Логотип Идель
Әдәбият

Мин нарасый. (күзне яшьләтә торган шигырь)

Оксана Ильюп шигыре

Мин нарасый.
Тузган чәчләремне назлап,
җылы ләйсән яңгыр ялый.
Печән өсте.
Зәвәл вакыт.
Әнкәй учак көйли.
Әткәй, чалгы яный.

Чыңын урлый кайтавазлар көче.
Куш(ы)лып кошлар сайрый,
җырлый урман.
Әй зәвыклы аһәң!
Чүмәләдән
ышыктарак әткәй куыш корган.

Ни рәхәте анда черем итү
йокыларны хыялларга төреп!
Янда гына нидер майтаручы
әткәй-әнкәй бар икәнен белеп.

Печән исе.
Яланнарда – чәчкә.
Чәчләремә шушы исләр сеңгән.
Әнкәй өчен әткәй бүген янә
чәчкәләрнең иң матурын өзгән!

Кич кырында әткәй атны җигә.
Арбабызда – яңа чапкан үлән.
Басу кала артта.
Басу түгел,
балачагым
артта калган икән...

фотода: сул ягымда әткәй, аннан арттарак сул кырында - әнкәй.
Бу сурәтләрдә нарасый ук булмасам да, күп еллар элек печән вакытында истәлеккә ясалган фотолар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте мәдәният, Оксана Ильюп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев