Логотип Идель
Әдәбият

Мәхәббәт хакына

Күңелем түрендә саф булып яралган Хисләрне тибрәткән мәхәббәт хакына Җиһанда бар чәчәк син диеп ачыла, Галәмдә йолдызлар син диеп атыла.

Ильяс Сөләйман улы Фәрхуллин 2000 елның 15 апрелендә Теләче районы Иске Җөри авылында туган. И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаган. Баянчы, курайчы, гармунчы да Ильяс Фәрхуллин, «Алпар» этно-төркеме солисты. Ильяс иҗат иткән җырларны Илдар Хәкимов, Алсу Вәлиуллина һ.б. репертуарында очратырга мөмкин.


Мәхәббәт хакына

Күңелем түрендә саф булып яралган
Хисләрне тибрәткән мәхәббәт хакына
Җиһанда бар чәчәк син диеп ачыла,
Галәмдә йолдызлар син диеп атыла.

Яктыга омтылган чәчәкләр шикелле,
Һәр күзәнәгем сиңа тартыла.
Күңелемдә уйный саф хисләр ташкыны,
Йөрәгем тибә күк мәхәббәт хакына.

Җирдәме, күктәме, әллә соң айдамы?
Чын-чынлап бәхетле тик синең яныңда.
Күңелемнән чыккан хисләргә күмелеп,
Мин яшимен җирдә мәхәббәт хакына.


Син икәнсең

Син икәнсең ярсып-ярсып типкән
Йөрәгемә сукмак салучы.
Мәхәббәткә сусаган җанымның
Һәрбер кылын биләп алучы.

Син икәнсең, назлы карашыңда 
Көйдерүче, күңелемне эретүче.
Күкрәгеңнән чыккан тавышың белән
Бар галәмне үзеңә сөйдерүче.

Син икәнсең, саф сөюдән туган
Учак ялкынында яндыручы.
Сиңа булган ярату хисемне
Шигырь юлларына илһамландыручы.

Син икәнсең, бу якты дөньяга
Сафлык-пакьлек, бәхет өләшүче.
Син икәнсең, минем гашыйк җанны
Мәхәббәтең белән яшәтүче.


Яшә!

Яшә! Бүген кулларыңа иң зур
Бәхет кергән төсле шатланып.
Яшә! Һаваларны гизгән
Ирекле кошлардай очынып.

Яшә! Һәрбер үткән якты мизгелеңә,
Аткан таңнарыңа куанып.
Яшә! Йөрәгеңдә ялкынланган
Саф мәхәббәт утында янып.

Яшә! Шул ялкынның җылысыннан
Курыкмыйча, шашып сөешеп.
Яшә! Тормышыңның төрле чакларында
Моңсуланмый, түкми күз яшен.

Яшә! Авырлыклар, кайгы-хәсрәт килеп
Тез астыңа сукса, сыгылмый.
Яшә! Күкне каплап алган болытлар артында
Нурлы кояш барын онытмый.

Яшә! Эчеңдә саклаган рәнҗүләрне,
Үпкәләрне күңелеңнән сызып.
Яшә кеше булып, горур атлап, 
Шул вакытта гына яшәү кызык.


Йөрәгемне сиңа бүләк итәм!

Йөрәгемне сиңа бүләк итәм!
Яратудан торган зур ефәккә төреп.
Шул ефәкне урламасыннар дип,
Төшереп җибәреп, таптамасыннар дип,
Саф хисләрдән торган җепләр белән үреп.

Йөрәгемне сиңа бүләк итәм!
Сакларсыңмы? Вакыт күрсәтер.
Әллә хисләремне санга сукмый, 
Бәхетле итәрсеңме бүтәнне,
Миннән яхшыракны берәүне?

Йөрәгемне сиңа бүләк итеп,
Ялгышмыйммы? Бәлки, ялгышам.
Әмма хисләремне, йөрәгемне
Һәм үземне аңлап, кабул итәр затны
Күпме эзләсәм дә таба алмам...

Синнән ялкынсынган йөрәгемне
Башка берәү түгел, тик син генә
Кабул итәрсең дип ышанам.


Мин үземчә сине яратканмын

Сүзсез генә ярата башладым сине, 
Ялгыш кына, беренче күрүдән...
Күңелемә сукмак ярган көннән,
Син ошый башлаган мизгелдән

Нурлы күзләреңә карыйсы булган.
Ә мин, оялып, башым игәнмен.
Иреннәрең үбәсе урынга
Елмаю белән җавап биргәнмен.

Иңнәреңнән кочасы килгәндә
(Мин – җебегән!) куркып калганмын.
Көн дә, төн дә хыялда һәм өндә
Синле хисләр белән янганмын,

Тик: «Яратам!» – дип әйтми калганмын...

Сөю кануннары үзгәрдеме, әллә
(Мин – юләр) дөрес аңламадым?!
Син миннән наз көткән мизгелдә
Күңелемнән хатлар язганмын,

Йөрәгемдә йөрткән ярату хисемне
Шигырь юлларына салганмын.
Ә сиңа тик бер җылы сүз җитмәгән:
«Яратам!» – дип әйтми калганмын.
Мин үземчә сине яратканмын.

Ялгышканмын...


«Яратмадым!» – дидең, алдадың...

«Яратмадым! Яратсам да, хисләр
Сүнде, бетте!» – дидең, алдадың.
Ә мин – юләр, сүзләрең ишетми,
Күзләреңә карап алдандым. 

Йомшак чәчләреңне сыйпый-сыйпый,
Битләреңнән назлап иркәләдем.
Яратмаганыңны белә торып,
(Тиле сыман!) нидер өмет итеп яшәдем.

Яраттым. Ялгыштым. Алдандым.
(Җитәр!)
Бүгенгедән синсез тормыш башлыйм!
Уртак хатирәләрне сызып ташлыйм!
(Мин үз-үземне тагын шулай алдыйм...) 

Зинһар, үзеңне онытырга ярдәм итче,
Үтенеп сорыйм!

Тормыш юлларыма янәдән чыгып,
Мәхәббәт уенында катнаштырма!
Күңел кылларымны биләп алып,
Синле киләчәккә ышандырма!

Төн йокымны бүлеп, уйларыма,
Төшләремә кереп, зинһар, саташтырма...
Тиле йөрәкнең генә үз кагыйдәсе:
«Сине беркемгә дә алыштырмам!»

Дөресрәге, алыштыра алмам...


Сине сүзләр белән кочаклыйм

«Сәлүт, чәчкәм! Ничек кәефләр?» – дип,
Чираттагы хатны яза башлыйм.
Янәшәмдә булмавыңны белеп,
Ихлас хисләремне шушы хатка төреп,
Сине сүзләр белән кочаклыйм!

«Ниләр майтарасың? Ә мин хәзер
Икәү үткән сукмактан атлыйм.
Исеңдәме? Шушында күрештек,
Беренче серләребезне бүлештек – 
Барысын да хәтердә саклыйм!

Синең серле, нурлы күзләреңә
Бер караштан гашыйк булганымны,
Сиңа карап, (мин – җебегән җан!)
Сүз әйтергә кыймый торганымны
Шул кичне каеннар күрделәр!
Кыюсызлыгымнан көлделәр!

Көлделәр! Көлделәр.
Бүген исә бәхет телиләр...

...Соң инде. «Тәмле төшләр, чәчкәм!» – дип,
Чираттагы хатны багышлыйм.
Янәшәмдә булмавыңны белеп,
Ихлас хисләремне шушы хатка төреп,
Сине сүзләр белән кочаклыйм!


Бер бөртек күз яше

Мөлдерәмә тулы күзеңнән бит буйлап
Тәгәрәде бер бөртек (иң ачы!) күз яше.
Мин сине бәхетле итмәдем, сөймәдем:
Бу бөртек яшькә дә мин генә сәбәпче.

Миннән елмаю күрмәгән иреннәрең
Үзәк өзгеч сүзләр пышылдады:
«Мин сине ихластан яраттым,
Тик син сөюемә ышанмадың...»

Ышанмадым! Синнән яхшыраклар
Дөньяда бихисап дип санадым!
Синдәй кеше җирдә булмаганын
Бик соң... соң гына аңладым!
...
Мөлдерәмә тулы күзләреңнән
Тәгәрәде ачы күз яшьләре...
Һәм шушы мизгелдән башта тик бер сорау:
«Синнән башка мин ничек яшәрмен?!»


Синдәйләрне генә күрмәдем

Киткәнеңә бик күп дәвер узды, ә син
Һаман төшләремә кереп борчыйсың:
Янә уртак хәтирәләр искә төшә,
Тәгәрәтеп күз яше тамчысын.

Бүген дә син, ак күлмәгең киеп,
Төшләремне бизәп җибәрдең.
Ә мин исә, сине күрү белән, 
(тиле кеше сыман!) кычкыра-кычкыра
Ничек сагынганымны сөйләдем.

Кулларыңнан тотасы, чәчләреңнән
Иркәлисе килде. Булдыра алмадым.
Битләреңнән үбәсе, кочаклыйсым килде,
Тик нигәдер коча алмадым.

Ә аннан соң кинәт уянып китеп,
Бу якты дөньяда (нигә шулай булды?!)
Синең юклыгыңны аңладым.

Син киткәч, күпләрне күзләдем,
Синдәйләрне генә күрмәдем.
Сиңа карата булган хисләрне
Башкаларга карап, сизмәдем.

Аңлавымча, башка сизмәмен...

...синдәйләрне генә күрмәдем...

 

Кирәк шул бер кеше

Саф хискә сусаган күңелнең түрендә
Уятыр өчен чын мәхәббәт хисен,
Иртәсен, көндезен, кичләрен һәм төнен
Бары тик аны уйлап йөрер өчен...
Тормыш юлында кирәк шул бер кеше!

Шул кешене сагыну, юксыну аша
Аңлар өчен мәхәббәтнең көчен,
Бер-береңнән ерак мизгелләрдә
Йөрәк кем дип тибүен белер өчен...
Тормыш юлында кирәк шул бер кеше!

Авыр вакытларны бергәләшеп,
Иңне иңгә куеп җиңәр өчен,
Бәхетле мизгелне сөенеп каршы алып,
Шатлыкка күмелеп үтәр өчен...
Тормыш юлында кирәк шул бер кеше!

Сиңа төбәлгән сөйкемле карашы белән
Сине җирдә иң бәхетле итәр өчен,
Тормыш сукмагынан бергәләшеп,
Кулга кул тотынып үтәр өчен...
Тормыш юлында кирәк шул бер кеше!


...соңгы сулышыма кадәр

Сиңа карата үскән ярату хисенең
Һәр күзәнәгемне били агышлары.
Беләм: күңелемнән шигъри юллар язып,
Сиңа гына, бары сиңа багышлармын!

Яратырмын... Өнемдә, йокысыз төнемдә
Синле төшләр белән саташырмын. 
Иң зур хыялларымның берсе булган: 
Синле киләчәккә ышанырмын.

Һәр мизгел кичешен: салкын кыш көннәрен,
Язларын, җәйләрен һәм тансык көзләрен
Күземә күренгән илаһи нәрсәдән
Синең карашыңны эзләрмен.

Сайрар кошның моңлы көйләрендә
Тавышың ишетергә теләрмен...

Сине күрми торган мизгелләрдә
Өзгәләнеп, шашып сагынырмын.
Ходай биргән соңгы сулышыма кадәр
Сиңа гына гашыйк булырмын.

Беләм. Сөйкемле, мөлаем төсеңне,
Сиңа булган ярату хисемне
Йөрәгемдә мәңге саклармын.
Дөньядагы соңгы сулышыма кадәр
Сине генә, бары сине яратырмын... 


Чын мәхәббәт?

Чын мәхәббәт нәрсә була соң ул?
«Яратам!» – дип кат-кат әйтүме?!
Бәлки, ихлас хисне гомер буе
Йөрәгеңдә саклап йөрүдер!

Чын мәхәббәт нәрсәдә чагыла?
Гашыйк иткән бердәнбер карашны
Һәр тарафтан сулыгып эзләүдә,
Авазларда бары аның назлы
Тавышын ишетергә теләүдә.

Чын мәхәббәт нәрсәдә чагыла?
Сүздә түгел! Эштә, гамәлдә!
Ике гашыйк җанның бер-берсен
Бик бәхетле итәсе килүдә!

Кайсыгыз булса да беләме, әйтегез
Чын мәхәббәт нәрсә икәнен?
Ә мин белдем. Ул бердәнбер заттан
Кабынган, дулаган хисләрнең
Иң сафы, көчлесе, ихласы –

Мәңгелек мәхәббәт чаткысы!

 

Үзгәртергә диеп тугансың

Әгәр күрә калсаң сөйгәнемне,
Ялгыш кына очраса юлыңда,
Зинһар, кулымдагы хатны аңа тапшыр.
Хисләремне салдым хатыма:

«Син бу җирне үзгәртергә диеп,
Нурландырыр өчен тугансың.
Сиңа караган саен яктырасы килә:
Бар дөньяның ихлас матурлыгын,
Энҗе-көмешләрнең ялтыравын
Син үзеңә гүя җыйгансың.

Син бу җирне үзгәртергә диеп,
Моңландырыр өчен тугансың.
Саф күңелеңнән чыккан тавышың белән
Кешеләрне моңландырасың.
Алай гына түгел, сиңа гашыйк булып,
Сандугачлар җырлый. Әйдә, җырласын!

Син бу җирне үзгәртергә диеп,
Дөньяга зур бүләк – кабатланмас
Алтын бизәк булып тугансың.

Үзем дә сизмәстән, (мин мең рәхмәтле!)
Күңелемә мәңгелек ялкын салып,
Йөрәгемне биләп алгансың,
Гүя минем өчен тугансың!»


«Мин яратам сине!» – димәдем...

Нигә җилләр сыман, чәчләреңне
Сыйпый-сыйпый, назлап исмәдем?
Кояш нуры булып, битләреңнән
Иркәли-иркәли үпмәдем?

Нигә яңгыр булып, кирәк чакта
Күз яшеңне юып төшермәдем?
Яки ефәк бер кулъяулык булып,
Шул күз яшьләреңне сөртмәдем?

Нигә бер тиле кеше сыман,
Синдәй затның булмаслыгын белеп,
Синнән яхшыракны эзләдем?!
Икәү бергә булган мизгелдә дә
Синең барлыгыңны сизмәдем.

(Ә бәлки сизәргә теләмәдем...)

Сиңа биргән вәгъдәм искә төште:
«Бәхетле итәм!» – дидем. Үтәмәдем.
Ерактагы ялтыравыкка кызыгып,
Син – энҗе бөртекне күрмәдем.

Нигә сине кадер-хөрмәтләми,
Мәхәббәткә төрми яшәдем?!
Күпме дәвер үтте, ә мин сиңа хәтта
Иң мөһим сүзләрне әйтмәдем:

«Мин яратам сине!» – димәдем...


Мөмкинме икән сине яратырга?

«Мөмкинме икән синең кулларыңның
Йомшаклыгын, назын тоярга?
Иңне иңгә куеп, җитәкләшеп,
Сукмак буйлап парлап атларга?

Мөмкинме икән юка иңнәреңнән 
Чын ихластан, назлап кочарга?
Башкаларга түгел, сиңа гына
Йөрәк хисләремне ачарга?

Мөмкинме икән дулкын чәчләреңнән
Иркәләп һәм назлап сыйпарга?
Күзләреңдә балкыган галәмгә
Сәгатьләр буена карарга?

Мөмкинме икән сиңа, гүзәл чәчкә,
Гомерем буена гашыйк булырга?
Бер минутка аерылган мизгелдә дә
Сине генә... сине сагынырга?

...мөмкинме икән сине яратырга...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев