«Таң аттыра студент...»
Июль - чыгарылыш курс студентлары өчен бик көтелгән һәм дулкынландыргыч ай. Күңелле уку еллары артта калды. Кулда - шуны дәлилләүче диплом, ә алда - якты киләчәк. «Бу - хушлашу түгел. Бары тик яңа юлның башы!» - дип яза КФУның Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлеген тәмамлаган Алинә Хәбибуллина үзенең Вконтакте сәхифәсендә. Ул «Идел» укучыларына яшь шагыйрә буларак яхшы таныш. Хәзер сезнең игътибарга өр-яңа шигырен тәкъдим итәбез.
Таң аттыра студент, өстәлендә
Газап вәгъдә иткән сораулык.
Иртән исә, имтиханга диеп,
Ашыгыр ул кабат, соңарып.
Ашыгып үтәр төне генә түгел,
Ае гына түгел... Еллары!
Уена да кермәс сагыначагы
Мең кат үткән якты юлларны,
Якты бүлмәләрне, карашларны,
Иптәшләрнең якты күзләрен,
Остазларның “искә төшерерсез
Әле” диеп әйткән сүзләрен...
Нидән дөнья түгелергә тора –
Аңлата(а)лмам бүген сөйләп тә.
Күңелләргә орлык итеп салган
Җылы сүзләр чыңлый йөрәктә.
Әле кайчан гына каушый-каушый
Килгән идек монда күбебез.
Дүрт ел гүя дүрт көн генә булган -
Бусагада инде бүген без.
Тәрәзләрдә эленеп калыр безнең
Янып торган ярсу карашлар.
Ләкин хәзер, ничек теләсәм дә,
Бүлмәләрдә инде адашмам...
Адашмабыз кебек моннан ары –
Нинди урау юллар булмасын...
Остазларның сүзе юлдаш булыр,
Сөрлеккәндә язмыш юргасы
Моңарчы да һәрбер укытучы
Тимер калкан булды һәрвакыт.
Тиргәсә дә, безне ачулана
Иде гүя бары яратып.
Дулкынлана бүген күңел, ә бит
Калмас идек кебек югалып...
Ни кызганыч, олы тормыш дигән
Имтиханнан юктыр сораулык.
Укытучым, сүнмәс ялкын булып
Сез күңелдә безнең каласыз.
Яшәгез сез балкыш белән бизәп
Офык белән офык арасын
Июль, 2023.
Шулай ук укыгыз:
«Идел» журналы 16+
Теги: шигырь, Ләйлә Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев