Логотип Идель
Әдәбият

МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ…

Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән.

Галимҗан Гыйльманов. Әдәби парчалар

 

МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ…
 

Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган…

Атлары табылыр. Табылмаса да берни эшләр хәл юк. Ат дип инде… Гомер-гомергә атлар югалып торган. Кеше бәласе түгел бит. Ә менә кеше баласы… Кеше баласы кызганыч. Кайдадыр буран куенында хәлсез, җансыз булып ята микән мескенкәй?Авыл ирләре, икегә бүленеп, бер төркеме ындыр артларыннан, икенчесе Чабак елгасы буйларыннан йөреп кайтырга булды. Хатын-кызлар, җыелышып, Халидәне тынычландырырга калды. Берничә сәгатьтән бишәр-алтышар кешелек ике төркем иске тегермән буасы өстендә очрашты. Буранның, тагын да көчәеп, пыр тузынган бер вакыты иде бу. Ул ихтыярсыздан гарасат эчендә калган Хода бәндәләренең әле бүрек колакларыннан, йә булмаса күтәрелгән якаларыннан яисә җиң-чабуларыннан тарткалап китә, әле юлны карау өчен генә ачылып алган йөзләренә, күз-керфекләренә әчеттергеч салкын карын сылап куя…

Өзек-өзек сүзләр белән генә сөйләшеп алалар. «Бармы?» – «Юк». «Табылдымы? – «Юк». 

«Ишетәсеңме?» – «Юк». Шул гына. Зәкәрия бөтенләй дәшми. Аның күңелендә ниләр генә бардыр. Әнә ничек өзгәләнә, изалана. Шул арада олы, матур күзләре эчкә кереп баткан, йөзен вак-вак җыерчыклар каплап өлгергән. Суыктан туңа башлаган борын очына ак төймә ябыштырып куйганнар диярсең, – аны сизми дә ул…

Тагын таралдылар. Бу юлы Курай тавы буйларын, фермалар артына җыелган эскерт тирәләрен карап кайтырга булдылар. Очрашу урыны итеп тимерчелек артында үсеп утырган кушкаен агачын билгеләделәр. Кемдер: «Ориентир номер один – кушкаен», – дип көлдермәкче булса да, авыз ерып елмаючы табылмады.

Шулай йөри торгач, тагын бер-ике сәгать вакыт үтте. Әзмәвердәй ир-атларның бөтен авыл буйлап эзләнеп йөрүе буранның җен ачуларын чыгарды. Ул тагын да ярсыбрак улый башлады, авыл бетереп, арлы-бирле йөрүче адәм балаларын этеп-төртеп өйләренә куып кертмәкче булды. Әмма бу юлы да теләгенә ирешә алмады. Аптырагач, бөтенесенә кул селтәп, Чабак елгасы аша салынган агач күпер астына төшеп, шыңшый-шыңшый бөгәрләнеп ятты.

Кинәт бөтен дөнья тынып калды. Көн ачылып китте. Халидә белән Зәкәриянең буранда адашып югалган кече малаен эзләүче ирләр дә иркен тын алды. Буран туктаган мәлдә ике төркем дә ферма янына тарттырып куелган эскертләр рәтенә якынлашып киләләр иде. 

Алар очрашып кушылырга, сүз алышырга өлгерми калды, арадан кемдер шомлы тавыш белән:

– Нинди әкәмәт бу?! – дип, кычкырып диярлек әйтеп куйды. Бөтен кеше, бердәй булып, сөтче Нурыйга табан борылды, аннары, аның күз карашы буйлап, кыр ягындагы иң соңгы эскерт янәшәсендә пар бөркеп торган кар кибәненә төбәлделәр…

Чып-чын могҗиза иде бу. Бу чыгарып, парланып утырган кар тавын, кар түмгәген кемнең күргәне бар соң?!

Нидер сизенгән кебек, барысы да дәррәү шунда ашыкты. Беренче барып җиткәннәр, кушкуллап, яңа, йомшак карны читкә көрәргә керештеләр. Борыннарына ат исе килеп бәрелгәч кенә, аңышып, бер-берсенә карашып алдылар. Озакламый бөтенесе дә ачыкланды. Кеше биеклеге кар өеме астыннан колхозның югалган биш аты килеп чыкты. Алар түгәрәкләнеп баскан да, башларын түбән иеп, урта бер җирдә, карлы салам өстендә хәлсез, җансыз булып яткан бала кисәгенә җылы тын-сулышларын өреп, пар-бу бөркеп тора…

Кешеләрне күрүгә, атлар алмашлап башларын калкытып алды, кайсыдыр тонык кына кешнәп куйды. Әмма бер ат та урыныннан кузгалмады. Зәкәрия, йөгереп килеп, малаеның өстенә иелде, аның башын күтәреп, ипләп кенә күкрәгенә кысты: 

– Балам!..

Бала ыңгырашып куйды. Аннары, акрын гына бозлы керфекләрен ачып, хәлсез, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
– Әтием… Минем янга атлар килде… – диде.

 

ХӘТӘР АВЫРУ 
 

Армиягә киткәндә Рәсим чып-чын татар егете булып китте. Өч елдан сөйләшми, ни урысча юньләп белми...

Миңниса апа, малаеның бу хәленә тәмам аптырап, нишләргә дә белмичә, ары сугылды, бире бәрелде... Ярый әле әтисе урманда агач юнәтеп йөри икән. Аның юклыгына сөенделәр генә. Бәй, әллә нинди телдә сөйләшә башлаган бит уллары. Әнә нәрсә ди:

– Мамка, халляр ничек, нормальномы? Как там батя? Весь в работе? Пашет? А братишки? Апалар, дядялар ни хальда?

Ана кеше бераздан үзен тынычландырды кебек. Ничек кенә сөйләшсә дә, иң мөһиме: улы исән-сау кайткан, бөтен җире дә таза, үз урынында...Шулай да, бу галәмәткә иң борчылган кеше Рәсимнең әбисе Банат әби булгандыр. Ул бөтенләй дә аңлый алмады оныгының яңа телен. Әллә аңларга теләмәдеме? Тегесе дә:

– Бабуля, как жизня? Замуж не вышла еще? – дип әбисенең сөяккә калган аркасыннан шак-шок каккалады да өйгә кереп китте. Әнисе аның артыннан иярде. Банат абыстай ишек төбендә торып калды. Шул ук минутта урам капкасында берничә кеше пәйда булды.

– Бәнат әби, Илнур кайткан, диделәр, шул дөресме? Керергә, күрешеп чыгарга ярыйдыр бит? Банат карчык өй ишеген ябып ук куйды:

– Юк-юк, Илнур әле авырып тора, хәтәр авыру эләккән аңа. Терелгәч, иртәгә керерсез... Ә хәзер барыгыз, бар, бимазалап йөрмәгез авыру кешене... Хәзер... дәваларга керәм...

Банат абыстай бу көнне Илнур белән күрешергә беркемне дә кертмәде. Кичкә табан урам капкасын бөтенләй бикләп куйды. 

Бу көнне Миңнисалар йортында бик соң яттылар. Урамда аларның ут алган тәрәзәләренә карап узган кешеләр: «Армиядән кайткан Илнурлары авырып тора икән, шуны дәвалыйлардыр», – дип ихлас күңелдән әйбәт теләкләр тели. 

Икенче көнне төш вакыты якынлашканда гына урамга чыкты Илнур. Бу мәлдә инде капка төпләренә бер төркем халык – күршеләре, классташлары, туганнары җыелып өлгергән иде. Капкадан елмаеп килеп чыккан Илнур-солдат шәрран ярып исәнләшергә кереште:

– Ни хәлләр? Барыгыз да имин генә тордыгызмы, абыйлар, апалар, кызлар, егетләр, туганнар, кардәшләр? Барыгыз да исән-саулармы? Мине сагындыгызмы? Ә мин сезне шундый сагындым!.. 

Әйдәгез, чын татарча күрешик әле, кочаклашып, туганлыкны, дуслыкны яңартыйк!

Бер читтәрәк яулык чите белән авызын каплап, көлемсерәп торган Банат карчыкка карап, барысын да аңладым: оныгына аның дәвасы килешкән, бик килешкән!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев