Әдәбият
«Сулкылдап елый кояш...»
Булат Ибраһим.
***
Көн матур дия алар,
Кояшлы җылы дия.
Тәрәзсез булгач, йортларың
Кем генә нәрсә дисә дә,
Чынбарлык кебек гүя.
Бүген дә кояшлы диләр,
Бүген дә аяз икән,
Ишекнең аргы ягында
Җәйдән соң гел яз икән.
Тәрәзсез булгач, йортларың
Дөньялар аяз икән.
Иртәгә дә болытсыз ди,
Үз иткән безне кояш.
Диварлар нидер
пышылдый,
Әллә бу яңгыр тавышы,
Әллә болыт арасыннан
Сулкылдап елый кояш.
14.04.2023
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев