Логотип Идель
Әдәбият

Әмирхан Еники янында

Кулыма берәр китап алдыммы, беренче чиратта язучының үзе белән очрашам кебек. Минем өчен әсәрнең баш герое – һәрвакыт язучы үзе. Әдәби әсәр зур тәэсир итү көченә ия икән, авторның сәләтенә, талантына, күңел байлыгына сокланам.

Кулыма берәр китап алдыммы, беренче чиратта язучының үзе белән очрашам кебек. Минем өчен әсәрнең баш герое – һәрвакыт язучы үзе. Әдәби әсәр зур тәэсир итү көченә ия икән, авторның сәләтенә, талантына, күңел байлыгына сокланам. Әйе, теләсә нинди әсәр артында язучының эчке дөньясы, тирән уйлары, шатлыклары, газаплары ята. Әмирхан ага Еники белән очрашкан вакытларда да, еш кына әнә шулар турында уйландым. 

...Без Әмирхан аганың өендә, аның эш бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз. Ул ашыкмый гына, һәр сүзнең тәмен белеп кенә сөйли (язганда да шулай язадыр кебек тоела). Кайвакыт сирәкләнгән һәм чалара төшкән чәчләрен артка сыйпап куя. Аның язу өсиәле пөхтә җыештырылган, артык әйберләр күренми. Бер як читтә чип-чиста кәгазь битләре, арырак тәмәке көле савыты. Безнең арада сүз, нигездә, тормыш һәм иҗат турында бара. 

– Әмирхан ага, сезне каләмгә, иҗат эшенә нәрсә этәрде? Бу хакта уйлап караганыгыз бармы? 

Ул, гадәтенчә, аз гына уйланып торганнан соң, сүзен башлый: 

– Каләмгә тотынуым әдәбиятны бик яратканга күрә булгандыр инде. Татар язучыларын бик яратып укыдым. Шуның тәэсирендә үземдә дә нәрсәдер язып карау теләге тугандыр дип уйлыйм... Егерменче еллар ахырында әз-мәз язгалаганнан соң туктап торырга мәҗбүр булдым. Сугыш елларында яңадан яза башладым. 
– Мин иҗат кешеләренең биографиясе хакында еш уйланам. Язучыларның да язмышын билгеләүче бер фактор түгел микән ул? 
– Биография... язучы таланты – катлаулы күренеш. Аның серләре әлегәчә ачылып беткәне юк. Хезмәт биографиясендә генә түгел. Дөньяны аркылыга-буйга йөреп тә, берни яза алмаска мөмкин. Дөньяны гизмичә генә дә яхшы әйбер язарга була. Әдәбият тарихында моның мисаллары бар. 
– Ә күңел биографиясе?..
– Менә монысы инде икенче нәрсә... Күңелнең нечкәлеге, тирәнлеге тумыштан билгеләнә. Аннары хыяллана белү, хыялга бирелү дигән нәрсә дә бар. Төрле кешедә төрлечә. Берәү хыялланганнарын оста иттереп сөйли ала. Әкиятләр чыгару да шуның галәмәте. Икенче берәү исә эчтән хыялланырга ярата. Мин соңгысына керәмдер ахрысы. Бу җәһәттән язучылар бер-берсеннән нык аерыла. Әйтик, фантастик яки маҗаралы әсәрләр язучыда хыял, әлбәттә, көчлерәк булырга тиеш. Инде даһи язучыларга килсәк, мәсәлән, Гоголь белән Достоевскийда хыял искиткеч бай һәм тирәк булган. 

Креслосына иелә төшеп утырган Әмирхан ага мавыктыргыч, җанлы итеп сөйли. Сөйләгәндә ул хәрәкәтләр ясамый диярлек. 

– Әмирхан ага, әйтегез әле, иҗаттан башка яши алыр идегезме? 
– Яшәп булмас кебек. Канга сеңгән инде. Аннары, язучы дигән исем үзе дә язарга мәҗбүр итә. 
– Язучының язудан туйган, гаҗиз булган чаклары да була торгандыр бит? 
– Төрле вакыт була. Бер әйбер язгач, бушап калганлык сизелә... Туктап та торасың. Мин шундук икенчесенә тотына алмыйм. Гаделсез мөнәсәбәтләр аркасында, «бизәп тору» да булырга мөмкин. Бәхеткә каршы, бу – вакытлы, үтеп китә торган күренеш. 

Игътибар белән карасаң, Әмирхан аганың йөзендә, күзләрендә ирләрчә бер моңсулык, уйчанлык бар шикелле. Мин, үземдәге тарсынуны җиңеп, сүзне шул якка борырга тырышам. 

– Сездә күбрәк моңсу хикәяләр. Үзегездәге моңсклыкны ни белән аңлатасыз? 
– Моның тирән сәбәпләре бар, әлбәттә. Тумыштан моңлы булу нәтиҗәсе генә түгел бу. Миңа тормышта төрлесен күрергә туры килде, ә кәеф дигән нәрсә тормыш белән бик нык бәйле бит ул... Шулай да моң күбрәк туган җирдән күчкәндер. Бездә татар һәм башкорт җырлары күп җырлана иде. Атай мәрхүм дә оста гына җырлый иде. Җырны үзем дә бик яратам. Шулай да моңсулык кешегә балачактан кереп калмый микән? Мин яшәгән ил-җир, авыл, табигать бик матур иде. Менә шулар, башка сәбәпләр белән беррәттән, күңелне сез әйткәнчә беркадәр «моңсу» иткәндер дә инде. 
– Тормыштагы кеше күзе «ияләшкән» вакыйгаларны ачу өчен язучыга нәрсә кирәк дип саныйсыз? 

Әмирхан ага сүзен сорауга каршы сорау белән башлады: 

– Иҗат нәрсәдән башлана?.. Ишеткән-күргәннән. Яки хыялда кызыклы бернәрсә туа. Шуның берәр ягы сине уйландыра, дулкынландыра. Орлыгын табасың, ниндидер мәгънә күрәсең һәм шуның өчен генә дә язу теләге туа. Чөнки мәгънә бар – ачасы килә. «Әйтелмәгән васыять» повесте, «Бер генә сәгатькә»,

«Матурлык», «Кем җырлады» һ.б. хикәяләр – болар бар да күргән-ишеткәннән туган әйберләр. 

– Әмирхан ага, шул турыда уйлаганыгыз бармы, язу өстәле артында сезне нәрсә утырта: ихтыяр көчеме, әллә язмый тынычланмаумы? 
– Дөресен әйткәндә, күбрәк үз-үзеңне мәҗбүр итү утырта. Чөнки язарга утырганнан соң гына теләк кузгалып китә, дәрт уяна. Башта кайчак утыра алмый азапланасың, сузасың... Шуны әйтәсем килә: әгәр ихтыяр көче дигән нәрсә җитмәсә, язучы туа алмыйдыр ул. Әгәр бу эш җиңел эшләнә торган булса, язучылар буа булырлык булыр иде. Хәтта хат язар өчен дә ихтыяр көче кирәк. 
– Тагын бер сорау. Күп кенә язучылар сәнгатьчә шартлылык ярдәмендә эффект тудырырга омтыла һәм, әйтргә кирәк, максатларына ирешәләр дә. Ә менә сез сәнгатьчә шартлылыкка бөтенләй мөрәҗәгать итмисез диярлек. Бу аңлы рәвештә качуыгыз түгелме? 
– Юк, бу үзе шулай килеп чыга. Мин табигыйлекне яратам, ясамаска тырышам. Ләкин табигыйлекне натурализм белән бутамаска кирәк. Язучының иң зур осталыгы, минемчә, тормыш материалыннан иң кирәген генә сайлап алуда һәм шуны табигый, ышандырырлык итеп бирә белүдә. 
– Һәр язучының бер остазы, укытучысы була. Сезнең бармы, кем ул? 
– Берәүне генә атап күрсәтергә кыенсынам. Мин татар әдәбияты үрнәкләрен укып үскән кеше. Язучылыкның тамырын беренче чиратта әнә шулардан эзләргә кирәк. Шуның өстенә, шәһәргә килгәч, рус әдәбиятын да шактый укыдым. Иң нык тәэсир иткәне Чехов булды. Аны хәзер дә бик еш кулыма алам. 18-19 яшьләремдә Достоевский белән мавыктым, «авырдым» дияргә ярый. 

Минем Әмирхан агадан иҗат процессының тагын да тирәндәгерәк серләре турында да сөйләттерәсем килә: 

– Әсәр язганда күз алдыгызда кырыс укучы басып торамы, әллә тулысынча геройлар арасына күмеләсезме? 
– Тегесе дә, бусы да түгел дип әйтер идем. Укучыны, әлбәттә, истә тотам. Ләкин ул минем өстән контрольлек итми. Язганың барып җитәрме, кабул ителерме – әнә шул яктан истә тотам. Героема килсәк, ул бер тере кеше, мин аны шул килеш укучыга бирергә тырышам. 
– Иҗат иткәндә салкын кан белән язасызмы, әллә бик нык күңелдән кичерепме? 
– Нигездә салкын кан белән язам дип уйлыйм, үз хисләремне кушмыйчарак, аларны мөмкин кадәр тыебрак язарга тырышам. Чеховның кызыклы сүзләре бар:

«Кешене елатасың килсә, үзең елама, кешене көлдерәсең килсә, үзең көлмә». Мин моның белән килешәм... Язып бетергәч укып карыйм да кайчак үзем дә әсәрләнеп китәм... Хәтта күз яше бәреп чыккан вакытлар да була. 

– Әдәбиятта бик күп әйберләр язылды, әле дә языла тора. Сез ничек уйлыйсыз, киләчәктә темага кытлык булмасмы? 
– Тормышның үзендә темалар бетмәячәк. Тормышта алар тулып ята, дәрья кадәр. Ләкин әдәбият берьяклырак үсә башласа, үзенең максатларын чикли башласа, теманың да чикләнүе мөмкин. Тормыш бит үзенчә яши, объектив яши. Анда темалар, конфликтлар беркайчан да бетми, таба белергә генә кирәк. 

Алга таба сүз хикәя жанры турында сөйләшүгә кереп китә. Мин бездә повесть-романнарның күп булуы, ә хикәяләрнең нишләптер аз күренүеннән зарланам. Бәлки, хикәянең язу өчен авыррак булуыннан киләдер бу?

– Аның асылда берсе дә җиңел түгел, – дип сүзен дәвам итә Әмирхан ага. – Хикәя язу зур осталык таләп итә. Хикәяче тормышны бик нык белергә тиеш. Бик үткен күз, вакыйганы тотып ала белү кирәк. Хикәядә мәгънә булырга тиеш. Хикәя аша романдагы мәгънәне бирергә мөмкин. Яхшы хикәяләрнең азлыгы тормышны сай белүдә, кечкенә нәрсәдән олы мәгънә таба алмаудадыр дип уйлыйм мин. Чехов әнә вак кына нәрсәләрдә дә мәгънә күрә белгән. Шуның белән үлемсез Чехов булып калды ул. 

– Ә сез поэзияне яратасызмы? 
– Яратам, укыйм. 
– Бездә поэзия яки проза алда дип сөйләүчеләр күренгәләде. Сезнеңчә, болай әйтү дөресме? 
– Кемдер боларны чагыштырып карый икән, дөрес түгел дип исәплим. Сан ягыннан, әлбәттә, шигырьләр күп языла. Ләкин сыйфат ягын да искә алырга кирәк.

Мин үзем прозаны артта димәс идем. 

– Сез талант төшенчәсен ничегрәк аңлыйсыз? 
– Моны билгеләү безнең кулдан килә торган эш түгел. Бер генә нәрсә әйтә алам: аның оясы баш миендә булса кирәк. Берәр нәрсә әйбәт язылса, талант нәтиҗәсе дибез. Бүтәнчә әйтергә кыенсынам. 
– Әмирхан ага, хәзерге әдәбиятта даһилар аз булуын ни белән аңлатырга? Тизлекләр чорында яшибез. Бәлки, язучы тормышны куып җитәргә өлгермидер? 
– Хикмәт тормышның тизлегендә, кызулыгында түгел. Минемчә, төп сәбәп бүтәндә. Даһи ул күп хакыйкатькә үз акылы белән ирешә, үзе ача. Ә без әзер хакыйкатьләр белән яшибез, бу – заман өчен табигый. Бара торган юл сызылган, кыйбла билгеле. Үзебезгә хакыйкатьләр ачуның кирәге юк шикелле. Ә менә фәндә ни дә булса ачарга мөмкин. Ләкин хәзер фәндә дә ачышны аерым кешеләр түгел, коллектив белән ясыйлар, бу да кызыклы. Әдәбиятта хәзер нинди дә булса яңа хакыйкать әйтү шактый читен эш. 

– Хәзерге заманның иң актуаль проблемалары дип нәрсәне әйтер идегез? 
– Миңа калса, кеше тәрбияләү. Яхшы кешеләр кирәк, шунсыз яхшы җәмгыять тудырып булмаячак. Андый кешене тәрбияләргә кирәк. Бу – безнең дә бурыч. Минемчә, иң дөрес тәрбия – кешене уйларга өйрәтү. Димәк, уйландыра торган әсәрләр кирәк. Ә инде уйландыра торган әсәрләр язу өчен тормышны бөтен катлаулылыгы белән күрсәтү, конфликтлардан качмау кирәктер дип саныйм. 

– Буш вакытыгыз бармы? Аны ничек үткәрәсез? 
– Буш вакыт күп миндә. Мин алай көне-төне язып утыра алмыйм. Ничектер гадәткә кергән: эшләсәм, көннең беренче яртысында дүрт-биш сәгать эшләп алам.

Төштән соң һавага чыгам, укыштыргалыйм... 

Әмирхан ага мине дә беренче күрүдә ук инде үзенең киң күңелле һәм игътибарлы булуы белән сокландырган иде. Чыннан да үзендәге бик күп гүзәл сыйфатларны үзенең геройларына тамчылап өләшкән, тараткан икән ул. Тыштан болай гаҗәеп сабыр, тыныч, салмак күренсә дә, мин аны андый димәс идем. Әмирхан ага турында «иң сабыр һәм иң тынгысыз кеше» дип әйтү дөресрәк булыр кебек. 

«Астроном өчен йолдыз никадәрле кирәк булса, үзләрен тормышны өйрәнүгә багышлаучылар өчен мин дә нәкъ шулай кирәк». Моны Чехов әйткән. Әгәр Әмирхан ага бу сүзләрне үзалдына кабатласа, мин моңарда бернинди мактану күрмәс идем. Чөнки аның бөтен иҗаты, геройлары безне тормышның иң тирән, иң серле һәм иң нечкә катламнарына алып керә, андагымәхәббәт һәм нәфрәтне, матурлыкнытоярга ярдәм итә.

«Идел» альманахы, 1977 ел

Рашат Низами

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев