Логотип Идель
Әдәбият

Кулларымны сузам кояшка

Күчәреннән ычкынганда галәм Сабыр калып, ничек дәшмисең?

Рифат Сәлах

ДӨНЬЯНЫ ШОМ БИЛИ

Аңлаешсыз хәят...
Күңелдә шом...
Бу халәттән кая качарга?
Ә гүзәллек
Гайсә пәйгамбәрдәй
Киткән бездән, күккә ашкан да.

Халык шаулый...
Газиз оябызны
Таяк тыгып кемдер болгаткан.
Ничә еллар
Яшеренеп яткан
Аждаһаны кемнәр уяткан?

Ничә еллар
Яшеренеп яткан
Үләт чыкты җиргә яңадан.
Яна күкләр,
Ялкынлана туфрак,
Алсулана төннәр, яна таң.

Яна офык,
Дөрләп-дөрләп яна,
Безнең өскә төшә чаткысы.
Кая китсен юлчы,
Офыклар тар,
Үз илендә үзе ят кеше.

Әй гүзәллек,
Кайсы галәмдә син,
Кайтырсыңмы дөнья тынгач та?
Күңелне...
Юк,
Дөньяны шом били –
Кулларымны сузам кояшка.


НИЧЕК ЯШИСЕ?

Күчәреннән ычкынганда галәм
Сабыр калып, ничек дәшмисең?
Әй ятимнәр елый:
«Бу дөньяда
Әтиләрсез ничек яшисе?»

Кыш та үтәр,
Көн җылытыр тиздән,
Тәрәзәдән килер яз исе.
Әнә кошлар сайрый:
«Бу дөньяда
Табигатьсез ничек яшисе?»

Телең китә туган мәктәбеңнән
Йә куалар аны, йә үзе...
Милләттәшләр әйтә:
«Бу дөньяда
Илсез-йортсыз ничек яшисе?»

Дөнья үтәр...
Гомер булып үтәр,
Изге сүзне, әйдә, әйт кеше!
Җаның дәшә бугай:
«Бу дөньяда
Гыйбадәтсез ничек яшисе?»

Галәм кабат кайтмас күчәренә,
Мәңгелеккә күчәр һәр кеше.
Үткән үткән инде,
Мәңгелектә
Әрнүләрсез ничек яшисе?


ЧАЛ ТАРИХ

Иелгәнне кылыч кисми диләр,
Илем өчен диеп иелдем.
Бер сөенеч юк бит күңелемдә –
Хәрабәсе ята илемнең...

Хәрабәсе ята дәүләтемнең,
Каберләре ята халкымның.
Безнең җырны ләкин көйли сыман
Агыйделдән килгән талгын моң.

Исәннәре гаскәр булып баскан,
Әллә шашкан, әллә исергән.
Башка кавем өчен көрәшә ул,
Сөйләшергә теле киселгән.

Дәҗҗал өчен җанын кызганмый ул,
Бәйгать биргәч кәфер иленә,
Җир йөзендә яшисе дә килми,
Әзер тора хәзер үлемгә.

Безнең соңгы җырны көйли сыман 
Агыйделдән килгән талгын моң.
Мин – чал тарих!
Мин әле дә исән!
Уянуын көтәм халкымның.


ДОГА

Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Тыныч булсын зәңгәр күгебез!
Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Гел кояшлы булсын көнебез!
Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Әткәм-әнкәм булсын янымда.
Син бит миңа күпме нигъмәт бирдең
Бу дөньяга килгән чагымда.

Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Шаулап торсын җирдә каеннар.
Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Булмасыннар җирдә кайгылар!
Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Рәхмәтеңнән безне ташлама.
Әтиле дә, әниле дә булсын
Җир йөзендә һәрбер яшь бала.

Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Якты булып атсын ал таңым.
Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Имин булсын иде Ватаным!
Йә Аллаһым, бер Үзеңнән сорыйм,
Янсын күктә дуслык кояшы!
Тату булсын җирдә бар халыклар,
Тыныч булсын бөтен дөньясы!


ПӘНҖЕШӘМБЕ

Атна үтеп бара икән...
Сизелмәгән вакыт.
Вакытның һәр мизгелен дә
Өлгермисең татып.

Өлгермисең бернигә дә
Инде җомга җитә.
Әйтерсең тулы бер атна
Бер көн кебек җирдә.

Әйтерсең бер атна буе
Тик торгансың кебек.
Көн артыннан килгән көнне
Өлгермисең күреп.

Өлгермисең үрелергә
Үтә башлый яшьлек.
Бөтен изге хыялларны
Үзе белән дәшеп.

Бөтен изге хыялларың
Ашмаса да чынга,
Офык артына чакырып,
Килеп җитә җомга.

Атна үтеп бара икән,
Бүген атна киче.
...Мизгел-мизгел тама вакыт –
Безнең гомер ише.


СИН МИНЕМ

Син минем иң зур хыялым,
Иң бөек сагышым да.
Син иң бәхетле язмышым,
Иң олы ялгышым да.

Син минем иң якты таңым,
Караңгы төнем кебек.
Тынгысызлык тулы яшәү,
Иң җиңел үлем кебек.

Син – минем чиксез ирек тә,
Гомерлек төрмәм кебек.
Мин артык озак яшәмәм
Һәм мәңге үлмәм кебек. 

Син минем иң зур изгелек,
Иң зур гөнаһым инде.
Синең утында янарга
Җиргә туганмын инде.


ЧИТТӘ

Зәгъфран тамган эзеңә...

Дөньядан читтә йөрисең,
Офыклар аръягында.
Икебез ике юлда без –
Бу язмыш аямый да.

Икенче төрле гомер бу,
Икенче төрле хәтер.
Күзләреңдәге серле нур
Офыкта яна хәзер.

Күзләреңдәге серле нур
Күренмәс йолдыз сыман.
Кайларга таба барамдыр,
Бу дөнья юлсыз сыман.

Бу дөнья хыялсыз кебек,
Бу дөнья җансыз кебек.
Өзелмәс иде күңелләр,
Йолдызың ялгыз кебек.

Йолдызың – дөньядан читтә,
Офыкның чикләрендә.
Адашып язмыш юлында
Хыяллар җиргә иңә.

 

ЛӘКИН

Күңелеңне бәйләмәсәң –
Җыя алмассың кабат.

Һушыңа килеп булмастыр,
Хисеңә куйсаң канат.

Туңып таралыр күбәләк,
Тәрәздән чыкса кышка.

Сүнеп югалыр йолдызлар,
Сыенса салкын учка.

Өметләр атыла җиргә,
Карашын күккә баглап.

Бәйләнмәгән күңел йөри,
Өметкә куеп канат.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев