Моң юлында
Моң юлыннан кайтып килә кеше, Манып йөрәк җәрәхәтен моңга.
Лилия Гыйбадуллина
Моң юлында
Моң юлыннан кайтып килә кеше,
Манып йөрәк җәрәхәтен моңга.
Кеше җырлый – изүләрен ачып,
Елый – көн күзеннән качып –
Бары шуңа –
Моңлы дөнья.
Курай сыман,
Тын өрдеңме ялгыш – моңга тула.
Шул моңнарга юкса абын, ябын,
Шул моңнарга изрә, уян, сула.
Моң юлыннан кайтып килә кеше –
Таш гасырдан бирле кайта, кайта…
Моңга сусап, күктән куыла да,
Моңга сусап, җирдә җирсеп ята.
Күңелендә кайный ачы ярсу
Тулып ташыр булып кабыгыннан:
Сөю, нәфрәт, сагыш багларына
Баш-аягы белән ябырыла.
Аннан җырлый – изүләре ачык,
Аннан елый – көн күзеннән качып.
Бер сере юк –
Дөнья аермачык.
Үтәкүренмәле.
Моңнан качып,
Бар гамьнәрен җирнең кабул кылган –
Үз юлыннан кайтып килә кеше.
Кайтып килә кеше
Моң юлыннан.
Төн тыны
1.
Өннәремнең утын, котын саклап,
Керфек какмый узган төннәрем бар.
Хакыйкатьне хаксызлыктан аяп,
Кара төннәремә төргәнем бар.
Миңа кадәр чыңлап торган дөнья
Чынлап яшәмәгән кебек гүя.
Ул хакыйкать, җанны йокы басса,
Иңри-иңри төшләремә керә.
Миңа кадәр кемнәр иңнәренә
Кара төннәр булып кулын салган.
Ул – чишелми калган төер төсле,
Әйләнәсе тоташ ялган, ялган...
Миңа кадәр дәвер дәрвишләре
Төшләрендә мең саташкан кебек,
Төннәремдә йокыларым бүлеп,
Минем барлыгыма килә кереп.
Һәм җимерә, буа, читкә ата
Без ышанып көткән эңгерләрне.
Төшләремне бүлә сөмсез сагыш,
Ертып чынбарлыкның сеңерләрен...
Җир күчәрен терәп торган хаклык –
(Була танып, була тоеп кына...)
Төнге тәрәзләргә ябырыла
Ялган йолдызларны коеп кына.
Аягасты тулы йолдыз ауный,
Тибә, уйный төнге халәт җиле.
Бугазымда бу гомердә йотмас
Төер чәнчә –
Агумы ул? Җимме?
Миңа дигән, безгә дигән вакыт
Бүлем-бүлем, телем-телем генә.
Төшләремне бүлгән чынлык сыкрый:
Иртәгәсен кемнәр килер җиргә?..
2
Хыяллар орлыгы сибелгән ак үзән –
Ак көрт гүя, аклык ерам тездән.
Язлар куа, язлар кайтыр тиздән.
Мин иелеп ак хыяллар сөзәм.
Орлыкларын чәчеп үткән дәвер
Баштан сыйпый җылы җилләр булып,
Һәм әйдәкли алга, әллә артка –
Мин кузгалам җаным моңга тулып.
Мин кузгалам ярымьятим булып...
Хыял орлыклары тетри җирдә.
Ядкәр булып калган ак хыяллар
Үзәннәрнең үзәгенә иңә.
Без яшәгән яшел үзәннәрдә
Язлар көтеп сыкрый бөтен тирә.
Вакыт ызаннарын узып кына,
Шул үзәннән йөгерәсе килә.
Куып җитеп, бәлки кемнәрнеңдер
Күкрәгенә капланырга иде.
Кемнәрнеңдер якты хәтерендә
Матур булып сакланырга иде!..
Безгә дигән хыял орлыклары
Челпәрәмә язмышлардан калган.
Учларыңа җый да син аларны
Киләчәккә алып барчы, балам.
Язгы үзәннәрнең үзәгендә
Ак чәчәкләр атар. Кояш көлер.
Табаннарың туфрак иркәләсен,
Син бу җирдән яланаяк йөгер.
Хыяллардан калган ак орлыклар –
Кемнәрнеңдер ачы күз яшьләре.
Шул яшьләргә сугарылган туфрак,
Ак чәчәкләр – вакыт яшьтәшләре.
Ак хыяллар сибелеп калган анда –
Яланаяк атла шул үзәннән.
Язын чәчкә атып бу үзәннәр,
Син киләсен сизеп мең үзгәргән.
...Мин кузгалам. Ак чәчәкләр кала,
Хыял орлыкларын җиргә җилпи.
Юл офыкка китә. Вакыт көтә.
Вакыт арьягында беркем көтми...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев