Логотип Идель
Әдәбият

КУЛЛАРДА БЕЗНЕҢ ЖӘЙ, КОЯШЫ – КҮҢЕЛДӘ

Ходай сине йөрәгеңнән үпкән Һәм төшергән салкын дөньяга.

КУЛЛАРДА БЕЗНЕҢ ЖӘЙ, КОЯШЫ – КҮҢЕЛДӘ

***

Ходай сине йөрәгеңнән үпкән
Һәм төшергән салкын дөньяга.
Җылы өмет итәм. Хакым бармы?
Кышкы җилдән зинһар арала...
Син арала мине бу шәһәрдән.
Учыңа ал җанның ярасын.
Бу галәмдә, ышан, тик син генә
Җылы сулыш өрә аласың.
Галәмнеңме, әллә үз күчәрем
Җуйдым. Көннәр-төннәр буталды.
Минем галәм көткән йолдызлардан
Кайсы күкләр икән ут алды?..
Эзләреңнән йолдыз эзләп йөрим –
Сулышыңнан язлар уянды.
Ходай сине йөрәгеңнән үпкән,
Коткаручы иткән дөньяны.
Дәва эзлим, тансык җылың эзлим –
Бер карашың эзлим меңнәрдән.
Эзлим – тапмыйм. Чарасыздан сыктап
Сыенасы икән кемнәргә?
Җиңнәремне җилләр тарткалыйлар -
Урамнарда буран адашкан.
Мәңге җылы тоймас бу йөрәкләр
Ясалмаган икән ник таштан?

***
Син бул гына. Тик бул гына.
Җан талпына
Барлыгыңны теләп тоярга.
Күңелемә кунар бер өмет бул,
Әзерләнсә яңгыр коярга.
Калтыранган учларымда кайнар кул бу,
Тел очында калган шигырь бул.
Таң бул төнен сагыш сарылганда
Һәм адашкан чакта туры юл.
Учак түгел икән – шәм бул;
Йөрәк
Бик күптәннән инде төн яра.
Син бул гына.
Меңәр чакрым аша
Мин яшәсен өчен дөньяда.

***
Күңелемә тулган галәмнең
Йолдызлары ташый күзләрдән.
Мин генәме, җаннар кушылуга,
Баштанаяк кинәт үзгәргән?!
Мин генәме, җуеп дөньямны,
Үз-үземне синдә таныган?!
Мин генәме (күкләр сизгәндер!)
Мәхәббәткә кинәт табынган?!
Сәҗдә иттем синең күкрәкне,
Җан тырналса – сиңа атладым.
Синең исем белән өркеттем
Карашларын усал ятларның.
Йолдыз ташый якты галәмнән,
Кыйбла булып һәрбер тарафта.
Куллар кирәк түгел, ышанып,
Кагыламын дисәң Аллаһка

***
Галәмгәме әйтим рәхмәтемне? –
Синең яктан җилләр исмәде...
Синсезлегем аша таныдым мин
Йөрәгемдә йөрткән хисләрне.
Синсезлегем аша белдем: җанга
Ничә тонна сагыш сыяла.
Кайчан күңел сызланып һәм әрнеп,
Ташланырдай була кыядан...
Елмаермын, теләп ап-ак бәхет.
Хушлашканда сиңа ялынмам...
Сөюләрнең иң көчлесе туа
Аерылганда газиз ярыңнан.
Галәмгәме әйтим рәхмәтемне? –
Синең яктан җилләр исмәде.
Синсезлегем аша таныдым мин
Кабатланмас керсез хисләрне.

***
Урын тапмаган күңелне
Күмәсеме җир астына,
Мең кисәккә телеп?
Бөгәрләнгән күлмәк кебек
Урындыкның аркасына
Куясымы элеп?
Бер мизгелгә сыенырга
Җылы почмак эзли йөрәк,
Бураннарны ерып.
Йә үткәнгә, яки алга
Тыпырчынып талпына ул,
Бүгенгедән туеп.
Бар да үтә, бар да китә,
Һәрнәрсә дә үз чиратын
Сабыр гына көтә.
Ел йомгагы көннәр дигән,
Бер йокысыз төннәр дигән
Төеннәрен сүтә.
...диеп зурлар киңәш бирә.
Тыңлаганда яшь аралаш
Елмаясы килә.
Мондый фәлсәфи фикерләр
“Унсигез яшь” диагнозы
Булганнарга нигә?
Сүзләр түгел, нибары бер
Урын кирәк ул күңелгә –
Җылы, якты урам.
Бүген барлык радиолар
Хәбәр бирә: киләчәктә
Көтелә тик буран...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев