Логотип Идель
Әдәбият

Шөкер...

Шөкер... Мин яшәгән бу авылда, бу шәһәрдә, шушы җирдә,

Лилия Фәттахова

Мин яшәгән бу авылда,
бу шәһәрдә,
шушы җирдә,
Җир дигән бу планетада
кемнәр генә яшәмәгән!
Яши тора...
Мин аларның кайберләрен
хәтта беләм.
Йөрәгемне ачтым, сер бүлештем
мин аларның кайберләре белән.
Кайберләре – яшем булып тамды,
төер булып калды...
Тынны буган.
Кайберләре – ирен читендәге
көлемсерәү булып торды бугай.
Йөрәк утым якты янган чакта,
шул яктыга җыелдылар дуслар.
Җылыттылар дуслар,
мин күшегеп,
гаҗизләнеп, юл чатында торсам...
Йөрәгемнең утын кайберәүләр
ала гына торды.
Бүлешмәде...
Тонык утта күзләр ялгыштылар,
салмагаеп калды йөрешләрем...
Челтәр-челтәр юллар, пәрәвездәй,
уйлар челтәренә тоташкан шул...
Бераз юл югалтып торган чакта,
сузыла торды, шөкер, дустанә кул.
...Шушы җирдә,
Җир дигән бу планетада
күпме кеше арасында
мин дә яшим.
Ничә еллар менә – җыела ашым,
ничә еллар – языла бара эшем...
Шөкер!..

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев