Логотип Идель
Әдәбият

Өмет тулы күзләр йолдыз санар

Ләйсән Фәтхетдинова (1990) – шагыйрә; «Тере тынлык», «Файдалы тундырма» исемле китаплар авторы. Казанда яши. 

Ләйсән Фәтхетдинова (1990) – шагыйрә; «Тере тынлык», «Файдалы тундырма» исемле китаплар авторы. Казанда яши. 

 

Төн

Төнге шәһәр утларында
Тамчы-тамчы хәтер яна.
Тәрәзләрдән өмет тулы
Күзләр генә йолдыз санар.

Төнге шәһәр утларында
Үткәннәрен барлый кеше:
Нәрсә өчен яшәлгән дә,
Һәм янылган кемнәр өчен.

Төнге шәһәр утларында
Фикерләрдән яңгыр ява.
Бу уйлардан баш әйләнә
Һәм суларга җитми һава.

***
Үзем сайлаган ялгыш ул,
Үзем сайлаган юллар.
Гасырлар узгач, иректән
Баш тарта хәтта коллар.

Мин сайлаган язмыш түгел,
Бары тик яшәү генә.
Еш булса, кеше ышанмый
Ачы күз яшьләренә.

Мин теләгән тормыш түгел,
Бу – бары тик кысалар.
Тик алар, богау шикелле
Муеннан ук кысалар.

Мин сайлап алган ялгышмы,
Мәҗбүриме – кем белә?
Мин, әйтерсең котыптагы
Адашкан бер көңгерә.


***
Болытларны җепкә бәйләдем дә,
Шар ясадым нәни күңелемә.
Кояш мине таган атындырды,
Җыр җырладык себер җиле белән.

Яфракларга менеп утырдым да
Очып йөрдем һаваларда бүген.
Йолдыз галәмнәре – җирем булды,
Диңгез иде минем зәңгәр күгем.

Сизмичә дә шунда калганмын бит
Кыңгыр айда йоклап киткәнемне.
...Еллар узып кына онытканмын
Мин – табигать кызы икәнемне.


***
Бу чүплектә күпме өмет ята,
Һәм ташландык бәхет кисәкләре...
Ышанычның бер кат кулланышлы
Икәнлеген һичкем кисәтмәде!

Чәлперәмә килгән хыялларның
Кыйпылчыгын җыеп киселерсең.
Көннәреңнән манаралар төзеп,
Абынырсың кабат, ишелерсең.

Тын кысылыр, сулар һава бетеп,
Караңгылык булыр күзләреңдә.
Сиздермичә күңелеңдә барын,
Син – идеаль булачаксың,
Сүзләреңдә.

Бу чүплектә күпме көтелгәннәр,
Үз өмете белән өтелгәннәр.
Язмышларның чуар йомгаклары
Чуалышып бетеп,
Сүтелгәннәр.

Чәлперәмә килгән планнарның
Кыйпылчыгы кисеп, яра калыр.
Максатларын ертып ташлаганда,
Үз тормышын кемнәр
Яраталыр?

Тәрәзләрдән сулар һава кермәс,
Баш әйләнер тынчу эсселектән.
Гомер буе гайрәт өстәп торган
Чишмәнең дә бүген
Суы беткән...

Бу чүплектә күпме гомер ята.
Файдасызга узган көннәр, айлар...
Һәм сукбайлар килеп, актарынып,
Капчыгына берәм-берәм
Сәгать сайлар.


***
Ләззәтләнеп газап чиккән чакта,
Теләгәндә ялгыз калырга...
Кирәк икән: «Корбан түгел!» – диеп,
Тормышыңны кулга алырга!

Бәхет ишелгәнен көткән чакта,
Күз яшьләре белән, көзләрдә...
Кирәк икән иң беренче итеп
Ул бәхетне үзең эзләргә.


***
Алтын-көмеш, байлыкларың
Ташып торса, чиксез булып.
Нигъмәтләрең һәм сыйларың
Торса әгәр тулып-тулып.
Киштәләрдә сыгылса да
Күлмәкләрең бәрхет-бәрхет...
Бер нәрсә дә кирәк түгел,
Булмаганда ихлас бәхет.


***
Тәрәзәдән кергән һава -
Яңгыр түгел, ирек исе.
Сәер дә ул, рәхәт тә ул-
Киләчәкне сагыну хисе.


***
Канатлар юк. Һичбер кеше 
Кошлар кебек очмас...
Тик җаннарда безнең ут тизлеге,
Күңелләрдә – космос!


***
Читлектәге алтын күбәләгем,
Ирек сорап, һаман, башын иде.
«Бу төрмәдә сиңа – мөстәкыйльлек,
Ни телисең, шуны эшлә», – дидем...


***
Яктылыктан сукырланган чакта,
Ачыладыр күзләр, беләсең...
Үзең теләп алган бәхетеңнең
Түләвен дә үзең бирәсе…


***
Үткәннәрне җирләп кайткан чакта,
Ташлар куеп, хәтер зиратына,
Син онытма: беркөн Бүгенең дә
Килеп басар шулар чиратына.


***
Юлдан язганнарны сүкмик әле.
Ялгышканнар – үзе газапта.
Кемнең хаклы, кемнең – түгеллеге
Тик билгеле булыр азакта.


***
Зәңгәр томан күтәрелеп, җәелгәндә,
Арлы-бирле йөри булыр ике бәндә.
Берсе шуның ялгызлыктан тилмерүче,
Икенчесе – кешелектән туйган мәлдә.


***
Күперләр җимерелгәндә,
Таш ташыр йортка халык.
Утырамын бар дөньяга
Таң калып, хәйран калып.


***

Кемгәдер охшарга тырышып яшәлгән,
Кемгәдер бары тик ошарга.
Кызыгып яшәлгән затларга, үрләргә,
Канатлы ирекле кошларга.

Һәм кайтып үземә кабаттан бүген мин
Башкача карадым тормышка.
Никадәр үзем бар, никадәр сүзем бар,
Никадәр эзем бар икән бу торышта?


 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев