КЫРГЫЙ ҖИЛӘК ТӘМЕ
Гөлназ Нуриева шигыре.
Урманнарның куенында үскән
кыргый кура җиләкләре тәме
иренеңдә кызыл булып кипкән, –
төсләреннән башың әйләнмәле...
Әйдә әле... Куе урманнарда
адашмаска бүген вәгъдә бирәм;
сулык-сулык җаның сусавына
су эзләгән мәлең синең, беләм.
Ары атла... Чигенмәсәң әгәр,
һәр адымда тормыш суы кайный:
югарыда кәккүк оя эзли,
өн төбендә төлке улы ауный.
Атла әле... Кыргый җиләкләргә
барып җитсәк якты күздә димен,
сыймас булыр учларыңа гына,
тәме калыр иренеңдә синең.
Җан утлаган уйларыңны шунда
бер тугарып урманнарга җибәр;
кура җиләкләре арасында
адашырга бүген вәгъдә бирәм.
«Идел» укучыларына «Яңа исем» проекты катнашучысы Гөлназ Нуриева 1991 елны Чаллы шәһәрендә туган. Казанда КФУда татар теле филологы белгечлеге ала (2014), төрки телләр юнәлеше буенча филология магистры үтә (2016). Мәктәп һәм университет елларыннан бирле һәртөрле иҗат бәйгеләрендә катнашып, җиңүләргә ирешеп килә. «Яңа дулкын – 2020» бәйгесе финалисты. Гаиләсе белән Алабуга шәһәрендә яши, үзенең авторлык «Сабыйга» программасы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтә, ТРИЗ-педагог. Кияүдә, кызлары Сәгыйдә һәм Камиләне тәрбияли. Гөлназ белән үзем 2009 елдан, университетны тәмамлап, Чаллыга килгән вакытымнан ук танышмын. Язучы Факил Сафин белән әдәби түгәрәк оештырып, анда яшь иҗатчыларны туплаган идек. Мәктәптә укучы егетләркызлар иде алар. Араларында тыйнак-тыныч, зур моңсу күзләре белән дөньяга гаҗәпләнеп караучы Гөлназ да бар иде. Гөлназ − шәһәрдә тәрбияләнеп үскән, татар мәктәбендә татарча белем алган бәхетле буын вәкиле. Шәһәрдә татар үсми дигән сүзләрнең хаксызлыгына дәлил ул. Үстерсәң, үсә. Һәм ничек кенә үсә әле! Данлыклы Казан дәүләт университетында, татар филологиясе бүлегендә олпат остазлардан белем алуы да аның дөньяга карашын киңәйткән, сүз сәнгатенә ихтирам һәм зәвыклы тәнкыйди караш тәрбияләүгә саллы йогынты ясаган, билгеле. Аннан кияүгә чыгып, әни булу, борынгы Алабуга каласына кайтып төпләнү. Болар барысы Гөлназны шәхес буларак үстергән, ныгыткан. Бүгенге көндә ул Шигырьгә кабат кайту юлында. Сүз кадерен һәм үз кадерен аңлаган, үткәннәрнең сагыш кайтавазын, бүгенгенең тетрәүләрен, киләчәкнең ымсындыргыч өметен таныган хәлдә, ныклы адымнар белән татар шигъриятенә Гөлназ Нуриева килә. Хәерле юл сиңа, дәрвиш!
Лилия Гыйбадуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев