Русча белмим
Менә әйбәт тә кеше инде шул Хамис абый. Ул киенүе, дисеңме! Бөтен киеме яңа һәм үзенең үлчәмендә, хәтта һәркөнне үтүкләнгән дә була бугай әле. Киенә дә үзләренең зур көзгеләре каршына баса. Андый зур көзгене күргәч, шаккатты Алмаз. Хамис абый гел шул көзгедән карап тора.
Әле чәчләрен һәм мыегын бик килешле итеп кистерә. Гел шаяртып сөйләшә ул. Аны тыңлагач, көләсе генә килә. Алмаз аларга бик еш килә. Көн саен диярлек. Үзләре чакыралар, малай хуҗалыкта булыша: тирес өешә, бәрәңге утыртыша, кар көрәшә, печән өешә һәм башкалар. Дөрес, Алмазларның үз хуҗалыкларында да андый эшләр бар, ләкин егетнең анда эшләргә бик теләге юк. Кайчан карама, берүзенә эшләргә туры килә. Хамис абыйлар хуҗалыгы никадәр зур булса да, бөтен нәрсә яңа, матур, бар да вакытында эшләнә. Ә Алмазларда эш һәрвакыт соңга калып башкарыла, анысы да әнисе белән бергә, хуҗалыктагы әйберләр дә иске. Койманы гына алыйк, агач рәшәткәләр череп беткән, кайберләре уңга, кайберләре сулга авышкан, кубып төшкәннәре дә бар. Дөрес, кубып төшкәннәре урынына Алмаз берәр такта, я шифер кисәге кыстырып куйгалый. Ләкин бу бөтенләй ямьсез инде. Ул турыда әтисе уйламагач, бер Алмаз гына нишләсен, ә әнисенең акчасы юклык сәбәбедер. Хамис абыйларның коймасы хәтта тимер челтәрдән генә дә түгел, ә төсле калайдан. Ничек матур шул. Аларның өч балалары бар, ике улы әлегә армия сафларында, кызлары авылдан китте. Анысы кайткалый, ләкин эш эшләми, әллә эшләтмиләрме шунда. Алмаз эшли. Бушка түгел инде, акчасын бирәләр. Эшләп тапкан акчасын ярата ул. Кем яратмый инде аны! Әле ул көтү чиратына чыгып та кесәсен калынайта. Җәй кызу килгәндә, Алмазга күпләр көтүгә чыгарга сорап килә. Алган акчасын үзенә генә тота ул: сагыз, носки, аяк киеме, футболка, кояштан саклый торган күзлек, сәгать, сәпид һәм гомумән авылдагы башка малайларда нәрсә күрсә, шуны алырга тырыша. Хамис абыйларында бик тәмле итеп ашау да ошый Алмазга. Әлфия апасы күп итеп салып бирә. Алмаз чумырып-чумырып ашый, андый аш Алмазларда юк шул. Аларда акча да күп, ә Алмазларда... Әнисе фермада сыер савучы булып эшли, аның хезмәт хакын бик аз дип кенә белә Алмаз. Әтисе бөтенләй бер эшкә дә йөрми, иртән чыгып китеп кемнәрдәдер эш таба, көне буе эшләгәч, аңа аракы белән түлиләрдер инде, кичкә исереп кайта һәм ятып йоклый. Әтисе нигә эшләгәне өчен кешеләрдән акча сорамый икән дип тә уйлаганы бар Алмазның. Ул бит армиядә диңгезче булган, өч ел хезмәт иткән. Нигә үзе, гаиләсе, хуҗалыгы турында уйламый икән?
Алмазның абыйсы Камил – Хамис абыйның малае Булат белән бер класста укыды. Гел бергә иде алар. Иртәдән кичкә кадәр Хамис абыйларда эштә яки матайда җил куалар иде. Берсендә Алмазларның өе каршына туктап, матайны үкертергә тотындылар. Алмазның әтисе исереп кайтып йокласа да, бу үкертү тавышына пуля кебек атылып өй каршына урамга чыкты:
– Тай моннан үзеңнең өеңә, шунда үкерт матаеңны.
Алмазның һәр тишеккә кысыла торган чагы:
– Әти, әз генә торсын инде Булат матае белән безнең өй каршында.
Әтисенең күз алмалары оясыннан атылган кебек тоелды:
– И кайчан алалар бу Булатны армиягә, анда акылга утырыр идең, ә минем колакларым тынычта калыр иде. Менәтерә, үз өемдә тынычлык бирмәсеннәр әле.
Мин матайсыз яшәдем. Ә боларга унсигез яшь һәм шундук матай тоттырганнар.
Алмазның әнисе Вәсилә апа якларга теләп, сүзгә кушыласы итте, ләкин аның сөйләме бик авыр аңлашыла, «р» авазын әйтәсе урынга «г» авазы килеп чыга:
– Син Гаил, балалагга әйтәсе сүзеңне каты сүгеп әйтмә.
– Монда ир кеше сүзенә кысылып торма, бар эшеңдә бул. Өстәвенә киемеңнән ферма исе килә.
Бу сүзләргә Алмазның бик ачуы килсә дә, әтисенә эндәшми. Әнисенең гел суыкта эшләгәнгәдер, куллары кызарып беткән. Йөзендә дә җыерчыклар күп. Әгәр әнисе, Хамис абыйлардагы кебек зур көзгегә көн саен караса, ул кадәр җыерчыклары ясалмас та иде кебек.
Әтисенә ачуы килгән саен Хамис абый күбрәк искә төшә. Улын Булатны сүкми ул, ичмасам. Бервакыт Булатның класс җитәкчесе Хамис абыйлар өенә килеп:
– Сезнең улыгыз тәмәке тарта, әле бит аңа уналты гына яшь, кисәтү ясагыз әле, ташласын.
– Шулай эшләргә ярамый, улым, класс җитәкчесенә күрсәтеп тартмагыз, – дип кенә әйтте улына.
Булат та, Камил дә армиягә китте. Бөтен эшләр өелеп Алмазга калды. Бер көнне Хамис абыйсы сорап куйды:
– Алмаз, сиңа ничә яшь әле?
– Унҗиде.
– Ә гәүдәңә караганда унсигез яшь дип торам, мыегың да үскән.
– И Хамис абый, кырынырга онытканым.
– Менә энем, бер киңәш бирәм сиңа. Тыңла. Военкоматка комиссиягә кергәч, «Русча белмим» дисәң, сине армиягә алмыйлар.
– Ник Хамис абый, русчаны бик шәп беләм бит. Абый китте, мин дә барам армиягә.
– Син шулай дип әйтеп кара әле. Бәлки алмаслар да. Менә үзең уйла. Әниең дә авырый, гел бүлнис юлын таптый башлады. Әтиең йөри инде шунда, булышмый бит өегездә. Ә син өйдә калсаң, әниеңә өй эшләрендә җиңелрәк булыр иде.
– Ярар, уйлап карармын.
– Уйлап торасы юк, энем. Әзрәк хәйлә кирәк бу тормышта. Әниеңә кем булышыр?
Шул сөйләшүдән соң, Алмаз бәлки шулай әйтергәдер дип уйлады һәм нигәдер кесә телефонын кулы белән сыпырып куйды.
Военкоматка егетләрне чакырдылар, комиссия уздыралар.
Бинасының эчендәге коридорның тарлыгы, егетләрнең күплеге һәм һаваның юклыгы шаккаткыч иде. Һәр егет тезелеп басса, озын елан кебек чират булыр иде ул. Коридоры тар булгач, егетләр өч сәгать басып торудан арды, шуңа күрә кайсы идәнгә утырган, кайсы басып тора, кайсы чүгәләгән иде. Фельдшерлар гына тыз-быз йөреп тора. Шунда ишектән ак халатлы бер кыз чыкты да кызыл төстәге биек үкчәле туфлиен шакылдатып бара башлады. Кәефе юк иде ахры, кинәт русчалап кычкырып җибәрде: «Юньләп басып та тора белмисез! Моннан бит кешеләр йөри! Үз гәүдәгезне тотып торырга өйрәнергә кирәк!» Аңа каршы дәшүчеләр дә табылды. Ничек бетәр иде әлеге хәл, ләкин комиссия утырган бүлмә ишеге ачылып аннан Алмазның фамилиясен атадылар һәм бүлмә эченә керергә куштылар. Керде. Табиблар аңа сораулар биреп карады, ләкин ул аларга: «Русча белмим», – дип җавап бирде. Арадан берсе кесә телефонын тартып чыгарып, бер-ике генә баскалады да Алмаз укыган мәктәп директорына, аннан колхоз рәисенә шылтыратты.
– «Нур» мәктәбе директорымы? Сезнең укучыгыз Алмаз русча бер авыз сүз дә белми һәм аны сезнең мәктәптә өйрәтмәгәннәр! Безнең илебез армиясенең булачак солдатларын русчага өйрәтә алмаган булдыксыз укытучыларга мәктәптә урын юк! Сез – мәктәп директоры, кая карыйсыз? Киләсе комиссиягә шул Алмазыгыз русча сөйләшергә өйрәнсен!
– Алло, сез «Нур» колхозы рәисеме? Мин хәзер булачак призывниклар комиссиясендә. Сезнең авылның Алмаз исемле егетнең әти-әнисен чакыртып сөйләшегез, аларның уллары «Русча белмим» дип районыбыз йөзенә тап төшерә. Мондый дөньяда яшәп тә, русча белмәскә? Бу юнәлештә нәрсә эшләнәсе һәм эшләнгән чаралар турында миңа җиткереп торырсыз.
Трубканың аргы башында Хамис абыйсының: «Ярар, һичшиксез, җиткерербез», – дигән тавышы ишетелеп калды. Ә Алмаз менә ничек тиз генә сөйләшеп була бу кесә телефоныннан дип кенә уйларга өлгерде.
18 яше тулгач, Алмаз да армиягә китте. Әнисенең авыртуы да, әтисенең гел кешеләр эшеннән кайтып кермәве дә, бакчаларының янтаеп авышкан коймалары да – барысы да артта калды. Киткәндә Алмаз кесә телефонын әнисенә биреп калдырасы иде. Тик әнисе генә: «Әй улым, мин бит русча белмим, кирәкми», – диде.
Гөлинә Фәрхуллина
Гөлинә Раиф кызы Фәрхуллина Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында III курста математика һәм инглиз теле укытучысы юнәлешендә белем ала. Балачакта күбрәк рәсем ясау белән мавыккан кыз, бүген хикәяләр язуга өстенлек бирә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев