,
Кыяфәт – көнләшеп үлмәле!»

Йодрыгын болгады, каһкаһә
Өн булып җиһанны әйләнде.
Куанды: “Менә бит минем сүз
Шау итеп тетрәтте мәйданны!”

Ә үзе курыкты: белсәләр?
Сизсәләр этлеген дөньяда?
Сарыкның тунына ышанган
Бүреме? Акылсыз дивана!

Аңамы бүреләр язмышы?
Сөенү тулган ай күргәндә?
Бар бәхет – бер мескен каһкаһә
Капкасы аслатып өргәндә.
15.01.2021

 

КӨТЕЛГӘН БУРАНЫМ

Юлымны кистең дә йөз чөйдем үзеңнән,
Юкса, син – һаман да көтелгән бураным!
Беләсең, юк минем бүтәннәр каршында
Тырышып-тырмашып акыллы булганым.

Мин – юләр! Мин – тиле! Канатлы бу ләззәт
Йөрәкне кытыклап табанга йөгерә.
Бүгенге буранның аклыгын салыйммы
Соң чиккә алҗыган сабырым төбенә?

Кирегә борылу – бураннан качумы?
Үзеңнән качумы? – Аңлаучы табылмас...
Кар өзгән юллардан эземне эзләмә –
Кисәүгә әйләнгән кабаттан кабынмас.

Юлымны кистең дә... ахрысы, коткардың...
Нишлим соң – гомергә чуалчык уйларым.
Адашкан дөньямнан куеныңа тартып ал –
Син минем һаман да көтелгән бураным!
10.01.2021

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев